рабочая прорамма
рабочая программа по чтению (4 класс) на тему

Гаязова Гульфия Рафкатовна

    Дәреслек: Татар теле.Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова ,  татар телендә башлангыч гомуми белем  бирү мәктәбенең 4 сыйныфы өчен дәреслек  2 кисәктә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl_tat_rp.docx42.25 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында

каралган

Беркетмә №1,

25 нче август 2016 нчы ел

МБ җитәкчесе __________

Ч.Т.Шакирова

Килешенгән

укыту эшләре буенча

директор урынбасары

___________

Ф. Ш.Мөхәммәтшина

27 нче август  2016 нчы ел

Расланган

Олыяз урта мәктәбе

 директоры:

_______ Г. Х.  Хазиев

2015 нче  елның 28 нче августында 84/1 нче номерлы приказ нигезендә гамәлгә кертелде

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Г.Х. Хабибрахманов исемендәге Олыяз авылы

урта гомуми белем бирү мәктәбе “ Балыклы авылы филиалы

башлангыч сыйныф укытучысы

Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының

 4 б сыйныфы өчен татар теленнән

  2016-2017 нче уку елына

эш программасы

 

 

 

Педагогик совет утырышында  кабул ителде:

Беркетмә № 1

27 нче август 2016 нчы ел

2016-2017 нчы уку елына 4 -б сыйныфы өчен

”Татар теле” фәненә аннотация

4-б сыйныфына татар теле фәненнән 102 сәгать каралган.  Атнага 3 сәгать.

    Дәреслек: Татар теле.Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова ,  татар телендә башлангыч гомуми белем  бирү мәктәбенең 4 сыйныфы өчен дәреслек  2 кисәктә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.

Максаты:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.

Уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре  

 Укучылар белергә тиеш: 

сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80  сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билге-ләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу; сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын); берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95  сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау; текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

Эш программасының структурасы

     Аңлатма язуы, предметның укыту планындагы урыны, уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре,  шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре, универсаль уку гамәлләре формалаштыру,  программа эчтәлеге, календарь-тематик план, укыту-методик кулланмалар исемлеге.

Агымдагы контроль  һәм арадаш аттестация эшен бәяләү нормалары. Агымдагы контроль  диктант һәм изложение, ә арадаш аттестация эше диктант формасында үткәрелә.

Аңлатма язуы

максаты:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.

 Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү

-телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү

-укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү

Предметның укыту планындагы урыны

Татар теле “Татар теле” белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Татар теле фәненнән 102 сәгать каралган. Атнага 3 сәгать.

Уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре  

Укучылар белергә тиеш :

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

 Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80  сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билге-ләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95  сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

-  темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

   - туган илгә карата шәхси караш булдыру;

   - чын кеше сыйфатлары булдыру;

   - мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

   - этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

   - рухи-әхлакый идеалларына китерү.

   - олылар белән хезмәттәшлек;

   - аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 - аң -белем  үстерү;

 - проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

 - эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

 - логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

 - конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы  нәтиҗәләр:

 - Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

 - татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

 - татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

  -сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре

   • мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

   • күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

  • тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

   • материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

   • бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

   • фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

   • уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

   • интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

   • мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

   • партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

   • нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

   • килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

   • сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

   • монолог төзергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

   • таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

   • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

   • кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

   • максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

   • уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

   • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

   • яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.  

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

   • татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

   • дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

   • үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

   • нормалардан тайпылышны күрү;

Программа эчтәлеге

Сүз. Телнең сүз байлыгы.

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз  хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.

 Сүз төзелеше.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.

Сүзнең  лексик мәгънәсе.Синонимнар. Антонимнар.  Күп мәгънәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр.

Исем.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле.  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.  Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф.

Берлек һәм күплек сан  формалары.  Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль .

Мәгънәсе. Сораулары.   Барлык, юклык формалары. Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.  Фигыльләрнең күпмәгънәлеге.

Сыйфат .

Мәгънәсе,сораулары.

Җөмләдә роле.

Сөйләмдә  әһәмияте.

Алмашлык .

Зат алмашлыклары.

Җөмләдәге һәм тексттагы роле.

Сан .

Мигъдар саннары.

Тәртип саннары.

Рәвеш .

Мәгънәсе,сораулары.

Кисәкчә .

Да, дә, гына, генә,та, тә, ук, үк, кына,кенә кисәкчәләре.

Сөйләмдәге роле.

9. Бәйлек.

Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе.

 Җөмлә.

Җөмлә төрләре ( хикәя.  сорау, өндәү).

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Текст. Бәйләнешле сөйләм.

Текстның темасы. Төп фикере. Бүлек башы.

