Г.Гыйльманов “ Чәчәк буласым килә”.
план-конспект урока по чтению (2 класс)
Открытый урок на родном татарском языке по технологии БИС.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.73 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес планы
Дата : 19 март 2017 ел Сыйныф : 2 ( татар төркеме)
Предмет: әдәби уку
Тема : Г.Гыйльманов “ Чәчәк буласым килә”.
Укытучы : Нугуманова Замира Абдулахатовна
Үткәрү формасы : карта “ Телдән дәрес - 1”. Технология БиС.
Дәреснең билгеләрдә фактик нәтиҗәсе:
Билге | 5 | 4 | 3 |
Укучылар саны | |||
Гомуми саннан чыгып % |
Максат: Дәрестә укучыларның теманы үзләштерүләрен 63% үстерүгә ирешү. Укучыларның тизлеген, фикер йөртүләрен , сүз байлыкларын үстерү.
Бурыч : Технологик карта регламентын үтәү.
Планлаштырылган нәтиҗә:Куйган максатка ирешү.
Дәреснең 1 нче төре. Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту буенча оештырылган дәрес түбәндәге өлешләрдән тора: мотиавация ------ актуальләштерү ----- яңа теманы кабул итүгә әзерлек ------ яңа тема үзләштерү ----- теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү ------ ныгыту --- анализ ---- рефлексия.
“Телдән дәрес - 1” картасы буенча эшнең структурасы һәм тәртибе
1 | Оештыру өлеше. Мотивация | Карта буенча эш тәртибе аңлатыла. 1)Башта сүзне укытучы ала. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Матур үтсен көнегез Көләч булсын йөзегез Булыйк һәрчак әдәпле Дөрес , матур утырыйк Тырышып җавап бирик. 2) Сыйныфтагы актив укучыга сүз бирелә. ( укучы сыйныфташларына, килгән кунакларга, укытучыга, хәерле көн тели. | Уңъяк тактаның өске өлешенә тиешле норма күрсәткече куела : 63% |
2 | Актуальләштерү | Үткән дәрес буенча сораулар бирү ( перекрестный опрос) Өй эшен тикшерү. Укучылар мин сезгә бишек җырларын туплап китапчык ясап килергә кушкан идем ( тикшерү, Һәрберсе укып, яисә җырлап күрсәтәләр) | Беренче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела. Карта буенча эш аңлатыла. Башта сорау бирелә, аннары МПМ га тамга куела. Тактага нәтиҗә язылып барыла. 1 нче этап ----
|
3 | Яңа теманы кабул итүгә әзерлек | Первая критическая точка Укытучы кыскача дәрестә үтеләчәк тема турында аңлатма бирә. Укучылар бүген без сезнең белән Г.Гыйльмановның “ Чәчәк буласым килә” дигән хикәясен укырбыз. Кем соң ул Г.Гыйльманов. ( автор турында сөйләү) Терәк сүзләр. 1.Чәчәк 3.Нур 4.Йөз 5. Әти 6. Кыз 7. Имән Балаларга истә калдыру өчен 30 секунд вакыт бирелә. Шуннан соң, терәк сүзләр ябыла. Укучылар истә калдырганча дәфтәрләренә язалар. Вакыт чыккач, укучылар дәфтәрләрен алмаштырышалар һәм сүзләрне саныйлар.( ручка кулда булса ялгыш тамгасы аласыз) Укытучы нәтиҗәне МПМ га язып бара. | Икенче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела Истә калдыру өчен, вакыт нормасы: 7 сүз – 30 сек. 10 сүз – 45 сек. 12 сүз – 1 мин. 14 сүз – 1 мин 15 сек. 16 сүз – 1мин 50сек. 18 сүз – 2 мин 15 сек. 21 сүз – 2 мин 30 сек. Тактага нәтиҗә язылып барыла. 2 нче этап ------- |
4 | Яңа теманы үзләштерү | Ә хәзер китапларның 79 битен ачабыз һәм эчтән укыйбыз.(Укучылар текстны укыйлар.) | 1 бит уку өчен, 4 минут вакыт бирелә. Димәк, 2 бит – 8 минут. |
5 | Теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү
| Перекрестный опрос . Укытучы МПМ буенча , укучыларга сорау бирә. Сораулар тәртип буенча булмаска да мөмкин. Әгәр дә укучы җавап бирә алмаса, сорауга минус тамгасы торган укучы җавап бирә Ул укучы да җавап бирә алмаса, җавапны калган укучылар бирә . Алар да башкара алмаса, укытучы үзе аңлата. Сораулар: 1.Кояш кызны нинди дип әйтә? 2. Имән яшь булганмы ? 3. “Кояшның хыялы нинди? 4. Кояш нурларын кемгә сибә? 5. Кыз белән әтисе кайда басп торалар? 6. Кызның хыялын әйтегез? 7. Әти белән кыз сөйләшкәндә кояш нишли? 8. Аяк астында нинди чәчәкләр үсә? 9. Имән кичек хыяллана? 10. Ромашка чәчәгенең хыялы нинди? 11. Имән кызга нәрсә дип җавап бирә? 12. Кыз әтисеннән нәрсә турында сорый? Этап тәмамланганнан соң да , кемнең 2 минус тамгасы була, шул укучыга 3 сорау (спасательный круг) бирелә . Алар кул күтәреп, дөрес җавап бирсәләр, үзләренең минусларын төзәтә алалар. ( спасательный круг сораулары) 1.Хикәядәге төп геройларны әйтегез ? 2. Хикәяне кем язган? 3. Хыяллана сүзенең русчасы ничек була? 4.Йөзьяшәр сүзен трусчага тәрҗемә итегез? 5.Нәрсәнең нурлары була? Вторая критическая точка. Укытучы алган җаваплардан чыгып, аңламаган өлешләрне үзе аңлата. | Өченче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела Тактага нәтиҗә язылып барыла. 3 нче этап ------- |
6 | Ныгыту | Критический опрос. Укучыларга 3 дөрес, 6 хаталы сорау бирелә. Укытучы МПМ буенча сорамаска да мөмкин . Сораулар: 1.Әтисе белән малайның аяк асларында роза чәчәкләре үсәме? 2. Ни өчен имән агачының болытларга кадәр үсәсе килә? 3. Ромашка минем әнә теге чибәр кызбуласы иде дип хыялланамы? 4.Әтисе белән кыз сөйләшкән вакытта яңгыр явып үттеме ? Третья критическая точка. Укытучы тикшерүдән соң, нәтиҗә ясый һәм авыр өлешләрне яңадан 1-2 минут аралыгында аңлата. | Дүртенче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела Тактага нәтиҗә язылып барыла. 4 нче этап ------- |
7 | Анализ Вакыт – 5 минут | Темага караган сүз байлыгы ( Тематический словарный запас - ТСЗ ) Укучылар өйрәнгән теманы сочинение, эссе яки сүзтезмә формасында язалар. Теркәгечләр, кисәкчәләр һәм бәйлекләр сүз исәбенә керми. Сүзләр кыскартылырга тиеш түгел. Норма – 44 сүз Четвертая критическая точка. Вакыт чыккач, укучылар дәфтәрләрен алмаштырышалар һәм сүзләрне саныйлар. Сүзләр саны нормага туры килсә – плюс, ә туры килмәсә минус тамгасы куела. Укытучы тикшерүдән соң, нәтиҗә ясый һәм авыр өлешләрне яңадан 1-2 минут аралыгында аңлата. | Бишенче билге. Барлык укучыларга да плюс яки минус тамгасы куела Тактага нәтиҗә язылып барыла. 5 нче этап ------- |
8 | Рефлексия | Укытучы кыскача дәрескә анализ ясый. Билгеләр буенча аңлату эшләре алып бара. | |
9 | Билге | Журналга билгеләр түбәндәгечә куела: “ 5”ле – 4-5 тамга “ 4” ле – 3 тамга “ 3”ле – 2 тамга “ 2”ле – 1 тамга | Укучыларның 63 % ы “ 4” ле һәм “ 5”ле билгесе алырга тиеш. |
10 | Өй эше | 4 тамга алган һәр укучыга да өй эше бирелә. Өй эш : 71 нче биттәге текстның эчтәлеген сөйләргә. |
Уңъяк тактага язып куелырга тиешле сүзләр :
- Өй эшен тикшерү (перекрёстный опрос)
- Терәк сүзләр ( опорные слова)
- Беренчел тикшерү (перекрёстный опрос )
- Икенчел тикшерү ( критический опрос)
- Темага караган сүз байлыгы ( ТСЗ )
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
"Сәламәт буласың килсә"
МАОУ “СОШ № 40” “СӘЛАМӘТ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ”(сценарий) ХабетдиноваГульшат Явдатовнаучитель нач. классов...

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек"
Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек" , әдәби укудан дәрес конспекты, 4нче сыйныф...
