Артикуляция гимнастикасы.
материал по логопедии по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

                Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мус­кулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнергә тиеш, шулай булмаганда, аларның йөрүе, хәрәкәтләнүе кими. Бу күнегүләрне эшләгәндә башка мускуллар көчәнмәсеннәр. Мәсәлән, өске иренгә күнегү эшләгәндә борынны җыермасын, иякне йөрткәндә, муен мускулы хәрәкәтләнмәсен. Бу күнегүләрне һәр укучы белән берничә мәртәбә аерым-аерым кабатларга кирәк һәм күнегү эшләгәндә баштагы чорда көзгегә карап эшләргә тәкъдим ителә. Дөрес эшли башлагач, көзгесез күмәк эшләргә дә ярый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon artikulyaciyagimnastikasy.doc429 КБ

Предварительный просмотр:

АРТИКУЛЯЦИЯ ГИМНАСТИКАСЫ

               Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнергә тиеш, шулай булмаганда, аларның йөрүе, хәрәкәтләнүе кими. Бу күнегүләрне эшләгәндә башка мускуллар көчәнмәсеннәр. Мәсәлән, өске иренгә күнегү эшләгәндә борынны җыермасын, иякне йөрткәндә, муен мускулы хәрәкәтләнмәсен. Бу күнегүләрне һәр укучы белән берничә мәртәбә аерым-аерым кабатларга кирәк һәм күнегү эшләгәндә баштагы чорда көзгегә карап эшләргә тәкъдим ителә. Дөрес эшли башлагач, көзгесез күмәк эшләргә дә ярый.

1   нче күнегү

   Баш бармак сыярлык итеп, авызны ачабыз һәм ябабыз. Бу күнегү авызны ачмыйча, теш аша сөйләшүчеләр өчен бик файдалы һәм тавыш өстендә эшләгәндә ин, кирәкле күнегү. Чөнки авазларны дерес әйтү, сүзләрне аңлаешлы сөйләү, кешенең авызы ачылса гына мөмкин. Ә авыаы ачылмаса, теш аша сөйләү барлыкка килә, ул аңлашылмый.

2  нче күнегү

   Өске ирен көлгәндәге кебек җәелә. Аннары табигый торышын ала. Бу күнегү өске ирене эшләмәгән кешеләр өчен файдалы. Әгәр кешенең өске ирен мускуллары катып калган икән, ул иренне җәеп, җыеп әйтә торган авазларны әйтә алмый (о, ө, у, ү).

Бу күнегүне эшләгәндә иренне артык җәймәскә, җыеп аска кертмәскә, өске аңкауны бик күтәрмәскә һәм борынны җыермаска кирәк.

3  нче күнегү

  Аскы ирен аска тартыла һәм табигый хәленә кайта. Бу күнегү кешенен,         аскы ирене хәрәкәтләнмәгәндә бирелә. Кеше үзе сөйли, ә аскы ирене хәрәкәтләнми. Шуның, аркасында авазлар тулы яңгырамый. Эленке-салынкы сөйләү, сүзнең тәмен белмичә, ничек эләксә, шулай сөйләү иреннәрнең эшләмәвеннән килеп чыга. Шуңа күрә иренңәрне аерым-аерым йөртеп күнектерү бик файдалы һәм яхшы нәтиҗәләр бирә.

 4   нче күнегү

    Аскы һәм өске иренне чиратлаштырып җәеп күнектерәбез. Бу очракта ирене йөрмәгән кеше, күнегүләр эшләп, иреннәрен идарә итәргә өйрәнә.

                                    5  нче күнегү

    Ике иренне көлгәндәге кебек берьюлы җәябез. Тешләр тулы-сынча күренә, аннары авызны ябабыз.

6  нчы күнегү

Өске иренне өске тешләрнең астына кертеп, шудырып чыгарабыз. Аннан көлгәндәге кебек җәябез. Күнегүне эшләгәндә авыз азрак ачыла.

7  нче күнегү

Бу күнегү дә иреннәрнең йомшаклыгын, хәрәкәтчәнлеген үстерү өчен кирәк. Авызны азрак ачып, аскы иренне аскы тешләр астына кертеп, шудырып чыгарабыз, иренне җәеп, тешләрне күрсәтәбез һәм авызны ябабыз.

                                   

  8  нче күнегү

                      Өске һәм аскы иренне чиратлаштырып шудырабыз.

9  нчы күнегү

Өске һәм аскы иренне берьюлы шудырабыз. Аннан иренне җәеп, тешләрне күрсәткәч, авызны ябабыз.

10 нчы күнегү

Аскы тешләр белән өске иренне, өске тешләр белән аскы иренне берничә мәртәбә тешлибез. Аннан шуны берәм-берәм чиратлаштырып эшлибез.

11  нче күнегү

Иреннәрне бик нык итеп алга бүлтәйтәбез, аннан ике якка җәябез һәм яңадан урынына куябыз. Ләкин тешләр күренмәскә тиеш. Бу күнегүне ү, е авазларын әйтә белмәгән кешеләргә эшләргә кирәк. Аннан бу күнегү ирен мускулларын бик каты хәрәкәтләндергәнгә, иреннәр яхшы җылына. Бигрәк тә үзешчән сәнгать коллективларына төрле температуралы клубларда эшләргә туры килгәндә бу күнегү иреннәрне җылыту өчен дә бирелә.

12  нче күнегү

    Иреннәрне җыеп, алга бүлтәйткән килеш, таркатмыйча уңга, сулга һәм түгәрәкләп йөртәбез. Бу күнегүне эшләгәндә, укучылар иреннәрне таркатмыйча           уңга-сулга хәрәкәтләндерә алмыйлар. Иреннәр буйсынмый. Шуңа күрә, башта җыеп, бүлтәйтеп, алга сузып торырга, аннары, җыеп, таркатмыйча, уңга авыштырып азрак туктап торырга, сулга, аска, өскә күчереп туктап торырга, аннары гына түгәрәкләп йөртергә кирәк. Күнегүне эшләгәндә, иреннәр бик нык җыела, ияк урынында кала (тешләрне кысып куябыз). Бу күнегүдән соң ирен мускуллары   җиңел хәрәкәтләнүчән була.

     

12 нче күнегү рәсемнәре.

13  нче күнегү

      Ияк алга этелә һәм үз урынына куела. Аннары иякне уңга, сулга, түгәрәк ясап, бөтен якка йөртәбез. Бу күнегү авыр хәрәкәтләнүче ияк өчен кирәк.

Бу күнегүләрнең кайберләрендә генә авазлар кулланабыз. Мәсәлән, 1 күнегүдә — а, о (русча), .2 күнегүдә — и, ы, э.

13 нче күнегү рәсемнәре

ТЕЛ ГИМНАСТИКАСЫ

    Телгә    күнегү    эшләтү    тел мускулларының   иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк. Кайвакытта тел очы йөрмәгән кешеләргә күнегү эшләтеп, аның йөрүенә ирешеп була.     Кайбер   - кешеләрнең телләре, калын булу сәбәпле, акрын хәрәкәтләнә, авыр йөри. Күнегү эшләтеп, ул телне иркен хәрәкәтләндереп була. Шуның өчен, артикуляция гимнастикасыннан соң тел гимнастикасына күчәргә кирәк.