Текстларның төрләре.  Текстагы терәк сүзләр.

Изложение, сочинениелар язу.

Сөйләм этикасы.

Календарь –тематик  планлаштыру

Дәрес  №

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт.

1.

Үткәннәрне кабатлау

02.09

2.

Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу.

06.09

3

Үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр

07.09

4.

Үткәннәрне кабатлау. Сүз төзелеше

09.09

5.

Үткәннәрне кабатлау. Сүз төркемнәре. Грамматик биремле диктант. “Күбәләк малае Әлтәфи”

13.09

6.

Үткәннәрне кабатлау. Сүз төркемнәре

14.09

7.

Үткәннәрне кабатлау. Җөмлә.

16.09

8.

Кереш контроль диктант. “Көз якынлаша”

20.09

9.

Хаталар өстендә эш. Сүзнең лексик мәгънәсе

21.09

10.

Алынма сүзләр

23.09

11.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

27.09

12.

Тотрыклы сүзтезмәләр

28.09

13.

Омонимнар

30.09

14

Синонимнар, антонимнар

04.10

15.

Изложение язу. “Күрше кызы”

05.10

16

 Сүз төркемнәрен кабатлау.

07.10

17.

Тамыр һәм кушымча

11.10

18.

Сүз ясагыч кушымчалар

12.10

19.

Сүз ясагыч кушымчалар. Сүзлек диктанты.

14.10

20.

Картина буенча сочинение язу

18.10

21.

Төрләндергеч кушымчалар

19.10

22.

Кушма сүзләр

21.10

23.

Кушма сүзләр

25.10

24.

Контроль диктант .“Дуслык сере”

26.10

25.

Хаталар өстендә эш. Тезмә сүзләр

28.10

26.

Парлы сүзләр. Ирекле диктант

8.11

27.

Үткәннәрне кабатлау.

9.11

28.

Исем турында үткәннәрне искә төшерү

11.11

29.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

15.11

30.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

16.11

31.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

18.11

32.

Контроль күчереп язу. “Песнәк”

22.11

33.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

23.11

34.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

25.11

35.

Изложение язу.”Хәйдәр коткарды”

29.11

36.

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү

30.11

37.

Хәзерге заман хикәя фигыль

02.12

38.

Хәзерге заман хикәя фигыль. Сайланма диктант.

06.12

39.

Үткән заман хикәя фигыль

07.12

40.

Үткән заман хикәя фигыль

09.12

41.

Киләчәк заман хикәя фигыль

13.12

42.

Киләчәк заман хикәя фигыль

14.12

43.

Контроль диктант. “Төлке”

16.12

44.

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыль

20.12

45.

Боерык фигыльнең төрләнеше

21.12

46.

Боерык фигыльнең төрләнеше

23.12

47.

Антоним һәм синоним фигыльләр. Сүзлек диктанты

10.01

48.

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

11.01

49.

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау

13.01

50.

Сыйфат дәрәҗәләре

17.01

51.

Сыйфат дәрәҗәләре

18.01

52.

Сыйфатның җөмләдәге функциясе (аергыч, хәбәр)

20.01

53.

Синоним һәм антоним сыйфатлар

24.01

54.

Сочинение язу. “Керпе”

25.01

55

Үткәннәрне кабатлау

27.01

56

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

31.01

57

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

01.02

58

Күчереп язу.”Аккош”

03.02

59

Сорау алмашлыклары

07.02

60

Сорау алмашлыклары

08.02

61

Аңлатмалы диктант. “Аны һәркем ярата”

10.02

62

Сан турында төшенчә

14.02

63

Микъдар саннары. Сүзлек диктанты.

15.02

64

Микъдар саннары

17.02

65

Тәртип саннары

21.02

66

Тәртип саннары

22.02

67

Искәртмәле диктант. “Чәүкә”

24.02

68

Рәвеш турында төшенчә

28.02

69

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы

01.03

70

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы

03.03

71

 Контроль изложение язу. “Ябалак, тавык, аучы”

07.03

10.03

72.

