Хәрәкәттә- бәрәкәт
план-конспект занятия по физкультуре (3 класс) по теме

Гараева Флюса Сабитовна

Әти-әниләр, балалар катнашында уен -ярыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khrktt-brkt_uen-yarysh.docx20.34 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

  Безнең Иске Җияш  башлангыч мәктәбендә укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеген саклау проблемасы һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, класс сәгатьләре , класстан тыш чаралар, медицина хезмәткәре белән очрашулар үткәрелә. Мәктәптә үткәрелгән күпчелек чараларда әти-әниләр дә  катнаша.

  Укучыларның һәрьяклап  үсешенә, сәламәтлеген ныгытуга, яшь организмны чыныктыруга  ярдәм итү, укучыларда физик, әхлакый, ихтыяр көче , үз-үзләрен тәртипле тоту күнекмәләрен тәрбияләү , сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ булдыру максатыннан , без укучылар  белән “Сәламәтлек” атналыгы үткәрдек.

Слайд 1

 Бу атнада һәр сыйныфта сәламәтлек дәресләре үткәрелде.

Слайд 2

 Атналыкның икенче көнендә  сәламәт яшәү рәвешен   сурәтләгән рәсемнәр конкурсы оештырылды.

Слайд 3

 Өченче көнне сәламәт тормыш рәвеше турында  табышмаклар һәм физкультминутлар конкурсы уздырылды.

Слайд 4

 Дүртенче көнне – сәламәт тормыш рәвеше белгечләре турниры үтте. Укучылар , группаларга бүленеп станцияләр  буенча йөреп үз белемнәрен күтәрделәр.

Слайд 5

Ә атнаның бишенче көнендә “Хәрәкәттә- бәрәкәт!” дип аталган ярыш-кичә үткәрелде. Аның максаты : балалар һәм ата-аналар арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш, әти-әни белән горурлану хисе тәрбияләү булып торды.

Слайд 6

  Бу чарага алдан әзерлек алып барылды. Катнашачак гаиләләр билгеләнде. Ярышлар арасында чыгыш ясар өчен концерт номерлары  әзерләнде.  

Тема :” Хәрәкәттә- бәрәкәт” уен-ярыш.

Максат :1. Балалар һәм ата-аналар арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

                 2. Балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплылык тәрбияләү.

                 3. Балаларда әти-әнисе белән горурлану хисе тәрбияләү.

Үткәрү формасы : ярыш-кичә

Катнашучылар : башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучы.

Җиһазлау : туплар, кыршаулар, скакалкалар, себеркеләр, теннис тубы һәм ракеткалары.

  1. Кереш өлеш.

                                                             

                                             Җир шарында һәрбер бала,

Булсын таза, сәламәт.

          Ә аның нигезендә , әлбәттә,

  Тора спорт һәм хезмәт.

II. Уен-ярыш барышы.

Укытучы . Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген без “Хәрәкәттә- бәрәкәт !” дип аталган ярыш- кичәгә җыелдык. Сезне бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, ярышта уңышлар телибез. Бүгенге ярышта спорт сөюче гаиләләр катнашачак. Ә хәзер аларны залга чакырыйк.

-Беренче команданы алкышлыйбыз. Бу – Хуҗиннар гаиләсе.

-Икенче команданы алкышлыйбыз. Бу – Ахметовлар гаиләсе.

-Өченче команданы алкышлыйбыз. Бу- Миргалимовлар гаиләсе.

-Ә калган гаиләләр – жюри членнары.

- Бүгенге кичәбез төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар, укучыларның чыгышлары белән үрелеп барачак. Катнашучы гаиләләргә кыюлык, җитезлек, уңышлар телибез.

- Ә хәзер командаларга сүз бирәбез. Алар безне үзләре белән таныштырырлар.

1. Командалар үзләре белән таныштыра.

“Аккош” командасы

“Ялкын” командасы.

“Дулкын” командасы.

-Ә хәзер катнашучы гаиләләрне ярышка чакырабыз.

2. “Гаиләләр эстафетасы”

Һәр гаилә билгеләнгән тәртиптә :әти, әни, бала тезелә. Беренче кеше тупны аяк арасына кыстырып кыршауга кадәр сикереп килә, кыршау эченә тупны куя. Аннан скакалканы алып,  сикереп урынга килә. Икенче кеше скакалкада сикереп кыршауга килә. Скакалканы куеп, тупны алып, аяк арасына кыстырып урынга килә. Өченче уенчы тупны кыстырып китә, скакалкада сикереп килә.

Слайд 7

3. Бераз ял итеп алабыз. Концерт номеры. Шигырь Р. Вәлиева “Ясыйк бергә физзарядка”

4. Алдагы ярышыбыз “Кулдан кулга” дип атала. Тезелеп басабыз. Әти тупны баш өстеннән артка җибәрә. Иң арттагы уенчы алга килеп баса. Каршы як полосага барып җиткәнче уен шулай дәвам итә.

Слайд 8

5. Концерт номеры. Кызлар башкаруында «Акробатик бию»

6. Алдагы ярышыбыз «Сазлык аша» дип атала. Бу ярышта әниләр генә катнаша. Сезнең аяк астында һәр әнигә 2 газета . Шуларны атлау өчен күчереп, билгеләнгән урыннан урап килергә. Газеталарны күчергәндә буш урын калмый, берсенә берсе терәлеп бара. Югыйсә, сазлыкка төшәчәксез.

7.Алдагы ярышыбыз балалар өчен. Ул “Тәгәри тубым” дип атала. Алар кәшәкәләр белән теннис тубын, билгеләнгән урыннан уратып алып киләләр.

Слайд 9

8. Чираттагы ярышыбыз әтиләр өчен генә. Ул “Тыңлаусыз шар “ дип атала. Әти кеше теннис шарын ракеткага салып. Билгеләнгән урыннан урап килергә тиеш. Шар төшеп китмәскә тиеш.

Слайд 10

9. Алдагы ярыш “ Өй җыештыру “ дип атала.

Әни теннис шарларын бер-берсеннән тигез ара калдырып, 5 тупны тезеп куя.

Бала себеркегә атланып, туплар арасыннан йөгереп , урап  килә.

Әти себерке белән чиләккә тупларны җыя бара һәм йөгереп кире килә.

10. Соңгы ярышыбыз “Без – бердәм !” дип атала.

Слайд 11

Әти кеше кыршау эченә кереп , билгеләнгән урыннан урап килә. Аннан әнине үзе белән алып, урап килә. Аннан баланы алып , урап киләләр.

III.Йомгаклау өлеше.

Уен –ярышыбызга йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Укучы. Хәрәкәттә- бәрәкәт

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә – сихәт, җанга- рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Сезнең барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

                                                                    Татарстан Республикасы

                                                                            Актаныш муниципаль районы

                                                                               Иске Җияш башлангыч мәктәбе

Укытучы : Гәрәева Флүсә Сабит кызы

Февраль, 2013 нче ел