Сәламәтлек саклау
статья по теме

Гильфанова Райхана Раисовна

 

Сәламәтлек саклау технологияләре- ул балаларның сәламәтлеген саклау проблемасын чишүдә өлкәннәр өчен формаль булмаган бер шанс, юл.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trening.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш районы

Шәбез башлангыч мәктәбенең 1 категорияле  башлангыч класс укытучысы

Гильфанова Рәйханә Рәис кызының

 семинар өчен әзерләгән чыгышы:

 

 “Сәламәт булыйм дисәң...”

Ми штурмы: Ни өчен бүгенге семинарда сәламәтлек темасына сөйләшәбез?

  1. Шушы чорда балаларның умыртка баганасы формалаша
  2. Организм кискен үсеш чоры кичерә
  3. Кешенең барлык чирләренең 75 % ына бала чакта нигез салына
  4. Гаиләләр экономик, социаль яктан якланмаган
  5. Начар экологик шартлар нәтиҗәсендә иммунитетның түбәнәюе
  6. Телевидение, компьютерның кеше тормышында күп урын алып торуы- аз хәрәкәтләнүчәнлек
  7. Күз күреме начараю
  8. Грипп чорына керү
  9. Чыныгуның түбән дәрәҗәдә булуы һ.б.

Педагогикада

сәламәтлек саклау педагогикасы-Здоровьесберегающая педагогика

һәм
сәламәтлек саклау технологияләре-
Здоровьесберегающие технологии

дигән төшенчәләр бар.

Сәламәтлек саклау технологияләре- ул балаларның сәламәтлеген саклау проблемасын чишүдә өлкәннәр өчен формаль булмаган бер шанс, юл.

        Хәзерге чорда мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеген ныгыту актуаль сорау булып тора. Чөнки шушы чорда балаларның умыртка баганасы формалаша, актив үсеш чоры бара, бөтен организм үсеш кичерә.

        Медиклар фикеренчә, кешенең барлык чирләренең 75 процентына бала чакта нигез салына. Бүгенге шартларда без балалар сәламәтлегенең гомуми начараюын күзәтәбез. Моңа яшь гаиләләрнең экономик, социаль якланмаган булуы, иммунитетның түбәнәюе, нәселдәнлек, начар экологик шартлар нигез булып тора.

        Безнең чорда аз хәрәкәтләнүчәнлек зурлар һәм балалар тормышынында норма санала. Моңа телевидение һәм компьютер уеннары җитәрлек дәрәҗәдә үз өлешләрен кертәләр. Көн саен ким дигәндә 2 сәгатен бала телевизор каршында уздыра.Бу- хәрәкәтсез вакыт, күрү һәм ишетү органнарының аруы, баш авырулары, йокымсырау, һ.б. Шушыларга урамдагы тавышларны, көчле музыка,  кәрәзле телефоннарны да кушсак, алар төрле куркыныч симптомнарга, сәламәтлекнең нормадан читкә тайпылуына китерә. Алар мәктәп яшендә үк барлыкка килә..

        Җитмәсә, алда санап үтелгән сәбәпләр сәламәтлеккә генә түгел, фәннәрне үзләштерүдәге өлгерешенә дә турыдан туры йогынты ясый. Иң беренче чиратта, бу игътибар туплауда, хәтерсезлек, уку материалын истә калдыруда, дәрестә утыру, мәктәптән курку  проблемалары. Андый балаларда шәхси планда да проблемалар барлыкка килә. Үз күзаллауларын киңәйтерлек ныклы кызыксынулары, шөгыльләре булмау, агрессивлык, үз-үзенә бикләнүчәнлек- болар аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән симптомнарның берничәсе генә.

        Укучыга ничек ярдәм итәргә? Нишләсәк, ул, актив, кызыклы, тулы тормыш белән яши башлар? Нинди алымнар куллансак, уку энергия чыганагы булып торыр да, белем алу шатлык китерер?

        Сәламәтлек саклау технологияләренең максаты: педагогик технологияләр һәм методик алымнар куллану аша укучының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча чаралар системасын булдыру.

