1 сыйныфта уку дәресе.Тема:”Без яраткан әкият геройлары”А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Гимадеева Рамзия Раисовна

Татар халык иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_kichse.docx16.35 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Әкиятләр кичәсе.

Тема:”Без яраткан әкият геройлары”А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.Татар халык әкиятләре.

Максат:

1)Китап белән кызыксынуга омтылыш уяту;

2)Укучының сөйләм телен үстерү;сүзлек байлыкларын арттыру;

3)Яхшыны начардан,тырышны ялкаудан аера белергә,явызлыкка каршы көрәшергә,дуслык кадерен белергә,авырлыкларны күмәк көч белән җиңеп чыгарга өйрәтергә.

2.Укучыларның нинди әкиятләр белүләрен сорау.1-2укучыдан әкият сөйләтү.Әкиятләргә анализ ясау.

3.А.Алишның “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык”дигән әкиятен уку.(әкиятнең исеме әйтелми) Кыскача А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.(портретын күрсәтү).Укытучы:Мин сезгә бер әкият укыйм.Бу әкият кемнәр турында һәм әкияттәге вакыйгалар турында нинди рәсемнәр ясарга мөмкин?.Мин укыганда сез шулар турында уйлагыз.Әкияттә сезгә нәрсәләр ошар,ни өчен ? Шул сорауларга җаваплар да әзерләгез.(Әкиятне,исемен атамыйча гына,уртача темп белән сәнгатьле итеп уку.)Әңгәмә-бәхәс оештыру.Моның өчен сораулар бирү.-Әкияттә сүз нәрсәләр турында бара?.

(сыерчык һәм чыпчыклар турында)-Сезгә нәрсәләр ошады,ни өчен?(сыерчыклар,чөнки алар эшчән.Матур итеп сайрыйлар,яхшы күршнләр.ярдәмчел,әйбәт күңелле сакчылар,батырлар.Алар чыпчыкны үлемнән коткарып калалар)-Сезгә нәрсә ошамады?Сезне нәрсә борчыды? (Чыпчык ошамады.

Ул мактанчык,начар күрше,масаючан.Ул сыерчыкларга начарлык тели,оягыз йөзтүбән килсен ди).-Әйе,чыпчык мактанчык,ялганчы һәм начар күрше.Ул сыерчыкларга начарлык тели,еш кына алардан көлә,аларны мыскыл итә.Ә сыерчык аңа ни өчен ярдәм итә,аны үлемнән коткарып кала?.Нәтиҗә: Акыллы һәм шәфкатьле,ярдәмчел.

Сыерчык мактанчык чыпчыкның мыскыллап көлүенә игътибар итми.Шулай итеп,явыз,мактанчык чыпчыкны яхшылыкның кадерен белергә һәм башкаларга ярдәмчел булырга өйрәтә.Әкияткә исем уйлату.Әсәр,аның исеме белән таныштыру.Тактага эленеп куелган картиналарны(әкияткә) карау.Кайсы картина укыган әкияткә туры килә.шуны билгеләү.Укытучы:Укучылар .әкиятләр ике төргә бүленәләр:язучы язган һәм халык әкиятләре.Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм.Сез кайсы әкиятне халык,кайсы әкиятне язучы язган икәнен әйтеп барырсыз.

Нәтиҗә:Менә балалар күп кенә әкиятләрне язучылар язган.Аларны язган кешеләрнең исемнәре дә,фамилияләре дә билгеле,ә кайбер әкиятләрне кем язганы билгеле түгел. Андый әкиятләрне халык әкиятләре диләр.Татар халык,рус халык,казак халык,башкорт халык һәм башка бик күп халык әкиятләре бар.Бу әкиятләр борын-борыннан,телдән-телгә күчеп.сөйләнеп килгәннәр.-Татар халык әкиятләре :”Өч кыз”,”Куркак юлдаш” ны инсценировка итеп күрсәтү.Укытучы: Борын заманда,Бүре сарык көткәндә,Тычкан олау чапканда,Куян камыр басканда.

дел чыккан БолактанӘкият чыккан колактанМин сөйлимен ,син тыңла,Сүзне башлыйм ерактан Карап тор да тап,Бу кайсы әкияттән?Әкияткә анализ.-Укучылар,бу нинди әкият булыр?(Өч кыз)-Бу әкияттә сезгә кемнәр ошады?( өченче кыз)-Ни өчен?(беренче һәм икенче кызлар әниләренә булышырга теләмиләр.әниләре алар өчен көн-төн эшли,ләкин алар әниләрен оныталар,ә өченче кыз әнисенә һәрвакыт ярдәм итәргә тора.)Нәтиҗә:Димәк.укучылар һәрвакытта да әниләрне.өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк.Ә,хәзер “Куркак юлдаш” әкиятен карап китик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең яраткан язучыларыбыз.

Сценарий праздника для начальных классов....

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

2сыйныф. Класстан тыш уку : Абдулла Алиш «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”

Максат:   1. АбдуллаАлишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү;әкиятләрен белү; 2.А.Алиш иҗатын өйрәнүгә кызыксыну   уяту;Ошибка! Недопустимый объект гиперссылки.3 .Эчтәлекне аңлап...

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, орие...