Көзге урмандагы пәрәвез
методическая разработка по изобразительному искусству (изо) по теме

"Көзге урмандагы пәрәвез"- темасына рәсем дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көзге урмандагы пәрәвез.

Максат: иҗатның күптөрлелеге һәм мавыктыргыч булуы турында күзаллау булдыру;

 сәнгатнең яңа төре-графика үзенчәлекләре, “сызык”, “штрих”,”рәсем”, “графиклык” төшенчәләре һәм графика сәнгатенең яңа мөмкинлекләре белән таныштыру;

кулны иркен хәрәкәтләндереп, график материал белән сызыклар ясау күнекмәләре бирү.

Материаллар: альбом бите, каләмнәр,штрих үрнәкләре күрсәтелгән таблицалар һ.б.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

-дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.”Графика төшенчәсен аңлату.

“Графика” сүзе “язам” дигән грек сүзеннән килеп чыккан. График рәсемне туш , каләм, гади карандаш, күмер, пастель(йомшак буяу карандашлары), төсле акбурлар яки фломастерлар белән ак яки башка төсле кәгазьгә ясарга мөмкин.

III. “Пәрәвез җебе” әкиятен сөйләү.

“Урманда бик талантлы бер үрмәкүч яшәгән, ди. Ул гадәти булмаган бик матур шәл тукый белгән. Алар белән урманны бизәгән, матур күбәләкләргә һәм салкын, яңгырлы төннәрдә канатлары туңа торган чикерткә-карчыкларга бүләк иткән.

Алар ,безнең әбиләребез кебек, шәлгә төренеп йөргәннәр. Үрмәкүч чын рәссам булган. Урмандагы һәр җан иясе моны белгән һәм аны бик хөрмәт иткән, чөнки талантлы һәм булдыклыларны һәркем ярата.

Кояшлы бер иртәдә үрмәкүч остаханәсенә ягымлы урман кызы килгән. Ул урманда кыңгырау, ромашка, энҗе чәчәкләрне үстерә икән. Урман кызының үрмәкүчкә бер үтенече булган: “Хөрмәтле оста! Бүген кич белән мине чәчәкләр балына чакырдылар. Анда мин иң матур киемнәр бәйгесендә катнашырга телим. Ә минем ромашкалы күлмәгемә юка челтәр кирәк. Сез миңа ярдәм итә алмассызмы?

Урман кызы бик ягымлы, эчкерсез булганга күрә, үрмәкүч аңа чәчәкләр балы өчен шәл тукырга риза булган. Эшне тизрәк башкару өчен , ул башка оста үрмәкүчләрне дә чакырган. Тукучылар төркеме урман аланындагы матур чыршы агачыннан ерак түгел генә үскән зур абага яфрагы астына урнашкан үрмәкүч ярдәмчеләренә төрле вазыйфалар тапшырган, ә үзе иң катлаулы эшкә тотынган,пәрәвез җепләренә чәчәк чыклары бриллиантларын бәйләгән, хуш исле миләүшә чәчәге таҗларын, төсле пәрәвез җепләре кушып үргән. Эше бик тиз һәм күңелле барган. Шәл бик матур килеп чыккан.

Ул кичне балда урман кызы иң матур һәм үзенчәлекле кунак булган. Һәр кеше үрмәкүчнең осталыгына һәм урман кызының матурлыгына сокланган.

  1. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, теләсә нинди эшне кайчан иҗади эш дип санарга мөмкин?
  2. Әйе, эшне яратып, теләп, уйлап эшләсәң, ул иҗади эш була.

IV.Эш алымнарын аңлату.

Кәгазь битенең уртасына нокта куела, шул ноктадан төрле юнәлештә нурлар ясала. Пәрәвез “үрү” җиңелрәк булсын өчен бу нурларда, үзәктән бертигез ераклыкта итеп, нокталар билгеләргә һәм аларны туры яки батынкы сызыклар белән тоташтырырга мөмкин. Пәрәвезнең беренче рәте барлыкка килә. Алга таба нокталар куймыйча, күз белән чамалап ясарга була. Сызыклар тоташ, тигез булырга тиеш. Әгәр пәрәвезгә яфраклар эләксә, аларны тоташ буямаска, ә штрихларга кирәк.

“Графика”, “сызык”, “штрих” төшенчәләренең мәгнәсе аңлатыла, төрле штрихлар сурәтләнгән таблицалар күрсәтелә.

V. Укучыларның мөстәкыйль эшләре.

Укучылар иҗат итәләр, ә укытучы аларның эшен күзәтә.

VI. Йомгаклау.

Рәсем конкурсы  уздырыла, иҗади эшләргә бәя бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему" Урмандагы тереклек"

Презентация  для 4 класса  по УМК " Школа  России" по учебнику Плешакова....

Презентация на тему" Урмандагы тереклек"

Презентация  для 4 класса по программе  " Школа России" по учебнику Плешакова....

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек.

Максат: 1Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.2.Укучы...