        Бурычлары: педагогларның сәламәтлек саклау технологияләрен мәктәп программаларында эффектлы куллануын активлаштыру; укучыларда үз сәламәтлеген саклау һәм камилләштерү культурасы формалаштыру буенча эш төрләрен төрләндерү; укучының көнлек режимын сәламәтләнү буенча эш төрләре белән тәэмин итү.

        Көтелгән нәтиҗә: балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту проблемасы буенча педагогларның эш тәҗрибәсен тарату; укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча метод һәм алымнарны системага салу; башлангыч класс укытучылары эшчәнлегенә сәламәтлек саклау технологияләрен нәтиҗә бирерлек итеп кертү.

        7-11 яшьлек бала физик яктан чагыштырмача тыныч үсә. Терәк- хәрәкәт системасы формалашып бетү алдында тора, шуңа күрә баланың гәүдә торышы турында даими кайгыртып торырга кирәк: чукларның үсеше төгәлләнмәгән, баланың вак, төгәл хәрәкәтләре авыр һәм ялыктыргыч бара.
        Баланың физик үсеше көн саен 3-5 сәг. шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бала психологик яктан белем алырга әзер: хәтере җитәрлек үскән, кызыксынучанлыгы, күзаллавы бар, сүзлек запасы җитәрлек, үз фикерен бәйләнешле әйтеп бирерлек мөмкинлеге бар, чагыштыра, гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белә. Эшне шунда ук башкарырга тырыша. Максатчанлыгы юк. Авырлыклар алдында туктап кала. Шуңа күрә укытучының төп бурычы- һәр дәресне, укучының һәр көнен файдалы итеп уздыру.  

        Балаларның сәламәтлеген саклау һәрвакыт һәм һәркайда бара. Сәламәтлек дәресләре дә, сәламәтлек темасына балалар иртәләре, дәресләрдә физкультминуткалар да, тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар өйрәнеп һәм уйнап та... (Ә хәзер барыбыз да түбәндәге күнегүләрне өйрәнербез)

Күзләр өчен гимнастика

(язу күнегүләреннән соң)

Без яздык, без яздык, күзләребез дә талды (күзләрне еш-еш йомгалыйбыз)

Тәрәзәгә карыйбыз (уңга, сулга карау)

Кояш  елмая күктән (өскә карау)

Хәзер күләрне йомдык (күзләрне куллар белән каплау)

Салават күпере ясыйбыз, бергәләп шуннан атлыйбыз (күз карашы белән уңга, сулга дуга ясап карау)

Уңга, сулга борылабыз, соңыннан шуып төшәбез (аска карау)

Күзләрне йом, курыкма (күзләрне чытырдатып йому, ачу, еш-еш йомгалау)

Күбәләк.

Чәчәк йоклый (күзләрне йому, тәнне йомшарту, күз кабакларына җиңелчә генә сәгать йөреше уңаена һәм киресенчә баскалап, массаж ясау)

Кинәт уянды (еш-еш йомгалау)

Йокысы килми инде

Канатларын җилпеде, сузылды (кулларны күтәрү, өскә карау)

Өскә күтәрелде, очып китте (бармакларны хәрәкәтләндерү, уңга, сулга карау)

 «Буратино» уены.

Буратино үзенең озын кызыксынучан борыны белән рәсем ясый  (барлык рәсемнәр дә күз хәрәкәте белән кабатланыла)

«кояш»- түгәрәк ясау борын һәм күз хәрәкәте белән күрсәтелә.

«кишер»- башны уңга һәм сулга борып кишер “ясау”.

«агач»- алга- артка бөгелеп агач “ясау”.

“түгәрәк”- зур кругны күз ярдәмендә башта сәгать йөреше юнәлешендә, соңыннан кирегә “ясау”.

“Квадрат”- зур квадратны күз алдына китерергә, һәр почмагын карарга, диоганальләре буенча карарга. Ахырдан барлык почмакларына берьюла карарга.

