Орфографик күрмә хәтерне үстерү (Развитие орфографической зоркости)
методическая разработка по иностранному языку (1,2,3,4 класс) на тему

Грамоталы язарга ничек өйрәтергә?  Укучыларның  грамоталылык  дәрәҗәсен ничек үстерергә? Бу сораулар бик күпләрне борчый, чөнки грамоталылык дәрәҗәсе  -  белем сыйфаты күрсәткече ул.

Грамоталы шәхес тәрбияләүгә башлангыч сыйныфларда ук нигез салына. Укытучыдан бу гаять түземлелек, осталык һәм белем таләп итә.Башлангыч этапта алган дөрес язу күнекмәләре кешенең гомере буена иң кирәкле гамәлләрдән санала. Шуңа күрә укытучы алдында  грамоталы шәхес  тәрбияләү бурычы тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon orfografik_kurm_hterne_usteru.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Орфографик күрмә хәтерне үстерү

(Развитие орфографической зоркости)

Грамоталы язарга ничек өйрәтергә?  Укучыларның  грамоталылык  дәрәҗәсен ничек үстерергә? Бу сораулар бик күпләрне борчый, чөнки грамоталылык дәрәҗәсе  -  белем сыйфаты күрсәткече ул.

Грамоталы шәхес тәрбияләүгә башлангыч сыйныфларда ук нигез салына. Укытучыдан бу гаять түземлелек, осталык һәм белем таләп итә.Башлангыч этапта алган дөрес язу күнекмәләре кешенең гомере буена иң кирәкле гамәлләрдән санала. Шуңа күрә укытучы алдында  грамоталы шәхес  тәрбияләү бурычы тора.

Грамоталы язарга өйрәтү  1нче сыйныфтан башлана, мәктәпне тәмамлап чыкканчы тел фәненең барлык бүлекләрендә дәвам иттерелә.Һәм, әйтергә кирәк, укучыларның грамоталылык дәрәҗәсе  ул – укытучы хезмәтенә бәя дә.

Грамоталы язарга, ягъни орфографиягә өйрәтү мәсьәләре буенча телче галимнәр һәрвакыт фикерләрен әйтә килделәр.Мәсәлән, Г.Ибраһимов орфографиягә өйрәтү өчен 4 ысулгы күрсәтә: күчереп язу, күңелдән язу, әйткәнне язу, ялгышларны төзәтү. Шул ысулларның иң уңышлысы дип күчереп язуны саный(төрле грамматик биремнәр белән).”Дөрес язарга өйрәтүнең нигезе – кулның һәм күзнең дөреслеккә гадәтләнүедер”, - ди ул . Бу фикерләр хәзер дә актуальлекләрен югалтмаганнар.

Минем  фикеремчә дә, күчереп язу – башлангыч чорда иң эффектив алым. Ныклы күчереп язу күнекмәләре булдырылгач кына, башка эш төрләренә, мәсәлән, диктантларга күчелә.

Орфографик күрмә хәтерне үстерү өчен иң файдалысы – хәтер һәм күрмә   диктантларын куллану. Алга таба үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып төзелгән күрмә һәм хәтер диктантлары өчен махсус текстлар тәкъдим итәм.

Бу эш аерым дәфтәрдә алып барыла. Укучылар сүзләрне игътибар белән укыйлар, дөрес язылышын хәтердә калдырырга тырышалар.Сүзләр (җөмләләр) каплана һәм  истә калганча яздырыла. Аннан соң сүзләр ачыла, дөреслеге тикшерелә, хаталар поляда күрсәтелә, билге куела ( үзбәя яки бер – берсенә бәя)

Хаталарны исәпкә алганда, дәфтәрдә һәр укучыга аерым бит ачыла, ялгыш язылган барлык сүзләр язып барыла һәм шул төр хаталарны бетерү өстендә төрле эшләр үткәрелә. Бу төр исәпкә алу һәр укучыга шәхси якын килү принцибын тормышка ашырырга ярдәм итә, орфографик хаталарны бетерү буенча эш оештырып, укучының үсеш дәрәҗәсен күрергә мөмкинлек бирә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: эшне системалы итеп алып барганда орфографик күрмә хәтерне үстерүдә уңышларга ирешеп була.

