Олимпиада биремнәре
олимпиадные задания по чтению (4 класс) на тему

2-4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм укудан төзелгән олимпиада биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

2 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар алфавитында ничә хәреф? _________________________

    Көн белән төн нәрсә белән аерыла? _________________________________

2. Шигырьдә  ике иҗекле сүзләр астына бер сызык сыз.

        Тәмле  ашлар  пешерә,

Матур  гөлләр  үстерә,

Өебезнең  нуры  ул,

Барыбыздан  олы  ул.     (Ә.Бикчәнтәева)

Биремнәр (2 балл)

1. Алдан, арттан – төрле яктан,

    Укысаң да,туганым,

    Һич кенә дә үзгәрмичә,

    Бер үк төстә каламын.

                Бу нинди төс? ____________________

2. Текстны җөмләләргә бүлеп укы. Җөмлә ахырына нокта куй.

              Менә  кыш  җитте  кар  яуды  табигать  йокыга  талды  урманда  тынлык

аю  йоклый  бүре  куяннар  эзли

Биремнәр (3 балл)

1. Гөлназ дәфтәренә сүзләрне, юлдан юлга күчерү өчен, иҗекләргә бүлеп яза. Ләкин кайбер сүзләрдә хата ясый. Син шул хаталы сүзләрне тап һәм асларына сыз.

        Аг-ач, Га-лия, күлл-әр, төй-мә, Юли-я, Иль-яс, ка-ймак, дө-нья, төнь-як,

        мәг-ънә, яу-лык, ән-ием, уку-чы, гөл-ләр, Мәр-ьям, шо-мырт, сора-у, бай- лык.

2. Түбәндәге төркемнәргә өчәр исем уйлап яз.

        Эш кораллары: ____________________________________________________

        Йорт хайваннары:__________________________________________________

        Транспорт:________________________________________________________

        Киемнәр:__________________________________________________________

        Яшелчәләр:________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

2 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакның  җавабын яз.

        Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.   __________________________

2. Айнур һәр нәрсәдән курка икән. Шуңа күрә аны әнисе: “И, минем куркак ...”, - дип сөйгән. Әнисе аны нәрсә белән чагыштырган? _________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Калган эшкә ... ... . Мәкальнең дәвамын табып, астына сыз.

                үлән үсә, җил  исә,  кар ява,  су ага,  аз була, мүк чыга.

2.  Түбәндә төрле  әсәрләр бирелгән. Габдулла Тукай әсәрләрен тап һәм асларына сыз.

Койрыклар,  Су анасы,  Төлке һәм каз мәсәле, Бала белән күбәләк,

Чуар тавык,  Кәҗә белән сарык әкияте,  Камыр Батыр,  Өч аю,

Шүрәле,  Сертотмас үрдәк,  Кызыл калфак,  Туган тел.

Биремнәр (3 балл)

К

К

К

К

К

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

2. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен яз.

...Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да өнисе янына йөгергән.

Тиен кызга әйткән:

— И сөекле бала,— дигән,— гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән...       ______________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

3 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар телендә бер авазлы ничә сүз бар? Аларны языгыз.__________________________

2. Сарайда икәү, чоланда берәү, өйдә бер дә юк. Ул нәрсә?________________________

    Урманда бар – кырда юк,

    Мунчада бар – өйдә юк. Ул нәрсә? _________________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Артык сүзне тап һәм астына сыз.

        А) җылы, эссе, җылыта, кайнар;

        Б) юлдаш,аю, юрган, юаш;

        В) болыт, орлык, колак, завод;

Г) бишек, елан, каен, ефәк.

2. Җәя эчендәге аңлатмаларны бер сүз белән яз.

        (шикәр салынган) _______________________________чәй

        (эш яратмый торган) ___________________________ кеше

        (күтәреп булмастай) ___________________________ таш

        (бар нәрсәсен дә кызгана торган) _________________ кеше

        (кулны пешерә торган) __________________________ су

Биремнәр (3 балл)

1. Сыйфатлар янына  мәгънәләре ягыннан туры килгән исемнәр уйлап яз.

