Минем хокукларым
классный час (1 класс) по теме

Кутдусова Гульназ Муллануровна

Внеклассное мероприятие об антикоррупции в начальной школе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башлангыч  сыйныфларда  коррупциягә  каршы эшчәнлек

Башлангыч  сыйныф  укучылары  өчен

тәрбия сәгате

“ Минем хокукларым”

                                                      Башкарды: Арча районы Пешәнгер                

                                                       башлангыч мәктәп-балалар бакчасының  

                           1 категорияле  укытучысы

                                        Котдусова Гөлназ  Муллануровна

2013 ел

Минем хокукларым

2 нче класс укучылары  өчен тәрбия сәгате.

Тема: “ Минем хокукларым”

Максат:  Укучыларны   “хокук”, “бурычлар” төшенчәләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Хокукларга  хөрмәт хисе тәрбияләү;

2. Хокукларның төрлелеген күрсәтү;

3. Хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү;

4. Үз хокукларын яклау һәм башка кешеләрнекен анализлау күнекмәләрен үстерү;

5. Һәр кешегә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”, “ Чунга-чанга” музыкаль язмалары, “Хокуклар” һәм ”Бурычлар” дип исемләнгән конвертлар, хокуклар һәм бурычлар язылган карточкалар, компьютер.

Тәрбия сәгатенең барышы:

(Музыка уйный. Класста  парталар  икегә бүленеп куела.  Укучылар

2 командага бүленеп, түгәрәк өстәл булып утыралар. ) Кулга-кул тотынып  речевка әйтәләр:

  • Исәнме, кояш!(Кулларын өскә күтәрәләр!)
  • Исәнме, дөнья!(Кулларын як-якка сузалар)
  • Исәнме, дустым!(Бер-берсенә карыйлар)
  • Исәнме,  яхшы кеше!(Кулларын бер-берләренең җилкәләренә салалар)

     Укытучы: Ә хәзер уң яктагы күршегез белән күрешегез һәм елмаегыз. Шулай ук сул яктагы күршегез белән дә күрешегез һәм елмаегыз.

Минем тәрбия сәгатен түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә:

Нәни бала килгәч бу дөньяга

Аңа бирелә – яшәү хокукы.

Туганнан ук ул сабыйга бирелә

Балаларның барлык хокукы.

Ул бала сәламәт булсын.

Кирәк чакта табиблар да

Ярдәм кулларын сузсын.

Мәктәпләрдә белем алсын,

Һичкем аны тыймасын.

Ял итсен ул, уйнасын,

 Кирәк чакта үзенен

Хокукларын якласын.

-Укучыларым,   бу бала кебекләр җир йөзендә бик күп. Сез дә шулар арасында. Димәк, сез дә үзегезнең хокукларыгызны һәм бурычларыгызны белергә хокуклы.

- Нәрсә соң ул хокуклар?

- Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы.

- Ә нәрсә соң ул бурычлар?

- Бурычлар кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр өчен башкарылырга тиеш гамәлләр.

  1. нче конкурс.

-  Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, мохтаҗларга ярдәм итәргә бурычлы. Хәзер сезнең хокуклар һәм бурычларны дөрес аңлаганыгызны тикшереп карыйк әле. ( Ике командага да карточкалар бирелә, шуларны “Хокуклар” һәм ”Бурычлар” дип исемләнгән конвертларга җыялар. (Яшәү хокукы, алдашмау, тирә –юнь мохитны саклау, ял хокукы, сүз иреге, белем алу хокукы, башлангыч  һәм төп белем алу бурычы)

  1. нче конкурс.

-  Бервакыт Җирнең төрле почмагыннан халыклар җыелганнар: кайсы төньяктан, кайсы көньяктан, көнчыгыштан һәм  көнбатыштан , бай илләрдән һәм начар илләрдән. Алар бер-берләреннән тән төсләре, төрле телләрдә сөйләшүләре һәм төрле диннән булулары  белән аерылганнар. Күбесе сугышлар, кешеләр һәлак булган җирләрдән килгәннәр. Аларны бер теләк берләштергән. Ул нинди теләк? ( Беркайчан да сугышлар булмасын, кешеләр кайгы-хәсрәтләр күрмәсен, беркемне дә  нахакка рәнҗетмәсеннәр)

        3 конкурс.  “Хокуклар турында әкиятләр”

1нче командага. Татар халкының “Гөлчәчәк” әкиятендә Убырлы карчык  кызның нинди хокукларын боза? ( Ул Гөлчәчәкне әти-әнисе янына кайтармый. Ә бала ата-анасы белән яшәргә хокуклы)

2нче  командага.  Татар халкының “ Үги кыз” әкиятендә Үги ана Үги кызын гел эшләтә дә эшләтә. Үги ана баланың нинди хокукын бозган? ( Үги кыз ял итәргә һәм күңел ачарга да хокуклы)

1нче командага. Татар халкының “Батыр әтәч” әкиятендә  Куян нинди хокуктан мәхрүм булган? (  Куян  яшәү урынына хокуклы)

2нче  командага.   Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятендә каз нинди хокука ия? ( Яшәү хокукына)

    4 нче конкурс.  “Хокуклар турында җырлар”

(Җырларны тыңлап, нинди хокукка ия булуларын әйтәләр)

1нче командага. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” ( В.Шаинский музыкасы, М.Пляцковский сүзләре) ( Белем алырга хокуклы)

2нче командага. “ Чунга-чанга” (В.Шаинский музыкасы, Ю.Этнин сүзләре)

( Ял итәргә, күңел ачып алырга хокуклы)

- Укучылар, сез конкурста бик яхшы катнаштыгыз. Нәтиҗәләрне санап карыйк әле. (Нәтиҗәләр чыгару)

- Хәзер  сез парта араларында утырып, нинди хокука ия? ( Белем алу хокукына)

- Дөрес, укучылар. Бу хокук сезгә  балаларның хокуклары белән танышырга ярдәм итте.  Ә китаплар сезгә аларны тагын да күбрәк, тирәнтенрәк аңларга өйрәтер. Китаплар укыгыз, сез алардан файдалы киңәшләр табарсыз. Шул вакытта  үз хокукларыгызны якларга да, башкаларныкын да хөрмәт итәргә өйрәнерсез.

- Тәрбия сәгатен тәмамлап, укучыларым, сезне алга чакырам һәм сүзне сезгә бирәм. Рәхим итегез!

1 нче укучы.

Барыбыз да инде хәзер

Хокукларны беләбезме?

Төрле очраклардан

Хокуклар саклый  безне.

2 нче укучы.

Урламыйлар балаларны,

Кул  да күтәрми  бер кем.

Үпкәләтеп, кимсетеп,

Рәнҗетә алмый һич кем.

3 нче укучы.

Балаларны ялларсыз да

Ярамый калдырырга.

Эш белән бер рәттән

Кирәк уйнап алырга.

4 нче укучы.

Әти, әни, син һәм мин –

Була зур бер гаилә.

Гаиләдә дә бу хокуклар

Һәрчак ярдәмгә килә.

5 нче укучы.

Белем алырга да безнең

Хокукларыбыз бар бит.

Үз хокукларыңны да бел,

Башканыкын хөрмәт ит!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?

В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)

Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...