Тема. [з] авазы, З, з хәрефләре.
методическая разработка (1 класс) на тему

Дәреснең максаты

[з] авазы, З, з хәрефләре белән таныштыру;

сүз модельләре нигезендә [з] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;

басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;

үз гаиләсе белән горурлану хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [з] авазын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз гаиләсе белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos_buencha_uku_drese_lifba_sharipova_z.n.docx73.78 КБ

Предварительный просмотр:

             Шәрипова Җәмилә Наил кызы, беренче квалификацион категорияE:\ДЛЯ УЧИТЕЛЯ\фото Шарипова ЗН.jpg

             МББУ “2 нче гимназия”  

Тема.   [з] авазы, З, з хәрефләре.

Дәреснең максаты

[з] авазы, З, з хәрефләре белән таныштыру;

сүз модельләре нигезендә [з] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;

басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;

үз гаиләсе белән горурлану хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [з] авазын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз гаиләсе белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Якушина Е.В. Готовимся к уроку в условиях новых ФГОС. – http://www.openclass.ru

Дәрескә презентация, таблицалар, кәрҗин рәсемнәре, авазлар ,смайллар.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

Мотивация.

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяту.

Исәнмесез, укучылар!.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә.

-Укучылар , бүген көн нинди матур! Күрәм, сезнең кәефләрегез яхшы. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк һәм уңышлар теләп дәресне башлыйк.

-Хор белән мәкаль әйтелә: “Бир бишне – ун булсын, эшебез уң булсын!”

Укучылар елмаялар

Уң  куллары белән  бәрешеп алалар.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү.

-Дәресне уен белән башлыйбыз. “Мин- башлыйм, син -дәвам ит” дигән уен  белән узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз.

-        Безнең сөйләм .........

-        Авазлар ........  булалар.

-        Сузык авазларны әйткәндә һава.....

-         Сузык авазлар .... булалар.

-        Тартык  авазларны әйткәндә һава ...

-        Тартык авазлар........ булалар

җөмләләрдән тора

сузык һәм тартык

тоткарланмый

калын һәм нечкә

тоткарлана

яңгырау һәм саңгырау

   

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку максатын кую.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Уен: Тактада агач, ике керпе, ике кәрзин һәм  таратып алмалар рәсеме эленгән. Алмаларга хәрефләр язылган, арасында з хәрефе (хәреф   әйләндереп куелган).

  • Керпеләр үзләренең нәниләренә алма җыярга килгәннәр.Әйдәгез әле,   булышыйк!

Кәрзиннәрнең берсенә сузык аваз хәрефләреннән торган алмаларны, икенчесенә тартык аваз хәрефләреннән торган алмаларны тутырырга кирәк (ике укучы тактада эшли).

Башка балалар да сүзләрдәге сузык авазларны   һәм тартык авазларны  әйтәләр

- Тартма,    дару,дала. малай.

-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?

Слайд 1.

-Укучылар тактада нинди  хәреф калды икән,беләсегез киләме?

-Моны белү өчен сезгә табышмакка җавап табарга кирәк булыр.

 Җәеп тотсаң  -  табактай,

 Җыеп  тотсаң   - таяктай.

 

-Зонт сүзенең авазларына характеристика бирегез.

-Кайсы авазга без характеристика бирә алмыйбыз?

- Ни өчен?

Слайд 2.

-Зонт сүзенең башында нинди аваз ишетәбез?

- Димәк:  Без бүгенге дәрестә нинди авазны  һәм хәрефләрне өйрәнәчәкбез ?

-Бүгенге дәреснең темасын кем әйтә ала?

- Слайд 3

- Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы?

Күзгә физкультминут

үткәрелә.

 

Тактада  эленгән хәрефләрне

кәрзиннәргә тутыралар

1 нче кәрзин:  а, ә, у, ү, ө, э, и, ы, о,

2 нче кәрзин:  л, м, н, ң, р, д, т, й

Сузыклар :а, а, ,а, у, а, а, а, а.

Тартыклар: т, р. т, м, д, р, д л, м, л, й.

-Әйе, килешәбез.

-Әйе, беләсебез килә.

-Зонт

Зонтны татарча кулчатыр дип тә әйтәләр.

 Зонт сүзенең авазларына

 характеристика бирәләр:

[з] -  

[о] – калын сузык

[н] – яңгырау тартык

[т] –яңгырау тартык

-[з] авазына

Кыенлыкны таныйлар:

Чөнки без әле аны өйрәнмәдек.

 

-[з] авазын

-[з] авазын, З, з хәрефләрен

Дәреснең темасын әйтәләр .