Буратино  (2-вариант)

        Балалар күзләрен йомалар һәм борын очларына “карыйлар”. Укытучы 1дән 8гә кадәр акрын гына саный. Балалар борыннары үсүен күз алдына китерәләр, күз белән борын очын күзәтәләр. Кабат, 8дән 1гә кадәр санаганчы,  күзләрне ачмый гына борынның кечерәеп үз хәленә кайтуын күзәтәләр.

Сулыш алу гимнастикасы

(Стрельникова буенча)

Сулыш алу гимнастикасын эшли башлау алдыннан кагыйдәләр белән таныштырыла.

1.         Күнегүләр ясаганда сулыш алу борын аша гына бара.

2.         Сулыш күнегү эшләгәндә алына.                                                

3.         Минутка 55-60 сулыш алу һәм хәрәкәт ясала.

4.         Гимнастика 8гә кадәр санау белән башкарыла. (“һәм”- сулыш алу, “сан”- сулыш чыгару)

5.         Күнегүләр 3 тапкырдан да ким башкарылмый.

6.         3 яшьтән күнегүләр эшли башларга була. (утырып та, ятып та, басып та башкарып була)

7.         Гимнастика сәламәтлекне ныгыту һәм профилактик чара буларак та башкарыла

Күнегүләр җыелмасы.

1.         «Йодрыклар»

Төп торыш: туры басарга, кул терсәктән бөгелгән, терсәк аска, учлар алга караган.

Кыска ритмик сулыш алу, шул вакытта йодрык йомарлау. Сулыш чыгару гадәти. 4 тапкыр сулыш алгач, 3-4 секунд пауза. Нормасы- 4әр сулыш алу 24 тапкыр.

2.         «Погончыклар».

Төп торыш: туры басарга, йодрык йомарланган, бил турысыннан корсакка терәп куелган.  

Сулыш алганда йөдрык белән корсакка басарга, сулыш чыгарганда йомшартырга. 12 тапкыр, 8әр сулыш алу күнегүе, арада 3-4 секунд пауза. Ятып та, утырып та, басып та башкарыла ала.

3.         «Пескәй»

Төп торыш: туры итеп басарга, аяклар җилкә киңлегендә, үкчәләр идәннән аерылмый.

Сулыш алганда уңга (сулга) борылып ярым утыру (полуприседание) башкарыла. Куллар бил турысында тоту хәрәкәте ясый. Арка туры.

4.         «Насос»

Төп торыш: туры итеп басарга, аяклар җилкә киңлегендә, үкчәләр идәннән аерылмый, куллар гәүдә буйлап сузылган.

Сулыш алганда җиңелчә бөгелү башкарыла, куллар идәнгә таба сузыла, ләкин тими. Сулышны чыгарганда гәүдә җиңелчә турая, ләкин төп торышка ук кайтмый. Арка түгәрәкләнгән, баш аска иелгән. (Умырткалыкта, башта травма булганда, кан басымы югары кешеләргә эшләмәскә).

5.         «Җилкәләрне кочакла»

Төп торыш: туры итеп басарга, аяклар җилкә киңлегендә, үкчәләр идәннән аерылмый, куллар  терсәктән бөгелгән, җилкә биеклегенә күтәрелгән.

Сулыш алганда үз-үзеңне җилкәләрдән кочып аласың. Куллар бер- берсенә  параллель тора. Төп торышка кайтканда тыныч кына сулыш чыгарасың. (Тумыштан “порок сердца” авыруы булганда бу күнегүне эшләргә киңәш ителми).

6.         «Зур маятник»

Төп торыш: туры итеп басарга, аяклар җилкә киңлегендә, үкчәләр идәннән аерылмый.

Алга иелгәндә кулларны идәнгә сузабыз, сулыш алабыз. Иңнәрне кочып артка таба иелгәндә дә сулыш алабыз. Күнегүләр арасында турайганда сулышны чыгарабыз.(Умырткалыкта травма булганда эшләмәскә).

