ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен 1 нче сыйныф
учебно-методический материал по чтению (1 класс) по теме

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres1.docx37.83 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет  районы, күп профильле 181 нче мәктәп

Уку  дәресе

Класс:2 Б сыйныфы

Укытучы: Габдуллаҗанова Айсылу Фәрид кызы

Тема: Гимназиядә

Дидактик максат: 

1.тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү,

2.сүзлек запасын баету,

3.сорауларга аңлап җавап бирү

Үстерелешле максат: хәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерү

Тәрбияви максат: белемгә омтылыш тәрбияләү

Предмет нәтиҗәләре: текст эчтәлеген үзләштерү,истә калдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек:И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле”, 2 класс

Җиһазлау: ноутбук һәм экран; презентация; агач рәсеме, алмалар рәсеме;утрау һәм баткаклык рәсемнәре.

Дәреснең барышы

I. Ориентлаштыру, мотивлаштыру:

1. Психологик уңай халәт тудыру

Укытучы: Исәнмесез!Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы:Укучылар бер-берегез белән исәнләшегез!

Укучылар:Исәнме, дустым!

-Хәлләрең ничек?

-Мин сине бик сагындым!

Укытучы: Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Ишек шакый

Укытучы:Бу кем?(не отвечает)

Ребята помогите мне: БУ КЕМ?

Бу- мин?

Укучылар бу- кем?

Укучылар: Бу-песи

Укытучы:Спросите, как его зовут?

Укучылар:Синең исемең ничек?(МЫРАУ)

Укытучы:Сегодня Мырау будет сидеть на уроке, и будет вместе с вами учить слова

Фонетик күнегү

(“Әпипә көенә)

Бер бака, ике бака,...,...10 бака

II. Актуальләштерү.

Укытучы:Өй эшен тикшерик.

“ОРКЕСТР” уены. Сүзләрнең тәрҗемәсен әйтегез(аваз, мисал, мәктәп, укый, укучы, малайлар, хәреф)

III.Кыенлык тууның урынын һәм сәбәбен билгеләү этабы.

Укытучы.

-Укучылар, текстны эчтән укыгыз, тәрҗемә итегез.(укыйлар, тәрҗемә итәләр)

-Сезгә текст ошадымы?

-Тулысынча укыйсыгыз киләме?

IV.Кыенлыктан чыгу юлының проектын төзү

-Укучылар, экранда кроссенс бирелгән. Җавабы-безнең бүгенге темабыз.

(Эшлиләр, гимназиядә дигән сүз чыга)

IV. Кыенлыктан чыгу юлының проектын төзү.

Укытучы: ? билгесе астына нинди сүз яшеренгән?

                           (Мәктәп, гимназия диләр)

  • Дәреслек рәсеме
  • Акбур рәсеме
  • Такта рәсемне
  • Укытучы рәсеме
  • Дәфтәр рәсеме
  • Көндәлек рәсеме

V.Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Укытучы:

-Укучылар, 15 нче битне ачыгыз, 1нче күнегүне табыгыз.

1.Биремне укыгыз.(ТЕКСТ уку)

  • Укытучы укый
  • Эчтән уку
  • Чылбырлап уку
  1. нче бирем.Мин Сезгә җөмләләр әйтәм, текстка туры килсә, +билгесе куегыз., туры килмәсә”-“

Бу-Рамил.

Рамил гимназиядә укымый.

Алар татарча да, русча да, төрекчә дә беләләр.

Рамил дуслары белән бу телләрдә матур сөйләшә.

VI.Беренчел ныгыту.

1 нче бирем. Спроси у друга,  по- татарски:

-Рамиль –хороший ученик?

-Он где учится?

-Он какие языки знает?

ФИЗМИНУТКА

VII.Эталон буенча үзеңне тикшерүнең үз контроле

1 нче бирем. 2 әүләп эшлиләр.

Сүзтезмәләрне уклар белән күрсәтегез(покажите стрелками)

Рамил гимназиядә                                     Его друзья

Аның дуслары                                           Хороший ученик

Яңа сүзләр                                                  Новые слова

 Яхшы укучы                                             Только мальчики

Малайлар гына                                          Рамиль в гимназии

VIII. Яңа белемнәрне куллану һәм кабатлау этабы.

А сейчас пойдем путешествовать в «ТАИНСТВЕННЫЙ ОСТРОВ»

  • “Серле утрау”га сәяхәт.
  • “Сазлыкта” уены

(кувшинкаларга баса-баса, сүзләрне тәрҗемә итә:хәреф, гына, өйрәнә, төрекчә, укый)

  • “Ромашка”уены

 1 сүз-тәрҗемә, җөмлә төзи(татарча, матур,укый,сөйләшә)

  • “Серле гөл”

Гөл астына язылган сорауларга җавап бирә.

-Рамил кайда укый

-Гимназиядә кемнәр укый?

-Син татарча сөйләшәсеңме?

-Укучылар гимназиядә нишлиләр?

  • Керпедәге “серле алмалар”.

Правильно составь предложения

укый, Рамил,гимназиядә, яхшы

Рамил, белән, дуслары , сөйләшә, матур.

Класстер алымы белән Рамил турында әйтү

Синквейн алымы кулланып, Рамил турында шигырь чыгару

Рамил

Тырыш, акыллы.

Укый,яза, белә.

Ул гимназиядә укый.

Укучы.

“Укытучы” уены

Тест (текст эчтәлеге буенча)

IX. Рефлексия.

-Укучылар, бүген нинди текст белән таныштык?

-Текст аңлашылдымы?

Узегезне бәяләгез:

зеленое яблоко-очень хорошие ответы;

желтое-хорошие ответы;

красное-надо стараться.

Өй  эше.

  1. Текстны укырга
  2. 3нче күнегү, язмача
  3. “Гимназиядә” текстына кроссворд ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...

3 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

3 нче сыйныфта уткәрелгән ачык дәрес эшкэртмәсе...

"1дән 100гә кадәрле саннар". 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе...