Тукай безнең күңелләрдә
классный час (1 класс) на тему

Альмиева Гульзия Мансуровна

конкурс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx16.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай – безнең күңелләрдә.

Альмиева Гөлзия Мансур кызы

Кукмара районы Янсыбы башлангыч мәктәбе

Максат:Габдулла Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына,

              тормышына кызыксыну уяту, горурлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр.

Кичәнең барышы:

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз фасылы. Бу айда татар халкының бөек  шагыйре Тукай  туган. Габдулла Тукай дөньяда бары тик  27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлыгын калдырган.

     Без  бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча үткәреләчәк кичәгә җыелдык. Кичә уен формасында , ике командага бүленеп үткәрелә. Уеныбыз 6 турдан торачак. Уенны башлыйбыз.

I тур.

Сорауларга дөрес һәм тиз җавап бирергә.

1 нче командага

  • Тукайның туган авылы (Кушлавыч)
  • “Кызыклы шәкерт” шигырендәге этнең исеме (Акбай)
  • Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән ? (кәҗә)
  • “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме (Былтыр)
  • Г.Тукай туган ел (1886)
  • Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме ( Фатыйма)

2  нче командага

  • Шагыйрь үлгән шәһәр (Казан)
  • Су анасының югалткан әйбере (тарак)
  • Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр? (ботка)
  • Бүре башын кемнәр тапкан ?( Кәҗә белән Сарык)
  • Тукай үлгән ел(1913)
  • “Шүрәле” әкиятендә нинди авыл табигате сурәтләнгән ?(Кырлай)

II тур.

Һәр укучы яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйли.

III тур.

Укытучы.

Иң матур җир кайда дисез

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Әкияттән өзекләр уку, исемен әйтергә һәм сәхнәләштереп күрсәтергә. (“Шүрәле” һәм “ “Су анасы” әкиятләре)

IV тур.

Игътибарлымы без?

  1. Кайсы шигырь артык?
  1. Бала белән күбәләк                           3. Гали белән кәҗә
  2. Кызыл ромашка                                4. Буран

     2.Бу әсәрләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?

            1. Сертотмас үрдәк                                   3. Шүрәле

            2. Су анасы                                                4. Кәҗә белән Сарык

      3. Бу юллар кайсы шигыреннән?

          Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

          Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

  1. Тәүфыйклы песи                                  3. Кызыклы шәкерт
  2. Кошларга                                              4. Сыерчык

      4.”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?

            1. Кояш                                                       3. Эт

            2. Сандугач                                                4. Алмагач

V тур

Шигырьләрне бел.

  1. “И, сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә – эш...” (Эшкә өндәү)

  1. “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ...” (Туган авыл)

  1. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “Тавыклары җырлай” диләр” ... (Шүрәле)

  1. Әйдәле Акбай, өйрән син,

Арт аягың белән тор... (Кызыклы шәкерт)

VI тур

Габдулла Тукай (бу сүздәге хәрефләрдән сүзләр уйлап язу)

Нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү

Укытучы.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

  • Хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк. Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган кичәбез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай безне телле итте

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Тукай безнең йөрәкләрдә. Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү. Зал...

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә...