Әдәби уку
рабочая программа по чтению (2 класс) на тему

Cафаргалиева Резеда Гизатулловна

Әш программасы.2 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби уку55.05 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 сыйныфта әдәби уку фәнен укытырга атнага

2 сәгать, барысы 68сәгать вакыт бирелә.

        Максат:

           Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне         аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар:

теоретик бурычлар:

  • хайваннар турындагы, тылсымлы экиятләрнең  үзенчәлекләре белән таныштыру;

әхлакый бурычлар:

  • күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең

байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

эстетик бурычлар:

  • матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге

турында төшенчә бирү;

сөйләм телен үстерү бурычлары:

  • текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәту, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау;
  • әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң— синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендер

                             

                                        Предмет нәтиҗәләре

      Укучы өйрәнәчәк:

  • Әсәрдәге сүзләрне дерес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.
  • Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
  • Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү

һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.

  • Төрле авторларның 6—8 шигырен яттан сөйләү.
  • Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
  • Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белу.
  • Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  • Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белу.
  • Сүзлекләрдән файдалану.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • татар классикларын;
  • хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Эчтәлек

Халык авыз иҗаты

Хайваннар турында әкиятәр

Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.
Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

Тылсымлы әкиятләр.

Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Тормыш-көнкүреш әкиятләре

Автор әкиятләре

 Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.

Шигырь.

      Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы
Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.
Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

Библиографик культура


Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.
Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Календ.

срок

Факт. срок

Искәрмә

1

Г. Тукай. «Кәҗә белән Сарык» әкиятенең жанр

Үзенчәлеге

05.09.

2

Г. Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатыньң чагылышы. Г. Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый", "Сабыйга", "Кызыклы шәкерт"

07.09.

3

Хайваннар турындагы халык әкиятләре «Батыр әтәч». Әкият геройларына характеристика. Йолдыз “Кояшка җавап”

12.09.

4

Кереш контроль эш

14.09.

5

Хаталар өстендә эш. Йорт хайваннары турында  халык әкияте "Әтәч патша", Р. Бәшәр "Әкият сөйлә"

19.09.

6

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр  «Будәнә белән Төлке»

21.09.

7

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр  «Аю белән Төлке», М. Фәйзуллина “Керпе”

26.09.

8

Аз булса да, үз акыльң булсын М. Гафури. «Тавык белэн Урдәк», “Тавык нигә суда йөзә алмый?”, Г. Гатауллин “Керпе”

28.09.

9

Жәнлекләр турында гуцул халык әкияте «Хәйләкәр керпе». Дуслык турында мәкальләр.

03.10.

10

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк» әкияте “,“Өч кыз” әкияте

05.10.

11

Автор әкиятләре белән борынгы әиятләр арасындагы идея уртаклыгы Ш. Галиев. «Җизни әкияте», А. Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак”, Н. Әхмәдиев “Безбезия матур белән Шакырҗан батыр”

10.10

12

Ш. Галиев әсәрләренәэ мәзәк мәсьәләләр. «Ник соң итек җитмәде?», “К. Чуковский “Чебен-чебенчек”

12.10.

13

Ш. Галиев. «Котбетдин мәргән»

(мәзәк маҗара), Дәрдемәнд “Әни, әкият сөйләче”, Н, Исәнбәт “Мияубикә төше”,

Ф. Яруллин “Йокы”

17.10.

14

Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт. «Мырауҗан агай хәйләсе», Һ. Такташ Тәүфыйклы песи”

А. Нигъмәтуллин “Автопортрет”

19.10.

15

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур. «Кырмыска һәм малай”,

Р. Миңнуллин. «Черкиләр җыры», “Кап та коп” уены, М. Пришвин “Алтын болын”,

З. Мансур “Умырзаялар”, Г. Юнысова “Скрипкачы чикерткә”

24.10.

16

Автор әкиятләре. Г. Вәлиева. «Борынгы әкият», “Каен елый”, «Музей йорты»на сәяхәт,  Җ. Дәрзаман “Чын әкият”

26.10.

