Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Минигулова Светлана Шаехтимеровна

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_d_avazy_hm_d_d_khreflre.docx27.17 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенең план конспекты

1 сыйныф

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина

Тема:  [д] авазы, Д,д хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ д] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; укуга,язуга кызыксыну,уңай мөнәсәбәт,тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү,яза белү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Ресурслар:
Әлифба 44-45 бит.

Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.

Исәнмесез,балалар!

-Хəерле көннəр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə.

-Рəхмəт!

-Хəерле булсын безнең дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!

2.Үткәннәрне кабатлау,белемнәрне актуальләштерү.

  • . Әйдәгез, “Дәвам итеп бетер” уенын уйнап ,узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз.
  • Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора).
  • Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар.
  • Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый).
  • Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар

2.Ә хәзер, бирелгән хәрефләрне ике төркемгә аерыгыз..(Слайдта тикшерелә) а,ә,и,ы,ү,у, е,э, л,й,н,ң,м ;

Шушы ук хәрефләрләр арасыннан алдагы дәрестә үткән хәрефне күрсәтегез.
- Е.(слайд)
- Ул нинди аваз?(сузык аваз)

3. Дәрес темасын,максатн ачыклау.

Экранда бирелгән табышмакны уку.

Ияре дә,дугасы да үзендә.(слайд)

 (Дөя)

Сезнең дөя күргәнегез бармы?

Дөя турында мәг-т(слайд)

- Хәзер әйдәгез, дөя сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.

-  Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы?  (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).

- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

- Без бүген  [ д ]  авазы белән танышачакбыз. Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы? (Без  бүгенге дәрестә [д]авазы һәм аны билгеләүче д хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыячакбыз.)

4.Яңа теманы аңлату

Әлифбаның 44 битендәге дала ,дөя рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ д ] [д’ ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.

-Дала рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? [ д ] авазы)

-Дөя  рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? [д’  ] авазы

- [ д ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

-  Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?

-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы   тоткарланып кала. Ул тел,тешләр ярдәмендә  ясала).

Нәтиҗә: [ д ] [д ‘] авазы - яңгырау тартык аваз.

Экранда  баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

Физ-ка

Кышкы урманда

Кышкы урманга килдек(йөриләр),

Матур урыннар күрдек(кулларны җәяләр):

Тун кигән каен уңда(күрсәтәләр)

Ямь-яшел чыршы сулда(күрсәтәләр),

Кар бөртекләре оча(очу хәрәкәте),

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр),

Ул бүредән элдертә(урында йөгерәләр),
Без дә аннан качабыз(иеләләр),

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә(йоклыйлар),

Кызылтүшләр очалар(очалар),

Бигрәк матур шул  алар.

Урманда рәхәт булса да

Дәрес көтә балалар(Урыннарга утыралар).

-Бу физминутта (д) кергән нинди сүз исегездә калды?

“Кем күбрәк” уены

.-Укучылыр,әйдәгез,д хәрефе кергән сүзләр уйлыйк.

(Дамир,үрдәк...)

 - Шул сүзләрнең берәрсен кулланып җөмлә төзегез.

Д хәрефе сүзнең кай урынында языла?

(Башында,уртасында)

- Бу баш Д хәрефе. Без аны кайларда язабыз?
- Ә бу юл д хәрефе. (слайд)Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.
- (слайд)Д,д

Дәреслек өстендә эш.

Укучылыр рәсем астындагы сүзләрне укыйлар.

Аваз хәреф анализы ясау.

Дару-4 аваз,4 хәреф,2иҗектән;

Дамир-5 аваз,5 хәреф,2 иҗектән;

Дилә-4 аваз,4 хәреф.2 иҗектән  тора.Дамир,Дилә сүзләре нигә баш хәрефеннән язылганнар.

Укучылар ,д хәрефе ничә аваз белдерә икән?

-1 аваз белдерә. [ д ] [д’ ],  

-Килә, чөнки д хәрефе бер аваз белдерә.  

-Укучылар игътибар иттегезме д ны ничә төрле укып була?

-Ничек белергә аның калын итеп [ д ]   дип, нечкә итеп [ д’] дип укылышын.

Дәреслектәге “Дәү әни” текстын уку.Текст буенча әңгәмә.

5.Алган белемнәрне ныгыту,гомумиләштерү.

-Сезнең парталарыгызда карточкалар бар. Шул карточкаларны алыгыз һәм аның почмагына без бүген өйрәнгән хәрефне язып куегыз. Карточкада хәрефләр язылган ,сезгә бары тик Д хәрефен генә сызып чыгарга кирәк.

Аплтнгдаөуевыдитхнк

Пбдневыоремтрдпмдотс (слайд)

-Парларда үзара эшләрне тикшерү.

-Д сезгә ничә тапкыр очрады?(5)

-Әфәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез

Юл д хәрефен язу.

 Әйдәгез конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез

Язмача юл д хәрефе белән танышу.

Язу алымы белән танышу.(слайд)

Кушылма язу.

Жөмлә язу.

5.Йомгаклау.Рефлексия.

Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

-Нәрсә ошады?

-Үзегезнең белемне ничек бәялисез?

Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?                        

                                                                                                                 

                   

Схема буенча сөйләгез:    

         беләм

мин                     истә калдырдым

                      эшли алдым       (слайд)                                          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...

Тема: [р]авазы һәм Рр хәрефләре

[р]авазы һәм Рр хәрефләре дәресенә презентация...

Тема. [з] авазы, З, з хәрефләре.

Дәреснең максаты[з] авазы, З, з хәрефләре белән таныштыру;сүз модельләре нигезендә [з] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;үз гаиләсе бел...

Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...