I.Күрмә - сүзлек диктанты

                         А хәрефе

№1.Ал, бал, сал, апа, абый.

№2.Аз, баз, саз, каз, алма, малай.

                            Ә хәрефе

№1.Әнә, Әнәс, әтәч, чәчәк, дәфтәр, зәңгәр.

№2.Мәктәп, тәрәзә, рәхәт, рәхмәт, чәчәк.

                         О хәрефе

№1.Оч, оча, кош, тоз, боз, бозау, бодай.

№2.Он, озын, озак, олы, солы,соры.

                          Ө хәрефе

№1.Өч, өс, өй, көй, көн, төн, өн.

№2.Көл, гөл, көлке, төлке, өстәл.

                           У хәрефе

№1.Ул, бул, сул, кул, мул, шул.

№2.Урам, урман, буран, суган, туган, тугыз.

                           Ү хәрефе

№1.Үт, күр, түр, күл,бүл.

№2.Үрдәк, үрнәк, күлмәк, гүзәл,  бүлмә.

                            Ы хәрефе

№1.Ылыс, чыршы, җыр, җырчы, былбыл.

№2.Кыр, кыз, кыш, арыш, былтыр, укытучы.

                           Э, е хәрефләре

№1.Эт, эз, эш, эшче, эссе, элгеч.

№2.Тел, бел, без, сез, теш, кеше.

                               И хәрефе

№1.Ит, кит, ис, хис, хикәя, әкият.

№2.Ипи, икмәк, ишек, ишәк, иләк.

                            Ә, е хәрефләре

№1.Тәмле, бәрәңге, исәнме, яшелчә, тәнәфес.

№2.Дәрес, дәреслек, песнәк, печән, мәче, песи.

                             В хәрефе

№1.Авыл, вакыт, тавык, тавыш, ватык.

№2.Вак, Вәли, Вәсимә, Сәвия, вәкил.

                             Җ хәрефе

№1.Җәй, җир, җил, җыр, җырчы, җырлый.

№2.Җиде, җиңел, энҗе, җомга, җөмлә.

                                 ң хәрефе

№1.Аң, уң, моң, миң, киң, сеңел.

№2.Бәрәңге, җиңү, уңыш, чаңгы, зәңгәр, яңгыр.

                                 Н, ң хәрефләрен аеру

№1.Ана – аңа, яна – яңа, тун – туң.

№2.Ун – уң, мен – мең, мине – миңе.

                             Х хәрефе

№1.Хат, хата, хәбәр, хис, рәхәт.

№2.Хезмәт, хөрмәт, пөхтә, рәхмәт, хәрәкәт.

                              Һ хәрефе

№1.Һава, һәм, һәр, шәһәр, әһәмиятле.

№2.Һәйкәл, һөнәр, даһи, Таһир, Зөһрә.

                                  Х, һ хәрефләрен аеру

№1.Һава, шәһәр, һәр, һәм, һәйкәл,һөнәр.

№2.Хат, хәрәкәт, пөхтә, хата, мәхәббәт.

                                  Й хәрефе

№1.Ай, май, тай, сай, бай, малай.

№2.Уйный, уйлый, укый, йоклый, сөйли.

№3.Йон, йорт, йомшак, йомырка, йомгак.

№4.Йөз, йөзә, йөри, йөзек, йөзем, йөрәк.  

                              Ч хәрефе

№1.Чәч, чәчәк, чәкчәк, чәй, өч, үч.

№2.Чана, чалбар, чылбыр, чаба, чеби.

№3.Ачкыч, баскыч, агач, чиләк, чия, чынаяк.

