"Сузык авазлар", Татар теле
методическая разработка по логопедии по теме

Ильясова Каусария Зуфаровна

Коррекция мәктәбендә татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzyk_avazlar.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Такталачык коррекция мәктәбе

8 төрдәге махсус (коррекцион) мәктәпнең 2 классында татар теле дәресе

Т   е   м   а:

Сузык авазлар

Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы

Тема:   Сузык авазлар.

Максат:  Калын һәм нечкә сузык авазларны сүзләрдә ныгыту, фонематик

                 ишетүне үстерү, дөрес уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

Жиһазлау: Кояш, Кызыл Калфак, кәрзинендә бүләкләр, Белмәмеш, аның

                 биремнәре, магнитлы тактада кар бөртекләре рәвешендә ясалган

                 сузык аваз хәрефләре, рәсемле-схемалы карталар,һәр укучыда ра-

                 кеталар, аларга йолдызлар.

Дәрес барышы.

I. Класста уңай психологик халәт урнаштыру.

    ---Укучылар, хәерле сәгатьтә дәресебезне башлыйбыз. Безне беркайчан да рәхим –шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламаган Кояшыбыз безгә бүген дә көч-куәт биреп торыр. Безнең дәресебезгә кунаклардан тыш тагын элекке танышларыбыз да килгән бит әле. Таныйсызмы бу матур кызны? (Кызыл калфак).Ул һәрвакыт нәрсә тоткан булыр?(Кәрзин) Ә кәрзине аның беркайчан да буш булмас, шулай бит?Ә монысы кем,балалар? (Белмәмеш) Балалар, Белмәмеш авазлар дөньясына кергән дә адашкан, ул аларны берничек тә аера алмаган, аптырап беткән, шуннан ул үзенең акыллы дусларын—сезне исенә төшергән. Балалар, ярдәм итәбезме Белмәмешкә? (Ярдәм итәбез).

II. Алынган белемнәрне искә төшерү.

   ---Ә нәрсә соң ул аваз? (Тавыш) Без авазларны нишләтәбез әле? (Әйтәбез,чыгарабыз һәм ишетәбез).Ягез әле, әйтегез,без тирә-юньдә нинди авазлар ишетәбез? (Буран дулый, ыжгыра, жил сызгыра, яңгыр шыбырдый, тамчы тама, чишмә челтери һ.б.) Жәнлек, кош-кортлар, йорт хайваннары нинди авазлар чыгаралар? (Сыер мөгри, сарык бәэлди, тавык кытаклый, үрдәк бакылдый, әтәч кычкыра  һ.б.)

III. Дәрес темасы буенча эш.

 

     1. Калын һәм нечкә әйтелешле сузык авазлар.

     ---Балалар, карагыз әле , менә монда берәм-берәм кар бөртекләре очып төшә. Ә аларда хәрефләр.Укыйк әле,нинди аваз хәрефләре язылды микән? (Сузык аваз хәрефләре) Хәрефләр парлап куела.

     

      2. Артикуляцион гимнастика.(Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре әйтеп чыгыла).

      3. Белмәмешнең беренче биремен үтәү.”Нәрсә артык?”Карточкаларда сузык һәм тартык аваз хәрефләре бутап бирелгән. Тартык аваз хәрефенең икәнен әйтү.

       4.  Белмәмешнең икенче биремен үтәү. Тактада эш : к-л сүзендә нокта урынына сузык аваз хәрефләре куеп, төрле сүзләр ясау.(кал, кул, кыл, кол, кил, күл, көл). Дәфтәргә күчереп язу.

        5.  Белмәмешнең өченче биремен үтәү. “Кыш” тексты өстендә эш.Укытучы текстны укып чыга. Текстта нәрсә турында сүз баруы ачыклана.-Әйдәгез әле, кышкы урманга экскурсиягә барып кайтыйк.

        6.Физкультминутка.

 

Кышкы урманга килдек,             Әнә куян сикерә,

Матур урыннар күрдек.               Ул бүредән элдерә,

Ак шәлле каен уңда,                     Без дә аннан качабыз,

Ямь-яшел чыршы сулда.              Күрмәс безне ул явыз.

Кар бөртекләре оча,                      Аю бабай ял итә,

Әйләнеп жирне коча.                    Кызылтүшләр очалар,

                             Бигрәк матурлар алар.

                              Урманда рәхәт булса да

                              Класска кайтыйк, балалар.

 

       “Кыш” тексты буенча эш дәвам иттерелә.

---текстны уку

Салкын кыш килде. Җир өстен ак кар каплады. Без тауда чана шуабыз.Тиздән чыршы бәйрәме җитәр. Кыш бабай безгә бүләкләр төяп килер. Без кышны бик яратабыз.

---астына сызылган сүзләрне тактада язу.

---сузык аваз хәрефләре астына сызу.

---ижеккә бүлү,

---ижеккә бүлү кагыйдәсен искә төшерү,

---тиешле сүзләрне ижеккә бүлеп, тексны күчереп язу.

   7. Белмәмешнең дүртенче биремен үтәү. Рәсемле-схемалы карталар буенча эш. Һәр бала үз картасындагы сүзләрне укый һәм дәфтәрдә яза.

   8. Белмәмешнең бишенче биремен үтәү. Предмет рәсемнәрен ике өйгә аерып салу.Сузык аваздан башланганнарын кызыл өйгә,тартык аваздан башланганнарын зәңгәр өйгә салалар.

   9. Сузык авзлардан гына башланган сүзләр уйлап әйтү.Һәр дөрес сүз өчен баланың ракетасына йолдыз куела. Иң күп йолдыз жыючы бала жиңүче була.

   10. Сүзләр әйтеп яздыру.

 Кәжә, сарык, сыер, бозау, көчек, эт, ат песи.

---Балалар,бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Йорт хайваннарының исемнәре). Ягез әле , кайсыгыз йорт хайваннары турында шигырь сөйли? (Бер укучының шигыре сөйләтелә).

IV. Дәресне йомгаклау.

 ---Балалар, Кызыл калфак дәрес буе сезнең Белмәмешкә ярдәм итүегезне карап, сөенеп торды. Ул сезнең һәрвакыт шулай шәфкатьле, миһербанлы, ярдәмчел булугызны тели. Ул сезгә үзенең бүләкләрен тапшыра.(Укучыларның дәрестә катнашулары бәяләнә).

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Сузык авазлар илендә.

Сузык авазлар темасын кабатлау....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...