Рәвеш темасын конкретлаштыру

08.03

7.03

73

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле

10.03

74

Кисәкчә темасын гомумиләштерү

14.03

75

Бәйлекләрнең кулланылышы

15.03

76

Бәйлекләр  темасын конкретлаштыру

17.03

29

77

Контроль диктант. “Сугыш һәм яз”

29.03

17

78

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне ныгыту

31.03

79

Җөмлә. Сүзтезмә

04.04

80

Җөмлә. Сүзтезмә

05.04

81

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

07.03

82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

11.04

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

12.04

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

14.04

85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

18.04

86

Эндәш сүзләр

19.04

87

Гади һәм кушма җөмлә

21.04

88

Гади һәм кушма җөмлә

25.04

89

Изложение язу “Кечкенә умартачы”

26.04

90

Контроль диктант. “Ямьле Агыйдел буйлары”

28.04

91

Хаталар өстендә эш. Текст. Тема. Текст өлешләре

2.05

92

Текст. Тема. Текст өлешләре

03.05

93

Сөйләм этикасы

05.05

94

Хикәяләү, тасвирлау, фикерләү текстлары

09.05

5.05

95

Хикәяләү, тасвирлау, фикерләү текстлары

10.05

96

Грамматик биремле контроль диктант формасындагы  арадаш аттестация

12.05

97

Хаталар өстендә эш.  Хикәяләү, тасвирлау, фикерләү текстлары

16.05

98

Сочинение язу.

17.05

99

Хаталар өстендә эш.  Җөмләнең баш кисәкләрен  гомумиләштерү.

19.05

100

Җөмләнең иярчен кисәкләрен гомумиләштерү. Искәртмәле диктант.

23.05

101

Сүз төзелешен гомумиләштерү.

24.05

102

Бәйләнешле сөйләмне гомумиләштерү. Йомгаклау дәресе

26.05

Укыту-методик кулланмалар  исемлеге

1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек  4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова  “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова   Татар теленнән  мөстәкыйль эш дәфтәре    “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик әсбаб. “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009.

Мәгълүмати-электрон ресурслар:

              1.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

2.gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

3.Презентацияләр.        

Кушымта1

2016 -2017 нче уку елына 4 -б сыйныфы  укучыларына  татар теленнән арадаш аттестация өчен грамматик биремле контроль диктант формасындагы материал үрнәге

Җырчы кош.

      Көннәр буена ары-бире чапса да, Чи-чи болында үз ишләрен таба алмады. Тагын куаклыкка барып чыкты. Куаклар артында таныш елга шавы ишетелә иде. Тычкан баласына кире борылып йөгерергә туры килде. Төне буе йөгерде дә яктыра башлагач кына ниндидер бер куак төбенә ятып ял итәргә булды.

      Кемдер җырлаган тавышка уянып башын күтәреп караса, исе китте. Алсу түшле, соры башлы, кызгылт каурыйлы бер кош икән.*

      Җыры бик ошады тычкан баласына. Якыннанрак тыңламакчы булып, өскә үрмәләде.(72 сүз)

Грамматик биремнәр.

  1. Йолдызчык белән билгеләнгән җөмләдә сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләргә;
  2. Сүз төркеме ягыннан тикшерергә:

1 вариант – өченче җөмләне;

2 вариант – дүртенче җөмләне;

  1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмлә төзеп язарга:

1 вариант – хайваннар турында;

2 вариант – үсемлекләр турында;

Кушымта №2

  1. Бәяләү критерийлары

“5”- хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү).

“4” – диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр “5” билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

“3”- диктантта 3тән 5 кә хәтле орфографик хата (3  орфографик, 2 пунктуацион хата яисә 5  орфографик, 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

“2”- 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Диктантта хата булып исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, ахырында нокта куелмау.

Грамматик бирем.

“5”- биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәне күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

“4”- кагыйдәләр һәм билгеләмәләр  аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

“3” – билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

“2” – материалның начар үзләштерелгәне күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая прорамма по литературному чтению 2 класс УМК Планета Знаний

Данный материал содержит рабочую программу по литературному чтению для 2 класса УМК Планета знаний. Программа включает в себя пояснительную записку, цели и задачи курса,методы и формы решения поставле...

Рабочая прорамма

ПРОГРАММАдополнительного образования предшкольной подготовки «Школа будущего первоклассника»...

Рабочая прорамма по технологии (Лутцева) для 2 класса

Рабочая программа для 2 класса по Лутцевой (пояснительная записка, тематическое планирование, сама программа)...

рабочая прорамма по внеурочной деятельности "Я - гражданин своей страны"

рабочая прграмма по внеурочной деятельности военно - патриотического направления "Я - гражданин своей страны"...

Рабочие прораммы по УМК "Планета знаний" 3 класс

Пояснительные записки, календарно-тематические планы...

Рабочая прорамма, 4 класс, УМК "ПЕРСПЕКТИВА"

Рабочая программа по учебному предмету «Изобразительное искусство» в   4 классе  составлена в соответствии с ФГОС НОО с учетом Примерных  программ по учебным предметам ...

Рабочая прорамма по внеурочной деятельности "Балаболока" 1 класс

Рабочая программа по внеурочной деятельности в 1 классе (33 часа) по развитию речи под названием "Балаболочка".Программа внеурочной деятельности «Балаболочка» имеет общекультурну...