Иҗек
рабочая программа (2 класс)

Резеда Ренатовна Сафина

дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany_izhek.docx16.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Иҗек

Максат:1. Укучыларны иҗек төшенчәсе белән таныштыру. Иҗек төшенчәсен аңлату, иҗек ясалу ысулларын үзләштерү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет- укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру;

Предмет- сүзнең иҗек төзелешен үзләштерү;

Шәхескә кагылышлы- укуга кызыксыну тәрбияләү;

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру

  1. Оештыру.
  • Хәерле иртә, укучылар!(Хәерле иртә!)
  • Хәлләрегез ничек?(Әйбәт,рәхмәт!)
  • Укучылар бүген бездә кунаклар бар,рәхим итеп аларга карап елмаеп исәнләшик әле.(Елмаялар)
  • Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.Утырыгыз.

  1. Актуальләштерү.

  • Укучылар бөтен игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле.(СЛАЙД 2)
  • Экранда сүзләр бирелгән.әйдәгез әле шул сүзләрне укыйк.
  • Сез ничек уйлыйсыз нишләп бу сүзләр шулай бүленеп язылды икән?
  • Димәк,бүгенге темабыз нинди булыр,ничек уйлыйсыз?(Иҗек.)
  • Әйе укучылар,бүген без сезнең белән иҗекләр турында белгән белемнәребезне яңартырбыз.
  • Экрандагы рәсемнәргә һәм иҗекләп язылган сүзләргә игътибар итегез.(Бәрәңге,кабак,кишер,кыяр)
  • Укучылар,ничек уйлыйсыз нишләп сузыклар кызыл төс белән язылган?
  • Димәк,нинди нәтиҗә ясый алабыз?(сүздә ничә сузык, шулкадәр иҗек була) Слайд
  • Укучылар,ничек уйлыйсыз Сузыксыз иҗек буламы икән?(юк) СЛАЙД

- Дөрес нәтиҗә ясаганбызмы икән,әйдәгез кагыйдәне катаптан укып карыйк әле.(15 бит)

-Укучылар,әйдәгез дәфтәрләрдә эшебезне башлар алдыннар бармакларыбызга гимнастика ясап алыйк әле:

Безнең песи балалары

Унау булган – карагыз!

Ике таза,

Ике өлгер,

Ике шаян,

Ике шук,

Ә икесе бәләкәй,

Тик үзләре бик тәтәй.

-Афәрин,укучылар матур язу күнекмәсе белән эшебезне башлап җибәрик.Әйдәгез бу мәкальне дәфтәрләргә язып куегыз. Карандашлар белән иҗекләргә дә бүлегез.

СЛАЙД (Ватанга хезмәт-үзеңә хезмәт)

-Ә хәзер тикшерик, һәр сүз ничә иҗектән торды?

-Укучылар,китаптагы 28 нче күнегүне парлап эшлибез.

- Нинди сүзләр килеп чыкты тикшереп алыйк әле (Балалар дөрес төзелмәгән сүз ишетәсез икән кул чабыгыз)

  • Сезнең алдыгызда эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтүче алмалар бар, яшел төс- бик җиңел, кызыл төс-авыр дигәнне аңлата. Сезнең өчен бирем нинди булды, шул карточканы күтәреп күрсәтегез.

Физминутка

  • Барыбыз да бастык, ял итеп алыйк.

3) Кәрзиннәргә яшелчәләр җыю.

  • Алдагы уеныбызда бик игътибарлы булу сорала. Сезнең алдыгызда яшелчәләр. Бу яшелчәләрне иҗек санына туры китереп кәрзиннәргә урнаштырырга кирәк. Беренче кәрзингә- ике иҗекле яшелчәләр, икенче кәрзингә 3 иҗекле яшелчәләрне тутырабыз. Башладык. (Берәм-берәм чыгып яшелчәләрне кәрзингә салалар)
  • Биремне эшләү сезгә ничек булуын карточкалар ярдәмендә бәяләп үтик.

ЗАПАС

-Белмәмеш бездән ярдәм сорый. Хаталарын төзәтик әле.

Кл-асс,ук-учы,ко-рт,эре-мче-к

4)-Укучылар,иҗекләргә бүлү ни өчен кирәк?(Дөрес язар өчен;Юлдан-юлга күчерү өчен)

-Бик дөрес!

V. Рефлексив бәяләү этабы.

2. Бәяләү. (Билгеләр кую.)

3. Өй эше:

  • 27 нче күнегү:
  • Без сыйныф белән сабантуй журналын алабыз,шул журналдан иҗади эш бирәм,сезгә