Тема: "Комсызлык бәласе"
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Халикова ГульнараДаниловна

Конспект урока по литературному чтению. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл komsyzlyk_blase.docx31.53 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

Максат:1.Матур әдәбият дөньсына алып керу, халык авыз иҗаты- дөнья  

              халыклары  әкиятләре - белән таныштыру.

              2.Сүзлек байлыгын арттыру, дөрес  һәм йөгерек уку кунекмәләрен,    

              фикерләүләрен үстерү

              3.Яхшы һәм начарны аера белергэ өйрәтү.

              4.Аңлаша, бер-береңне тыңлый, юл куя белү сыйфатлары тәрбия-

              ләү.

Җиһазлау: презентация слайдлары, китап күргәзмәсе, кәгазь битләре,

             глобус,  рефлексия өчен чәчәкләр,чыгу юлына билет,  .

Әдәбият: дәреслек, “Аңлатмалы сүзлек”, “Балалар фольклоры”.

     

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе.

Эш төре: индивидуаль, группаларда

                      Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

   1.Исәнләшү.

   2.Уңай халәт тудыру.

-Укучылар, сез әдәби уку дәресен бик яратасыз, фикерләрегезне бик теләп иптәшләрегез белән дә уртаклашасыз. Әлеге дәресләрдә сез матур, дөрес итеп укырга, яхшылыкны начарлыктан аерырга өйрәнәсез. Бүген дә сез бик актив булырсыз,бер-берегезгә ярдәм итәрсез һәм сыйныфташларыгызның сүзләрен игътибар  һәм хөрмәт белән тыңларсыз дип ышанам. Барыгызга да уңышлы  эш телим.

II.Актуальләштерү.

   1.-Балалар, узган дәрестә без хыял дөньясында гиздек. Хыяллану кирәк гамәл, әмма ул эшкә комачаулык итмәскә тиеш дидек. Өйдә сез “Мыяубикә хыяллары” исемле кечкенә генә хыялый хикәя язарга тиеш идегез. Кемнең өендә песи бар? Бүген без аларны тыңлыйк. Калган укучыларның әсәрләре белән мин дәфтәрләрне  җыеп алгач танышырмын.

   2.-Без сезнең белән әдәби әсәрләрне укыгач, андагы геройларга хас сыйфатларның уңаймы, тискәреме икәнен билгеләргә тырышырбыз. Ә сез ничек уйлыйсыз, кешедә купме уңай һәм купме тискәре сыйфат бар икән? Кайсысы күбрәк икән?

Джот тотс структурасы. (Эш тәртибе аңлатыла. Кәгазь битләре алдан әзерләнә.         Һәр укучы тиешле сыйфатны кчкырып атый, яза, уртага куя. Вакыт беткәч, эшкә нәтиҗә ясала. Ике багана барлыкка килә.)

      -1 төркем уңай сыйфатларны;  

      -2 төркем тискәре сыйфатларны яза. (Комсызлык дип язылганы укытучыда кала)

 3.-Ә бүгенге әкият геройлары безгә кайсы яклары  белән ачылырлар һәм без аларга хас сыйфатны кайсы баганага язарбыз икән?

 III.Яңа белемнәр формалаштыру.

  1.Кереш.

-Бүген без 2 әкият  укырбыз.Аларның беренчесе Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласы”, икенчесе Африка нигерлары әкияте “Сырны ничек бүлгәннәр?”. Иң элек әлеге илләр белән танышып китик. (1-4 нче слайдлар. Глобуста күрсәтү.)

  2.Әсәр өстендә эш.

-“Комсызлык бәласы” (5 нче слайд-иллюстрация) әкиятендә таныш түгел сүзләр юк. Әкият геройлары кемнәр дип уйлыйсыз?

-Әсәрне уку: укытучы укуы, укучылар укуы.

-Әсәрне анализлау:

   -Аю балалары нәрсә тапканнар?

   -Ни өчен алар төлкене дәшкәннәр?

   -Әйбер бүлү авыр эшме?

   -Төлке бүлеп биргәч тә сырның әле бер, әле икенче ягы зуррак күренгән. Сезнең дә апа-абыйларыгыз, эне-сеңелләрегез бар. Әти-әниләрегез бүлеп биргән ризык үзегезгә кечерәк калган күк тоелмыймы? Үпкәләп йөргән вакытларыгыз булмадымы? Моның ахыры ни белән төгәлләнде? Ә әкияттә бүлешә алмауның нәтиҗәсе ничек? Автор әлеге сыйфатны ничек дип атый? (Комсызлык)

   -Комсызлык нинди сыйфат? (Аңлатмалы сүзлектән таптыру. 6 нчы слайд). Мондый хәлләрне булдырмау өчен нишләргә? (Сингл раунд робин структурасы. 30 сек. Дәвамында укучылар уйлыйлар, сәгать теле юнәлешендә фикерләр белән уртаклашалар. Укытучы атаган номерлы укучы җавап бирә.)

