Подлежащее, выраженное существительным и личным местоимением , урок татарского языка в 4 классе
план-конспект урока (4 класс)

Подлежащее, выраженное существительным и личным местоимением , урок татарского языка в 4 классе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле, 4 нче сыйныф, татар төркеме

 50 нче дәрес

Тема:  “Иянең исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелүе” темасын ныгыту

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Максатлар:

-җөмләнең иясен таба белү, аның нинди сүз төркеме белән белдерелүен мисаллар ярдәмендә ныгыту;

-укучыларның зат алмашлыкларын исемнәрдән аера белүләренә ирешү; фикерләү сәләтен үстерү;  

-туган телне өйрәнү аша язгы табигатькә    мәхәббәт тәрбияләү

Дәрес барышы

1. Актуальләштерү.

-Хәерле көн, укучылар! Бүген дәрестә “Иянең исем һәм зат алмашлыклары белән белдерелүе” темасын ныгытырбыз.                                    1 нче слайд

 Башта  “Ия нинди җөмлә кисәге?” соравына җавап бирик. Иянең моделен төзик.                                                                                              2 нче слайд

Ия – җөмләнең баш кисәге. Кем?  нәрсә? сорауларына җавап бирә. Исемнәр, зат алмашлыклары белән белдерелә.

2. Теманы ныгыту.

1) Җөмләләрне укыйк, иянең нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтик.

Табигать җанланды. – Нәрсә җанланды?  Табигать җанланды. Ия  исем белән белдерелгән.

 Карлар эреде. – Нәрсәләр? эреде;  җөмләдә “карлар” сүзе  - ия, исем белән белдерелгән.

Алар гөрләвек булып ага.- Нәрсәләр ага? Алар ага. Җөмләдә “алар” сүзе  - ия, ул зат алмашлыгы белән белдерелгән.

 Без кошларны каршы алабыз. – Кемнәр каршы алалар? Без каршы алабыз. Җөмләдә “без” сүзе  - ия, ул зат алмашлыгы белән белдерелгән.

2) Хәзер иянең моделен төзеп бетерик. Без тикшергән җөмләләрдәге  табигать, карлар, алар, без сүзләре кайсы килештәге исемнәр һәм алмашлыклар белән белдерелгән? Алар нинди санда килгән?  15 нче слайд Дөрес,  ияләр баш килештәге, берлек һәм күплек сандагы исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелгән.

3) 119 нчы биттәге 163 нче күнегүне эшлибез. Р. Харисның “Безнең өебез” шигыреннән өзек бирелгән. (Шигырь укыла.) Хәзер шигырьнең беренче строфасыннан  ияләрне табыйк. Алар нинди сүз төркеме белән белдерелде икән?  

Өебез биек.- Җөмләдә ия – өебез сүзе, ул исем белән белдерелгән.

Тора ул. – Җөмләдә ия – ул алмашлыгы.  Өебез дигән исемне алмаштырып килгән.

 Бүлмәм якты. – Җөмләдә ия – бүлмәм сүзе, ул исем белән белдерелгән.
Ул якын. - Җөмләдә ия – ул алмашлыгы.  Бүлмәм   исемен алмаштырып килгән.

Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? Дөрес, зат алмашлыклары исемне алмаштырып киләләр. Бер үк сүзне кабатламаска ярдәм итәләр.

4) Яз, күк йөзе, болытлар; кар, умырзая, Марат, ул сүзләре белән җөмләләр төзегез. Ияләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

3. Рефлексия.

- Бүген дәрестә нинди  яңалык алдык? Нинди эшләр башкардык?

-Бүгенге дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

4. Өй эше.

“Яз килә” темасына 4-5 җөмлә язарга.




Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган тел дәресе , 4 нче сыйныф Иянең исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелүе

Слайд 2

Ия нинди җөмлә кисәге?

Слайд 3

Ия җөмләнең баш кисәге

Слайд 4

Ия җөмләнең баш кисәге кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд 5

Ия җөмләнең баш кисәге кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. исемнәр, зат алмашлык-лары белән белдерелә.

Слайд 6

Табигать җанланды.

Слайд 7

Табигать җанланды. исем

Слайд 8

Карлар эреде.

Слайд 9

Карлар эреде. исем

Слайд 10

Алар гөрләвек булып ага.

Слайд 11

Алар гөрләвек булып ага. зат алм.

Слайд 12

Без кошларны каршы алабыз.

Слайд 13

Без кошларны каршы алабыз. зат алм.

Слайд 14

Табигать җанланды. Карлар эреде. Алар гөрләвекләр булып ага. Без кошларны каршы алабыз. исем исем зат алм. зат алм.

Слайд 15

Модельне төзеп бетерегез. Табигать – Карлар – Алар – Без - ? ? ? баш килештә ? ? баш килештә күплек санда

Слайд 16

Модельне төзеп бетерегез. Табигать – Карлар – Алар – Без - баш килештә күплек санда күплек санда баш килештә баш килештә берлек санда баш килештә күплек санда

Слайд 17

163 нче күнегү Безнең өебез Безнең өебез биек, тора ул күккә тиеп. Минем бүлмәм бик якты, Ул кояшка бик якын. Төнлә безгә туп-туры керә йолдызлар нуры. Ай да карый ялтырап, Ай йолдызлардан яктырак.

Слайд 18

Өебез биек. Тора ул. Бүлмәм якты. Ул якын.

Слайд 19

Өебез биек. Тора ул. Бүлмәм якты. Ул якын. Зат алмашлыклары исемне алмаштырып киләләр. исем исем зат алм. зат алм.

Слайд 20

Яз, күк йөзе, болытлар; кар, умырзая, Марат, ул сүзләре белән җөмләләр төзегез. Ияләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

Слайд 21

Өй эше 1. “Яз килә” темасына 5 җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

https://www.youtube.com/watch?v=QiVwaqPrtIg&feature=youtu.be


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Личные местоимения. Урок русского языка. 3 класс

Цели:- закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи;- познакомить с личными местоимениями; разъяснить, почему их называют личными;- упражняться в определении рода, числа существительных,...

Урок татарского языка, 2 класс

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Урок татарского языка 4а класс

Урокого  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок татарского языка 4а "Повторение числительное"...

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"

Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...