Тукай безне телле итте
классный час по истории (2,3,4 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_bezne_telle_itte.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тукай безне телле итте.

Максат: Балаларның белем алуга кызыксынуларын арттыру; Туган телебезнең моңлы яңгырашлы икәнлеген мисаллар белән дәлилләү.

Җиһазлау: Габдулла Тукай әсәрләре. Аңа багышланган һәм тел турында шигырьләр. Кроссвордлар, төрле уеннар,иллюстрацияләр.

    Дәресне кроссвордлар чишүдән башлыйбыз. Кроссвордларны вариантлап та, барлык укучылар бергә дә чишәргә була.

     Горизонталь шакмаклрга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.

1 нче кроссворд

я

ң

г

ы

р

т

а

в

ы

к

к

ү

б

ә

л

ә

к

ү

р

д

ә

к

с

у

ы

к

ш

а

л

к

а

н

к

а

р

л

ы

г

а

ч

с

у

г

а

н

1. Үземне көтеп алалар, күрдеме -  качалар.

2. Яшел чирәм өстендә

   Кырт-кырт кыртлар.

   Канатларын җәеп,

   Балаларын туплар.

3. Чуар йомшак күлмәге,

    Тотсаң уңа бизәге.  

4. Соскы борын бакылдык,

    Күп сөйләшә такылдык.

5. Аягы юк, кулы юк,

    Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.

6. Түгәрәк, ә ай түгел,

    Сары, ә кояш түгел.

    Тәмле, тик шикәр түгел.

    Койрыклы – тычкан түгел.

7. Кулы юк – балчык ташый,

    Балтасы юк - өй ясый.

8. Кем аны чишендерә,

    Шул кеше яшен түгә.

2 нче кроссворд

ә

т

ә

ч

т

у

п

к

у

я

н

к

а

е

н

й

о

ооо

л

д

ы

з

  1. Башы-тарак,

Койрыгы-урак.

  1. Типкән саен уйный, сикерә,

Җирдә бердә тик ятмый.

Һаваларда очып йөри,

Суга төшсәдә батмый.

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

  1. Аяк кием кигән,

Яшел чугын элгән.

  1. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

Бу кроссвордларда яшерелгән сүзләр нинди?

  1 нчесендә - Габдулла, 2 нчесендә - Тукай

Магнитофон тасмасында язылган “Туган тел” көе яңгырый. Шул вакытта Эльмира Шәрифуллинаның “Язы барның” дип исемләнгән шигере укыла.

        Янар йолдыз булып кем калыкты,

 Халыкларның күңел түрендә?

 Кем меңьяшәр имән агачыдай

 Тамыр җәйде безнең күңелгә?

Кем инде ул, һәм кем булып калды

Нәни Апуш, бөек Габдулла –

Ятимлектән зур дөньга чыкты,

Ил күңеленә чыкты Габдулла.

Бәйрәм ясап күңел түрләрендә

Пар атлары чаба заманның.

Тукайлары туганчыга кадәр

Нуры булды микән Казанның...

Язы барның җирдә даны булыр

Язлар бирде сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

Даны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

3. Өйдә ятлап килергә кушкан шигерләрне сөйләү:

    -“Шүрәле”, “Карлыгач”, “Су анасы”, “Кызыклы шәкерт”, “Фатыйма белән         сандугач”.

4. Габдулла Тукай әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр буенча эш. Аларның нинди шигырьләргә туры килүен ачыклау. ( Иллюстрацияләр “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”, “Туган авыл”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Ялкау маэмай” шигырьләре буенча ясалган.)

5. - Габдулла Тукайның гимн урынына куллана алырлык нинди шигыре бар?

    - “Туган тел” шигыре

6. “Туган тел” шигыренә татар халкының көй язуын искә төшерү һәм башкару.

7. - Тукайның тагын кайсы шигырьләре көйгә салынган?

    - “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат”, “Карлыгач” һәм башкалар.

    - Ә хәзер бу көйләрнең кайберләрен башкарып карыйк әле.

8. –“Тау башына салынгандыр безнең авыл,

        Бер чишмә бар якын безнең авылга ул”, дигән шигырь юлларында сүз кайсы авыл турында бара икән?

   -Сүз Кушлавыч авылы турында бара. Чөнки шигырь “Туган авыл” дип атала, ә Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы.

9. Укучылардан   Габдулла Тукай турында белгәннәрен сөйләтү.

10. Үзем балаларга түбәндәге мәгълүматларны җиткерәм. Габдулла Тукайның туган ягы – инешле, урманлы Казан арты: Ул дөньяда 27 ел гына яшәгән. Ләкин безгә бик зур әдәби мирас калдырган.

         С.Кудашның Тукай турында бер шигыреннән өзек укыйм.

              “Телсез идек – Тукай  безне телле итте.

                Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.”

Болай әйтә алуы белән Сәйфи Кудаш мең тапкыр хаклы.

Тел безнең юлдашыбыз, аралашу чарасы да.

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле,

  1. дип язды Наҗар Нәҗми. Туган телебезнең моңы Тукай шигерьләрендә бигрәк тә ачык күренә. Аның иҗатында, чынлап та, туган тел белән моң кушылган.(А.Монасыйповның Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җыры яңгырый).

11. Йомгаклау. Дәресне “Туган авыл” җыры белән тәмамлау.

     

Балтач районы Сосна урта мәктәбе

Тукай безне телле итте

 Ситдикова Э.И.

2007 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Тукай безнең йөрәкләрдә. Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү. Зал...

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә...