Литературное чтение на родном языке
рабочая программа по чтению (4 класс)

Гаязова Гульфия Рафкатовна

Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”дәреслеге,  1, 2 кисәк, 3 кисәк – дәреслек –хрестоматия. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku.docx60.33 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

 

Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында

каралган

Беркетмә №1,

25 нче август 2016 нчы ел

МБ җитәкчесе __________

Ч.Т.Шакирова

Килешенгән

укыту эшләре буенча

директор урынбасары

___________

Ф. Ш.Мөхәммәтшина

27 нче август  2016 нчы ел

Расланган

Олыяз урта мәктәбе

 директоры:

_______ Г. Х.  Хазиев

2015 нче  елның 28 нче августында 84/1 нче номерлы приказ нигезендә гамәлгә кертелде

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Г.Х. Хабибрахманов исемендәге Олыяз авылы урта гомуми

 белем бирү мәктәбе “  

башлангыч сыйныф укытучысы

Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының

4 б сыйныфы өчен әдәби укудан

 2016-2017 нче уку елына

эш программасы

 

Педагогик совет утырышында  кабул ителде:

Беркетмә № 1

27 нче август 2016 нчы ел

2016-2017 нчы уку елына 4-б сыйныфы өчен

”Әдәби уку ” фәненә аннотация

4-б сыйныфына әдәби уку фәненнән 102  сәгать каралган. Атнага  3 сәгать.

Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”дәреслеге,  1, 2 кисәк, 3 кисәк – дәреслек –хрестоматия. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел.

Максат:

укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматлар, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камиләштерү, рухи дөньяларны баету.

Бурычлар:

  • Әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле,тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • Әдәби әсәрләр белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • Мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру;
  • Белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстеттик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
  • Үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, әдәбиятына, мәдәниятенә, Россия җирлегендә яшәүче башка халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлан хисләре тәрбияләү.

Уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре  

Укучылар белергә тиеш : 

  • 4-5 татар, рус, чит ил классикларынын исемен, аларның әсәрләрен;
  • 1 – 2 балалар журналы һәм газетасының исемен, алардагы рубрикаларны;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген;
  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Укучылар башкара алырга тиеш :

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;
  2. Әсәрнең темасын, төп мәгънәсен ачыклау, мәгънәви кисәкләргә бүлү, алар арасындагы бәйләнешләрне, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;
  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  5. Фольклор жанрларын аеру: хайваннар турындагы, тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл, хикәя турында күзаллау, халык авыз иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү;
  6. Әсәр геройларын характерлый белү, авторның үз героена мөнәсәбәтен күрсәтү,  төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика бирү;
  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;
  8. Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;
  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)
  10. Аерым әсәрләргә аннотация төз

Эш программасының структурасы:

     Аңлатма язуы, предметның укыту планындагы урыны, уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре,  шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре, универсаль уку гамәлләре формалаштыру,  программа эчтәлеге, календарь-тематик план, укыту-методик кулланмалар исемлеге. Агымдагы контроль  һәм арадаш аттестация эшен бәяләү нормалары.

4 нче класста әдәби укудан   арадаш аттестация эше контроль тест формасында үткәрелә.

Аңлатма язуы

 Максат:

укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматлар, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камиләштерү, рухи дөньяларны баету.

Бурычлар:

  • Әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле,тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • Әдәби әсәрләр белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • Мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру;
  • Белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстеттик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
  • Үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, әдәбиятына, мәдәниятенә, Россия җирлегендә яшәүче башка халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлан хисләре тәрбияләү.

Предметның укыту планындагы урыны

Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

Эш программасы атнага 3 сәгать  исәбеннән барысы 102 сәгатькә төзелә.

Уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре  

Укучылар белергә тиеш :

  • 4-5 татар, рус, чит ил классикларынын исемен, аларның әсәрләрен;
  • 1 – 2 балалар журналы һәм газетасының исемен, алардагы рубрикаларны;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген;
  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Укучылар башкара алырга тиеш :

  • Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;
  • Әсәрнең темасын, төп мәгънәсен ачыклау, мәгънәви кисәкләргә бүлү, алар арасындагы бәйләнешләрне, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  • Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;
  • Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  • Фольклор жанрларын аеру: хайваннар турындагы, тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл, хикәя турында күзаллау, халык авыз иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү;
  • Әсәр геройларын характерлый белү, авторның үз героена мөнәсәбәтен күрсәтү,  төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика бирү;
  • Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;
  • Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;
  • Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)
  • Аерым әсәрләргә аннотация төзү.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләр

