Дәрес планы.
план-конспект урока математики (3 класс) по теме

3 нче сыйныфта математика дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx20.42 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта математика дәресе.

Тема:  Тапкырлау һәм бүлүне кабатлау.

Максат: тапкырлау таблицасын ныгыту; тапкырлау һәм бүлүгә карата      

                     мәсьәләләр чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру,  

                       хәтердә калдыру  сәләтен үстерү; чисталыкка, пөхтәлеккә өндәү.

Җиһазлау: кулдан ясалган рәсемнәр, күрсәтмәлекләр, карточкалар, тестлар, әкият геройлары.

        Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Өй эшләрен тикшерү.
  1. Төп өлеш.

Исәнмесез, укучылар!

Менә безнең математика дәресе.    

Безнең укучылар бүген гади дәрес түгел. Ә сәяхәт дәрес булыр. Без сезнең белән серле аланга сәяхәт итәрбез.

Ягез, укучылар әйтегез әле

  1. Бүген атнаның нинди көне?

Бүген дүшәмбе көн.

  1. Ә бүген ничәсе?

Бүген 27 октябрь.

  1. Укучылар, бер елда ничә ай?

12 ай.

  1. Ничә ел фасылы бар?
  2. 4 ел фасылы. Җәй,  көз, кыш, яз.
  3. Ә хәзер елның кайсы вакыты үтеп бара?
  4. Көз.Менә укучылар, без сезнең белән Көз белән саубуллашырга урманга Көзсылу яшәгән урманга барырбыз. Ул урманның эченәрәк урнашкан. Без бара торган урман бик серле. Анда барганда безгә төрле биремнәр үтәргә һәм әкият геройлары белән очрашырга туры килер.

         Күрәсезме укучылар, менә алар.

Аларның һәрберсе безгә үзенең биремен алып килгән. Безгә аларны чишеп, Көзсылу белән очрашырга кирәк.

        Укучылар, без сынатмабыз бит. Әйдәгез кузгалыйк.

1 нче тукталыш

Иң беренче тукталышта безне нәрсә көтеп тора икән? Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Энәсе күп, йөзләп, меңләп.

Үзе бер дә тегә белми юньләп.

Ул нәрсә? Ул – керпе.

Укучылар, ул безгә нинди бирем алып килде икән?

Без сезнең белән тапкырлау таблицасын 6 га кадәр өйрәнгән идек. Менә ул безгә телдән исәпләү өчен биремнәр алып килгән. Бердә ялгышмаган укучыларга ул үзенең күчтәнәчен бирә.

-Әйдәгез, эшкә керешкәнче бераз ял итеп алыйк. (күзләргә ял)

5*2               6*5               4*3

3*4               6*3               8*4

7*4               9*5               3*7

8*2               2*9               7*10

Бик яхшы укучылар, керпенең биремен үтәдек.

Укучылар, әйдәгез дәвам итик.

2 нче тукталыш:

Икенче тукталышта безне аю көтеп тора. Ул нинди бирем алып килгән икән? Ул безгә математик диктант алып килгән.  Биремне үтәгәндә безгә дәфтәрләргә язарга туры килер. Дәфтәрләрне ачтык.

                                               27 нче октябрь

                Сыйныф эше.

        Тапкырлауны кабатлау.

Сезгә анда саннар бирелгән. Ягез, шул саннарны язып китик. Нинди шигырь юлларын искә төшерәбез әле укучылар.

        Ручканы дөрес тотыйк.

        Дәфтәрне авыш итеп.

        Яза башлыйк саннарны

        Чиста һәм матур итеп.

Сез математик диктантның ничек языласын беләсез. (кабатлау)

Бүлү гамәленә мисаллар.

45:5        40:8        16:2        24:3

12:6        32:8                                50:10        24:6

  Әйдәгез  җавапларны сигнал  карточкалары    ярдәмендә  тикшереп  алыйк . Сез  әзерме? Ул  да  сезгә     үзенең   бүләген       алып  килгән.  Нәрсә  диеп уйлыйсыз? БАЛ.

 Ягез   укучылар   тагын  бер  әйберне искә  төшшереп  алыйк Так  саннар   һәм җөп саннар. (кагыйдә)

3 нче тукталыш:

   Сәяхәтебезне дәвам итик. Киләсе тукталышта безне куян көтеп тора. Ләкин укучылар ул бик боегып утыра. Ул бүредән курка. Ул куркудан балаларын да саный алмый. Булышыйкмы аңа?

    Ул  сезгә мәсьәлә алып килгән. Сезгә карточкалар бирәм. Мәсьәлә белән танышыгыз.

Сүз нәрсә турында бара? Шартын языйк әле укучылар. Ягез, төлке балалары ничәү?

   Төлке – 0000

   Куян - ? 2 тапкыр артыграк  

  1. 4*2=8(к.)
  2. 4+8=12 (к.)

Җавап: 12 куян һәм төлке баласы.

Яхшы укучылар. Куян рәхмәт йөзеннән сезгә кишерләр алып килгән. Кемнәр актив катнашты әле?

Укучылар әйдәгез бу мәсьәләне дәфтәргә язып куйыйк.

4 нче тукталыш:

Безне усал бүре көтеп тора. Без аннан курыкмыйбыз бит укучылар. Ул безгә тестлар алып килгән. Анда бирелгән мисалларның ялгышларын табарга. Кем дөрес эшләде икән? Ул да үзенең бүләген алып килгән. Ул сезгә диеп урманнан гөмбә җыйган.

Ял итеп алу:

Күрсәтегез балалар

Кошлар ничек очалар ?

        Менә шулай, менә шулай

                         Менә шулай очалар.

Күрсәтегез балалар

Куян ничек сикерә?

                     Менә шулай, менә шулай

        Менә шулай сикерә.

Күрсәтегез балалар

Аюлар ничек йөри?

        Менә шулай, менә шулай

        Аюлар шулай йөри.

5 нче тукталыш:

  Инде дәвам итик. Безне төлке көтеп көтеп тора. Ул безгә әйләнмәле мисаллар алып килгән. Ул үзенең балаларын эзли. Әгәр инде без мисалларны дөрес чишсәк, төлке балаларын табар.

6 нчы тукталыш:

Инде соңгы тукталышта безне тиен дә көтеп тора. Ул безгә мөстәкыйль эшләр өчен мәсьәлә алып килгән. Кем беренче һәм икенче эшләп бетерә аңа күчтәнәч.

    Менә укучылар килеп тә җиттек. Карагыз нинди матур, гүзәл ул безнең  Көзсылу. Без  аның янына килеп җиткәнче бик күп бүләкләр җыйдык. Сез бүген бик тырыш булганыгыз өчен Көзсылу сезгә бик зур рәхмәт әйтә, ул сөенә.

Йомгаклау:

Балаларның җыйган бүләкләренә таянып белемнәрен бәяләү.

Өй эшләре бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя. + социальный паспорт класса...

Рисунок и план. План местности

Рисунок и план. План местности...

Тест по литературному чтению, 4 класс. Тема: План текста. Виды планов.

Тест обеспечивает  освоение учащимися способов выполнения проверочных заданий по литературному чтению....

индивидуальный план план повышения профессионального уровня

Перспективный план реализации методической темы с 2014 года по 2017 годы...

план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;

Татар теле фәнен авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы...