Нестандартный урок по математике "Математический Сабантуй"
план-конспект урока математики (3 класс) по теме

Гимадиева Фирдания Хабибрахмановна

Максат:1. Тапкырлау һәм бүлү таблицасыбуенча алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

               2. «Бәя,сан, кыйммәт»не табуга карата мәсьәләләр чишү алымнарын тирәнәйтү.

               3.Исәпләү күнекмәләрен формалаштыру.

                4.Татар милли-төбәк компонентлары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Nestand._urok_po_matem.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Стандарт булмаган дәрес- математик Сабантуй.

Тема: «Тапкырлау һәм бүлү таблицасы».

Максат: 1. Тапкырлау һәм бүлү таблицасыбуенча алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

               2. «Бәя,сан, кыйммәт»не табуга карата мәсьәләләр чишү алымнарын тирәнәйтү.

               3.Исәпләү күнекмәләрен формалаштыру.

                4.Татар милли-төбәк компонентлары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: «Математик Сабантуй» ны язу өчен хәрефләр, мәкальләр язылган плакат, сөлге, биремнәр өчен кәгазьдән ясалган уенчыклар, төрле илләрнең акча берәмлекләре үрнәкләре, тест язылган карточкалар, зирәклеккә бирем карточкасы « Ике бертөрле тәкәне тап», татар бию көе язылган кассета, магнитофон, фишкалар, бүләкләр, индивидуаль карточкалар.

Сабантуй программасы:

1. «Кем биегрәк?» уены.( Математик диктант. Матур язу).

2. «Уенчыклар кисү» уены.(Гамәл тәртибенә мисаллар чишү).

3.Физминут.

4. «Кем игътибарлы, кем тапкыр» уены.(Бәя, сан, кыйммәтне табуга карата мәсьәләләр чишү)

5. «Кем көчлерәк?» уены.(Тест эшләү)

6. Йомгаклау. Бүләкләү.

Мәкальләр.

Сүзең кыска, акылың озын булсын.

Алтын кирәк түгел, акыл кирәк.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.

Дәрес ярыш рәвешендә оештырыла. Аның һәр этабында йомгак ясала, баллар куелып барыла.

Музыка. Татар халык бию көе.

Укытучы.

-Балалар, ел саен авылларда һәм шәһәрләрдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләп уза. Бездә дә бүген зур бәйрәм- Сабантуй, математик Сабантуй була.Күңелләребез шат, йөзләребездә елмаю.(Музыка туктый).

-Укучылар,математик Сабантуй булгач,без дәрестә  нәрсәләр белән шөгыльләнербез?

-Әйе,Сабантуйда йөгерек исәпләүгә, мәсьәләләр чишүгә, тапкырлауга һәм бүлүгә карата ярышлар үткәрербез.

-Һәр биремнән соң баллар бирелер. Кем күп балл җыя,шул Сабантуй батыры була.

1укучы. Шатлыклар күңелебездә

               Ал кояш күгебездә

               Дуслар килгәннәр кунакка,

                Сабантуй бүген бездә!

-Ә нинди Сабантуй инде ул, бирнәсез?

-Әйдәгез, бирнә җыеп алабыз. 3не тапкырлау таблицасын кабатлыйбыз.

(Карточкаларга 3не тапкырлау га мисаллар язылган.Укучылар мисалны укып җавабын әйтәләр һәм дөреслеген үзләре үк тикшерәләр.Җаваплар шул карточкалар артында язылган).

2укучы.  Иң уртага утыртканнар

                Иң озын бер колганы

                Колганың да бик тиз генә

                    Менеп булмый торганын.  

                    Колга тора мәйданда,

                     Мисал чишеп баскыч ясап,

                    Менәрбез без айга да.

1. Телдән исәпләү. «Кем биегрәк?»уены.

-Бәйрәмебезне  математик диктант язу белән дәвам итәбез. Цифрларны матур һәм дөрес итеп язабыз. Матур язуга игътибар ителә.

1.2  8 = 16                                          6. 25: 5 = 5

                                                           7. 18: 2 =9      

2. 3  3 =9                                            8. 36 : 4 =9

3. 4  7 = 28                                         9. 40 : 8 = 5

4. 5  6 = 30                                         10. 18 : 6 =3

5. 9  3 = 27                                                              

(Укучылар җавапны гына язалар. Эшләрне алмашып тикшерәләр һәм бер-берсенә билге куялар.)