 

Шәхси нәтиҗәләр:

- Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

-  табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

- башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

-  укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

-  әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

- эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

- башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

- балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

-  куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-  иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Метапредметлы нәтиҗәләр:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Предметлы нәтиҗәләр:

-  татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

-  телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

 Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 ­   Дәреслектә ориенталаша белү;

 ­   Шартлы билгеләрнең телен белү;

  • Текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрация табу;
  • Тексттан билгеләнгән өзекне табу;
  • Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;
  • Билгеле бер биремне эшләү өчен мәктәп китапханәсенә бару.
  • “Музей йорты”на барып билгеле бер картинаны табу, аны күзәтә һәм анализлый белү;
  • Текстта ориентлашу:чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгеләү;
  • Текст өстендә төрле биремнәр башкару;

Төрле чыганаклар белән эшли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).

Коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Программа эчтәлеге

1.Халык авыз иҗаты

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы, тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.

Тылсымлы әкиятләр.

Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы, тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар. Тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә, максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы). Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.  

Риваятьләр һәм легендалар.

Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар, аларның килеп чыгышы. Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.

2. Автор әкиятләре.

Автор әкиятләренең халык әкиятләре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятләрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.

3. Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

Халык традицияләре һәм бәйрәмнәр. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.

4. Хикәя.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портрет һәм характер үзенчәлекләре,башкарган  гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой хаарактерының катлаулылыгы, вакыт белән бәйләнеше. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж. Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.

5. Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

 Әкият һәм хикәя жанрының композиция үзенчәлеген        күзәтү аша аңлату. Укучы-тыңлаучыга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерын тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

6. Шигърият.        

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның  матурлыгы – шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык.  Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны  таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү)

7. Библиографик культура

“Эчтәлек” бите белән танышу, аңа карап кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру; өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәтү. Әсәр авторлары турында мәгълүмат туплау.

8. Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонаия, тон,  темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белп чират буенча уку. Укылган әсәрә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Календарь –тематик  планлаштыру

Дәрес

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

кален.

үткәрү

1.

Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр. Хапи алла турында миф

01.09

2.

Җир ничек барлыкка килгән? Җир ничек яралган? (легенда)

03.09

3.

Борынгы легендалар ни сөйли? Күкнең күтәрелүе

05.09

4

Тотем агачлар. Р. Миңнуллин “Сабантуйда”Айдархан һәм сәхабәләр.

08.09

5

Пәйгамбәрнең тууы. “Пәйгамбәрнең тууы” хикәяте, А. Абзгильдинның “Мөхәммәднең тууы” картинасы

10.09

6.

Риваять “Кырык кыз”. “Мәрҗән каласы һәм унике кыз ” хикәяте

15.09

7.

Туган якның сылуы- ак каен. З. Ярмәки “Ак каен”  М. Сафин “Каенага, каенишләр”

17.09

8.

Абага чәчәге. Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

19.09

9.

Абага чәчәге. Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

22.09

10

Татар халык әкияте “Ак Байтал”

24.09

11.

Тотем хайваннар. Р. Шәмсетдинов “Алтын Урда. Хан ауда” картинасы. Р. Миңнуллин “Алтын Урда”

26.09

12.

Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы. Ак бүре (легенда)

29.09

13

Ак бүре. (Татар халык әкияте)

01.10

14

Борынгы шагыйрьләр әсәре белән танышу . Дәрдемәнд. Гали

03.10

15.

Әкиятләрдә Ак елан. Үги кыз (татар халык әкияте)

06.10

16.

Еланнар патшасы Шаһмара.

08.10

17.

Сыйныфтан тыш уку. Әкиятләр дөньясы.

10.10

18.

Борынгы шагыйрь- Кол Гали. Ш. Галиев “Кол Галигә” Р.Шәмсетдинов “Кол Гали” картинасы, “Тоткын Сөембикә җыры”

13.10

19

Кыйссаи Йосыф.  Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

15.10

20.

Батулла. “Су ияләре”, Ф.Яруллин “Буар елан”

17.10

21.

Без – татар балалары. Г. Латыйп. “Безнең нәсел”, Э.Шәрифуллина“Без – татар балалары”

20.10

22.

Нәсел агачы.  Ә.Рәшит “Нәсел агачы”, Ф.Гыйрфанов “Болгар ханнары шәҗәрәсе”, Х.Камалов “Археолог”

22.10

23.

Роберт Миңнуллин “Машина тавышлы көчек турында кечкенә хикәят”

24.10

24.

Су асты патшалыгында. Н.Сәяр “Айсылу”

27.10

25.

Су кызы. Н.Сәяр “Айсылу”.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

29.10

26

Айсылу- бәхетле бала. Н.Сәяр “Айсылу.” Г.Вәлиева “Кызыктырсалар да”

7.10

27

Г.Гыйльманов “Җавапсыз легенда”

10.11

28

Сыйныфтан тыш уку. К.Насыйри «Әбугалисина»  

12.11

29

Җирдә миңа ни кирәк? Ш.Галиев “Алсу дөнья”

14.11

30

Р.Миңнуллин “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар”

17.11

31

Шәехзадә Бабич шигырьләре. Ш.Бабич “Габдулла әфәнде Тукаев”, “Тын төн”

19.11

32.

Көзге табигать мизгелләре. Г. Рәхим “Көзге урман”, М. Усманов “Урман күле”, О.Кульпин “Зәңгәр култык”

21.11

33.

Г.Рәхим “Көз йөри”, М.Мирза “Көз”,  К.Булатова “Кичә генә”, Р.Корбан “Ярдәм итик”

24.11

34.

Кышкы сандугач. Г.Рәхим “Песнәк”

26.11

35.

Иртә яме, иртә моңы – җан азыгы. З.Ярмәки “Иртә”

28.11

36.

Әнкәм портреты. Г.Рәхим “Апрель”(портрет)

01.12

37.

Н.Думави “Беренче кар”, Р.Харис “Ак карлар арасында”

03.12

38.

Сыйныфтан тыш уку. Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку.

05.12

39.

Иң матур сүз. Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”, сүз турында мәкальләр

08.12

40.

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. Л. Лерон “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый” И.Гыйләҗев “Тутыкмас тотка”

10.12

41

Г.Сабитов “Чәчәк нигә боекты?”, М.Әгъләмҗанов “Матурлык минем белән”

12.12

42.

Газаплы язмыш. Г.Галиев “Бибкәй аланы”, З.Бәшири “Бер асрауның аһ-зары”

15.12

Юб

43.

Кечкенә хезмәтче. Ф.Әмирхан “Кечкенә хезмәтче”, Н.Думави “Ятим бала”.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

17.12

44.

Күз яшьле балачак.  К. Нәҗми “Нәсимәнең беренче эш көне”, В. Маяковский “Күрешү”

19.12

42.

Д.Аппакова “Кечкенә Бануның тарихы”

22.12

45.

Каникуллар – рәхәт вакыт. Г. Ибраһимов “Укудан кайткач” Ф. Решетников “Каникулга кайтты”

24.12

46

Балачак хатирәләре. С.Хәким “Яратам мин”

09.01

47

Матурлык дөньяны коткара. Зөлфәт “Кыз тавы”, М.Мәһдиев “Бәхилләшү”

12.01

48

Сыйныфтан тыш уку . Г.Тукай “Исемдә калганнар”

14.01

49

Көннәрем гөрләп торсын. В.Хәйруллина “Хәерле көн,” Р.Миңнуллин “Иртән иртүк”

16.01

50

Д.Гайнетдинова “Исәнме, яңа көн”, Н.Әхмәдиев “Хәерле иртә”

19.01

51

Каен- урман чибәре. С.Гафарова “Көз”, И. Шишкин “Каенлык” К.Максимов “Каенлык”

21.01

52

Ш.Галиев “Урман ява”, Батулла “Терек-терек кырмыска”

23.01

53

Бөтен дөнья ак кына. Р.Вәлива “Бөтен дөнья ак кына”

26.01

54

Сыйныфтан тыш уку. Ә.Еники “Матурлык”

28.01

55

Язгы моң. Р.Гыйззәтуллин “Язгы моң”, М.Хәйретдинов “Ана булу. Назлылык”

30.01

56

Серле күк. Р.Мингалим “Бүген төнлә күккә кара”

02.01

57

Матурлык дөньясы. Л. Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”

04.02

59

Туган як- Идел көзгесендә. К.Булатова “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, К. Максимов “Идел көзгесендә”

06.02

60

Туган көнгә- салават күпере. Батулла “Салават күпере кайда йоклый”

09.02

61

Табигать серле дөнья. Җ. Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү”.  “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

11.02

62

Аккошлар- сак кошлар. Г.Хәсәнов “Аккош”, Р.Фәйзуллин “Быелгы яз”, А.Тимергалин “Аккош”

13.02

63

Сандугач – табигать җырчысы. Р. Миңнуллин “Атказанган сандугач”, Музыка “Кошлар тавышы- сандугач җыры”

16.02

64

Тылсымлы кодрәтле үлән. Г.Хәсәнов “Абага”

18.02

65

Кирлемән маҗаралары. Р. Хафизова “Кирлемән” Р. Хисмәтуллин “Аһ, бер китсәң кирегә”

20.02

66

Л.Толстой хикәяләре

23.02

67

Урман докторы. Җ. Тәрҗеманов “Шуктуган ”, Ш.Галиев “Тукран сые”

25.02

68

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”

27.02

69

Гөмбәләр серен белү кирәк. Н. Сладков “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, Е.Зуев “Урман хәзинәләре”

02.03

70

Бану әби сабагы. К.Тимбикова “Бану әби сабагы”

04.03

71

Сыйныфтан тыш уку.А.С.Пушкин “Балыкчы һәм Балык”

06.03

72

Аш пешерү хикмәтләре. К.Тимбикова “Бану әби сабагы”

09.03

73

Р.Рахман “Кесәл”

11.03

74

Р.Рахман “Кесәл”. Тест биремнәрен үтәү.

13.03

75

Татар халык ашлары. Э.Шәрифуллина “Тормыш яме”, В.Кочунов “Бәйрәмчә натюрморт”

16.03

76

Балалар дөньясы. А. Байбеков “Балалар”, Г. Гыйльманов “Минем исемем- Бүрек”

18.03

77

Бүрек –нәни көчек. Г. Гыйльманов “Минем исемем- Бүрек”, Л. Гыймадиева “Караңгы урман, караңгы төн”

30.03

78

Бүрек- ышанычлы сакчы. Г. Гыйльманов “Минем исемем- Бүрек”

01.04

79

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Р.Вәлиев “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”

03.04

80

Р.Харис “Елмай”

06.04

81

Бәбкә үстерү кыенлыклары. Р.Вәлиев “Эт кояшы”(өзек), К. Насыйри “Каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашау”

08.04

82

Чыпчыкның да үз җыры бар.Мөҗәһит “Кемнең сайрыйсы килми?”, К. Сибгатуллин “Чыпчык”

10.04

83

И. Туктар “Бер каен үсә”, Р.Корбан “Курай”

13.04

84

Яз галәмәтләре. Р.Әхмәтҗанов “Безнең шигырь”, И. Гыйләҗев “Охшашлык”, Г. Тукай “Яз галәмәтләре”, В.Аршинов “Яз билгеләре”

15.04

85

Э.Шәрифуллина “Табигатьнең бер бөртеге”

17.04

86

Һәркемгә үз Ватаны кадерле. Билгесез рәссам “Сөембикә ханбикә үз гаиләсе белән”, Р.Вәлив “Ватаным”. Музыка тыңлау “Ватаным” Р.Абдуллин көе

20.04

87

Татарстан флагы. Р.Харис “Татарстан әләме”, В.Худяков “Сөембикә ханбикәне Казаннан алып китү”

22.04

88

Казан турында риваятьләр. Китапханәдән эзләнү

24.04

89

Әкият пьеса.Сер тота белү турында сөйләшү. Мәкальләр.А.Алиш “Сертотмас Үрдәк”. 1-3 нче күренешне өйрәнергә.

27.04

90

Әкият пьеса.Сер тота белү турында сөйләшү. Мәкальләр.А.Алиш “Сертотмас Үрдәк”. 4-5 нче күренешне өйрәнергә.

29.04

91

Зур тарихлы батыр халкым. Н.Арысланов “Халкыма”, Г.Морат “Чит тел” К. Вениг “Казанны яулап алу”

01.05

92

Сыйныфтан тыш уку.Р.Хафизованың “Киек каз юлы”

04.05

93

Мәкальләр. Татар халкы  һәм ат турында әңгәмә. Г.Вәлиева “Карт Алаша колагы”

06.05

94

Тест формасындагы арадаш аттестация

08.05

11

95

Хаталар өстендә эш. Балачакның онытылмас истәлекләре. М.Мирза “Балачак хатирәсе” Авыр елларда. Р.Фәйзуллин “Минем әти”, А. Ширяева “Авыр елларда”

11.05

8

96

Н.Каштан “Әрем исе”.