17

Автор әкиятләре. Г. Вәлиева. «Су әкияте»,

07.11.

18

Белмәмештә кунакта. Йолдыз. «Белмим»,

Ф. Яруллин. «Ике кеше»

09.11.

19

Белмәмештә кунакта.   Л. Лерон “Сараватта кем ята”, Л. Шәех “Ике мин”

 Г. Гыйльманов “Юлым уңды”, “Кар чакыру”

14.11.

20

Замана баласы. Р. Вәлиева. «Замана баласы», Г. Морат “Татар космонавты”, Н. Каштанов “Иң җитез күләгә”, Г. Гыйльманов “Мәктәпкә бармадым”

16.11.

21

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин. «Эшнең аның берние юк», Л. Лерон “Үскәч”,Н. Әхмәдиев “Бәрәңге бакчасында”

21.11.

22

Илен сөйгән, ир булган. Җ. Дәрзаман. «Солдат булдым»,В. Хайруллина “Кем ул солдат?”

23.11.

23

Укымышлы Ябалак янында.

Музей йортына сәяхәт. Г. Тукай. «Буран»,

В. Нуриев «Җәйге кар»

28.11.

24

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Япон

шигырьләре. Н. Ахунова «хоккулар»ы,

Р. Харис “Әбәк” шигыре

30.11.

25

Кыска шигырьләр. «Музей йорты»на сәяхәт. Р.Вәлиева.«Умырзаялар», Р.Фәйзуллин. «Кышын», «Язгы кәеф». Өчьюллыклар, . Р. Миңнуллин “Яз керде өебезгә”, М. Хөсәен “Пескәем”

05.12.

26

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге.

 Э. Шәрифуллина. «Алтын балык»

07.12.

27

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге.

Г. Гыйльманов “Булатның төше”, И. Гайфуллин “Күкшә”

12.12.

28

Аю өнендә. Л. Лерон. «И ямьле дә сон, дөнья!»

14.12.

29

«Музей йорты»на сәяхәт. Күренекле рәссамнар иҗатында ел фасылларының үзенчәлекле чагылышы

19.12.

30

Күзәтә белгән кеше — бәхетле кеше.

И. Туктар. «Урман букеты», Н. Сафина “Тал бәбкәсе”

21.12.

31

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

Р. Миңнуллин. «Чыршы әйләнәсендә»,

Э. Шәрифуллина “Яшел чыршы, яшь чыршы”, З. Гөмәрова “Хат”

26.12.

32

Күрү ноктасы. Матурлык турында, «Музей йорты»на сәяхәт, Р. Харис. «Төсле рәсем»,

 А. Юнысова “Телевизор”

28.12.

33

Дөньяны танып- белүнең яңа

ысуллары. Ш. Галиев. «Яңа фотоаппарат»,

Ф. Садриев. «Тәҗрибә»

16.01.

34

Хыялдатудырган дөнья. Р. Миңнуллин. «Рәсем», Р. Сарби. Рәсем», Р. Мингалим “Кызык рәсем”

18.01.

35

«Музей йорты»на сәяхәт. Р. Миңнуллин “Ак кыш”

23.01.

36

Күңел күзе. Г. Юнысова. «Күзләр»,

Г. Гыйльманов. «Күңел күзе», Ф. Тарханова “Диана төше”

25.01.

37

Ай нәрсәгәохшаган?Н. Арсланов. «Сезнеке», Р. Миңнуллин. «Ай нәрсәгә охшаган?», “Беркемгә дә охшамаган”

30.01.

38

Дөньяга төрлечә караш. М. Әгъләмов. «Ямь-яшел», М. Шабаев. «Идел суы», Ш. Галиев “Һәркем әйтә дөресен”, Ә. Гаффар “Әни йөрәге”

01.02.

39

Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге). Н. Мадьяров. «Уз шәүләсен куркыткан», “Өйгә керә алмады”,

3. Минһаҗева. «Су иясе».

06.02.

40

Дөнья белән танышу (бозаша). Ф. Садриев. «Бозөстендә»

08.02.

41

Бертамчысуга дөньяничексыйган?

Г. Шаһи. «Тамчы», Ф. Зыятдинова. «Тәрәзәләр», М. Фәйзуллина “Күлләвекләр”

13.02.

42

Бинокльдән күзәтү. Р.Фэйзуллин. «Бинокль», Г.Тукай. «Карлыгач», Н. Арсланов “Карлыгачкай”, В. Хәйруллина «Бинокль»

15.02.

43

Син — миңа, мин сиңа карыйм.

Р. Хафизова. «Күңел күзе», М. Фәйзуллина “Кыш бабай тәрәзәсе”, “Кояш нурларын коя”

20.02.

44

Алар — безгә, без аларга карыйбыз.

Ж;. Дәрзаман. «Балык тотты», Б. Рәхмәт. «Гөлйөзем белән чебен», Р. Корбан. «Чыпчык», Н. Мадьяров “Шәп булдымы?”

22.02.

45

Үсемлекләр дә хыяллана. Ф. Зиятдинов. ”Карга белән Шөпшә», Ш. Галиев. «Сизгерсуган», Л.Лерон. «Керән», Р. Бәшәр “Балкондагы чыпчык”

27.02.

46

“Музеййорты»на сәяхәт. Дәрзаман. “Күбәләк кар”, А. Нигъмәтуллин “Кар”,

Г. Ибраһимов “Кар ява”, А. Әхмәт “Кышкы матурлык”

01.03.

47

Бер предметка төрлечә караш.

Р. Миңнуллин. «Кем соң минем Әби? »,

Л. Шәех. «Картлар нигә шатлар?»,

Ф. Зиятдинова “Өебезнең кояшы”,

З. Насыйбуллин “Тик бер нәрсәне белми”, Йолдыз “Сөенеч”

06.03.

48

Кечкенә дә төш кенә. Ә. Моталлапов. «Кечкенә дә төш кенә», Йолдыз “Бабай белән малай”

08.03.

49

“Музей йорты»насәяхәт. Р. Миңнуллин. «Йорт агачлары», Р. Бәшәр “Иске өй”,

В. Хәйруллина “Чормада”

13.03.

50

“Серле ачкыч» мәктәп клубы утырышы.

 Г. Тукай. «Бу кайчак була?», Р. Корбан. «Ел фасыллары», Г. Афзал. «Беренче кар»,

Ф. Яруллин “Яз”, Л. Лерон “Яз”,

В. Хәйруллина “Әйләнгеч”

15.03.

51

Мин һәрвакыт үзем булып калам.

Р. Миңнуллин. «Төрлекешеләр була», «Юкка малай булганмын»,

В. Хәйруллина “Миңа охшаган малай”,

Р. Вәлиева “Рәхәт безнең Акбайга”

20.03.

52

Кем нәрсәгә шатлана? Р. Вәлиева. «Шатлык кызы», М. Җәлил “Бер шигырь”,

Г. Мөхәммәтшин “Күбәләк”

22.03.

53

Яңалыклар ничек тарала? Балалар журналлары һәм газеталары  Б. Гыйльфанов “Салават күпере” Р.Миңнуллин. «Малайлар сөйләшә», Г. Морат “Мультфильмнар карыйбыз”

05.04.

54

«Серлеачкыч» мәктәп клубы утырышы. Ш. Галиев. “Тынлык”, Йолдыз “Хыял”

10.04.

55

Шагыйрь өчен табигать - серле һәм җанлы дөнья. Г. Морат. «Табигать белеме»,

 Г. Хәсәнов. «Имән каргасы», Р. Вәлиева “Урманда бәйрәм булган”, Ш. Галиев “Урман үсә”

12.04.

56

Якты тәрәзә каршысында. «Музей йорты»на сәяхәт. Р. Миңгалим. «Якты тәрәзә каршында »

17.04.

57

Кышкы урман матурлыгы. Ә. Еники. «Кышкы урман», Йолдыз. «Бәхетле агач»,

И. Туктар “Кышкы урман”

19.04.