II.Күрмә диктант (җөмләләр)

№          хәреф      җөмләләр  саны        

  1.    7           Алсу яза.
  2.    8           Апа саный.
  3.    9           Марат укый.
  4.    10         Укучы сөйли.
  5.    11         Вазаны ватма!
  6.    12         Балык суда яши.
  7.    13         Азат рәсем ясый.
  8.    14         Тавык тары чүпли.
  9.    15         Зөбәйдә – зирәк кыз.
  10.    16         Илгизә көзге сөртә.
  11.    17         Ләлә бауга сөлге элә.
  12.    18         Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
  13.    19         Алия болында чәчәк җыя.
  14.    20         Тавышланма, әниең ял итә.
  15.    21         Кар өстендә төлке эзе бар.
  16.    22         Казаннан Кырымга бик ерак.
  17.    23         Күрше эте кыр үрдәге тоткан.
  18.    24         Гөлчәчәк бер чиләк чия җыйды.
  19.    25         Гөлчирә әби өч чынаяк чәй эчте.
  20.    26         Өчтау башында мәтрүшкәләр үсә.
  21.    27         Рөстәм Зәй елгасында балык тота.
  22.    28         Яңгырдан соң уңым өсте җем-җем итә.
  23.    29         Якты күл авылында чишмә суы эчәләр.
  24.    30         Яр Чаллы шәһәре Кама буенаурнашкан.  
  25.    35         Татарстан республикасында нефть табыла.
  26.    39         Йомры, йомшак, сары йомгак йөгереп йөри чирәмдә.
  27.    41         Вакыт белән акча табыла, акча белән вакыт табылмый.

III. Хәтер диктанты

Тизәйткечләр

1.Абагага бага-бага,башым бәрдем баганага.

2.Башта башлап таш баскыч башына бас.

3.Вакыт белән акча табыла, акча белән вакыт табылмый.

4.Андый төймә Ләбибәдә дә, Нәдифәдә дә бар.

5.Оясызны ояга оялатып булмый.

6.Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы,

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Табышмаклар

1.Ике туган бер-берсен күрмиләр.(К.....)

2.Бер агачта ике яфрак.(К.......)

3.Утта янмый, суда батмый.(Б..)

4.Җир астында җиз казык.(К....)

5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.(К...)

6.Җәен соры, кышын ак,аңа шулай яхшырак.(К...)

Мәкальләр

1.Теле барның иле бар.

2.Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел.

3.Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

 4.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

 5.Калган эшкә кар ява.

 6.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

 7.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр д

Файдаланылган әдәбият

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан:Раннур, 2000.
  2. Нуриева А Х. Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). – Казан:” Мәгариф” нәшрияты, 2008.
  3. Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теле программасы. - Казан: Мәгариф,2009.
  4. Сафиуллина Ф.С.,Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - Казан: Мәгариф,1998.
  5. Татар балалар фольклоры. Төзүчесе  Р. Ягъфәров. – Казан: Раннур,1999.
  6. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төзүчесе  Х. Ш. Мәхмүтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.
  7. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Төзүчесе  Х. Ш. Мәхмүтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.
  8. Хөснетдинова Н. Дөрес язарга өйрәтү. “Мәгариф” журн.-1998.-№6


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развитие орфографической зоркости

Вашему вниманию представленна статья о развитии орфографической зоркости на уроках русского языка в начальной школе ...

развитие орфографической зоркости

много полезных приёмов и средств...

«Особенности работы по технологии развития орфографической зоркости. Система тренировки орфографической зоркости»

Сообщение на тему "Особенности работы по технологии развития орфографической зоркости. Система тренировки орфографической зоркости"...

Использование орфографических пятиминуток на уроках русского языка во 2-4 классах, как средство развития орфографической зоркости учащихся.

Здесь представлены тексты орфографических пятиминуток, которые можно использовать на уроках русского языка, для выработки навыков орфографической зоркости. Тексты помогают запомнить название орфограмм...

Развитие орфографической зоркости у младших школьников через орфографические пятиминутки

Орфографические пятиминутки способствуют развитию орфографии, 5 групп упражнений, методика работы....

Обогащение лексического запаса и приёмы формирования и развития орфографической зоркости в условиях реализации ФГОС образования обучающихся с задержкой психического развития

Выпускник научится:¢применять правила правописания;¢определять написание слова по орфографическому словарю;¢безошибочно списывать текст объёмом 80-90 слов;¢писать под диктовку текс...