13.05

97

Сөю- иң куәтле дәва. Р.Вәлиева “Онытма”, М.Җәлил “Дару”

15.05

98

Кыю очучылар. Г.Кутуй “Яшен”, А.Пластов “Фашист самолеты очып үтте”

18.05

99

Ш.Рәкыйпов “Төнге очыш”

20.05

100

Сыйныфтан тыш уку.Ф. Хөсни «Сөйләнмәгән хикәя»

22.05

101

Һәркемгә якын ул туган як. Г. Мөхәммәтшин “Туган як”, М.Галиев “Туган як” Р. Харис “Туган җирем”

25.05

102

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

27.05

Укыту-методик кулланмалар исемлеге

  1. Г.М.Сафиуллина,  Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”дәреслеге,  1, 2 кисәк, 3 кисәк. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.
  2. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, укытучылар өчен методик әсбап, 4 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.
  3. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, мөстәкыйль эш дәфтәре,  4 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.

Мәгълүмати-электрон ресурслар:

   1. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

2.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

 3. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

Кушымта №1

Арадаш аттестация өчен тест биремнәренең үрнәк варианты

Әдәби уку фәненнән 4 нче сыйныфта тест формасындагы эш төре сайланды.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 45 мин вакыт бирелә. Тәкъдимителгәнэш 3 өлештән тора. Гомумибелембирүдәүләтстандартына туры килә. Беренче һәм икенче өлеш 9 биремне үз эченә ала (А1-А9) , укучылар алар арасыннан  дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш. Икенче өлештә В1-В3 биремнәренә җавапны мөстәкыйль рәвештә формалаштыру һәм язып кую рәвешендә башкарыла. Өченче өлештә укучы хикәя язарга тиеш. Бу тест биремнәре укучыларның 4 сыйныфта үткән темаларны үзләштереп алган  белем күнекмәләрне тикшерүгә нигезләнә.

А1 “Атказанган сандугач” шигырен кем язган?

1) Роберт Миңуллин    2) Разил Вәлиев     3) Равил Фәйзуллин

А2 Кайсы әсәрдә абага чәчәген ашагач, күренми торган буласың, диелә?

1) “Абага”                  2) “Рөстәм маҗаралары”                        3) “Бүген төнлә күккә кара”

А3 К. Насыйриның “Каз итен. Коймакка төреп, каймакка манып ашау” әсәрендә малай нинди?

1) хәйләкәр                            2) тапкыр                             3) комсыз

А4 Әкият фантастикасы һәм тормыш чынбарлыгы берләштереп бирелгән әсәр ничек атала ?

1) әкиятләр

2) хикәятләр

3) легендалар

А5 Резеда Вәлиеваныкы  булмаган әсәрне тап.

1) “Бөтен дөнья ак кына”

2) “Яз галәмәтләре”

3) “Онытма”

А6 Илдус Гыйләҗевның  “Охшашлык” шигырендә кемнәр охшашлыгы  турында сөйләнелә?

1) шагыйрь

2) язучы

3) төзүче

А7 Ләбибә Ихсанованың  әсәре ничек дип атала?

1) “Бүген төнлә күккә кара”

2) “Шомырт чәчәкләре ак кына”

3) “Аккош”

А8  Мөҗәһитнең “Кемнең сайрыйсы килми?” шигырендә ничә герой катнаша?

а) Бер                                    б) Ике                     в)   Өч

А 9 “Урман күле” картинасын кем язган?

А) Рушан Шәмсетдинов                 б) Мәхмүт Усманов                          в) Иван Шишкин

В1   Халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди төрләрен беләсең?

В2   Кар турында нинди мәкальләр беләсең?

В3 Нәрсә ул табышмак? Нинди табышмаклар беләсең?

С 1  “Казан” исеме кайдан килеп чыккан? Риваятьләргә таянып, укылган әсәрләрне искә төшереп җавап яз.

Кушымта №2

Бәяләү нормалары һәм критерийлар

А өлешенең  дөрес  сайланган җаваплары 1 балл белән бәяләнә.  В өлешенең  биремнәре өчен 3 әр балл билгеләнелә.

С 1 өлешенә 5 балл билгеләнә. Барысы – 23 балл (100%)

90-100 % эшөчен “5”билгесе

80-90% эш  өчен “4”билгесе

50-80% - “3”билгесе

0-50% - “2”билгесе куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения и родного языка (ненецкого)

Данная работа знакомит со сказкой....

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...

Литературное чтение и литературное чтение на родном языке 1 класс ШР

Курс "Литературное чтение" поделен на Литературное чтение (3 часа) и Литературное чтение на родном языке (1 час) ШР. 33 недели...