[с] авазы һәм С, с хәрефләре.
план-конспект урока по чтению (1 класс)

Асхадуллина Гульсина Исламгалиевна

уку процессын оештыру; уз хисләреңне белдерү хәм бәяләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx22.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

[с] авазы һәм С, с  хәрефләре.

1 нче сыйныфта  Әдәби уку фәне буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

ҮТКӘРДЕ: Асхадуллина Г.И.,

I квалификацион категорияле

  башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

7.12. 2020

Тема

Саңгырау  тартык [ с ] авазы һәм С,с хәрефләре

Дәреснең максаты

Саңгырау тартык с авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, С,с хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

- бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә , бу авазларны дөрес әйтергә, яңгырау пары [з] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.

- икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (С,с хәрефләре);

-уку хезмәте культурасы  һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү;

Дәрес тибы

Яңа теманы аңлату

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: саңгырау тартык [ с ] авазын әйтә белү, С,с хәрефләрен таный белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне укый белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

  • ТУУГ: логик гамәлләр башкару, пробема кую һәм аны чишү.
  • РУУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую, кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
  • КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү.

Шәхси нәтиҗәләр: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать, физик культура, әхлак тәрбиясе

Эш формалары

Фронталь, парларда, индивидуаль

Ресурслар

-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова,52-53 нче битләр.

-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.

Светофор моделе, карточкалар, презентация, хәрефләр элементлары җыелмасы, смайликлар

Дәресне оештыру структурасы

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру өлеше, мотивация

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исəнмесез, укучылар!

-Хəерле иртәләр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə!

-Хəерле булсын иртәләр!

-Хәерле булсын көннәр!

Карыйк әле, бер әйләнеп,

Килгән икән соң кемнәр?

Сәламлик, кунакларны (баш иеп),

Сәламлик без дусларны!

Елмаеп-көлеп,керешик эшкә!

    (Укучылар, тыныч кына утырыгыз)

  • Укучылар, хәлләрегез ничек?

Укытучы:

-Укучылар, кәефләрегез ничек?

-Дәресебез уңышлы булсын өчен без дәрестә нинди булырга тиеш? (актив, игътибарлы, тырыш)

Рəхмəт!

Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез,

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

-Елмайган кояш кебек? (күтәренке кәефлеләр кул чаба)

КУУГ: уку процессын оештыру; уз хисләреңне белдерү хәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальлштерү

(Релли Робин, Раунд Робин структуралары ярдәмендә кабатлау үткәрелә.)

-Укучылар, тиз генә узган дәрестә өйрәнгән материалны искә төшерик.

Сезнең өстәлдәге карточкаларда узган дәрестә укылган текст язылган.

(Без.

Мин Зилә. Әнием Рәмзия, әтием Рүзәл, энем Рәмзил. Энемә дүрт тулды. Дәү әнием Әнзия. Дәү әтием Зиннәт. Алар мине ярата. Миндә аларны яратам.)

Карточкада язылган җөмләләрне  1 тапкыр укып чыгыгыз. Ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегезгә узган дәрестә өйрәнгән хәреф кергән сүзләрне табып укып аның нинди аваз  белдерүен әйтеп үтегез.

Авазга характеристика биреп үтик әле.

(Без.

Мин Зилә. Әнием Рәмзия, әтием Рүзәл, энем Рәмзил. Энемә дүрт тулды. Дәү әнием Әнзия. Дәү әтием Зиннәт. Алар мине ярата. Миндә аларны яратам.)

Укучылар чылбыр буенча тиешле сүзләрне укый.

З хәрефенә характеристика бирелә

РУУГ: үзбәя, үзара бәя бирә белү.

ШУУГ: үз мөмкинлеләреңнен чикләрен чамалау.

III. Уку максатын кую.

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм , игътибар белән тыңлагыз. (табышмакның җаваплары экранда чыга)

  1. Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле, я, кем белә?  

  1. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк.
  2. Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына

Көндә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән.

 Бу сүзләрне нинди темага кертеп карап була?

Бу предметларны без көндә кулланабызмы? Ни өчен?

    Сабын, су сөлге сүзләре нинди авазга башлана?

  • [ с ] авазы һәм аны белдерүче хәрефләр белән танышу өчен без нәрсәләр эшләрбез икән?

  • Укучылар бу сүзләргә аваз-хәреф анализы ясап карыйк әле:

[  ] [ а] [  ] [ы] [н],

[  ] [ө]  [л] [  ] [э],

[ ] [у]

Сүз башында нинди аваз ишетелә? Димәк без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди аваз белән танышабыз икән?

  • Сабын

  • Су

  • Сөлге
  • Шәхси гигиена

  • Сәләмәтлек, тән чисталыгы өчен.

  • С авазы

  • Әйтеп карарбыз, каршылыкларны табарбыз, иҗекләр төзербез, сүзләр укырбыз.

  • Укучыларның җаваплары тыңлана

ТБУУГ: төркемләү, гомумиләштерү алымнарын куллана белү;

РУУГ: укытучы белән берлектә дәрескә максат куя белү.

IV. Яңа белемнәрне ачу

V. Ял минуты

  1. [ с ] авазын әйтегез, ул нинди аваз? Ул ничек ясала?
  • Яңгыраумы, саңгыраумы? (дәреслекнең өске сул як почмагындагы саңгырау тартык авазны белдерүче буш квадратка игътибар иттерү.)

2. Дәреслектәге ике дәрәҗәле схема белән эшләү: песи, сыер, рәсем сүзләренә аваз-хәреф анализы ясату.

