Мәсәлләр
план-конспект занятия по чтению (4 класс)

 Маняпова Лилия Вазыховна

Урок внеклассного чтения на татарском языке по теме:  "Басни"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл manyapova_l.v.viktorina_eshkrtmse.docx679.97 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш уку дәресе.

4 нче “Т” сыйныфы.  Маняпова Лилия Вазыховна

Максат: мәсәл җанры, мәсәл язучылар турында теоретик белемнәрне ныгыту һәм викторина биремнәрен үтәү барышында гамәли куллану.

Бурычлар:

  1.  Мәсәлләр, мәсәл язучыларның  : Мәҗит Гафури,  Гадулла Тукай,Иван Крылов, Каюм Насыйри, Әхмәт Исхак турында белемнәрне, мораль, аллегория, ирония кебек төшенчәләрне  ныгыту. Мәсәлләрнең әхлакый нәтиҗәләрен аңларга өйрәтү.
  2. Укучыларның уку,фикерләү активлыкларын, сөйләм телен, иҗади сәләтләрен, диалогик, монологик сөйләмнәрен  үстерү өстендә эшне дәвам итү.
  3. Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү .Телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү, мәсәлләрдән гыйбрәт алып, тормышта кулланырга өйрәтү .

Җиhаз:

  1. Укыту –методик:Мәҗит Гафури,  Гадулла Тукай,Иван Крылов, Каюм Насыйри, Әхмәт Исхак китаплары (мәсәлләре), укучылар чыгарган мәсәлләр, тарату материаллары: карточка, таблицалар, рәсемнәр,фишкалар.
  2. Матди –техник: компьютер, проектор.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумилләштерү hәм системалаштыру, дәрес - рефлексия.

  1. Оештыру

-Исәнмесез укучылар! Хәерле иртә.        

-Бүген безнең гади дәрес  түгел. Үткән дәрестә  3 төркемгә бүлеп сезгә өй эше бирдем. Кем искә төшерә?

(hәр төркемгә берәр мәсәл сәхнәләштерергә өйрәнеп килергә иде, мәкальләр әзерләп килергә)

-Әзерләнеп килдегезме балалар? Нинди дәрес булыр икән безнең?

(уен дәрес)

-Безнең дәресебезнең девизы итеп мин сезгә “Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал”дигән мәсәлне тәкъдим итәм. Ул мәкальгә уен ахырында без әле кире кайтачакбыз.

1.Иң беренче hәр команда үзенә исем сайлап алыр.

Моның өчен шушы шакмакларда  кешеләрнең уңай сыйфатларын белдергән сүзләрне табарга  кирәк , үзегезгә ошаганын сайлап алырга кирәк.

  1. Кем мәсәлләр язган? конкурсы.
  2. Терминннар конкурсы.

(Мәсәл – ачыктан-ачык яисә читләтеп, үгет-нәсыйсәт, акыл бирү булган әсәр.

Ирония- астыртын көлү, мактау аркылы хурлау.

Аллегория- кинаяләп әйтү. Мисал өчен: хәйләкәрлек – төлке, эш сөючәнлек-  кырмыска, усаллык- бүре, наданлык-маймыл)

3.Кайсы мәсәлдән өзек?

4.Нинди мәкаль , шигырь юллары кайсы мәсәлгә туры килә?

  • Белмәү оят түгел, беләм дип ялганлау оят ___________________________
  • Кем эшләми, шул ашамый_____________________________
  • Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган_____________________________
  • Ялагайның теле татлы – уе начар____________________________________
  • Куркакның үз сүзе булмас ___________________________________
  • Бердәмлек җиңәр, аерылу эшне артка этәр_________________________________________
  • “Янып калсын гомрең, маяк булып, үзеңнән соң килгән буынга”(Муса Җәлил”______________________________________________________________________

Физминут  “Образлар  нинди? “

Тискәре- аяк тыпырдату (Төлке, Буре, яш агач)

Уңай герой –кул чабу(Кырмыска, Кар имән,

Кызганыч герой – иңбаштан сыпыру (куян, чикерткә)

Аңлаешсыз герой – иңбашларны күтәртү (Карга, Куке, ӘтӘч)

5.Мәсәлләр безне нәрсәгә өйрәтә конкурсы.

(тактага чәчәк таҗларыннан яхшы (уңай), яман (тискәре) сыйфатлардан чәчәк ясау).

Дәрес девизы итеп алынган мәкаль турында әңгәмә.

6. Өзекләрне сәхнәләштерү:

 Викторинаны йомгаклау. Балларны санап, урыннар билгеләү.

Рефлексия

-Максатларыбызга ирештекме, укучылар?

-        Мәсәлләрнең әхлакый нәтиҗәләре нидән гыйбәрәт?

Мәсәлләр безне яхшылыкка өнди. Тискәре якларны күрә белергә, унай геройлардан үрнәк алырга өйрәтә.  

Кем бүгенге дәрестә үзен  “5” билгесенә   лаеклы дип саный?