"К "хэрефе.
план-конспект занятия по иностранному языку (1 класс) по теме

Беренче сыйныф укучыларын (рус мәктәбе татар группасы) [Къ]авазы, Кк хәрефләре һәм [К]авазы, Кк хәрефләре белән таныштыру.  [К] авазы булган калын һәм нечкә кушылмаларны билгеләү буенча   [К] авазы кергән сүзләрне уку күнекмәләрен ныгыту . 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k_kherefe.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. [К]авазы, Кк хәрефләре.

Максат. [Къ]авазы, Кк хәрефләре белән таныштыру.

                [К]авазы, Кк хәрефләре белән таныштыру.

               [К]авазы булган калын һәм нечкә кушылмаларны билгеләү буенча    

               [К] авазы кергән сүзләрне уку күнекмәләрен ныгыту.

               Сүз байлыгын арттыру.

               Икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

І Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау.

  ІІ Актуальләштерү.

  1. Әңгәмә.

   -  кешенең сөйләве нәрсә дип атала?

  - сөйләм нәрсәләрдән төзелә?

 - иҗекләр нәрсәләрдән төзелә?

 - нинди авазлар була?

2. Аудирование.

А – ә     у –ү    ы –э   о – ө   ый – и

  1. Уен «Нәрсә артык?»

 

           

  1. Алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшерү.

 - узган дәрестә без нәрсә эшләгән идек?

-  ул нинди аваз?

- [Къ] авазы нинди сүләрдә әйтелә?

- нинди сүзләр калын сүзләр дип атала?

 - [Къ]авазына нинди тизәйткеч өйрәнгән идек?

                             Карама карга, кара каргага

                             Кара карга кунган ак карга

(хор белән, берәм - берәм тиз- тиз әйттерү)

- балалар, бу тизәйткечтә һәрбер сүз нинди авазга башлана?

- ул нинди сузыклар янында килә?

ІІІ  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Бүген без сезнең белән  [К] авазын өйрәнербез.Ул [Къ] авазының нечкә пары  к – къ. Мин сезгә парлап кушылмалар әйтәм, ә сез аларның кайсы калын, кайсы нечкә икәнен әйтегез.

    - ка (калын)       - кә (нечкә)

Ку – кү               кы – ке               ко – кө            кый – ки        

 - Ә хәзер сүзләр әйтәбез.

какы                          курка

күке                           күркә

    [К] авазы да [Къ] авазын белдергән К(ка) хәрефе белән кән крсәтелә.Тик калын сузык аваз хәреф  янында алар [Къ] авазын, ә нечкә сузык аваз хәреф янында алар [К] авазын белдерәләр.

    К, к хәрефләре белән калын сузыклы һәм нечкә сузыклы кушылмаларны укырга өйрәтү.

ка – кә     кы – ки   ку – ко  кушылмаларын уку

    Шул ук кушылмаларга тартык аваз хәрефе өстәтеп, сүзләр төзү һәм уку.

  каз            кыр          кул

  кәз             кер           күл

(сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, рәсемнәр күрсәтелә)

- Без нишләдек?

(кушылмалардан сүзләр укыдык)

-  Бер үк хәреф өстәдек, ә төрле сүзләр ясалды.

(бер генә сузык үзгәрсә дә, сүзнең мәгънәсе үзгәрә)

Физкультминут.

ІV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1 Дәреслек белән эшләү.(Әлифба 40 бит.)

а) Балалар, рәсемдә [К] авазы кергән сүзләр бар, әйдәгез эзләп карыйк әле, кая качканнар икән алар?

б) Рәсем буенча җөмләләр төзегез.

в) Чылбыр буенча уку.

Мәк. (укытучы укый)

Әнә мәк.Мәк матур чәчәк.

- Кәримә, мә чәчәк.

(бер укучыдан кабат  укыту)

Икмәк( укытучы укый)

Әни камыр изә.

Ул мичкә икмәк сала.

(бер укучыдан кабат укыту)

  1. Дәфтәрдә эшләү.

«Икмәк»  шигырендәге җөмләләрнең схемаларын ясагыз.

׀_________ .

׀_______      ________      ________ .

׀_______        _________     _________         __________ .

(җөмләлә буенча схемалар ясату, схема буенча уку)

Икмәк хезмәт куеп табыла. Икмәккә хөрмәт булырга тиеш.Без икмәк турында сөйләшкән идек инде. Кайсыгыз икмәк турында нәрсәләр белә?

     

 Шигырь                   Күмәч нигә тәмле?    

                                                                   Нур Гайсин.

Ак мамыктай ак күмәч –

Табыныңда сый- хөрмәт,  

Ул күмәчне үстерү

Сорый икән зур хезмәт.

Күмәч шуңарга тәмле,

Ул булса, өй дә ямьле.

    Безнең татар халкында икмәккә хөрмәт аеруча зур. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә ул анны. Ипинең валчыгын да таптарга ярамый, чөнки икмәк рәнҗи.

    Татар халкында шундый бер риваять бар.

   « Борын-борын заманда бер кеше ялгыш кына ипи валчыгын җиргә төшереп җибәрә. Бик озак эзли ул аны, тик таба алмый. Үзе калдырып китәргә дә курка, чөнки ипи валчыгына кеше басарга мөмкин. Менә шул урынны ул киртә белән әйләндереп ала.

    Әйдәгез, балалар, икмәкне хөрмәт итик!

Уен. «Серле капчык»

(Капчыкта төрле предметлар,укучы бер предметны ала һәм аның турында сөйли, табышмак әйтә, укучылар аңа булышалар)

  1. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (куян)

  1. Җир астында алтын казык

Без аны алдык казып. (кишер) һ.б.

V Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәләр белдек?