58

Якты күлсагышы. Ф. Сафин. «Якты күлсагышы», М. Фәйзуллина. «Агачлар да кулмәк алыштыра», Р. Газизов. «Ял көнендә», Йолдыз “Салават күпере”, Сөләйман “Тау белән сөйләшү”

24.04.

59

Көлке ничек туа? Л. Лерон. «Тишек хәтер»,

Р. Мингалим “Кызык нәрсә”,

В. Нуриев “Шүрәле”

26.04.

60

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була.

М. Галиев. «Көзгекаршында», М. Шабаев. «Зәңгәр песи», Р. Вәлиева “Ак песи”

01.05.

61

Арадаш аттестация (кисем)

03.05.

62

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.

Э. Шәрифуллина.«Оттырды», Л. Лерон. «Гаҗәп хәлләр», Йолдыз “Ялган хакында чын”, Ф. Яруллин “Кемдә нәрсә?”

08.05.

63

Искитмәле тамашалар. М. Галиев. «Тамаша», Г. Мөхәммәтшин», «Көчле булсам»,Ф. Яруллин “Композитор чыпчыклар”, Л. Лерон “Камилнең көләсе килә”, Х. Халиков “Ник калдырдың”

10.05.

64

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу. Мөҗәһит. “Җәй”, Р. Гаташ “Зәңгәр ил – балачак иле”

15.05.

65

Җәйге биремнәр. Йолдыз. «Матурлык», «Манзара» Л. Газизова “Каникул”

17.05.

66

Үткәннәрне ныгыту

22.05.

67

Үткәннәрне кабатлау

24.05.

68

Уку елын йомгаклау

29.05.

                                                         Әдәбият

  1. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф., Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. 3 кисәктә. 1 нче кисәк,  Казан: «Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2014.
  2. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф., Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. 3 кисәктә. 2нче кисәк, Казан: «Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2014.
  3. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф., Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. 3 кисәктә. 3нче кисәк. Дәреслек-хрестоматия, Казан: «Мәгариф—Вакыт» нәшр., 2014.
  4. СафиуллинаГ. М., Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, М.Я.Гарифуллина.Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 2 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2014.
  5. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф., Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем биру мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләучеукытучы өчен ярдәмлек,  Казань: «Мәгариф—Вакыт», 2012

Кушымта

Әдәби укудан арадаш аттестация (кисем алу) өчен үрнәк йомгаклау контроль эше

                                           Мөҗәһит

                             Җәй

Җир белән кояш бер-берсен

Яратышканарада,

Бөтен табигать терелә,

Өр–яңаданярала.

Җир кояшка, бүләк итеп,

Суза гөлләр бәйләмен.

Күрмәмешкә салыша да

Кояш үтә әйләнеп.

Юриюгалып тора ул:

Беләҗирнеңкөтәсен.

Таңатугатаратаул

Җылынурларкөлтәсен.

  1. Шигырьдәкайсы ел вакытытурындасүз бара (кыш, яз, җәй, көз)?

Шулсүзнебилгеләп куй.

  1. Син анны кайсыюлларныукыгачаңладың?

Сарытөсбеләнбуя.

  1. Табигатьнеңкешекебекхәрәкәтләнгәненкүрсәткәнсүзләрастынасыз.
  2. Кояшкайчанюгала (төнлә, көндез, иртән)?

Дөресҗавапнытүгәрәкләпал. Синҗавапныкайсысүзләрдәнаңладың? Зәңгәртөсбеләнәйләндерепал.

Бәяләүнормаларыһәмкритерийлары

“5” лебилгесекуела:

Биремнәрнехатасызбашкарса.

Биремнәрнехатасызбашкарып,  бертөзәтүбулса.

 “4” лебилгесекуела:

Эштә 2 хатаҗибәрелсә.

“3” лебилгесекуела:

Яртыэшдөресбулса.

 “2” лебилгесекуела:

Яртыданкүбрәкэшдөресбашкарылмаса.