Рабочая программа по математике 2 класс
рабочая программа по математике (2 класс) на тему

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Рабочая программа по математике  2 класс УМК "Перспективная начальная школа", А.Л.Чекин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rabochaya_programma_po_matematike_2_kl.docx59.72 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программа башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты, уку программасын үзләштерү буенча планлаш-тырыла торган нәтиҗәләр нигезендә төзелде.

Программада кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы нигезләрен формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алынды. Математиканы өйрәнү дәвамында укучыларда танып белү универсаль уку гамәлләре, иң беренче чиратта, логик һәм алгоритмик (шул исәптән тамга-символик) гамәлләр формалашачак. Регулятив универсаль гамәлләрдән уку бурычларын кую, эшчәнлекне планлаштыру, кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга ияреп эшли белү ныгытылачак. Предмет эчтәлеге коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәмләшү, сораулар формалаштыру, үз фикереңне аргументлар белән дәлилли белү. Яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы, аңлы рәвештә рефлек-сив үзбәя кебек шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре дә үстереләчәк.

Математиканың тәкъдим ителгән башлангыч курсы түбәндәге максатларны куя:

•  кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү:   математик  күзаллауны  әйләнә-тирә   чынбарлыкны   микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен куллану, дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу, логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезе формалаштыру, дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу;

•   уку  һәм  гамәли  мәсьәләләрне  математик  чаралар   белән чишү  осталыгы  формалаштыру:  мәгълүмат (тәртипкә  салу  һәм классификацияләү өчен фактлар, охшашлыклар, аермалыклар, закончалыклар,   нигезләмәләр,   вариантлар)   туплау,   зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау, сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү, иң гадитөзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү. Белем алуны дәвам итү өчен математик әзерлекне күрсәтү;

• фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану осталыгы формалаштыру.

Шулай итеп, математиканың тәкъдим ителгән курсы баланы башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты кысаларында математика буенча программада каралган материалны үз эченә алган математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләренең абстракт дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сурәтләнә (модельләштерелә) торган чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеге бирүне дә максат итеп куя: әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала. Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә. Контроль эш -  8, математик диктант -  10 көнгә бер

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ.

Тема

Сәгать саны

1

Кабатлау -2 сәг.

2

Түгәрәк дистәләр һәм алар белән гамәлләр

10

Икеурынлы һәм берурынлы саннар

22

2

Икеурынлы саннар һәм алар белән гамәлләр

13

3

Тапкырлау

9

4

Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы

24

Өчурынлы саннар

17

Баганалап кушу һәм алу

21

Тигезләмә

10

Бүлү

11

Вакыт

18

Кире мәсьәлә

13

Барлыгы:

170 сәг.

Төп эчтәлек

Саннар һәм зурлыклар (30 сәгать)

Нумерация нәм саннарны чагыштыру.

Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип, «түгәрәк» дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» дистәләр.

Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек - йөзне табу. унарлы язмада өченче разряд - йөзләр разряды, «түгәрәк» йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

Рим язма нумерациясе белән танышу.

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

Зурлыклар нәм аларныц үлчәнеше.

Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге - килограмм. Массаны үлчәү. Масса берәмлеге - центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт: 1ц = 100 кг.

Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану мизгеле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре: сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел) һәм аларның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге - гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)

Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр – (56 сәгать)

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы. Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезләмә - билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

Тапкырлау - бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (•). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте. Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

Санны берничә тапкыр арттыру.

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу буларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре ). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

Текстлы мәсьәләләр ( 41 сәгать)

Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компонентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зурлыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә формалаштыру. Тексттан «артык» мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьләнең кыскача язылышы.

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү.

Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен «адымлап» (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү - бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметк сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озынлыгы).

Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

«... га(гә) зуррак»,«... га(гә) азрак» нисбәтләре булган мәсьәләләр.

Геометрик фигуралар (15 сәгать)

Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.

Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәкне) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.

Геометрик зурлыклар (14 сәгать)

Озынлык берәмлеге - метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр (1 м = 10 дм = 100 см).

Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.

Мәгълүмат белән эш (14 сәг.)

Берурынлы саннарны (0 дән башка) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

•   дистәләп һәм йөзәрләп санарга;

•   «сан» һәм «цифр» терминнарын аерырга;

•   рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 1 гә кадәр) танырга;

•   барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;

•   санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, «түгәрәк» саннарны разрядлы кушылучылар ролендә куланырга;

•   өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>, < яисә =) ярдәмендә язарга;

•   саннарны санлы нурда сурәтләргә;

•   «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын кулланырга;

•   бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;

•   берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;

•   санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга;

•   кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;

•   суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга;

•   нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау кагыйдәләрен кулланырга;

•   өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;

•   кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;

•   тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны (х һәм •*•) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;

•   берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;

•   тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ((х) һәм (+-) тамгалары, тапкырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;

•   берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;

•   бүлүне предметлы гамәлләр нигезендә һәм алу нигезендә башкарырга;

•   гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;

•   линейка ярдәмендә туры сызыклар, кисемтәләр, сынык сызыклар, күппочмаклар сызарга;

•   предметлар һәм ара озынлыгын (метр, дециметр һәм сантиметрларда) үлчәү приборлары ярдәмендә билгеләргә;

•   бирелгән   озынлыктагы   кисемтәләрнең   сумма   һәм   аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;

•   кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсәлән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);

•   өйрәнелгән   озынлык   берәмлекләре   (сантиметр,   дециметр, метр) арасындагы нисбәтләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;

•   өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә (түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга;

•   массаны үлчәргә һәм аны. өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;

•   вакыт   озынлыгын   үлчәргә   һәм   аны   өйрәнелгән   вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәүлек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;

•   вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;

•   гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга; «мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиешле сан (зурлык)) кулланырга;

•   арифметик  сюжетлы   мәсьәләнең   график  моделен  төзергә; төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;

•   «... га (гә) зуррак», «... га (гә) азрак» нисбәтләре булган гади һәм төзелмә мәсьәләләр чишәргә;

•   төзелмә   мәсьәләне   гадиләргә   таркатырга   һәм   чишелешне язуның ике формасын кулланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);

•   кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;

•   таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга һәм тутырырга. Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

•   унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;

•  рим цифрларын беренче Һәм икенче дистә саннарын язу өчен кулланырга;

•   «натураль рәт» нәм «натураль сан» терминнарын аңларга нәм кулланырга;

•   «санлы эзлеклелек» терминын аңларга Һәм кулланырга;

•   сумманы суммадан алу кагыйдәсен белергә һәм кулланырга;

•   бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм бүлү гамәлләренең (операцияләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;

•   компонентлар нәм гамәл нәтиҗәсе (кушу нәм алу өчен) арасында бәйләнешне аңларга;

•   билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;

•   турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;

•   әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;

•   рим цифрларын гасыр нәм төрле даталарны язу өчен кулланырга;

•   үзгәрүчән вакыт берәмлекләрен (ай, ел) анарның тәүлек белән нисбәтләре нигезендә карарга; «кәбисә ел» терминын кулланырга;

•   вакыт-дата Һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәйләнешне аңларга;

•   арифметик   текстлы    (сюжетлы)   мәсьәләне   математик биремнең   аерым   төре  буларак  карарга;   арифметик  сюжетлы мәсьәләләрне   танырга   һәм   формалаштырырга,   аларны   башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик, комбинатор) аерырга;

•   төрле график модельләр Һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьәләләрне модельләштерергә;

•   бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучыларда формалашачак:

•   яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы;

•   математика фәнен гомумкешелек культурасы өлеше буларак аңлау;

