Табигый материаллар белән эш
план-конспект урока по технологии (3 класс) на тему

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү

              

             

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologiya.docx14.1 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигый  материаллар белән эш.

Максат: 1.Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау тәртибе белән

              таныштыру;

        2.Аларда иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре

        үстерү;

        3.Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү;

        4.Төгәллек, түземлелек, пөхтәлек тәрбияләү;

        5.Матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Аппликация үрнәкләре, төрле орлыклар, ярмалар, җиләк- җимеш     төшләре,йомырка кабыгы, кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре ( таблица)

Материал:  карандаш, катыргы, җилем, кайчы, кул сөрткечләр.

        Дәрес барышы

I . Оештыру өлеше.

.Укучыларның дәрескә үзерлекләрен тикшерү, максатны аңлату.

II. Кереш әңгәмә.

Укучылар , без бүген аппликация ясарбыз. Сез аппликациянең нәрсә икәнен беләсезме?

-Аппликация ясау өчен нинди материаллар кулланып булганын              табышмак ларның җавабын табып белербез.

1)Күтәреп була, өй аркылы ыргытып  булмый.  (мамык)

2)Эче кызыл шикәрле,

тышы яшел бәрхәтле  ( Карбыз)

Дөрес, аппликация ясау өчен төрле орлыклар ( кабак, кыяр, бодай, солы, арпа, арыш, көнбагыш),  ярмалар ( дөге, карабодай, манный, геркулес, борчак),  җиләк - җимеш төшләре  ( карбыз, чия, алма, лимон, әфлисун, шомырт)  кулланып була.

Дөгенең туган ягы –Һиндстан һәм Кытай. Безнең Татарстан җирендә дөге үсми, аны Кубань елгасы тамагында чәчеп үстерәләр. Дөгене дымлы туфракка чәчәләр. Дөге саламыннан бик юка һәм нык кәгазь, югары сыйфатлы катыргы ясыйлар, сумкалар, эшләпәләр үрәләр.

-Табигый материалларны шул килеш тә файдаланып була. Әгәр ак төс кирәк булса дөге, манный ярмасы, көрән төскә – карабодай, сары төскә – арпа, тары ярмалары, яшькелт төс өчен борчак алына. Төрле төсләр кирәк булганда гуашь, фломастер, марганцовка белән орлык һәм ярмаларны буярга киңәш ителә. Дөге белән манный ярмасын чөгендер яки чия согы белән буярга мөмкин.

Зуррак күләмдәге рәсемнәр эрерәк орлыклардан, җиләк – җимеш төшләреннән ясала. Моның өчен кабак, карбыз, борчак кулланалар. Кечкенә әйберләрне ясау өчен помидор –кыяр, кишер орлыкларыннан файдаланырга була.

III. Технологик карта.

-Этапларны эшләп күрсәтү.

1.ДВП яки төсле катыргы алабыз.

2.Гади карандаш белән рәсем ясыйбыз яки төшерәбез.

3.Шул рәсемгә орлыклар, ярмалар, җимеш төшләре куеп карыйбыз.

4.ПВА җилеме белән ябыштырабыз.

Зуррак рәсемне ябыштыру өчен иң элек җилем салына, шуның өстенә орлык беркетелә. Ябыштыру эше тәмамлангач, өстенә фанер куябыз, аңа авыр китаплар яки башка әйбер бастырабыз. Әзер рәсемне лак белән дә буярга мөмкин.

IV.Физкультминут

V. Мөстәкыйль эш ( Индивидуаль  ярдәм итү)

VI . Йомгаклау

1.Эшләгән эшләргә анализ.  Һәр укучының эшен карап чыгу.

-Сезгә Солтанның эше ошадымы?

-Раиф орлыкларын тигез ябыштырганмы?

-Алмаз төсләрне дөрес сайлаганмы?

Бу ясаган әйберләрегезне әниләрегезгә бүләк итә аласыз. Бүген әниләр бәйрәме. Иң матур теләкләрегезне әйтеп, бүләкләрегезне әниләрегезгә биреп сөендерегез.

-Безнең дәресебез тәмам. Барыгыз да бик тырышты.

2.Эш урынын җыю.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....

Татар теленнән дидактик материаллар.

Кабатлау - гомумиләштерү дәресләре өчен (4 нче сыйныф)...

1 класс Әдәби уку дәресе өчен материаллар

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен материаллар....

Матур язу күнегүе өчен материаллар .

Матур язу күнегүе өчен материаллар хәреф элементларын өлешләргә аерып график дөрес язарга өйрәтү максатыннан чыгып сайланды. Сайланган мәкальләр, әйтемнәр, фразиологик әйтелмәләр, татар халкының изге ...