[з] авазы, З, з хәрефләре

- Без  бүгенге дәрестә [з]авазы һәм аны билгеләүче З,з хәрефләре белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыйбыз.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат. [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [з] авазына характеристика бирә белү.

[з] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [з] авазын әйтәбез.

-[з] – сузыкмы, тартыкмы?

-Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [з] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Слайд 4.

-Нинди җимеш рәсемен күрәсез?

- Йөзем турында нәрсә беләсез?

-Әйе, йөзем файдалы җимеш.

Әйдәгез, бергәләп йөзем сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

 

Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, йөзем белән янәшә нинди рәсем күрәсез?

Ә хәзер парлап эшлибез

Парлап эшләү кагыйдәләрен искә төшерик.

Роза сүзендәге авазларга характеристика бирегез .

Нинди сүзләрдәге авазларга характеристика бирдек?

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Димәк, калын сузыклар янында [з], нечкә сузыклар янында [з] булып укыла икән.

 

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Яңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

-Йөзем.

Укучыларның җаваплары.

[й]- яңгырау тартык, кыска и хәрефе белән билгеләнә,

[ө]- нечкә сузык,ө хәрефе белән билгеләнә,

[з]- яңгырау тартык,з хәрефе белән билгеләнә,  

[ө]- нечкә сузык, е хәрефе белән билгеләнә,

[м]- яңгырау тартык, м хәрефе белән билгеләнә,

Роза чәчәге рәсеме икәнен әйтәләр.

1 пар аңлата.

 

Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, калын һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белде рү.

                                                        Физкультминут

 

                                              “Кышкы урманда”

                                       Кышкы урманга килдек (йөриләр),

                                       Матур урыннар күрдек (кулларны җәяләр):

                                       Тун кигән каен уңда (күрсәтәләр)

                                       Ямь-яшел чыршы сулда (күрсәтәләр),

                                       Кар бөртекләре оча (очу хәрәкәте),

                                       Әйләнеп җирне коча.

                                       Әнә куян сикерә (сикерәләр),

                                       Аю бабай ял итә (йоклыйлар),

                                       Кызылтүшләр очалар (очалар),

                                       Бигрәк матур шул  алар.

                                       Урманда рәхәт булса да

                                       Дәрес көтә балалар (Урыннарга утыралар).

V.Ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу.

Дәреслек белән эшне оештыру:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны һәм сүзләрне хор белән укыйк әле.

 “Без” дигән текстны җөмләләп чылбыр рәвешендә укыйбыз.

Җөмләләр турында без нәроә беләбез?

Ә хәзер кайсыгыз   бу текстны  башыннан ахырына кадәр  укый?

Укыган текст буенча сораулар бирә:

Әнинең исеме ничек?

Әтинең исеме ничек?

Текстта тагын нинди исемнәр бар?

Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

-Бу текстка башка исем биреп буламы?

-Нинди исем бирер идегез?

-Без кайсы дәрестә гаилә темасын өйрәндек?

-Үзегезнең гаиләгез турында да 2-3 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзегез.

-Кем сөйләп күрсәтә?

 

Кушылмаларны һәм сүзләрне хор белән укыйлар.

 

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр:

-Рәмзия.

-Рүзәл

-Рәмзил,Зилә,

  Әнзия,Зиннәт

Кеше исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Әңгәмәдә катнашалар.

“Безнең гаилә”, “Тату гаилә” һ.б.

 

-Әйләнә – тирә дөнья дәресендә.

1-2 укучыны тыңлыйбыз

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә. Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуын истә калдыру.

Эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектә 50 нче биттәге бирелгән сүзләрне үзегез укып чыгыгыз әле.

Сорау куя:

-Нинди сүзләр   баш хәрефтән язылган?

 

Мөстәкыйль укыйлар.

Җавап бирәләр.

-Кеше исемнәре баш хәрефтән язылган.

 

Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [з] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

-Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

 [з] авазы нинди аваз?

Тагын нинди файдалы белем алдыгыз дәрестә?

-Безнең сыйныфта З хәрефенә башланган исемнәр бармы?

-З хәрефенә башланган фамилияләр  бармы?

Дәрес сезгә ошадымы?

Смайллар белә үзегезнең эшегезне бәяләгез.

 

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, әфәрин!  

Сорауларга җавап бирәләр:

-[з] авазын, З з

хәрефләрен.

--Яңгырау тартык.

Балаларның җаваплары.

  -Юк.

 -Әйе, бар:

Зәйнуллина

Зиннатов

Зиатдинов

Балаларның җаваплары.

Үзбәя бирәләр: смайллар күтәрәләр, аңлаталар

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...

Тема: [р]авазы һәм Рр хәрефләре

[р]авазы һәм Рр хәрефләре дәресенә презентация...

Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...