Бала хокуклары. Ата-аналарнын җаваплылыгы
материал (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx17.8 КБ

Предварительный просмотр:

Бала хокуклары. Ата-аналарнын җаваплылыгы

Дәрес-җыелыш. 4 нче сыйныф. 3 нче чирек

Җыелышның бурычлары:

1. Белем бирү: әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәгә шәхси караш формалаштыру.

2.  Тәрбияви: шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүгә ярдәм

итү.

3. Оештыру: башкалар белән хезмәттәшлек итү осталыгы булдыру.

4.  Мәгълүмати: ата-аналарны һәм укучыларны “Бала хокуклары Конвенциясе” белән таныштыру.

5. Махсус: гаилә кагыйдәләре чыгару.

Җыелышка әзерлек: бала хокуклары турында слайдлар, видеоөзекләр әзерләү; тест сораулары төзү; ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган норматив-хокукый, мәгълүмати-методик материал сайлау, анализлау, күргәзмә ясау.

Көн тәртибе:

1. Укытучының кереш сүзе.

2. Әңгәмә "Бала хокуклары. Ата-аналарның җаваплылыгы ”.

3.  Җыелышның темасы буенча нәтиҗә ясау.

    4.  Тема буенча ата-аналар һәм балалар арасында тест үткәрү, җавапларны чагыштыру, нәтиҗә ясау.

5. Йомгаклау.

Дәрес-җыелыш барышы

1. Укытучының кереш сүзе.

  Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар. Бүгенге көндә кешеләр хокукы дигән төшенчә һәркем өчен дә актуаль булып кала. Тормышта яклаулы, таянычлы булу, рәнҗетелгән очракта дөрес җавап кайтара белү өчен үз хокукларыңны белү кирәк. Өй эшен барыгыз да үтәп килгәнсездер. Сезгә “Бала хокуклары Конвенциясе ” белән танышырга тәкъдим ителгән иде (кушымта).

2. Әңгәмә “Бала хокуклары. Ата-аналарның җаваплылыгы ”.

Димәк, хокукларыңны өйрәнүнең төп бурычы ул (слайд № 1):

^ Үзеңнең ирегең һәм хокукларыңны аңлау.

^ Тормышта куллана белү.

^ Шул ук вакытта кеше хокуклары турында да онытмау һәм аларга хөрмәт белән карый белү.

^ Үз гамәлләрең өчен җавап бирү.

^ Дәүләт һәм җәмгыять алдындагы юридик һәм мораль хокукларыңны аңлау.

“Карлсон кайтты ",мультфильмыннан фрагмент карау.

Укучылар, сез бу мультфильмның геройлары турында беләсез инде, әйтегез әле, бала ни өчен ачы күз яшьләре белән елый? (Хаксызга рәнҗетелгән өчен елый. Аның белән шәхес буларак исәпләшмиләр.)

-  Әгәр фәнни тел белән әйтсәк, баланың хокукын бозалар. Без менә сезнең белән бүген Бала хокуклары турында сөйләшербез. Әйтегез әле, балаларның хокукларын саклый торган халыкара документ ничек дип атала? (“Бала хокуклары Конвенциясе”)

Конвенция үз эченә нәрсәләрне ача? Слайд № 2:

^ яшәүгә һәм исем, фамилия йөртүгә хокукны;

^ җитеш һәм тулы гаиләдә тәрбияләнүне;

^ 18 яшькә кадәр ата-ана тәрбиясендә булуны;

^ ирекле үсешкә һәм шәхес булып җитлегүне;

^ уйлау иреге, намуслылык, дин иреген:

^ медицина ярдәменнән файдалануны;

^ белем алу һәм культура үсешенә ия булырга хокукны;

^ экономик һәм башка төрле эксплуатацияләүдән саклануга хокукны.

“Суык бабай" (“Морозко") әкиятеннән өзек карау.

-  Әкияттә нинди бала хокуклары турында сүз бара?

Төркемләп фикер алышу:

^ Каты бәгырьле үги ана баланың хокукын бозган.

^ Ул баланың тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган.

“Тимур һәм аның командасы ” фильмыннан өзек күрсәтү.

-  Бу әсәрдә нинди хокуклар турында сүз бара? (Балалар үзләренең клубларын, оешмаларын төзү мөмкинлегенә хокуклы.)

Тик мондый оешмалар кешеләргә зыян сала торган булырга тиеш түгел. Бары тик файда китерә торган, изге эшләргә юнәлтелгән булуы зарур. Без Тимур һәм аның командасының җәмгыятебез алдында кылган яхшы гамәлләрен күрәбез.

Статья 15. Дәүләт балаларның яхшылыкка корылган ирекче оешмалар төзүенә каршы килми.

 Сез Татарстанда оешкан тагын нинди балалар оешмалары турында беләсез?

