Тигезлек саклау күнегүләре (Физкультурадан дәрес-конспекты)
план-конспект урока по физкультуре (3 класс) на тему

Физкультура дәресенә әзерләнгән  конспект,3 класслар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teksty.docx19.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тигезлек саклау күнегүләре.

Максат: Өйрәнгәннәрне ныгыту; кечкенә туплар белән үсешкә ярдәм итүче күнегүләрне өйрәнү; тигезлек саклау күнегүләрен өйрәнә башлау хәрәкәт күнекмәләрен үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау : мата, эскәмия, кечкенә туплар (бала санынча), 1 зур туп, магнитофон, компьютер.

Дәрес барышы.

Эчтәлек

Вакыт

Методик күрсәтмәләр.

I. Кереш өлеш

10 мин.

1. Кереш әңгәмә

2 мин.

Укытучы физкультура дәресләренең әһәмияте, сәламәтлеккә файдасы турында сөйли. 2009 ел - спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйли.

2.Куркынычсызлык кагыйдәләре.

1 мин.

Компьютердан гимн. снарядларда эшләү кагыйдәләре турында слайдлар күрсәтелә.

3. Сафка тезелү, саналу.

30 с

Дежур укучы балаларны тезә.

4. Дежур укучының рапорт бирүе.

1 мин.

5. Дәреснең бурычлары.

30 с

Укытучы класс белән исәнләшә, дәреснең бурычларын хәбәр итә.

6. Атлау,атлап йөрү, йөгерү.

2 мин.

А) йөгерү (укучыларга дөрес йөгерүне аңлату эм күрсәтү, йөгергәндә очрый торган төп хаталарны( аяклар ярым бөгелгән хәлдә йөгерү, этелгәндә аякларны ахыранача турайтмау, гәүдәне артык алга ию) күрсәтү, аяк очларына басып дөрес йгерергә өйрәтү);

-        йөгерү;

Б) Биремле йөрү: тигез хәрәкәтләр белән атлап йөрү(сулыш алу, сулыш чыгару күнегүләре.)

-        аяк очларында, үкчәләрдә йөрү;

-        ян - як белән йөрү.

7. Уенлы күнегү: "Оештыручы".

3 мин.

Укучылар бер түгәрәккә тезеләләр.Ә уенны алып баручы уртада тора. Балалар түгәрәктә

әйләнәләр.

"Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Габдулла; Сиңа карап, үрнәк алып, Барысын эшләргә була",- диләр. Туктагач, "оештыручы" төрле күнегүләр эшли башлый, калганнар шуны кабатларга тиеш.

И. Төп өлеш.

32 мин.

1 .Кечкенә туплар

5 мин.

Урында күнегүләр ясау:

белән гомуми

1.б.т. - аяклар җилкә киңлегендә, куллар алда:

үсешкә ярдәм итә

- кулларны өскә күтәрү;

торган күнегүләр.

-        аякны артка җибәрү;

-        башлангыч торышка кайту.

2.        б.т. - аяклар аз гына ачылган, куллар як-
якта:

-        кулларны алга китерү;

-        тупны кулдан кулга күчерү;

-        б.т. га кайту.

3.        б.т. - аяклар җилкә киңлегендә, туплы
куллар артта:

-        алга иелү;

-        туп өскә күтәрелә;

-        б.т. га кайту.

4.        б.т. - аяклар җилкә киңлегендә, куллар өстә:

-        тупны идәнгә тидерү;

-        б.т. га кайту.

5.        б.т. - аяклар җилкә киңлегендә, куллар алда:

-        кулларны өскә күтәрү;

-        уңга - сулга бөгелү;

-        б.т. га кайту.

6. б.т. - аяклар бергә, куллар алда:

-        чүгәләү;

-        тупны баш очына күтәрү;

-        б.т. га кайту.
7.Сулыш алу күнегүләре.

2.Тигезлек саклау

22 мин.

1. Идәнгә сызылган сызыктан бару;

күнегүләре.

2.        Идәнгә сызылган сызыкка билгеләнгән 20 -
30 см киңлектәге аркылы полосаны атлап
чыгып, сызыктан тайпылмыйча бару.

3.        Аяк очында, идәндәге сызыктан йөрү.

4.        Эскәмииядә күнегүләр:

- кулны як - якка сузып йөрү;

-        кулны билгә куеп йөрү;

-        алда һәм артта кул чабып йөрү.

5.        Уенлы күнегү"түмгәкләрне атлап чык!":бер -
берсеннән 30 см ара калдырып, ике параллель
сызык үткәрелә. Бу - "сазлыктагы сукмак"
Сукмакта берничә "түмгәк" билгеләнә.
Укучылар бер - бер артлы "сукмактан"
барганда " түмгәкләрне" атлап чыгалар, читкә
тайпылмаска тырышалар.

6.        Уенлы күнегү "Каршылыклар аша үтү".
Залда бер - бер артлы каршылыклар(эскәмия,
сызып ясалган "түмгәкләр", урындык) - "елга",
" сазлык" һәм "зур ташлар" ясала.Укеучылар
чиратлап, кулларын читкә сузып, эскәмия
буенча үтәргә, "түмгәкләр" өстеннән кулларын
билгә куеп барырга һәм, урындыкка менеп,
идәнгә сикереп төшәргә тиешләр.

3. Уеннар.

5 мин.

1.        "Тупны - күршенгэ" уены.Укучылар түгәрәк
итеп тезеләләр.Уенны алып баручы читтәрәк
тора. Түгәрәктэгеләрдән берсенең кулында зур
туп сигнал буенча ул аны күршесенә бирергә
тиеш, ә тегесе икенче уенчыга

тапшыра...Шулвакытта алып баручы тупка кулы белән кагылырга тырыша. Ул шуңа ирешсә, алып баручы вазифасы тупка кагылдырган укучыга күчә.Уен шулай дәвам итә.

2.        "Пингвиннар" уены.Тупны ике аяк арасына
куеп, сигнал буенча, урындыкны әйләнеп
килергә.Кем беренче була,шул - җиңүче.

III. Йомгаклау.

3 мин.

1 .Тезелү, дәрескә нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.

2 мин.

Укытучы нәтиҗә ясый, билгеләр куя.

2. Стройда җыр белән атлау.

1 мин.

Укучылар яраткан җырларын җырлап, атлыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сулыкларны саклау

3 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья һәм экология фәненнән дәрес планы һәм конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау технологияләре- ул балаларның сәламәтлеген саклау проблемасын чишүдә өлкәннәр өчен формаль булмаган бер шанс, юл....

Сәламәтлек саклау технологияләре

Укыту һәм тәрбия  процессында кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәламәтлекләрен саклау технологияләре...

XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы

Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан ...

Сулыкларны саклау. Охрана водоёмов.

Конспект урока по окружающему миру в 3 классе по теме "Охрана водоёмов"...