•   уку эшчәнлегендә уңыш сәбәпләрен, шул исәптән нәтиҗәгә үзанализ һәм үзконтрольне аңлауга, нәтиҗәләрнең конкрет мәсьәлә таләпләренә туры килүен анализлауга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлауга ориентлашу;

•   уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте;

•   төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтәүгә ориентлашу; Укучыларда түбәндәгеләр формалашырга мөмкин:

•   белем бирү учреждениесенә уңай караш, математика фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчке позициясе;

•   белем алуда уку-танып белү тотрыклы мотивлары;

•   мәсьәләләрне чишүдә яңа гомуми ысулларга тотрыклы уку-танып белү кызыксынуы;

•   уку эшчәнлегенең уңышлылыгы   (уңышсызлыгы)  сәбәпләрен аңлау;

•   аралашканда партнерларыңның мотивларына Һәм хисләренә ориентлашу, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга Һәм этик таләпләргә тотрыклы иярү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

•   уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга;

•   укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга;

•   үз эш-гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән эчке планда да) туры китереп планлаштырырга;

•   укытучы һәм башкаларның (сыйныфташлар, ата-аналар, туганнар) бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес кабул итәргә;

•   бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып, эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә, тәкъдимнәрне һәм бәяләрне яңа, тагын да камилләштерелгән нәтиҗә алу өчен кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

•  укытучы белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

•   гамәли мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә үзгәртеп корырга;

•  уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;

•   укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;

•   эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә Һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

•   энциклопедия, белешмәлекләр (шул исәптән электрон, цифрлы) кулланып, кирәкле мәгълүмат эзләргә;

•   мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар (шул исәптән модельләр һәм схемаларны да кертеп) кулланырга;

•   уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашырга;

•   тексттан төп мәгълүматны аерып алырга;

•   беренчел һәм икенчел мәгълүматларны аерып чыгарып, объектларны анализларга;

•   аерым кисәкләрдән бербөтен төзергә;

•   бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә; •   мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә объектлар өчен гомуми охшашлыклар табарга;

•   мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә. Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

•  уку мәсьәләләрен чишү өчен модель нәм схемаларны үзгәртеп корырга;

•   конкрет шартлардан чыгып, уку мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү ысулларын сайлап алырга;

•   җитмәгән компонентларны тулыландырып нәм өстәп, аерым кисәкләрдән бербөтен төзеп синтезларга;

•   күрсәтелгән логик операцияләр өчен мөстәкыйль рәвештә нигезләмә нәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация нәм классификация башкарырга;

•   ирекле нәм аңлы рәвештә мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

•   кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә (шул исәптән үз фикерең белән туры килмәсә дә), хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга;

•   үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга;

•   уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килергә;

•   партнерның нәрсәне белүен һәм күрүен, ә нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә;

•   сораулар бирергә;

•   партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга;

•   сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә. Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

•   хезмәттәшлектә,   үз  фикереңнән  аермалы  буларак,   башка кешеләрнең позицияләрен исәпкә алырга;

•   төрле фикерләрне исәпкә алырга нәм үз позицияңне нигезләргә;

•   үз фикереңне аргументлар белән нигезләргә нәм аны уртак эшчәнлектә гомуми чишелеш чыгару өчен хезмәттәшлек партнеры позициясе белән килештерергә;

•   кирәкле мәгълүматны партнерга эш гамәлләре төзү өчен ориентир сыйфатында төгәл, эзлекле нәм тулы рәвештә тапшырырга;

•   уз эшчәнлегецне нәм партнерың белән хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәкле сораулар бирергә;

•   хезмәттәшлектә үзара контроль нәм ярдәшәшу оештырырга.

Календар-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дата

План Факт

Искәрмә

Кабатлау -2 сәг.