•  “Сәләт”

•   “КВН” (“Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”)

•  “Татарстан варислары берлеге”

-  Аларда нинди бала хокуклары турында сүз бара?

^ һәр балага ял итү хокукы бирелгән.

^ Аның төрле күңел ачу чараларында һәм уеннарда катнашырга хокукы бар.

^ Өлкәннәр балаларның иҗади һәм культуралы тормыш белән яшәүләрен мактарга һәм хупларга тиеш.

Балалар өчен ташламалар.

- Дәүләтебездә балалар өчен нинди ташламалар каралган? Төркемнәрдә фикер алышыйк:

^ мәктәпләрдә бушлай уку;

^ балаларның урта белем алып чыгулары өчен шартлар тудыру;

^ яхшы һәм сәләтле укучылар өчен бушлай югары белем алу;

^ белем алуда кирәкле һәм аңлаешлы булган информация чараларыннан файдалану.

3. Җыелышның темасы буенча нәтиҗә ясау.

  Конвенциядә бирелгән хокукларны ата-аналар катнашында түбәндәгечә группалау:

группа - базис, төп: тормышка, иреккә тигезлекне тәэмин итә.

II группа - гаилә җылылыгын тәэмин итә (гаиләдә ата-ана бала турында кайгыртырга, ә дәүләт ата-анасыз калган балаларга ярдәм итәргә тиеш).

III группа - бала шәхесенең ирекле үсешен тәэмин итә (сәламәтлек системасыннан файдалану хокукы).

IV группа - белемгә һәм мәдәни үсешкә хокук (түләүсез белем һәм мәдәният учакларыннан файдалану).

группа — баланы экономик һәм башка төрле эксплуатацияләүдән, наркотиклар таратуга кушудан, кешелексезлек сыйфатларыннан, ирегеннән мәхрүм итүдән саклау.

  4. Тема буенча ата-аналар һәм балалар арасында тест үткәрү, җавапларны чагыштыру, нәтиҗә ясау.

• Баланың үзенә бүләк ителгән ручкасы бар. Бу ручканы ул иптәшенә бүләк итәргә тели. Бу очракта:

а) ата-анасыннан рөхсәт сорап кына бирергә тиеш.

б) ата-ананың рөхсәтеннән башка да бирә ала.

в) әти-әнисеннән киңәш сорап бүләк итә.

г) үзегезнең вариант.

•  Баланың туган көненә апасы мең сум акча бирде. Бу очракта:

а) бу акчаны ул әти-әнисенә бирергә тиеш.

б) үзе теләгәнчә тотарга хокукы бар.

в) әти-әнисенең киңәше белән үзенә кирәк әйберне ала.

г) үзегезнең вариант:

Баланың иң якын дустының туган көне. Әти-әнисе рөхсәт сорамыйча да җибәрәсен белә. Бу очракта:

а) әти-әнидән сорамыйча да китәргә була.

б) әти-әнидән сорап кына китәргә була.

в) әти-әнидән сорап түгел, әйтеп кенә китәргә дә була.

г) үзегезнең вариант:

Бала телевизордан мультфильм карый. Мультфильм бетмәгән, әнисе карый торган сериал башланырга тиеш. Бу очракта:

     а) әнисе программаны сериал күрсәтә торган каналга күчереп карый башлый.

б) баланың мультфильмны карап бетергәнен көтә.

в) үзегезнең вариант:

• Бала телевизордан үз яшенә ярамаган тапшыру карый.

а) әнисе телевизорны сүндереп, тапшыруның ярамавын аңлата.

б) ата-ананың телевизорны кисәтми генә сүндереп куярга да хакы бар.

в) бала тапшыруны карап бетергәч кенә аңлату эше алып барыла.

г) үзегезнең вариант.

5. Йомгаклау.

 Димәк, йомгаклап шуны әйтергә кирәк, “Балалар хокуклары Конвенциясе ”нең максаты - балаларны яклау. Заманча дәүләттә балалар үз хокукларын якларга һәм дауларга, акыл һәм аң белән хокук нормаларыннан файдаланырга, шулай ук кеше хокукларын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш.

Укучы ул - нәкъ табигать үзе,

Анда да бар кояш батышы.

Анда да бар елның дүрт фасылы,

Анда да бар сулар агышы.

Укучы ул - серле төсләр тавы,

Чуарланып тора балкуы.

Аның да бар күңел түрләрендә

Кемнәргәдер үче, ачуы.

Кечкенә дип зинһар карамыйкчы,

Рәхмәт белән тулсын күңеле.

Укучы ул - нәкъ табигать үзе,

Саклыйк, яклыйк шушы яшь гөлне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

Минем хокукларым

Внеклассное мероприятие об антикоррупции в начальной школе....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...