Укучыларга баллар куела.

Укытучы. Безнең эшебезгә бәяне татар халык мәкале нәрсә ди?

( Мәкальне хор белән уку.)

Сүзең кыска, акылың озын булсын!

3 укучы.  Сабан туе- хезмәт туе,

                 Шатлык һәм бәхет туе;

                 Йөгерек, тапкыр җавап биреп

                 Бәйрәм итик дәрес буе!

2. Актуальләштерү. «Уенчыклар кисү» уены.

-Сабантуйда сез уенчыклар кисеп алу уенын яратасыз. Без дә бүген уенчыклар кисәбез. Кисеп алу гына түгел, уенчык артындагы биремнәрне дә үтибез һәм баллар җыябыз.

( Биремнәрне тактада һәм дәфтәрдә эшлибез.)

1). 9  ( 13 – 6) =63

2). 6  ( 27 -20) =42

3). 40 : ( 30- 25) =8

4). 64-16 : 8 + 8 =70

5). ( 64- 16 ) : 8 + 8= 14

Баллар куела.

Мәкальне уку. Алтын кирәк түгел, акыл кирәк

3укучы.  Сабантуй- ул күңел ачу,

                Уен, шатлык бәйрәме.

                 Без дә биешеп әйләник,

                 Шау-гөр килеп, әйдә әле!

3. Физминут. Татар бию көенә хәрәкәтләр ясау.

4укучы.     Капчык белән төгәл бәреп,

                   Җиңүче булып була.

                         Ә бит уйлап җавап биреп,

                          Беренче булып була.

                          Күзең белән кара син,

                           Күңелең белән уйла син,

                            Ашыгып уйлап, фикереңне

                           Ялгыш әйтеп куйма син.

                           Кат-кат уйла хисапны,

                           Дөрес чыгар шул чакны.

                           Уйла җитез, уйла тиз,

Хор белән:        Җиде кат үлчә, бер кат кис!

4. «Кем игътибарлы, кем тапкыр?» уены.

Укытучы. Ә хәзер кибеткә әйберләр сатып алырга барабыз.

Бирем. Дәреслек №1,66бит. Мәсьәлә төзергә һәм дәфтәрләрдә таблица сызып, чишәргә. Һәр укучы мөстәкыйль эшли.

Баллар куела.

Укытучы: Без кибеттән  пирожный алдык. Безнең илебездә акча берәмлеге татарча сум дип йөртелә, ә русча рубль була. Башка илләрдә акча берәмлеге башкача. Һәр илнеке аерым исемдә. Мәсәлән, Һиндстанда ( Индиядә)- рупия, Төркиядә( Турциядә)- лира, Бөекбританиядә (Великобританиядә)- фунт стерлингов, Америкада- доллар, бөтен Европа илләрендә кулланыла торган акча-евро дип атала.

-Доллар һәм евроның кыйммәте көн саен үзгәреп тора.Бүген мин радиодан тыңладым. 1доллар безнең акча белән  24сум 42 тиен тора, ә 1евро-36сум 1 тиен                        тора.Сез дә игътибар итәрсез әле, иртәгә 1доллар һәм 1евро ничә сум торыр икән?

Укытучы: Ә хәзер Сабантуйның иң кульминацион ноктасына җиттек. Нинди сабантуй инде ул- көрәшсез?

5укучы.                 Көрәшәләр батырлар,

                              Кем көчле. чыдам, елгыр?

                               Кем дөрес тестны эшли,

                              Шул бездә алда булыр!

5. «Кем көчлерәк?» уены.( Һәр укучыга тестлар бирелә).

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 3, икенче тапкырлаучы 4. Тапкырчыгышны тап.

3х4

12

2.

25 һәм 5 саннарының өлешен тап.

25:5

5

3.

6 һәм 8 саннарының тапкырчыгышын 40 ка кимет.

6х8-40

8

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

30:6х4

20

Баллар куела.

Мәкаль уку. «Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар».

Укытучы.Укучылар, инде Сабантуй батырына тәкә эзлисе генә калды.

6. Зирәклеккә бирем . «Ике бертөрле тәкәне тап» уены.

7. Йомгаклау. Рефлекция.

     Укытучы. Укучылар, математик Сабантуй тәмамланды.