1

Берурынлы саннарны кушу таблицасы

1

2

Геометрик фигуралар

1

Түгәрәк дистәләр һәм алар белән гамәлләр -10

3

Дистәләп санау һәм «түгәрәк» дистәләр

1

4

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр

1

5

Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре

1

6

«Түгәрәк» дистәләрне кушу

1

7

«Түгәрәк» дистәләрне алу

1

8

Контроль эш№1 «Кабатлау»

1

9

Хаталар өстендә эш. Дистәләр һәм берәмлекләр

1

10

Мәсьәләнең кыскача язылышы  

1

11

Килограмм. Ничә килограмм?

1

12

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

Икеурынлы һәм берурынлы саннар - 22

13

Туры чиксез  

1

14

«Түгәрәк» дистәләрне берурынлы саннар белән кушу

1

15

Исәпләүләрне ныгытабыз

16

Мөстәкыйль эш «Кабатлау” Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу  

1

17

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу  

1

18

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннан берурынлы санны разрядлы алу

1

19-20

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез . Исәпләүләрне ныгытабыз

1

21

Туры һәм нур 

1

22

«Түгәрәк» дистә белән икеурынлы санны кушу

1

23

Икеурынлы саннан «түгәрәк» дистәне алу 

1

24

«Түгәрәк» дистәгә тутыру  Исәпләүләрне ныгытабыз  

1

25

Исәпләүләрне ныгытабыз.Мөстәкыйль эш “Түгәрәк дистәләр һәм алар белән гамәлләр”

26

Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчеп кушу

27

Берурынлы санны «түгәрәк» дистәдән алу

1

28

Берурынлы санны «түгәрәк» дистәдән алу

1

29

Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчеп разрядлы алу  

1

30

Контроль эш №2

31

Хаталар өстендә эш. Почмак.Нинди почмак кечерәк?

1

32

Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар.Саннарның эзлеклелеге

1

33

Күппочмакның почмаклары 

1

34

Исәпләүләрне ныгытабыз  

1

Икеурынлы саннар һәм алар белән гамәлләр - 13

35

Саннарны аермалары буенча чагыштыру

1

36

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр 

2

37

Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак

1

38

Икеурынлы саннарны чагыштыру.

1

39

Турыпочмаклык һәм квадрат. Мөстәкыйль эш : «Икеурынлы һәм берурынлы саннар” 

1

40

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы кушу

1

41

Разряд аша күчеп икеурынлы саннарны разрядлы кушу

1

42

Исәпләүләрне ныгытабыз 

1

43

Контроль эш «Берурынлы һәм икеурынлы саннар”

1

44

Хаталар өстендә эш. Ун дистә яисә йөз

1

45

Дециметр һәм метр  

1

46

Килограмм һәм центнер   

1

47

Сантиметр һәм метр 

Мөстәкыйль эш «Икеурынлы саннар һәм алар белән гамәлләр”

1

Тапкырлау -9

48

Сумма һәм тапкырчыгыш.  • тамгасы

1

49

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар

1

50-51

Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау

2

52

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

53

Тапкырлаучыларның урыннарын

алыштыру

1

54

0  санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау

1

55

1  санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау 

1

56

Сынык сызыкның озынлыгы 

1

Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы - 24

57

1  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

58

2  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

59

Күппочмакның периметры 

1

60

Турыпочмаклыкның периметры

1

61

3  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

62

4  санын берурынлы саннарга тапкырлау  

1

63

Исәпләүләрне ныгытабыз  

1

64

Тапкырлау һәм кушу:гамәлләрне үтәү тәртибе  

1

65

Квадратның периметры  

1

66

5  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

67

6  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

68

7  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

69

Исәпләүләрне ныгытабыз  

1

70

8  санын берурынлы саннарга тапкырлау

71

9  санын берурынлы саннарга тапкырлау 

1

72

Исәпләүләрне ныгытабыз  

1

73

Мөстәкыйльэш “тапкырлау”

74

Контроль эш № 3

1

75

Хаталар өстендә эш. Берурынлы саннарның «Тапкырлау таблицасы»

1

76

Берничә тапкыр арттыру 

1

77

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез 

1

78

Бирелгәннәр белән эшләү  

1

79

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар .

1

80

Үзең яса .Мөстәкыйльэш “Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы»

1

Өчурынлы саннар-17

81

Дистәләп  санау һәм дистәләрнең «түгәрәк» саны 

1

82

Йөзләр  разряды  һәм  «түгәрәк»  йөзләрнең аталышы 

1

83

«Түгәрәк» йөзләрне кушу 

1

84

«Түгәрәк» йөзләрне алу 

1

85

Өчурынлы  сан — разрядлы  кушылучылар суммасы 

1

86

Өчурынлы сан — «түгәрәк» йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы

1

87

Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак 

1

88-89

Өчурынлы саннарны чагыштыру Исәпләүләрне  һәм  саннарны  чагыштыруны ныгытабыз  

2

90

Контроль эш «Беренче яртыеллыкта йомгаклау контроль эше»

91

Хаталар өстендә эш. Бер  шарт  һәм  берничә таләп  

2

92

Өстәмә  таләпләр   кертү  

1

93

Мәсьәләнең чишелешен  гамәлләп язу

1

94

Мәсьәләнең чишелешен  бер аңлатма рәвешендә язу 

1

95-96

Мәсьәләләр  чишәргә  һәм  аларның чишелешен   язарга  өйрәнәбез 

2

97

Мөстәкыйльэш “Өчурынлы саннар”

Баганалап кушу һәм алу -21

98

Кушуны  юллап  һәм  баганалап язу 

1

99-100

Баганалап   кушу  ысулы

2

101

Исәпләүләрне  ныгытабыз 

1

102

Әйләнә һәм түгәрәк 

1

103

Үзәк һәм радиус

1

104

Радиус һәм диаметр 

1

105

Тигез   фигуралар   

1

106-107

Суммадан сумманы алу

2

108

Разряд аша күчмичә,  саннарны разрядлы   алу  

1

109

Разряд аша күчеп, саннарны разрядлы алу

1

110

Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу

1

111-112

Баганалап алу ысулы

2

113

Исәпләүләрне  ныгытабыз 

1

114

Мөстәкыйльэш “Баганалап кушу һәм алу”

115-116

Тапкырлау һәм алу:  гамәлләрне үтәү тәртибе  

2

117

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр

1

118

Исәпләүләрне ныгытабыз 

1

Тигезләмә -10

119-120

Билгеле һәм билгесез

2

121

Санлы тигезлек һәм тигезләмә

1

122-123

Билгесез  кушылучыны  ничек табарга 

2

124

Билгесез киметүчене ничек табарга

1

125-126

Билгесез  кимүчене  ничек табарга  

Мөстәкыйль эш «Тигезләмә”

1

127

Тигезләмәләр  чишәргә   өйрәнәбез  

1

128

Контроль эш № 4

1

Бүлү -11

129

Хаталар өстендә эш. Предметларны тигез итеп урнаштыр  

1

130

Бүлү. : тамгасы 

1

131

Өлеш һәм аның кыйммәте

1

132

Бүленүче һәм бүлүче 

1

133

Бүлү һәм алу 

1

134

Бүлү һәм үлчәү 

1

135

Урталай бүлү һәм ярты 

1

136

Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш

1

137

Берничә тапкыр киметү 

1

138

Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре

1

139

Исәпләүләрне ныгытабыз. Мөстәкыйль эш “Бүлү”

1

Вакыт -18

140

Күпме вакыт үткән?

1

141

Кояш   һәм   ком   сәгатьләре  

1

142

Вакыт күпме? Көн уртасы һәм төн уртасы

1

143

Циферблат һәм Рим цифрлары 

1

144

Сәгать  һәм   минут 

1

145-146

Сәгать буенча  вакытны  белергә һәм  әйтергә  өйрәнәбез  

2

147

Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз

1

148

Санлы нурда саннар 

1

149

Саннарның  натураль  рәте  

1

150

Сәгать һәм тәүлек

1

151

Тәүлек һәм атна

1

152

Тәүлек һәм ай 

1

153

Ай һәм ел

1

154

Календарь һәм аннан файдалану 

1

155

Ел һәм гасыр 

1

156

Контроль эш №5

1

158

Хаталар өстендә эш. Бирелгән  һәм эзләнелә торган  саннар 

1

Кире мәсьәлә — 13

159

Кире мәсьәлә

1

160

Кире мәсьәлә  һәм  бирелгән  мәсьәлә чишелешенең дөреслеген тикшерү 

1

161

Мәсьәләнең чишелешен тигезләмә рәвешендә язу 

1

162

Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишәргә   өйрәнәбез  

1

163

Мөстәкыйль эш “Кире мәсьәлә» Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик

төзүләр

1

164

Аңлатмаларның кыйммәтен исәплибез

1

165

Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез

1

166

Вакыт-дата   һәм   вакыт   озынлыгы  

1

167

«Тапкырлау таблицасы» буенча мавыктыргыч сәяхәт

1

168

Контроль эш “Икенче яртыеллыкка йомгаклау контроль эше”

168

Хаталар өстендә эш. Бирелгәннәр   белән   эшләү  

1

169

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар Саннар эзлеклелеген төзергә өйрәнәбез  

1

170

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

1

                                                               Әдәбият

1. Чекин А.Л. Математика. 2 класс: Учебник. В 2 ч. - М: Академкнига / Учебник.

2.  Чекин А.Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. / Русчадан И.Т. Сәгъдиева тәрҗ. - Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты.

3. Захарова О.А., Юдина Е.П. Математика: тетради для самостоя-тельной работы № 1, № 2. - М.; Академкнига/Учебник.

4.  Захарова О.А. Математика в практических заданиях: тетрадь для самостоятельной работы № 3. - М.; Академкнига/У чебник.

5. Программы по учебным предметам. Базизный план внеурочной дея-тельности: 1 - 4 кл.: в 2 ч. / Сост. Р.Г. Чуракова - М.: Академкнига / Учебник.

6.  Чекин А.Л. Математика: методическое пособие для учителя. -М.: Академкнига / Учебник.

7. Захарова О.А. Проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. - М.: Академкнига/ Учебник.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программ для 3 класса по программе "Начальная школа 21 века"

Рабочая программа по всем предметам для 3 класса по программе "Начальная школа 21 века"...

Рабочая программа для 4 класс по программе "Начальная школа ХХIв"

Рабочая программа содержит тематическое планирование по математике, русскому языку, литературному чтению, окружающему миру, ОЗОЖ, технологии, изобразительному искусству, физкультуре....

Рабочая программа для 2 класса по программе "Школа России".

Рабочая программа для 2 класса по программе "Школа России" по всем предметам, русский язык автор В.П.Канакина. Программа содержит пояснительные записки, учебно-тематическое планирвание по предметам. Н...

Рабочая программа для 2 класса по программе Занкова

Рабочая программа  содержит пояснительные записки, поурочное планирование, список литературы, изучаемые разделы и планируемые рузультаты, контрольно измерительные материалы...

Рабочая программа для 1 класса.РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по учебному курсу «Русский язык» (авторы: Зеленина Л.М.,Хохлова Т.Е. ) для 1 класса на 2014-2015 уч.год УМК «Школа России»

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАпо учебному курсу «Русский язык»(авторы: Зеленина Л.М.,Хохлова Т.Е. )для 1 классана 2014-2015 уч.годУМК «Школа России».Календарно-тематическое планирование и тематическое планирование...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочие программы для 2 класса по УМК "Школа России"и рабочие программы по осетинскому языку и чтению

Рабочие программы для 2 класса по УМК "Школа России"и рабочие программы по осетинскому языку и чтению...