Физкультминутка

IV. Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Мәкальләр уку.

-Татар халкында комсызлык турында күп мәкальләр бар. Берничәсе белән танышыйк әле. Әлеге сыйфатны мактадылармы әллә яманладылармы икән борынгылар. Бу сыйфатны кайсы баганага язарга? (7 нче слайд)

  Мәкальләр:
- Комсызга ирек бирсәң, ул тагын да күбрәк сорар.
- Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.
- Тырнак хәтле бирсәң, йодрык хәтле сорар.

- Комсызлык һәр җирдә гаеп, ……….   комсызлык гаеп түгел. (анализлау)
-Соңгы мәкальгә игътибар итик әле. Монда бер сүз төшеп калган. Ләкин комсызлыкның уңай сыйфат буларак телгә алынганы аңлашыла. Комсызлык кайчан яхшы сыйфатка әйләнә соң? (Плейсмэт консессул(уртак фикергә килү) структурасы. Һәр командага уртага тема язылган кәгазь бите бирелә. Укучылар үзләренә бүленгән өлештә идеяләр язалар.  Уртаклашып бер фикергә килгәч, кулларны тотынышып өскә күтәрәләр,  башка командага да җиткерәләр.)

2.Нәтиҗә ясау.

3. “Сырны ничек бүлгәннәр?” әсәре өстендә эш.

-Әкиятне уку, сүзлек эше башкару(судья).

-Анализлау:

   -Вакыйгалар ничек дәвам итәр?

   -Әкият ничек тәмамланыр?

   -Төлке белән маймыл арасында аерма бармы? (соңгы җөмләгә игътибар иттерү)

   -Бу әкият алдагысына охшаганмы? Кайсы ягы белән? Геройлар төрле бит.

  -Ничек төрле халыклар бертөрле әкият иҗат иттеләр икән?

4. Йөремсәк әкияткә (ил гизүче, күчмә) аңлатма бирү. (8 нче слайд)  Әдәби ук дәфтәрләренә язып кую.

V.Өйгә эш.

-Без бүген ике әкият белән таныштык. Алар нинди төр әкиятләргә керәләр? (хайваннар турында) Җир шарында ничә хайваннар турында әкият бар икән? Бүген мин сезгә шудый әкиятләрне туплаган берничә китап алып килдем.(китап күргәзмәсе белән таныштыру) Өйгә эш буларак мин “Чыгу юлына билет” дип язылган карточкалар әзерләдем. Сез анда мөмкин кадәр күбрәк хайваннар турындагы әкиятләрнең исемнәрен һәм кайсы милләтнеке булуын язарга тиешсез. Үзегезгә бик ошаган әкият белән иптәшләрегезне дә таныштырсагыз тагын да файдалы булыр.

VI.Рефлекция.

-Укучылар, сезнең алда болын рәсеме. (9 нчы слайд) Ләкин анда нидер җитми кебек. Ничек уйлыйсыз, кайчан ул ямьләнеп, матурланып китәр? Билгеле чәчәкләр үскәч. Минем алдымда төрле төстәге чәчәкләр. Тик һәр төснең үз сере бар. “Мин бүгенге   эшемнән канәгать, дәрестә күп мәгълүмат тупладым, иптәшемә дә ярдәм итә алдым”,- дигән укучылар зәңгәр, “ Мин дә тырыштым, күп нәрсә белдем, тик активлыгым җитеп бетмәде”, - дигән укучылар сары, ә инде “Мин дәрестәге хезмәтем белән канәгать түгел”, - дигәннәрегез кызыл төстәге чәчәкләрне алып әлеге болынга урнаштырсын. (билгеләр кую)

-Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Матур көннәрнең шатлыгын алмасын юл бәласе"

VII Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Презентация к уроку по родному языку для 2 класса"Хула, урам, ял, юхан шыв ячĕсене пысăк сас паллирен пуçласа çырасси."

Данная презентация поможет учителю начальных классов провести урок интересно, используя национально-региональный компонент. Соответствует требованиям ФГОС. ...