Йомшак ап-ак_______________                 Кояшлы аяз _________________

Кышкы ачы_________________                 Җәйге җылы_________________

Айлы салкынча______________                Чиста саф___________________

2. Атнадагы көн исемнәрен тәртип буенча яз.

        _________________________________________________________________

        _________________________________________________________________

_________________________________________________________________

        _________________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

3 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакларның  җавапларын яз.

Кош түгел – оча,

Елан түгел – чага.

Чәчәкләргә кунып,

Татлы азык таба. _____________________

Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле.

______________________

2. Башы – “т”, койрыгы – “н”, дошманы – “м”. Ул нәрсә? Дөрес җавап астына сыз.

        Тавык, төн, томан, тычкан, тун, төтен, тегермән, нарат.

Биремнәр (2 балл)

1. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен һәм авторын яз.

...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра...

__________________________________________________

2. Мәкальләрнең дәвамын яз.

        Ни чәчсәң, ________________________________________________________

        Күп укыган, ________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

Й

Й

Й

Й

Й

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

2. Карабүрек сүзендә нинди сүзләр яшерелгән? Бирелгән сүзнең хәрефләреннән  сүзләр төзеп яз. (Бер хәрефне бер кабат кына кулланып була).

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

4 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар телендә кайсы хәрефләргә башланган сүзләр булмый? ______________________

2. Нинди авазлардан башка сүзләр булмый? ______________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Кайсы раслау дөрес түгел?

        А) Әтиемә – чыгыш килешендәге исем;

        Б) Биегрәк – чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат;

        В) Дәвам итегез – боерык фигыль;

        Г) Кайдан – сорау алмашлыгы;

        Д) Кунаклар – күплектәге исем.

Җавап: ___________________________________________________________________

2. Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган 5 сүз яз.

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

    Хәрефләр саны авазлар саныннан артык булган 5 сүз яз.

___________________________________________________________________________

______________________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

1. Бирелгән сыйфатлар янына мәгънәләре ягыннан туры килгән исемнәр уйлап яз.

    (Мәсьәлән, кайнар – аш, кояш, сәлам)

                        алтын                                                салкын

                __________________                                ____________________

                __________________                                ____________________

                __________________                                ____________________

        

2. Түбәндә бирелгән җәмләләргә төрле кисәкчәләр өстәп яз.

        Салкын кыш  _____  килеп җитте. Кошлар _____  кышка шатланалар. Балалар көздән _____  алар  турында  кайгырта башлыйлар.  Җимлекләр ______ ясыйлар,         җим _____  салып куялар.

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

4 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакларның  җавапларын яз.

Түгәрәк, ә ай түгел,

Сары, ә  кояш түгел,

Тәмле, тик шикәр түгел,

Койрыклы - тычкан түгел. ___________________

Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.__________

2. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен һәм авторын яз.

        ... эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

        Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.                __________________________________________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Мәкальләрнең дәвамын яз.

        Иле барның ________________________________________________________

        Тырышкан табар,___________________________________________________

2. Китапханәче сүзендә нинди сүзләр яшерелгән? Бирелгән сүзнең хәрефләреннән  сүзләр төзеп яз. (Бер хәрефне бер кабат кына кулланып була).

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

Я

Я

Я

Я

Я

2.  Татар халык аваз иҗаты жанрларын яз. Мәсьәлән, табышмак,                                  

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль язма эш биремнәре ике вариантта бирелгән....

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...

Логик биремнәр

Игровые задания для младших школьников и дошкольников...

4 нче сыйныфта татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Олимпиада биремнәре 4 нче сыйныф татар мәктәпләре өчен төзелгән...

Әлифбадан биремнәр

Әлифбадан белем һәм күнекмәләрне тикшерү...

математикадан олимпиада биремнәре

4 сыйныфлар өчен математикадан мәктәп этабында олимпиада биремнәре...

Исем темасын кабатлауга биремнәр.

Исем темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне киңәйтү, ныгыту, тел байлыгын арттыру....