Тел өчен күнегүләр

1)   Авыз зур итеп ачыла. Тел уртадан   азрак   бөгелеп,   телнең очы җиңелчә генә аскы тешләргә тиеп ята. Телнең төбе төшә. Өске аңкау,   иснәгәндәге   кебек,   кече тел    күренерлек    булып    ачыла (тирән итеп  "иснәү").

2)     Авыз    зур    итеп    ачыла. Телнең   очы   аскы   тешкә   тиеп тора торган җиреннән күтәрелеп, эчке яктан өске тешләргә тия һәм яңадан   үз  урынына  кайта.   Ияк селкенми.

Бу     күнегү    тел    керешен хәрәкәтләндерү өчен кирәк.

3)  Авыз җиңелчә генә ачыла. Тел өскә күтәрелә һәм акрынлап өске аңкау буенча  артка  шудырыла.   Аннан   яңадан   үз   хәленә кайта  (тел йоту).

4)  Авыз киң итеп ачыла. Тел эчке    яктан    яңакның    әле    бер ягына,  әле икенче ягына бәрелә һәм табигый хәленә кайта.

Бу күнегүләр барысы да берничә мәртәбә кабатлана.

5)    Телне   эчке   яктан   өске тешләргә терәтеп  алга этәрәбез. Бу    күнегү    тел    мускулларын төрлечә    хәрәкәтләндерү    өчен кирәк.

6)     Телдән    салма    ясыйбыз (телнең ике кырыен уртага таба бөгеп түгәрәклибез).

7)   Иреннәрне ябып, телне тешләр өстендә түгәрәкләп йөртәбез.

8)   Телне салкын тимергә тидерәбез.  Бу  телнең очын бик нык ж,ыга һәм таркату өчен кирәк. Гомумән, телнең очы бу күнегүдән йомшый, буйсынучан була.

9)  Телне алга ыргытабыз. Бу күнегү 8 нче күнегүдәге киеренкелекне бетерү өчен, иркенлек бирү өчен кирәк.

10)   Телне ирен өстеңдә уңга, сулга күчереп йөртәбез.

11)   Телне тышка, эчкә йөртәбез.

 

  Бу күнегүләр һәр көн эшләнергә тиеш. Телнең мускуллары төрлечә хәрәкәтләнергә сәләтле булса, иреннәр дә тиешенчә хәрәкәтләнә алса, кешенең эленке-салынкы сөйләве бетә. һәм кеше авазлар нинди генә кыен чолганышта булса да, нинди генә темпта сөйләргә туры килсә дә уңайсызланып калмый;

    Югарыда әйтелгәнчә, ирен һәм тел күнегүләре укучылар белән аерым-аерым эшләнә. Яхшы зшли башлагач кына бу күнегүләрне дөрестә бергәләр эшләргә кирәк. Гомумән, бездә сәхнә теле дәресе һәр кешенең индивидуаль кимчелегенә аерым әһәмият итеп алып барыла. Әгәр бер кеше безгә килеп кергәнче үк иреннәрне кирәгеннән артык йөртеп сөйләшә торган булса, ул укучыга артикуляция гимнастикасы эшләтүнең кирәге юк, киресенчә, аның иреннәрен нормаль йөртү хәленә китерергә кирәк.

               

             

                 "А" авазына күнегүләр

       Ага-ага агып беталмый,

      Чаба-чаба чабып җиталмый.

Сорау куеп карыйбыз: Ничек агып бетә алмый? Ага-ага агып беталмый. Ничек чабып җитә алмый? Чаба-чаба чабып җиталмый. Яки ага-ага нишләп бетә алмый? Чаба-чаба нишләп җитә алмый? — кебек сораулар куеп, төрле фикер таләп итәбез.

      2)   Бер атасы, бер анасы, ничә йөз мең баласы. Биредә санап   китү   күздә   тотыла.   Санаган   вакытта,   тавышны берсен  икенчесеннән  югарырак  куеп әйттерсәң,  бу интонация үсешенә ярдәм итә. Бер тонда гына сөйләү бетә. Шуның өчен бу күнегүләрдә алда әйткән максатны күздә тотарга кирәк.

     3)   Армый,  талмый,  ат артыннан  калмый.   (Монда да шул ук санау).

     4)   Әүвәл кара урман,

           аннан кире урман,

           аннан ары елкылдык,

           аннан ары тыркылдык,

           аннан ары шапылдык.

    Биредә укучы алдына, аңлатырга кирәк, дигән максат куябыз. Берсе аңлата, икенчесе аңламый яки оныта. Беренчесенә, һичшиксез, аңлатырга, төшенде-рергә кирәк. Менә аңлата башлый. Әүвәл кара урман, аннан кире урман, аннан ары елкыддык, аннан ары тыркылдык, аннан ары шапылдык,

—   Аңладыңмы?        

—   Юк.

    Тагын аңлата. Шул рәвешчә һәр аңлатканда, тавыш та күтәрелә бара һәм аңлата торган материалда сүзләр, авазлар да төгәл әйтелә.            

  1. Алты егет юлга чыккан,                        

      Алтысы да пәһлеван.

           Алты суктым, алты типтем,

           Уң битеннән чыкты кан.

    Бу мисалда басымны алтыга куйдырыр өчен, "ничә егет" дип сорарга кирәк.

     6)   Алтын алма алтын кош кулында,

           Аңа җитү яллы бүре кулында.

     7)   Акча таш астында, таш аждаһа башы астында.

    Биредә логик басым, логик паузаларга әһәмият итәргә кирәк. Ә боларны аңлап эшләсеннәр өчен, сораулар куеп әйттерәбез.

   

   

     8)   Киеменә карап каршы алалар,

           Акылына карап озаталар.

     9)   Алдан уйламыйча алынма, алындыңмы — абынма.

    Каршы куй: алынма, абынма. Биредә "алынма" дигәч, тавыш күтәрелеп кала, чөнки аның артыннан өтер куелган. Ә "абынма" сүзеннән соң тавыш төшә, җөмлә нокта белән бетә.    

     

     10)  — Аптыратыйммы?                                              

             — Аптырат.  

             — Аптыраткан диярләр.  

             — Алайса аптыратма.                

             — Ник аптыратмыйм?

             — Аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратма.

    Сорау,   җавап  формасында  барганга,  бу  мисал   кара-каршы сөйләшүне, партнерны тынмауны, ишетүне, нәрсә сораганын аңлауны, уйлап җавап бирүне таләп итә. Бу күнегүне берничә мәртәбә кабатларга мөмкин. Чыннан да аптыратырлык булсын. Ләкин мәгънә, аңлату, җавап бирү, сорау үсә барсын. Шуның белән интонация дә үссен. Сүлпән генә барырга тиеш түгел.

"Ә" авазына күнегүләр

1)   "Ә" дисәм,  "ә"... ди,  (Зарланып әйтелә.)

      "Мә" дисәм,  "мә"... ди.

       Үзе бирми, бирсәм алмый,

       Сүзгә җавап кайтармый.  (Кайтаваз)

                                                     (Бик нык зарланып әйтелә.)