  • Сезгә бәйрәм ошадымы?
  • Сезгә нәрсәләр ошады?
  • Кемнең җаваплары ошады?
  • Сез бәйрәмнән нинди кәеф белән кайтасыз?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Ә минем кәефем яхшы. Сезнең  дәрестә тырышып эшләвегез, дөрес җавапларыгыз активлыгыгыз минем кәефемне күтәрде.Бик зур рәхмәт сезгә. Молодцы!

- Ә хәзер балларны саныйбыз һәм чагыштырабыз. Сабантуй батырын билгелибез.

( Укучылар музыка уйнаганда алга чыгып тезеләләр.Тәбрикләү һәм бүләкләү).

Батырга- «Компьютер» (калькулятор).

Калган уенчыларга- «Ноутбук» (блокнот).

Билгеләр кую.

8. Өйгә эш бирү. Дәреслек, №4, серле квадратлар , 66 бит.

Сабантуй программасы:

1. «Кем биегрәк?» уены.

( Математик диктант. Матур язу).

2. «Уенчыклар кисү» уены.(Гамәл тәртибенә мисаллар чишү).

3.Физминут.

4. «Кем игътибарлы, кем тапкыр» уены.(Бәя, сан, кыйммәтне табуга карата мәсьәләләр чишү)

5. «Кем көчлерәк?» уены.(Тест эшләү)

6. Йомгаклау. Бүләкләү.

                                       

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

Ачык дәрес конспекты

Стандарт булмаган дәрес- математик Сабантуй.

Тема: «Тапкырлау һәм бүлү таблицасы».

3 класс.

                                                                                        Укытучы : Гимадиева Ф.Х

2007 ел.

Инструктажи по ТБО

Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 3, икенче тапкырлаучы 4. Тапкырчыгышны тап.

2.

25 һәм 5 саннарының өлешен тап.

3.

6 һәм 8 саннарының тапкырчыгышын 40 ка кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

                                                             Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 3, икенче тапкырлаучы 4. Тапкырчыгышны тап.

2.

25 һәм 5 саннарының өлешен тап.

3.

6 һәм 8 саннарының тапкырчыгышын 40 ка кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

                                                            Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 3, икенче тапкырлаучы 4. Тапкырчыгышны тап.

2.

25 һәм 5 саннарының өлешен тап.

3.

6 һәм 8 саннарының тапкырчыгышын 40 ка кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

        Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 2, икенче тапкырлаучы 6. Тапкырчыгышны тап.

2.

9 һәм 3 саннарының өлешен тап.

3.

3 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын 2 гә  кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

        Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 2, икенче тапкырлаучы 6. Тапкырчыгышны тап.

2.

9 һәм 3 саннарының өлешен тап.

3.

3 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын 2 гә  кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.

        Тест

№      

Биремнәр

аңлатма

җавап

1.

Беренче тапкырлаучы 2, икенче тапкырлаучы 6. Тапкырчыгышны тап.

2.

9 һәм 3 саннарының өлешен тап.

3.

3 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын 2 гә  кимет.

4.

30 һәм 6 саннарының өлешен 4 тапкыр арттыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

нестандартный урок математики в 1 классе Урок-сказка «Сложение и вычитание однозначных чисел»

Это нестандартный урок математики для любой программы. Урок по сказке "Золушка" . Тема "Сложение и вычитание однозначных чисел"...

Нестандартные уроки. Урок - КВН.

Предмет: литературное чтение.   Класс: 2....

Экологическое воспитание на уроке окружающего мира. Нестандартный урок "Сохраним мир цветным"

Открытый урок по экологии в начальной школе. Предусматривает использование медиа презентации. На уроке отслеживаются основные навыки работы в группе, используются фоновые знания по литературному чтени...

Нестандартные уроки в начальной школе как условие эффективности современного урока

Одним из путей активизации познавательной деятельности младших школьников при изучении окружающего мира...

Нестандартный урок. Что, как и зачем? Инструменты для проведения интересных уроков

Основное отличие нестандартного урока от обычного – не шаблонность, вне шаблонность, в какой-то степени неформальность. В нестандартном уроке нет жестких требований к тому, как конкретно нужно проводи...

«Использование нестандартных форм и методов на уроках в начальной школе. Виды нестандартных уроков».

В данной статье рассмотрено использование нестандартных форм и методов на уроках в начальной школе. Рассмотрено понятие «нестандартный урок». Раскрыты виды и формы нестандартных уроков....