Язгы ташу.
статья по чтению (4 класс)

       Мин язны яратам. Бигрәк тә ташу акканын. Шаулап ага да ага язгы ташу. Аңа эрегән кар сулары өстәлеп тора. Ул зурайганнан зурая. Шул вакыт мин үзем ясаган көймәләремне суга җибәрәм. Алар шундый тиз агып китәләр. Ә мин артларыннан йөгерәм. Йөгерәм дә йөгерәм, һич кенә куып тота алмыйм. Ташу шулкадәр тиз ага. Көймәләр дә миннән ераклашканнан- ераклаша. Менә соңгы көймә мине узып китте. Мин артларыннан карап калдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_tashu.docx13.95 КБ
Файл yazgy_tashu.docx13.95 КБ

Предварительный просмотр:

Язгы ташу.

       Мин язны яратам. Бигрәк тә ташу акканын. Шаулап ага да ага язгы ташу. Аңа эрегән кар сулары өстәлеп тора. Ул зурайганнан зурая. Шул вакыт мин үзем ясаган көймәләремне суга җибәрәм. Алар шундый тиз агып китәләр. Ә мин артларыннан йөгерәм. Йөгерәм дә йөгерәм, һич кенә куып тота алмыйм. Ташу шулкадәр тиз ага. Көймәләр дә миннән ераклашканнан- ераклаша. Менә соңгы көймә мине узып китте. Мин артларыннан карап калдым.

      Никтер, күңелсез булып китте. Үз кулларым белән ясаган көймәләрдән аерылугамы кәефем төште. Шулай тиз аерылышырбыз , дип уйламаган идем.

      Өйгә кердем дә, өстәл артына утырдым. Яныма әбием килеп басканын да сизмәдем.

  • Ни булды, улым? – дип эндәште ул.
  • Бернидә.
  • Кәефең юк ич, әле генә ашкына-кабалана чыгып киткән идең?
  • Көймәләрем турында уйлыйм. Алар шундый тиз агып киттеләр. Мин артларыннан озак ияреп бара алмадым.
  • Менә эш нидә икән?! Шулай инде , балам, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Көннәрдән бер көнне аерылышырга туры килә. Ә син моңайма. Яңаларын ясарсың. Болардан зурырагын. Алары инде зур суларда йөзәр.

Әбием, аркамнан сөеп, китеп барды. Бераздан өйгә яңа пешкән коймак исе таралды. Минем ашыйсым килеп китте. Әбием янына чыксам, мичтә кызарып коймаклар пешә. Берсеннңн- берсе тәмлерәк сыман тоела алар.

      Әби табадан коймакны алды да, каз маена манчып, миңа сузды. Кабалана- кабалана аны кабарга уйладым. Коймак кулларны пешерә. Шулай да, аны кулдан төшермим. Мин инде беләм: кайнар коймак тиздән суыначак. Аны чынаяк тәлинкәсенә куйдым. Бераздан ашадым. Әби миңа яңаларын китерде. Бик тәмле булды. Көймәләр турында да онытылды.

  • Кич белән әти минем көн буе нәрсә эшләвем белән кызыксынды. Мин сөйләдем. Ә әтием:
  •  Үскәч, моряк булырсың. Зур көймәләрдә йөзәрсең. Әле синең көймәләрең зур булырлар, - диде.

      Миңа бик рәхәт булып китте. Мин зур көймәдә йөзәрмен , дигән уй белән йокыга да киткәнмен.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язга кунакка.

Әйләнә-тирә дөньядан 2 класс өчен интеграл дәрес....

Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф “Язгы музыкаль пейзаж”

Максат:Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль  белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен,  музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен...

Язгы кояшлы көн

2 сыйныф өчен "Язгы кояшлы көн" темасына презентация. Этаплап ясау....