2)   Иртән дә килә Җәмилә,

      Кич тә килә Җәмилә.

      Калын шәлләрен төренеп,

      Тагын килә Җәмилә.  (Болыт)

3)   Әгәри, әгәри дә тәгәри,          (Төрле максат куй.

      Тәгәри дә суга төшә,               Аңлат. Аңламый;

      Күңелем шуны сөя.                 тагын аңлатып кара,

                                                          зарлан, чыгырдан чык.)

4)   Әлкән, әлкән, әлкән кош,

       Әләкләшеп утыра.    .

5)   Зәңгәр, зәңгәр, зәңгәр чәчәк. ( — Аңладыңмы? 

       Зәңгәрләнгән бишни чәчәк.     — Юк.

       Күрергә күркәм чәчәк,            Тагын аңлат.)

       Тотарга куркам чәчәк...  (Ут)

6)   Сәламәт тәндә сәламәт акыл (яки киресенчә).

7)   Әлләй, зиләләй, елына утың киләләй  (Ураза)

(Бик куркып әйт.)

8)   Әрәмәдәге әрем әче.

(Иптәшеңә аңлат, ул синең белән килешсен. Бәхәсләш. Үзегез шул сүзләр белән бәхәсләшегез. Өстәргә мөмкин, кабатларга мөмкин.)                                              

9)   Әләкләсә, әләкчене әлсерәткәнче йөгерт. Йөгерү — хәрәкәт, хәрәкәттә бәрәкәт.  (Икесеннән бер мәгънә төзеп сөйләшегез.)

"О" авазы өчен әйтемнәр, табышмаклар 

1)  Озын-озын, озын юл,

Озын    юлны    кем узар?    (Елан)   (Еланга  үзеңнең мөнәсәбәтеңне аңлат.)

2)   Озын-озын, озын юл,

Очына-башына кем чыгар? (Китап) (Табышмакны хәйләле итеп, белерсезме-юкмы, дигән мәгънә белән әйтегез. Җиңел генә, авырайтмыйча гына.)

3)   Озын-озын озарган, ике башы кызарган.  (Сөлге)

4)   Олысы тора, кечесе ора.  (Киле белән кисап)

5)   Озын озак, озын озак, озын юлга — йозак;

Оя, оя, оя саен йомырка. (Борчак)

6)   Борыны-борыны борылган,

Борыны нигә борылган?

Тышы нигә йонланган?

("0" авазының дөрес әйтелүе белән беррәттән, сорау куя белү, сорауда тавышның күтәрелеп калуын таләп итү күздә тотыла.)

7)   Оясызны ояга оялатып булмый.  (Биредә шулай ук төрле сорау биреп, төрле җиргә басым куеп карагыз.)

"Ө" авазына күнегүләр

1)   Өем-өем өялә, өемә кеше сөялә. (Баскыч)

2)   Геберт-гөберт, гөберт тау,

Гөберт тауныкы дүртәү,

Иләмәйнеке икәү.  (Сыер һәм кәҗә имчәкләре)

3)   Төймәмне борсаң, көемне тотсаң, сөйләп тә бирермен, көйләп тә бирермен.  (Радио)

4)   Мөгри-мөгри мөгрәгән, мегезен күккә терәгән. (Кое сиртмәсе)

5)   Йөгерә-йөгерә йөк төйи.  (Орчык)

6)   Йөткерсә— төкерә, төкерсә —үтерә. (Мылтык)

(Капма-каршы куя.)

7)   Сөйгәнгә сөял, сөймәгәнгә сөялмә.

8)   Көлке көлә килә, артыңнан куа килә.

9)   Өе биек, өйрәсе сыек.    

                               

10)   Өй артында дөп-дөп кое казый.  (Тамчы)

"У" авазына күнегүләр

1)   Туп-туп тубал ас,

Тупый килсә, казан ас.

Тупый ялгыз ашамас,

Үземнең дә карыным ач.  (Киледә төю)

2)   Ут та түгел, ук та түгел,

Үзе карны кисә.  (Кояш)

3)   Егет булса ут булсын, ут булмаса юк булсын.

4)   Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык.  (Тукран)

5)   У-у улыйдыр, йоннан бура бурыйдыр,

 Койма белән урыйдыр.  (Буран)

6)   Тышта тау-тау,

Өйдә су-су.  (Кар)

                   

7)   Су, буенда була торып,

Суга сусатмасана.  

                                       

8)   Югары да һау-һау,            

Түбән дә һау-һау,

Уртасында кыңгырау. (Бишек,  бишектәге бала)

9)   Тәне сауның җаны сау.

10)  Уллы да елаган, улсыз да елаган.

“Ү” авазына күнегүләр

1)   Үпкәләмә үпкәнгә, үкенерсең гомер үткәнгә.

2)   Үчти, үчти,үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

3)   Берәүгә берәү ошый, баганага терәү охшый.

4)   Үзе коела, үзенә коела, үзе җирдә сөйрәлә. (Елга)

5)   Дү-дү итә дүрт бүре,  (Басымны беренче

Дүртесе дә күк бүре,        сүзгә куярга мөмкин.)

Дүртесе дә йон тетә,

Тешләре сөяккә үтә.  (Декабрь, январь, февраль, март айлары)  

                             

6)   Башы түмгәк — үзе күм-күмгәк.  (Кәбестә)

7)   Үзе күрми, кешегә күрсәтә,            

Үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә.  (Үлчәү)

8)   Югарыдан төшә гәүһәри.

Түбәннән менә гәүһәри.   (Бишек)

9)   Икәү карап тора, икәү тыңлап тора,

Берәү сайрап тора.  (Күз, колак, тел)

10)   Үсмәгәнне үчти-үчти дип үстереп булмый.

"И" авазына күнегүләр

1)   Искене ипләп ки.

2)   Иртә аязмаса,  кич аязмас,

Кич аязмаса,  һич аязмас.

3)   Биш-биш бишәгән, бишесен бергә текәгән.          (Кул)                                    

                   

4)   Иң килә,  миң килә,  ике тәкә тиң килә,

Имәнлекне ута килә, кар суларын эчә килә.  (Яз)    

           

5)   Ирең ир булсын,

Идәнең җир булсын.

6)   һи-һи иткән иркәчем,

Кая китте иркәчем?  (Югалган байлык)

7)   Ике уникегә җитми,

Унике утыз икегә җитми.  (Ашау)

8)   Ике кулың ни эшләсә, ике иңең шуны күтәрер.

9)   И чикерткә-чикерткә,

Болытларга сикертә.

10)   Якын килмә,  миңа тимә,

Тисәң ник тидем димә.   (Кычыткан)

"Ы"  авазына күнегүләр

1)   Пыр-пыр пырылдар, зыр-зыр зырылдар.

 Күккә менәр, җиргә төшәр,  нәрсә кушсаң шуны эшләр. (Самолет)

2)   Быж-быж быжылак, быжылакны куалак,

Алтын аяк күбәләк,  йомыркасы түгәрәк. (Мылтык)

3)   Баш очымда чатырым, очып төшкәч кайтырмын.  (Парашют)

4)   Күзен, авыртса, кулың тый, эчең авыртса, авызың тый,

Башың авыртса, телең тый, аягың авыртса, үзең тый.

5)   Кытык-кытык эчендә, тагын кытык эчендә,

Сәетбатталның яфрагы, тагын кытык эчендә. (Чикләвек)

6)   Кыс-кыс кысырык, кысырыкта тыкырык. (Кавын)

7)   Лачын урынына торна, былбыл урынына карга.

8)   Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

9)   Тырыс-тырыс тырыстан,                                  

Тырыс кайта урыстан.  (Дуга кулчасы)

10)  Кызның җаны кырыктыр,      (Басымны беренче 

Ише чыкса, юлыктыр.                    сүзгә куеп та   әйтеп була.)

"Э" авазына күнегүләр

1)  Без, без, безелди,

Борынымда бар безем, ди.

Үзеннән зурга, җизнәм, ди.  (Черки)

2)   Эшләгән үлмәс — эшләмәгән көн күрмәс.

3)   Келт-келт итә, келтегенә кереп китә.  (Йозак)

4)   Эшле кеше эшен карый, әрәмтамак тешен казый.

5)   Эш эшләгән, интекмәс, эшләмәгән көн итмәс. (Басымны беренче сүзгә куеп та әйтергә ярый.)

6)   Эшле эшен эшләгәндә, эшсез эчеп эшләтә,

Эшсез эчеп эшләткәндә, эшле күп эшләп ата.

7)   Эшләнеп беткән эшнең бәясе эшти, имеш, эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен, имеш.

8)   Эшләсәң эчең тишмәс, эшенә күрә әҗере.

9)   Эндерә-эндерә, эндерә дә мендерә.

Б, п    тартыкларына күнегүләр

1)   Бие, бие.бие, бие, бие, бие, Бәйбулла,

Биеп җибәрсә Бәйбулла, менә дигән бай була.

Без, без, без идек.

Без унике кыз идек.

Келәткә кердек бал ашадык,

базга төштек май ашадык.

Таң атканчы юк булдык.

Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,

Чәп-чәп иткәч үсеп кит,

Чәп-чәп ит тә йөреп кит,

Белгәнеңне сөйләп кит.

Бу   күнегүләрдә   ахырда   килгән   п   авазының   ачык яңгырашына әһәмият итегез.

2)   Килеп чыкты Якуп,

Без калдык ятып;

Килеп чыкты Йосып,

Калдык буразнага посып.

Әй без дәшми ятабыз

Тешне генә кысып.

Килеп чыкты Мотыйк,

Алды бит безне тотып.

Килеп җитте Хаттап,

Ул йөри икән безне мактап.

Менә мактый бу безне,

Аркага менеп таптап!

3)   Балалы ейдә бур булмас.

4)   Бала — бәла.

5)   Бал татлы, балдан бала татлы.

Балдан, баладан тагын ни татлы?

6)   Безгә куркыныч түгел, бөләсе юк, байыйсы гына бар.

7)   Бай баласы бака булса да ярка.

8) Тыпыр-тыпыр-тыпыр килеп, биеп йөрисең икән.

Гъ, къ тартыкларына күнегүләр

1) Гъи — гъы — гъе — гъә — гъа — гъо — гъө — гъу-гъү

2)   Къи — къы— къе — къә — къа — къо — къө —къу — къү;

3)   гъикъкъи —гъыкъкъы — гъекъкъе — гъәкъкъә — гъакъкъа— гъокъкъо — гъөкъкъө —  гъукъкъу — гъүкъкъу;

3)   къигъгъи —къыгъгъы — къегъгъе — къәгъгъә — къагъгъа — къогътъо —  къөгъгъө — къугъгъу — къүгъгъү;

4)   гъикъикъи — гъыкъыкъы—- гъекъекъе — гъәкъәкъә — гъакъакъа — гъокъокъо — гъөкъөкъө — гъукъукъу — гъүкъүкъү;

5)   къигъигъи — къыгъыгъы — къегъегъе — къәгъәгъә — къагъагъа — къогъогъо —, къөгъөгъө — къугъугъу —- къүгъүгъү.

6)   къигъигъикъикъ — къыгъыгъыкъыкъ — къегъегъекъекъ — къәгъәгъәкъәкъ — къагъагъакъакъ — къогъогъокъокъ — къөгъөгъөкъөкъ — къугъугъукъукъ — къүгъүгъүкъүкъ.

    Гъ, къ тартыклары бик күп укучыларда г, к гә әйләнә, яки гъ, къ да булмаган, чиста г, к дә булмаган тартыклар ишетелә. Менә шуңа күрә гъ, къ авазларына күнегүләрне күбрәк эшләтергә туры килә. Бу күнегүләр актыктан әйтемнәрдә һәм тизәйткечләрдә төгәл яңгырашка ирешкәнче эшләнә.

Г, к тартыкларына күнегүләр

1)   ги  — гы  — ге —  гә—   гу — гү;

2)   ки — кы — ке — кә — ка — ко — кө — ку — кү;

3)     гикки — гыккы  -  гекке —гәккә — гакка — гокко— гөккө — гукку — гүккү;

4)   кигги — кыггы — кегге — кәггә—   кагга — когго — көггө — куггу —  күггү;

5)   гикики  — гыкыкы — гекеке — гәкәкә — гакака — гококо — гөкөкө — гукуку —  гүкүкү;

6)   кигигик —  кыгыгык —  кегегек—   кәгәгәк —  кагагак — когогок    —     көгөгөк — кугугук — күгүгүк;

7)   иг — ыг —  эг — әг — аг — ог — ег — уг — үг;

8)   ик — ык — эк — әк — ак — ок — өк — ук —  үк;

9)   игик —  ыгык — егек — әгәк — агак — огок — өгөк — угук- үгүк.

Къ, гъ, к, г тартыкларына күнегүләр

1)   Кешегә киңәш ит, узеңнекен эшлә.

2)   Киңәшсез эш үкенеч китерә.

3)   Кырмыскадай кымырдап кит.

4)   Каргадан карга туар.

5)   Каргадан каравыл куйсаң, өстеңә яу кубар.

6)   Карама кушы белән.

7)   Кар башына кар җитәр.

8)   Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге.

9)   Игә белгән иген ашар.

          Т, д тартыкларына күнегүләр

1)   Ди — ды — де — дә — да — до — дә — ду — дү;  

2)   ти — ты — те — тә — та — то — тә — ту — тү;

3)   ит — ыт — эт — эт — ат — от — өт — ут — үт;

4)  дитти — дытты — детте — дәттә — датта — дотто — дөттө — дутту — дүттү;

5)   тидди — тыдды — тедде — тәддә — тадда — тоддо — төддө — тудду — түддү;

6)   дитити — дытыты — дегете — дәтәтә - датата — дотото — дөтөтө — дутуту — дүтүтү.

7)   дитититди — дытытытды — детететде — дәтәтәтдә — датататда — дотетотдо — дөтөтөтдө — дутутутду — дүтүтүтдү.

   Т, д тартыклары татар сүзләрендә русча яңгырашлы, телнең очын өске алгы тешләргә каты бәреп әйтелә торган т, д дан бик нык аерыла. Татар сүзләрендәге т, д телнең очы әкрен генә, йомшак кына тешләргә бәрелеп әйтелә. Бернинди кушык юк, чиста тартык.

