Универсиада дәресе
учебно-методический материал (физкультура, 3 класс) по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Тиздән универсиада. Бу көнне барыбыз да зур дулкынлану белән көтәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon universiada_drese.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

 ТЕМА:         УНИВЕРСИАДА ДӘРЕСЕ

Дәреснең максаты: Бөтендөнья студент уеннарының бүгенге Россия яшьләре тормышында зур халыкара мультиспорт һәм мәдәни чара буларак урын алып торуын күрсәтүче комплекслы мәгълүмат бирү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү: балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында  күзаллауны булдыру, Универсиада тарихы, символлары, спорт һәм волонтер программалары белән таныштыру.

Тәрбия бирү: укучылар арасында Универсиада фикеләрен тарату, аларны спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнүгә һәм волонтер эшчәнлегенә җәлеп итү.

Үстерү: укучыларның иҗади һәм танып-белү осталыкларын үстерү, сәламәт яшәү тормышын алып бару кирәклеген җиткерү.

Дәресне алып бару өчен кирәкле җиһазлар һәм материаллар: интерактив такта, мультимедиа проекторы, компьютер, дәрес өчен презентация, аудиофайллар, тарату материаллары, белешмәлекләр, спортның төрле төрләре күрсәтелгән рәсемнәр.

Дәреснең методик нигезе: «Универсиада дәресе» үз эченә тема буенча фикер алышуны, студент уеннары тарихын өйрәнүне, Казанда Универсиаданы үткәрү шартлары һәм Универсиада объектлары белән танышуны ала. Дәрестә төп игътибар спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга, яшүсмерләрне һәм яшьләрне   волонтер эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелә.

Дәрес барышы

I. Оештыру блогы (5 мин).

II. Студент уеннары тарихына кереш (10 мин).

III. Физкультминутка (5 мин).

IV. Волонтерлар кемнәр алар? (5 мин).

V. Һәр татарстанлы  тормышында Универсиаданың тоткан урыны турында фикер алышу (10 мин).

VI. Дәреснең нәтиҗәләрен ясау (5 мин).

                             

  1. Оештыру блогы

Музыка уйный («Казан – Универсиада!» 3 мин 34 c)

Укытучының кереш сүзе: Кадерле балалар, исәнмесез! Бүгенге дәрестә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Карагыз әле, сез ничек барыгыз да матур, көчле, таза-сау! Бер-берегезгә карап елмаегыз әле!

Бүген безнең дәрес 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда узачак вакыйгага багышланган. Бу нинди вакыйга? 

Дөрес,  әлбәттә бу – Универсиада. Балалар, Универсиада сүзе нәрсә аңлата соң?

(Балалар җаваплары)

II. Студент уеннары тарихына кереш(10 мин).

Укытучы сүзе

Универсиада – бөтендөнья студентлары арасында үткәрелә торган халыкара спорт ярышлары. Универсиада исеме «Университет» һәм «Олимпиада» сүзләреннән ясалган. Бөтендөнья универсиадалары  дәрәҗәсе буенча Олимпия уеннарынан соң икенче урында торучы Халыкара спорт чарасы. Кышкы һәм җәйге Универсиада уеннары бар. Бу чаралар һәр ике ел саен үткәрелә, аларда 17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар катнаша.

Беренче халыкара студентлар ярышлары 1923 елда Парижда (Франция) үткәрелә.

Универсиада уеннарын оештыручы булып Халыкара студентлар спорты федерациясе тора. Ул үз эченә 141 дәүләтне алган. Аның  символы булып биш континентны символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан торучы инглиз «U» хәрефе тора. Уеннарда җиңүчеләр хөрмәтенә  студенлар гимны яңгыратыла.

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда узачак. Ярышлар спортның 27 төре буенча уздыралачак.

Казанда узачак 2013 елгы Универсиада символы булып традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге һәм үз эченә инглиз телендә язылган: Универсиада, Казан, Россия сүзләрен, үткәрү елын һәм биш континентны символлаштыручы биш йолдызны алган конструкция. Казан Универсиадасы шигаре – U are the world. Әлеге шигарьне ике төрле аңлатырга мөмкин: «Синдә бар дөнья»: «Син – ул дөнья», шулай ук: «Универсиада – үзе бер дөнья». Казан Универсиадасының талисманы булып Юни кушаматлы канатлы ак барс малае сайланган.

3 ел эчендә 28 объект төзелгән. Аларда Универсиада вакытында уздырылучы ярышлар үтәчәк. Алар арасында:

- А.Н.Туполев исемендәге КДТУның Олимп спорт комплексы

- теннис үзәге

- волейбол үзәге

- гимнастика үзәге

- спортсменнар яшәргә тиешле Универсиада авылы.

Төзергә планлаштырыла:

- спортның су төрләре сарае  (4,5 мең урын сыйдырылышлы)

- футбол стадионы (45 мең урынлы)

- спортның ишкәк ишү төрләре үзәге һәм аның өчен су каналы

Барлык бу объектларда Казан халкы һәм кунаклары спорт белән шөгыльләнә алалар.

Биремнәр

1. Димәк, Универсиада сүзен ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның үз  фикерләрен әйтүләре).

2. Әйдәгез әле, командаларга бүленеп, зур булмаган ярышлар үткәрәбез (Слайдларда 4-6 сорау күрсәтелә, яки укытучы тарафыннан укыла).

- Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының Казандагы ачылышы кайсы көнгә билгеләнгән? (2013 елның 6 июле).

- Казанда Универсиада ябылышы кайчан була? (2013 елның 17 июле)

- Казан Универсиадасы талисманын атагыз. (Юни (Unie), канатлы ак барс малае).

- Казан Универсиадасы шигаре? (U are the world) 

- Казанда узачак Универсиадада спортның ничә төре булачак? (спортның 27 төре).

- Универсиада вакытында катнашучы спортсменнар яшәүче комплекс ничек атала? (Универсиада  авылы).

- Казан Универсиадасы эмблемасы рәсемен сайлап алыгыз ( лалә).

- Универсиадада кемнәр катнаша ала? (17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар).

- Универсиада нинди вакыт аралыгында үткәрелә? (һәр 2 ел саен).

- Халыкара спорт оешмасы символындагы йолдызлар нәрсәне аңлата? (5 континентны).

- Универсиаданы үткәрү вакытында ничә объект кулланылачак? (64 объект)

Афәрин, балалар! Һичшиксез, киләсе  Универсиада турында без әле барысын да белеп бетермибез. Ләкин без аның турында күбрәк белергә омтылырга тиешбез.

3. Киләсе бирем.

1 нче вариант. Экранда спорт ярышларының талисманнары күрсәтелә, ә сез аларны атарга тиешсез.

2 нче вариант. Спорт ярышларының талисманнары һәм спорт ярышларының исемнәре язылган карточкалар командаларга таратыла. Сезнең бурыч – рәсемнәрне исемнәре белән дөрес итеп җыярга.  (Карточкалар кушымтада).

 Афәрин, балалар! Сез биремнәрне бик әйбәт үтәдегез! Спортның барлык төрләрен дә белеп, исегездә калдырдыгыз дип ышанам. Әйдәгез әле хәзер дөрес җавап биргән өчен җыйган балларыгызны санап карыйк. Ярышларда җиңүче –………. командасы булды.

III. Физкультминутка

Команда капитаннары чиратлап нинди-дә булса спорт төре хәрәкәтләрен күрсәтәләр, команда әгъзалары бу хәрәкәтләрне кабатлыйлар һәм бу спорт төренең исемен атыйлар. (Спорт төрләре кушымтада бирелгән.)

IV. Волонтерлар кемнәр алар?

1 нче вариант. Укытучы сүзе.

Волонтерлык (иреклелек) – бу аңлы, ирекле рәвештә башкаларга ярдәм итү эшчәнлеге. Һәркем, аңлы рәвештә һәм файда күрү максатын куймыйча башкаларга булыша икән, волонтер дип атала. Әйтегез әле, волонтер нәрсә эшли ала? (олы кешеләргә, ятим балаларга ярдәм итә, мәктәп файдасына эшли ала, кече сыйныфларга ярдәм итүне оештыра һәм башкалар.) Универсиада волонтеры булып 14 яшьтән зур булган һәр кеше була ала. Сез ничек уйлыйсыз, Универсиадада волонтерлар нәрсә белән шөгыльләнәчәк? (спорт ярышларын үткәрергә ярдәм итәләр, туристларга шәһәрдә ориентлашырга ярдәм итәләр, спортсменнарны һәм кунакларны ашатуны оештырырга ярдәм итәләр һ.б.)

Ни өчен кеше волонтер булырга тели? (Чөнки ул бик актив, ярдәмчел, башкалар язмышы өчен битараф түгел, башкаларга ярдәм итәсе килә, нәрсәгә булса да өйрәнәсе килә, үзенә күп дуслар табасы килә, сәяхәт итәсе килә һ.б.) Әлбәттә, волонтер эшчәнлеге күпкырлы, шуңа да һәркем үз мөмкинчелекләреннән һәм кызыксынуларыннан чыгып  эш таба ала.

V. Һәр татарстанлы  тормышында Универсиаданың тоткан урыны турында фикер алышу

Ә хәзер балалар, сезгә үз командаларыгызда эшләргә туры киләчәк, сез «Универсиада миңа нәрсә бирә ала?» дигән сорауга үз җавапларыгызны әзерләгез, ә 5 минуттан сезнең җавапларыгызны тыңлыйбыз.

Җаваплар тыңлана. Укытучы үз аңлатмаларын бирә.

VI. Дәреснең нәтиҗәләрен ясау

Шулай итеп, без Универсиада турында сөйләштек.

Бәлкем, кайчан да булса, сезгә дә волонтерлар яки спортсменнар буларак Уеннарда катнашырга туры килер. Без инде беләбез, Универсиада –профессиональ спортсменнар өчен генә түгел. Ул безгә хыялларны чынга ашырырга, зур уңышларга ирешергә, үз-үзең белән, әйләнә-тирә дөнья һәм башка кешеләр белән гармониядә яшәргә мөмкинлекләр ача.

Өй эше:

1 нче вариант. Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

театр здоровья "Вперёд к Универсиаде!"

ПРОПАГАНДА ЗДОРОВОГО ОБРАЗА ЖИЗНИ...

Универсиада 2013

Презентация знакомит учащихся с символами Универсиады2013....

театр здоровья "универсиада кияве"

театр здоровья "универсиада кияве"...

"Навстречу УНИВЕРСИАДЕ"

Спортивно-развлекательное мероприятие....

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

"Универсиада дәресе"

Укучыларны Универсиада уены белән таныштыру....