7.    «Тишек туп»

Тирән итеп сулыш алабыз. Сулышны чыгарганда тишек туптан һава чыккан тавыш чыгарабыз.        

Буй- сынны формалаштыру күнегүләре

        Бу күнегүләр өчен кызыклы, сүзле физкультминуткалар куллану башлангыч классларда аеруча отышлы.

Баш миендә кан йөрешен яхшырту өчен

  1. Күнегү урындыкта утырып, акрын темпта, 4-6 тапкыр кабатлап башкарыла.

1-2- башны алга бөгәбез

3-4-  башны артка бөгәбез.

  1. Күнегү урындыкта утырып, кулларны билгә куеп, акрын темпта, 6-8 тапкыр кабатлап башкарыла.

1-уңга борылабыз

2- т.т.

3-сулга борылабыз

4-т.т.

  1. Күнегү урындыкта утырып, кулларны билгә куеп, акрын темпта, 4-6 тапкыр кабатлап башкарыла.

1-уң кул белән сул иңсәне кочаклыйбыз, башны уңга борабыз

2,4-т.т.

3- шул ук күнегүне сул кул белән башкарабыз.

  1. “Ялкау сигезле”- истә калдыручанлыкны яхшырта, игътибарлылыкны көчәйтә.

Башта уң, аннан сул, соңыннан икесе белән берьюлы горизонталь яссылыкта 8ле ясау.

  1. “Шар кабарту”

Барлык бармаклар бер- берсенә тиеп тора. Шар кабарткан кебек итеп һава өрәбез. Бармаклар шар формасын ала. Т.т.

Тыныч уеннар

        Тыныч уеннар борын- борыннан ук популяр булган. Алар балаларның һәрьяклы  үсешенә ярдәм иткән, психикасын ныгыткан. Ташлы уеннар да шундыйлардан.  Бу уеннар игтибарлылыкны, уйлап табучанлыкны үстергән, бармакларның җитезлеген арттырган, хәрәкәт координациясен  яхшырткан.  

Ташлы уеннар.

        Уен өчен чикләвек зурлыгындагы 5 таш сайлап алына. Имән чикләвекләре дә кулланырга була. Уенчылар түгәрәкләнеп утыралар.

        “1-класс укучылары”  1 ташны кулга алалар да өскә чөяләр. Ул төшкәнче, идәндәге 4 ташка кул белән тиеп җитешкән һәм тотып алган укучы “2 класска күчә”.

        “2-класс укучылары” шулай ук 1 ташны өскә чөяләр, ул төшкәнче, идәндә ятканнарын урыннан күчерергә тырышалар, соңыннан чөелгән ташны тотып калалар.

        “3-класс укучылары” 1 ташны өскә чөйгәч, калган 4 ташны да кулга алып җитешеп, чөйгән ташны тотып калырга тиеш.

        “4- класс укучылары” өскә чөелгән таш төшеп җиткәнче шул ук эшләрне башкарырга һәм ташларны икенче кулга күчереп җитешергә тиеш.

        Уен шулай катлауланганнан катлаулана бара, күнегүләрне башкара алган балалар класстан- класска “күчә”, калганнар башкара алганчы шул класста “утыралар”

Кул чукларының үсешен тизләтү

        Кул чукларының үсешен тизләтү, балага вак, төгәл хәрәкәтләрне үтәүдәге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү өчен даими рәвештә уйнала торган уеннарга татар халкының бармаклар белән уеннары бик күп төрле һәм файдалы.

Мәсәлән:     Баш бармак- бау ишә,

                Имән бармак- имән кисә,

                Урта бармак утын кисә

                Атсыз бармак ат җигә

                Чәнчә бармак чәй эчә.һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сулыкларны саклау

3 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья һәм экология фәненнән дәрес планы һәм конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

Сәламәтлек саклау технологияләре

Укыту һәм тәрбия  процессында кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәламәтлекләрен саклау технологияләре...

Тигезлек саклау күнегүләре (Физкультурадан дәрес-конспекты)

Физкультура дәресенә әзерләнгән  конспект,3 класслар өчен....

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...