3. Экранда язылган иҗекләр белән танышу.

 Ни өчен сузык авазлар дип атала?

Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасы ярдәмендә башкарыла.

  • Әйдәгез, ял итеп алабыз. Шунда белемнәребезне дә күрсәтербез.

3. Дәреслекнең 53 нче битендәге кушылма һәм сүзләрне укып иҗекләргә аеру, нечкә яки калын иҗек икәнен билгеләү.

4. “Дусларым” текстын уку

-Укучылар, дәреслекнең 53 нче битен ачыгыз әле. Биредә “Дусларым” исемле текст бирелгән.

(Укытучы текстны укып чыга)

-Текстта кемнәр турында язылган?

Сүзлек белән эш.                                                                                                              Укытучы сүзләрнең мәгънәсен аңлата (сәләтле,мандалина,тату)

 Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

-Текстта нинди исемнәр бар?

-Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

-Ә сезнең (сыйныфта) дусларыгыз бармы?

- Ә текстта дуслар күпме?

-Муса нинди малай?

-Муса нинди уен коралында уйный?

-Сара, Сәрия нишли?

-Дуслар ни өчен кирәк?

  1. Тартык, тел очы алгы түбәндәге тешләргә тигәндә ясала.
  2. Саңгырау тартык.

Сүзләргә анализ ясыйлар. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп укыйлар.

  • Экрандагы кушылмаларны хор белән уку, калын һәм нечкә иҗекләрне аеру.

(Кулларында хәреф язылган бит. Көй башлангач, укучылар биеп әйләнә башлыйлар. Көй туктагач, укучылар парлашалар,тышкы түгәрәктәгеләр хәрефләрен күрсәтәләр, эчке түгәрәктәгеләр җавап бирәләр. Мәсәлән: Бу Л хәрефе -   яңгырау тартык. Әйләнү берничә тапкыр эшләнелә.

 Дәреслектәге сүзләрне чылбыр буенча уку, калын яки нечкә икәнен әйтә бару, иҗекләргә аеру.

Һәрбер укучы текстны   укырга өйрәнә.

 Чиратлашып, җилкәдәш иптәшләрегезгә укып күрсәтегез.

 Һәр өстәлдән бер укучы текстны матур итеп кычкырып укып күрсәтә. Калганнар аңа мактау сүзе әйтә. (Бик яхшы!!!)

ТБУУГ: әзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу, сүз модельләре төзү, анализ алымын куллану, дәреслектә ориентлашу.

КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш.

ТБУУГ: дәреслектә ориентлашу, текст белән эшли белү.

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. “Тылсымлы таяк” уены. Тылсымлы таяк алып килгән сүзләрне уку, мәгънәләрен ачыклау.
  2. Сорд Кардс структурасы буенча эш.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә конвертлар бар. 3нче номер астындагы укучылар конвертларны ачып, өстәл уртасына бушатасыз. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп, төркемнәргә дә аерып куеп карагыз әле.

-Урындыкларны этеп куябыз да, күрше өстәлләрнең эшен күзәтәбез, хаталар күрсәк, төзәтәбез.

-Урыннарыбызга утырабыз.

- Ә сезнең өстәлләрдә үзгәрешләр булганмы? (Һәр өстәл үзенең төзегән сүзләре белән таныштыра.)

-1 (2,3)нче өстәл сез сүзләрне ничә төркемгә урнаштырдыгыз?

 -Нинди төркемнәр булды инде?

-Кеше исемнәре ничек языла?

-Афәрин, укучылар!

 Укучылар чират буенча сүзләрне парлары белән укыйлар, тылсымның нидә икәнен аңлаталар.

  Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, сүзләр төзиләр, төзегән сүзләрне аерым төркемнәргә бүләләр.

  Төркемнәргә бүленгән сүзләрнең ни өчен аерылып торуларын аңлаталар.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

КУУГ: үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белү, парларда эшләү.

VII. Дәресне йомгаклау.

  1. Рефлексия.

  1. Үзбәя.

- Без нинди максатлар куйган идек ?

- Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек?                                               

 - Ул нинди аваз белдерә?

- Ни өчен аны тартык дип әйтәбез?

- Баш С хәрефе ни өчен кирәк?

Димәк, без сезнең белән максатыбызга ирештек.

1.Кем бүген дәрестә барлык мәгълүматны да аңладым һәм өйгә кайтып, әтигә, әнигә сөйләп бирә алам ди, кызыл түгәрәкне күтәрәсез.

2.Кем барлык мәгълүматны да аңладым, ләкин сөйләп бирергә әлегә читенсенәм ди, яшел түгәрәкне күтәрәсез.

3.Кем барлык мәгъләматны да әлегә аңлап бетермәдем ди, сары түгәрәкне күтәрәсез.

-Укучылар, афәрин! Сез бик-бик булдырдыгыз! Барыгызга да рәхмәт!

С хәрефен

[ с ] авазы

(чөнки һава агымы киртәгә очрый, тешләр кысыла)

(чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

Әйе

түгәрәкләр ярдәмендә укучылар үзләренең дәрестәге эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укучылар торып басалар.

Дәрес тәмам.

ШУУГ: үзеңнең уңышларың һәм уңышсызлыкларың турында фикер йөртү.

РУУГ: үзконтроль һәм үзбәя күнекмәләре булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...

.[п] авазы,П п хәрефләре

1сыйныфта әдәби укудан п авазы ,Пп хәрефләре белән танышалар. Авазны ишетә, әйтә белергә, п хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәнәләр. Дәрестә сөйләм теле, фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып б...

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...