II 

1) Тәвәккәлгә көн дә бер, төн дә

2)   Тәм татыган. коеңа төкермә.

3)   Ут утыннан туймас.

4)   Ут учакта, кыз кочакта тарала.

5)   Т ыпыр-тыпыр-тыпыр килеп, биеп йөрисез икән.

6)   Әй дүдәк, дүдәк, басма өстендә дүрт үрдәк.

7)   Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

8)   Дөньяны, дәрьяны давыл актара.

9)   Тисә, тимәсә атып кал.

10)   Тимере бар тилмермәс.

11)   Тисә тәнгә, тимәсә читәнгә.12)   Төагә төя дә төя.

13)   Дусың дус булсын, исәп-хисабың дөрес булсын.

               Б, п, к, г, къ, гъ, га, д авазларына комбинацияле күнегүләр

    Монда уеннар бирергә кирәк. Туп ыргытып, агач башларын кайчы белән кискәндәге тавышка охшаган тартыклар, кошлар, йорт хайваннары тавышларын хәтерләтә торган тартыклар белән уеннар, этюдлар, кош-корт, урман җәнлекләре тавышларына якын тартыклар белән этюдлар, ымлыклар кулланып төрле уеннар бирергә кирәк. Сузыклар белән тартыклар аңсыз рәвештә генә кабатланмасын. Уеннарда, этюдларда нәтиҗәләргә ирешү тизрәк һәм файдалырак була.

1)   Бипивифиwиф — быпывыфыwыф — бепевефеwеф — бәпәвәфәwәф — бапавафаwаф—  боповофоwоф — бөпөвөфөwөф — бупувуфуwуф — бүпүвүфүwүф;

2)   тидикигивификит — тыдыкыгывыфыкыт — тедекегевефекет — тәдәкәгәвәфәкәт — тадакагавафакат — тодокоговофокот — төдөкөгөвөфөкөт — тудукугувуфукут - түдүкүгүвүфүкүт;

3)   киккикиги — кыккыкыгы — кеккекеге — кәккәкәгә — каккакага — коккокого — көккөкөгө — куккукугу — күккүкүгү;

4)   гъбди — гъбды — гъбде — гъбдә — гъбда — гъбдо — гъбдө — гъбду — гъбдү;

5)   къпти — къпты — къпте — къптә — къпта—   къпто— къптө — къпту — къптү;

6)   бвгди — бвгды — бвгде- бвгдә— бвгда — бвгдо — бвгдө — бвгду — бвгдү;

7)   пфкти — пфкты — пфкте — пфктә — пфкта-пфкто – пфктө - пфкту – пфктү;

8) бдгигбди- бдгыгбды -  бдгегбде -  бдгәгбдә -  бдгагбда- бдгөгбдө- бдгугбду- бдгүгбдү.

М, н, р, л, ң,  w  сонор тартыкларына күнегүләр

I

Л

1) Ли- лы— ле — лә — ла — ло — лә — лу — лү;

2) лил — лыл — лел — ләл — Лал — лол — лөл — лул — лүл;

3) лили — лылы — леле — ләлә — лала — лоло — лөлө — лулу — лүлү;

4) ил — ыл — эл — эл .— ал — ол — өл — ул — үл.

Р

1) ррр;

2) ирр — ырр — эрр — әрр — арр — орр — өрр — урр — үрр;

3) ри — ры — ре — рә — ра — ро — рө —ру — рү;

4)   рир — рыр — рер — рәр — рар — рор — рөр — рур — рүр;  

                                     

5)   ририр — рырыр — ререр — рәрәр — рарар—  ророр — рөрөр — рурур — рүрүр;

6)  три — тры — тре — трә — тра — тро — трө - тру — трү;

7)   тридри — трыдры — тредре — трәдрә — традра — тродро — трөдрө — трудру — трүдрү;

8)   триририририр — трырырырырыр — треререререр — трәрәрәрәрәр — трарарарарар—  троророророр — трерөрөрөрөр — трурурурурур — трүрүрүрүрүр.

М

1)   Ми — мы — ме — мә — ма — мо — мө  — му  — мү;

2)   им — ым — эм — ем — ам — ом — өм - ум — үм;

3)  меле — мәлә- моло — мөлө- мили — мылы- мулу — мүлү;

4)   лмимли — лмымлы — лмемле — лмәмлә — лмамла — лмомло — лмөмлө — лмумлу — лмүмлү;

5)   млилми — млылмы — млелме — мләлмә — млалма — млолмо — млөлмө — млулму — млүлмү;

6)   мим — мым — мем — мәм — мам — мом — мөм — мум — мүм;

Н

1)  Ин — ын — эн — ән — ан — он — өн — ун - үн;

2)   ни — ны — не — нә — на — но — нө — ну — нү;

3)   ин — ни — ын — ны — эн — не — ән — нө — ан — на   — он — но — өя — нө — ун — ну — үн — нү;

4)   мнимни — мнымны — мнемне — мнәмнә — мнамна — мномно — мнөмнө — мнумну — мнүмнү;

5)   нинининни — нынынынны — ненененне — нәнәнәннә — нанананна — нонононно — нөнөнөннө — нунунунну — нүнүнүннү.

ң

1)   ңи — ңы — ңе — ңә - ңа — ңо — ңө-ңу — ңү;

2)   иң — ың — эң- әң — аң -— оң — ең -уң — үң;

3)   иңни — ыңны — эңне — әңнә — аңна — оңно — өңнө — уңну — үңнү;

4)   мниңми — мныңмы — мнеңме — мнәңмә — мнаңма — мноңмо — мнөңмө — мнуңму — мнүңмү;

5)   нининиң — нынының — нененең — нәнәнәң—  нананаң — нононоң — нөнөнөң — нунунуң—  нүнүнүң.

W(ирен-ирен авазы)

 1) wи- wы- wе- wә - wа – wо – wө - wу – wү

2)   wил — wыл — wел — wәл — wөл  -wул — wүл;

3)   wиң   -   wың- wең -  wәң -  wөң -  wуң -  wүң

4)   wифи — wыфы -   wефе -   wәфә - wөфө - wуфу -    wүфү

5)   wиффи — wыффы — wеффе — wаффа —wоффо — wөффө — wүффү.

    Бу күнегүләр әйтергә авыррак булган саен нәтиҗә яхшырак була. Чөнки ирен-теш в авазы белән бутала торган ирен-ирен авазы w укучының күңеленә сеңеп кала һәм теле бик яхшы күнегә.

II

1)   Йомырка дигән бер диңгез,

Яры бар да кырые юк.

2)   Иргә кычкырган әтәчнең башы авыртыр.

3)   Киеме яманны эт талар.

4)   Начар агач ботакка үсә.

5)   Морҗабыздан җил какмас,

Капкабыздан эт бакмас.

6)   Айгырын, ала булса,

Колының кола булыр.

7)   Алтмыш көн ат булганчы,

Алты көн айгыр бул.

8)   Ялгыз сыерым аранда,

Ни кайгым бар буранда.

9)    Кабак   карбызга   әйткән:   —   Мин   олы,   —   дигән. Карбыз әйткән: — Син олы булсаң, мин баллы, — дигән.

10)   Иңни-иңни — безгә кунак килми, Килсә китә белми, күчтәнәчен бирми.

11)   Агач беленә җимешеннән, Адәм — кыланышынннан.

12)   Яшелли урма.

13)   Чәчкәнеңне урырсың.

14)   Урыр идем уракны, кырыгызның кәе юк.

15)   Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.

16)   Белем белгән филгә менәр, белем белмәгән иңәр.

17)   Белмәгәнне белдер, кулына алтын йөзек элдер.

18)   Карга килсә, кар китәр.

19)   Тама-тама күл була.

20)   Юл читендә карама,  карамага карама.

21)   Күзең авыртса — кулың тый, эчең авыртса, авызың тый, башың авыртса, телең тый, үзең авырсаң, аягың тый.

22)   Wакыт белән уйнама. Wакыт белән акча табыла, акча белән wакыт Табылмый,  чөнки wакыт сатылмый, шуңа wакыт табылмый.

23)   Таwы-таwы биек икән,

Тавыклары симез икән,

Тау-тау итеп таwыклары

Күкәй салып йөри икән.

                   

24)   Тыр-тңр тырылдар,

Пыр-пыр пырылдар,

Күккә менәр, җиргә төшәр,

Нәрсә кушсаң шуны эшләр.

25)   Тауwына күрә төлкесе,

Ашына күрә көлкесе.

26)   Таwга кычкырма,                    

Танышың кире кайтыр.

Шаулы өрелмәле

тартыкларга күнегүләр (с, з, ш, ж, җ ч, в, ф, х һ) .

I

1)   Зи — зы — зе — зә  - за — зо — зө —зу — зү;

2)   си — сы — се — сә — са — со - сө -  су - сү;

3)   сизизи —сызызы — сезезе — сәзәзә — сазаза—  созозо — сөзөзө — сузузу — сүзүзү;

4)   зисиси - зысысы — зесесе — зәсәсә — засаса—  зососо — зөсөсө — зусусу — зүсүсү;

5)   из — ыз — эз — ез — аз — оз — өз — уз —  үз;

6)   ис — ыс — эс — әс — ас — ос — өс — ус—   үс;

7)   изби — ызбы — эзбе — әзбә — азба — озбо —  өзбө — узбу — үзбү;

8)   испи — ыспы — эспе — әспә — аспа — оспо—  өспө — успу — үспү;

9)   извисфи — ызвысфы — эзвесфе — әзвәсфә—  азвасфа — озвосфо — өзвөсфө — узвусфу—   үзвүсфү;

10)   изгиски — ызгыскы — эзгеске — әзгәскә — азгаска — озгоско — өзгөскө— узгуску — үзгүскү;

11)   ши — шы — ше — шә — ша — шо — шә  — шу — шү;

12)   жи — жы — же - жә — жа — жо — жө—   жу — жү;

13)   иш —  ыш — эш — өш — аш —- аш — еш—   уш — үш;

14)   иж — ыж — эж — әж —- аж — ож —өж—  уж —- үж;

15)   жишишиш — жышышыш — жешешеш — жәшәшәш — жашашаш — жошошош - жөшөшөш — жушушуш — жүшүшүш;

16)   жетри — жетры — жетре — жетрә — жетра—  жетро — жетрө — жетру — жетрү;

17)   шизки — шызкы — шезке — шәзкә — шазка—  шозко — шөзкө — шузку — шүзкү;

18)   чи — чы — че — чә — ча — чо — чө — чу — чү;

19)   җи — җы — җе -— җә — җа — җо — җө—  җу — җү;

20)   иҗич — ыҗыч — эҗеч — әҗәч — аҗач—  оҗоч —өҗөч — уҗуч — үҗүч;

21)   шич — шыч — шеч — шәч — шач — шоч—  шөч — шуч — шүч;

22)   җиз - җыз — җез — җәз —- җаз — җоз— җөз — җуз — җүз;

23)   җичичиҗ — җычычыҗ, —- җечечеҗ— җәчәчәҗ — җачачаҗ — җочочоҗ — җөчөчөҗ — җучучуҗ— җүчүчүҗ;

24)   чиҗи - чыҗы — чеҗе — чәҗә — чаҗа - чоҗо —- чөҗө — чуҗу — чүҗү;

25)   Хи — хы — хе — ха — ха — хо — хө — ху — хү;

26)   һи — һы — һе — һо — һа — һо - һә —һу  —  һү;

27)   хиһи — хыһы — хеһе — хәһә — хаһа — хоһо— хөһө — хуһу —  хүһү;

 28)   кихигих — кыхыгых — кехегех — кәхәгәх - кохогох — көхөгөх — кухугух—   кахагах—  күхүгүх;

29)   их — ых — эх — әх — ах — ох — әх — ух — үх;

30)   иһ — ыһ — эһ — эһ — аһ — оһ — өһ — уһ — үһ;

31)   ихихихихих — ыхыхыхыхых — эхехехехех—  әхәхәхәхәх;

32)   ахахахахах — охохохохох — әхәхәхәхәх — ухухухухух — үхүхүхүхүх;

33)   һиһиһиһиһиһиһиһ — һыһыһыһыһыһыһыһ — һеһеһеһеһеһеһеһ  — һәһәһәһәһәһәһәһ — һаһаһаһаһаһаһаһ — һоһоһоһоһоһоһоһ — һөһөһөһөһөһөһөһ — һуһуһуһуһуһуһуһ — һүһүһүһүһүһүһүһ

(бу күнегү көлүне күнектерү өчен).

34)  ви — фи; вы —- фы; ве — фе;  вә — фә; ва — фа; во — фо;  вө — фө;  ву — фу;вү —фү;

35)   фив — фыв — фев — фәв — фав — фов—  фөв — фув— фүв;

36)   иф —-виф; ыф   - выф; эф - веф; әф — вәф; аф — ваф; оф — воф; өф — вөф; уф — вуф; үф -- вүф;

37)  иф — фи — фив — вы;

ыф — фы — фыв — вы;

эф — фе — фев — ве;

өф — фә — фәв — вә;

аф — фа —фав — ва;

оф — фо — фов — во;

өф — фө — фөв — вә;

уф — фу — фув  —  ву;

үф — фү — фүв — вү

II

1)   Саксаул утыны  кызганчы,

Сиксәндәге карт үләр.

Саксаул утыны кызганнан соң,

Кызуына кыз үләр.

2)   Зарарсыз елан йөз ел яшәсен.

3)   Иске коега төкермә,  кайтып суын эчәрсең.

4)   Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

5)   Суны — сеңәр җиргә, сүзне — сыяр җиргә.

6)   Сары-сары, сап-сары, сары чәчәк саплары.

7)   Без, без безелди, маңгайда бар безем, ди.

8)   Эшләмәсәң эш көне,  ни ашарсың кыш көне.

9)   Эшне башлама, башласаң ташлама.

10)   Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

11)   Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

12)   Җәен бер җептәй җәен тоткан идең,  җәй буе, сөйләдең шуны җептәй җәеп-җәеп.

13)   Чәйнәми ашаган — чәнчелеп үлгән.

14)   Чүбек чәйнәп май чыкмас.

15)   Шыкы-шыкы  эчендә,

Шыкы капчык эчендә,

Шыкыны мин кыйнадым

Сытылып  мае чыкканчы.

16)   Мыж-мыж мыжы таш, эче куыш, тышы таш.

17)   Озын, озын, озын юл, озын юлны кем узар.

18)   Яхшы хуҗаның хатыны ахмак булмас.

19)   Халык әйтсә,  хак әйтер.

20)   һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

21)   һәрнәрсә заманы белән, һәр заманның үз гадәте.

22)   һәр кар ак булса да, һәр ак кар булмый.

23)   Югары менәр һу-һу, түбән төшәр һу-һу.

24)   Фиу, фиу, фит, фит дип, сайрый талда сандугач.

Тизәйкткечләр

1) Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

2)   Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәдифәдә дә       бар.

3)   Башта башлап таш баскыч башына бас, баскыч башына басып башыңны баганага бәрмә.

4)   Бүрәнәгә басты бүдәнә,

Бүдәнәне басты бүрәнә.

Гаеп бүдәнәдә дә бар,

Бүрәнәдә дә бар.

5)   Такмак тапмак кул чапмак,

Чакма чакмак ут якмак.

Мин биермен — тап такмак,

Такмак тапмаган — ахмак.

6)   Әйттем такмак, бастым так-так,

Идән таптап такмаклап,

Безнең эшләр такмак тапмак,

 Син дә миңа тап такмак.

7)   Капкага капка каршы,

Капкага капка капма-каршы.

8)   Күпер башында күк күркә,

Күк күркәдән кем өркә,

Төк төкләрен өрпәйтеп,

Өрелеп килә күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

9)   Кулда тукмак,                            

Алыйк кер тукмап:

Тукта, тукта, тукмама,

Тукма, тукма, туктама!

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.

10)   Талга кунар бер тартар,

Ул тартарны тал тартыр,

Тартар басып талны тартыр,

Тал тартыр, тартар калкыр,

Тартар калкыр, тал тартыр.

11)   Иң алдан баручы бу,

Эштә дан алучы бу,

Тантаналы көннәрдә

Тантаналанучы бу.

12)   Текәрлек, тәкәрлек,

Тәӊкәң булса миңа бар.

13)   Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

14)  Таза таякка таянган таймас, таза таякка таянмыйча тайгакка таянган таяр.  Таза таякка таянмыйча тайгакка таянып тайган, ник таза таякка таянмадым, ник тайгакка таяндым дип үкенеп туя алмас.

15)  Шайтан шикелле шаян шушы Шәвәлинең Шамкае. Шаяшгаын, да шаяны. Шушында шалкан шыттырган идем, шалканнарны шалканга шуытып шылган. Шайтан шикелле шаян Шамкай шылган. Шуның белән шушында шыттырган шалкан шылган. Шалкан да юк, Шамкай да, шаккаттым.

16)    Бие,   бие,   бие,   бие,   бие,   бие,   Бәйбулла.   Биеп җибәрсә Бәйбулла, менә дигән бай була.

17)    Санасаң,   санамасан.  да,   синең  салам   сыйраклы сәләмә сарыкларыдны суга сары салам салып, он салып ашаткан симез санлы сарыкларым арасына кертәмме соң? Аллам  сакласын.   Кергән  булсалар да,  санап азапланма, синең салам сыйраклы сәләмә сарыкларыңны симез санлы, сөңгедәй    мөгезле   сарыкларым    сөзеп   салып    изеп    бетергәннәрдер.

18)  Җамали җаные Җәмиләнең җөй көне җыйган җир җиләген Җиһан җиңгинең җитмеш җиде җирдән җыйган суында җебетеп,  җиде төн уртасында җиде җенне җиз дага   белән   дагалап,   җитмеш   җиде   җамаулы   җәймәне каплап,    Җаббар    Җамалына    илтсәң,    Җамали    җаные Җәмилә шәт терелер иде.

19)    Синең   мускул    мускулмыни,   мускул   түгел   ул мыскыл. Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

20)   Эшле эшен эшләгәндә, эшсез эчен эшләтә. Эшсез эчен эшләткәндә, эшле күп эшләп ала.

21)    Карамалыныӊ   караклары   кара   урмандагы   каты кайрылы караманы кисеп киткәннәр. Киселгән карамадан кара   кайрылар   коелып   барганнар   һәм   карда   каралып калганнар.  Каравылчы карт кардагы кара карама кайрыларына карый-карый, Карамалы каракларын каргый-каргый Карамалыга   килеп   кергән,   киселгән   караманы   күргән. Каравылчы карт карама кискән каракларның котын алган, барысын да селкеп салган.

22)  Ана куянның ала атасын, ата куянның ап-ак анасын атсам да,  ата куянның ала анасын,  ана куянның ап-ак атасын аланнардан, яланнардан ауласам да ата алмадым Ай аларны атсам, тиреләрен тунап сатсам... Аларньщ янына атылмаган ана куянның ала атасын, ата куянның ап-ак анасының акчасын салсам, алып алты тавык,.айга алардан алты йөз йомырка салдырып, Агыйдел аръягындагы аңгыра байның атына алмаштырып, атыннан атлар үрчетеп, ак пулат салсам, их китсәм баеп. Ата алмадым, сата алмадым, бик җиңел генә байый алмадым. Ә хәзергә ана куянның ала атасына, ата куянның ап-ак анасына алам чәй-шикәр, алам башкасын, ак тавыксыз да, ак пулатсыз да аптырамамын.

23)     Караңгы    көзге    көннәрнең   кичендә    Казаннан коңгырт кара күзле, кыйгач кара кашлы кала кызы Кадрия кунакка кайтты. Кала кызы Кадриянең карлыгачтай кара кашларына, карлыгандай кара күзләренә Каралытау Котбетдине шаккатып карап калды.

24)    Миңнулла   минем   Миңнулламмы,әллә  Миңнулла синең Миңнуллаңмы? Миңнулла минем Миңнуллам булса, синең   минем   Миңнулламда   эшең   булмасын.   Миңнулла синең Миңнуллаң булса, минем синең Миңнуллаңда эшем булмас.

25)   Без,  без,   без   идек,  без   унике  кыз   идек.   Базга төштек   май   ашадык,   келәткә   кердек  бал   ашадык,   тан, атканчы  юк  булдык.  Авызыңа  балык  мае,  бик  тиз  генә кап та йом.

26)   Җылы җәйнең көннәрендә

Җәймә тау итәгендә

Җизни кызы Җәүһәрия

Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк,  җиләк, җиләкләр,

Бик тиз тулмый  чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

27)   Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын. ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

28)   Юлда юан карама,

Юанма карап аңа.

Юансаң син карап аңа,

Язарсың юлыңнан да.

29)   Чәчмә дә чәчәм сыман,

Тезмә дә тезәм сыман.

Чәчмәм тезмә чыга, диләр,

Тезмәм чәчмә чыга, диләр,

Үзем дә сизәм сыман.

30)   Ти дигәндә тимәде,

Тимә дигәндә тиде.

Ти дигәндә тигән булса,

М булган булыр иде.

31)   Тау буендагы таллыкта

Тукраннар тукылдый.

Тук-тук тукран,

Тукылдатып утырам.

32)   Карлытау кырыенда бер карга Карык-карык каркылдый. Кара карга,  кара карга, Карык-карык каркылдама, Кара карга,  карасаң син карга, Карык-карык каркылдавың Карга каравың белән югала.

33)     Абзардагы    атның    азыгын    алыштыргаладыңмы? Алыштыргалаган    булсаң,    башка    алыштыргалаштырма. Алыштыргаламаган    булсаң,    ашык,    алыштыргалаштыр. Алыштыргалаштырып   кына   калма,   алыштыргалаштыргалаштыр.

34)  Алай ашык-пошык кына, миннән качып-посып кына кая олактың?

35)  Сабир сары сакалын селкетеп, сары сарбаен ияртеп, астына сары салам салып, иснәп-иснәп, самасад тәмәкесен суырып барганда, сары сакаллы Сабирньщ сары сакалына самасад  тәмәкесеннән  сары  очкын  төшеп,   сары  сакаллы Сабирның сары сакалы пыскып-пыскып яна башлагач, сары сакаллы  Сабирның сары  сарбае сары  сакаллы  Сабирның астына   салган   сары   салам   астына   кереп   посты.   Сары сакаллы   Сабирның  сары   сакалы   пыскый,   сары  сакаллы Сабирның астына салган сары салам астында сары сакаллы Сабирның сары сарбае мышный.

36)  Төнлә текә таудан тиле тилгән төшеп, тау төбендә торган талның тармагын тырнап-тырнап талый.

37)   Кара,  кара,   кап-кара,  караган  карап кала,  карамаган карга кебек авызын ачып кала

38)   Җиләк-җимеш  җыйдым  мин,

Җиргә җәеп  куйдым мин.

Җәмиләкәй,  җан кисәгем,

Җилкәнеңне җуйдым мин.

39)   Кара  кара калмады,

Кара инде караны!

Син карамасаң караны,

Кем карар ул караны.

40)   Син кара,  кара,  кара!

 Өстәлдә кара кара.

Кипкән ул кара кара,

Бик кирәк яна кара,                  

Буялма тагын, кара.

41)   Хәзер инде утыр, яз,

Күрәсеңме, килә яз!

Менә шул турыда яз!

42)   Әйтеп торам баштагын,

Нәрсәгә ул баш тагын?

Әйтеп тормасам баштагын,

Ничек башларсың, тагын?

43)   Күрәсеңме, Гөлчәчәк,

Безнең бакча гел чәчәк.

Уйный анда Гөлчәчәк,

Үскәнгә үлән, чәчәк.

44)   Күрәсеңме, бер агач,

Шул бит инде алмагач,

Сатып алма алмагач,

Үстерәбез алмагач.

45)   Хәзер инде мин әйтмим,

Җитте миңа тиз әйтем.

Әйтем әйтмим дип әйттем,

Бүген җитте тиз әйтем.

Инде бу соңгы әйтем,

Шулай да кызык әйтем,

Күрдеңме, кызык әйттем.

46)   Торма тора тырмада,

Торна төште тырмага.

Торма, торма, тырмада,

Торна, торма тырнама.

 Тукта, тотыйм тырманы,

Торна туктап тормады.

Тотып торам тырманы,

Торна тишкән торманы.

47)   Тук, так, тук, так.

Тукмап, тукмап талса тукмак,

Тора туктап, гайрәт туплап.

Туктап, туктап туйса тукмак,

Тагын тукмат тук, так, тук, так.

48)   Сүс җепне саплама да, сумалалама да,

Үзем саплармын да, сумалалармын да.

49)   Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Тәлгатьне үртимен:

— Менә сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен,

Тәлгать әйтә: "Шаярма,

Койрыгын тотма, тартма,

Кирәкми бер тиен дә,                                        

Бирермен мин тигенгә.

Бирермен бүләк итеп,                                            

Түләмичә бер тиен,

Карарсыз сез бер тиен".

50)   Күпме йөрсәк тә җәен,

Каптырмадык җәен,

Җәен эләкмәсә җәен,

Җаен табарбыз язын.

51)   Без безсез эшләмибез,

Безсез без эшләмибез.

Итекче без үзебез,

Өчебезгә ике без.

Бүлешмибез безне без,

Безсез калгач беребез,

Без бирәбез аңа без,                                          

Юк безнең өченче без.      

Безсез калды беребез,

Без киләбез сезгә, без,

Сез бирегез безгә без.

52)   Сезнең кызлар безнең кызларга киндер  тукмаклашмакчылар  иде.  Тукмаклашырлар микән,  тукмаклашмаслар    микән?    Тукмаклашсалар   тукмакларын    алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.    

                             

53)    Карамалының   кара   малаена   чана   карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул  кара малай.  Карамаласа карап  кайт, карамаламаса   карганганына,   карганмаганына   карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

54)    Бик   шәп   күрә  күзегез,   чөнки  бар  күзлегегез, күзлегегездән күренә сезнең күзлелегегез.

55)  Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

56)   Бер талда ике бөркет; тал тартыр, бөркет калкыр, бөркет калкыр, тал тартыр.

57)  Үзегез үзегезнең үгезегезнең һәм безнең үгезебезнең мөгезен сындыргансыз да, үзегез үзебезнең үгезебездән күрәсез. Ә без сезнең үгезегездән дә, үзебезнең үгезебездән дә күрмибез, үзегездән күрәбез.

58)   Дару белән өч шешә,

Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.

59)   Как умартаны как капкак белән капкаклый алырсыңмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Закрепление артикуляции звука Л

Закрепляем артикуляцию звука Л...

Обучение детей грамоте с использованием моделей артикуляции звуков.

В этой статье описываются приемы работы с звуковыми моделями на уроках обучения грамоте....

ИГРЫ НА РАЗВИТИЕ МЕЛКОЙ МОТОРИКИ, НА РАЗВИТИЕ ВНИМАНИЯ, КООРДИНАЦИИ ДВИЖЕНИЯ, НА РАЗВИТИЕ АРТИКУЛЯЦИИ

ИГРЫ НА РАЗВИТИЕ МЕЛКОЙ МОТОРИКИ, НА РАЗВИТИЕ ВНИМАНИЯ, КООРДИНАЦИИ ДВИЖЕНИЯ, НА РАЗВИТИЕ АРТИКУЛЯЦИИ  Больше ИГРЫ НА РАЗВИТИЕ МЕЛКОЙ МОТОРИКИ: "Повтори движение" (вариант иг...

Артикуляционная гимнастика в стихах: поэтичное развитие артикуляции

Мы произносим правильно и четко звуки родного языка благодаря хорошей работе артикуляционного аппарата, его подвижности и дифференцированной работе различных органов. В нашей речи звуки быстро сменяют...

Артикуляция в ДОУ

При отработке правильного звукопроизношения необходимо четко знать артикуляционный уклад каждого звука, т.е. в каком положении при произнесении того или иного звука находятся губы, з...

Система использования моделей артикуляции звуков на уроках

Содержательный компонент подразумевает отбор средств, способствующих предупреждению и коррекции дисграфии у детей с тяжелыми нарушениями речи. После анализа литературы  по проблеме (Акименко В.М....