Баганалап кушу, алу.
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Эшлекле уен: “Өй төзибез”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл baganalap_kushu.docx17.67 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Баганалап кушу, алу.

             Эшлекле уен: “Өй төзибез”.

МАКСАТ: баганалап кушу, алуны, зурлыкларны чагыштыруны кабатлау, 2 гә бүлүне ныгыту;

                   мәсьәләләр чишүне һәм телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;

                   балта осталары эшенә соклану, аларга хөрмәт хисләре уяту.

ҖИҺАЗ: карточкалар (кирпеч), таяклар, өй рәсеме.

МАТЕРИАЛ: дәреслек Моро- 1996-153 бит

                        дәреслек Моро- 2002-134 бит

                        мет. ярдәмлек-96 бит

1. Оештыру өлеше.

- Безнең бүген гади дәрес түгел. Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, аларны сәламлик әле!

2. Дәрес максатын җиткерү.

-  Без бу дәрестә зур эшкә алынырбыз - өй төзербез. Нишләп курыктыгыз?! Математиканы белү безгә өй төзергә ярдәм итәр.

Бердәм булсак, күлне дә күчерербез.

3. Үткәннәрне кабатлау.

  а) Мәйданнан ташларны җыю – телдән исәпләү.

- Өй төзергә тотынганчы, мәйданны ташлардан арындырырга кирәк. Телдән исәпләүләрне дөрес башкарсак – мәйдан әзер дигән сүз.

      - Беренче кушылучы 9, икенче кушылучы 7, сумма ничәгә тигез?

      - Кимүче 14, киметүче 6, аермасын табыгыз.

      - 75 не 8 гә арттырыгыз.

      - 64 не 9 га киметегез.

      - 8 дистә ничә берәмлек?

      - 5 дистә 4 берәмлектән торган санны әйт.

      - 2х8  9х2  6х3  3х9  12:6  8:2

Тактада: 40+(9+3)

                48-(12-9)

б) Зурлыкларны чагыштыру:

1м * 99см      2дм3см * 24см

91см * 9дм    1дм 8см * 2дм

10см * 1дм    51см * 5дм1см

- Мәйдан әзер, ташлардан чистарттык.(ташларны алам)

в) Фундамент салу.

- Хәзер өйнең нигезен салырга кирәк.

Дәреслектән №6 ны-язмача

                       №2 не-телдән исәпләү (фундаментын куям)

г) Измә әзерләү. Кызыклы мәсьәләләр чишү. “Уйла, сана, бел” уены.

- Измә изәргә әзерләнәбез. (кирпеч өяр өчен)

   1) 5 таякның ничә очы бар? Ә 5 ярым таякның?

   2) Машина Балтачтан Арчага 1 сәгать бара, ә кайтканда 60 минут кайта. Аермасы нәрсәдә? Ни өчен шулай?

   3) Ташбака филдән акыллырак. Маймыл ташбакадан акыллырак. Кайсысы барыннан да акыллырак?

   4) 3 укучы бакчага алма җыярга киттеләр. Юлда 2 иптәшен очраттылар. Бакчага ничә бала килде?

Дәреслектәге рәсем буенча мәсьәләләр төзү.( №1)

  1. 6 рәттә 2 шәр кеше биергә чыга. Барысы ничә кеше бии?(6х2)
  2. 12 бала 2 шәрләп тезелсә, ничә пар булыр?(12:2)
  3. 12 бала 6 шарлап тезелсә, ничә рәт булыр?(12:6)

  1. Тирләтә измә изү.

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

- Измә әзер.

д) Кирпечләрне әзерләү.

- Кирпечләр нинди формада була әле? (турыпочмаклык)

- Яклары 7 һәм 5 см лы булган турыпочмаклык сызыгыз һәм якларының суммасын табыгыз.

е) Физминутка.

- Бераз көч җыеп алыйк әле. Киләчәктә өй тирәсен матурлар өчен агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртасы булыр.

ж) Мисаллар чишү.

- Кирпечләрне сала башларбыз. Алар һәркайсыгызда бар. (баганалап мисаллар чишү)

Җавапларын чагыштыру, үз-үзеңне тикшерү.

Үзеңне үзең мактама,

Сине кеше мактасын. (кирпечләрне кую)

з) Мәсьәлә чишү. Түбә кую.

- Өйне төзеп, кирпечне өйдек. Иң авыр эш – түбәсе кирәк. Түбәдән су китмәсен өчен мәсьәләне дөрес чишәргә кирәк.

№3 – кыскача язу

       - анализлау

       - чишү

№4 – мөстәкыйль

Киңәшле эш таркалмас.

  1. Молодцы! Түбәле дә булдык. (түбә кую)

“Чылбыр”чишү – ишек кую.

- Ниһаять, төзеп бетердек!

4. Йомгаклау.

- Күп көч куйдык. Өй төзү авырмы?

- Нинди матур өйләрне күргәнегез бар?

- Балта осталарыннан авылда кемнәрне беләсез?

- Һәр кеше яңартып, матурлап тора. Сез дә киләчәктә һөнәр училищеләрендә укып агач эшенә өйрәнерсез.

- Уку дәресендә нинди шигырь балта остасы эше белән якынрак таныштырды? (Шәүкәт Галиев “Эш тәме”)

5. Билгеләр кую.

- Молодцы! Мондый тырыш булсагыз, барысына да өйрәнерсез, барысын да булдырырсыз! “Кирпеч”тәге эшләрегезгә билгене журналга, көндәлекләргә куярбыз.

6. Өй эше: 1.- №7-баганалап, мәсьәлә

                   2.- №7 (1,2 багана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

20 эчендә кушу

УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе.             Тема:   Сәях...

Баганалап кушу, алу (2 класс)

Баганалап кушу, алу (2 класс)...

Презентация “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”

ldquo;Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу&rdquo...