Разработка урока “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”
план-конспект урока по математике (2 класс) на тему

Симакова Гульнур Илдусовна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany.docx30.67 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес этаплары, максат

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Мотивацион – ориентлашу этабы.

Максат: психологик уңай халәт булдыру, кәефләрен күтәрү; теманы ныгытуга Универсиада турындагы мәгълүматлар  аша килү.

Метод һәм алымнар: эмоциональ атмосфера булдыру, күрсәтмәлелек, уен, демонстрация(ИКТ-слайдлар)

ИКТ куллану максаты: игътибарлылык туплау, кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү

Коммуникатив УУЭ

-Исәнмесез, укучылар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик, файдалы, кызыклы дәрес телик.

- Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә белем алуда уңышлар телим.

- Без бүген дәрестә группалап эшләячәкбез. Һәр группа үзенең лидерын билгеләп куйсын әле. Группалап эшләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарбыз икән?

-Укучылар, тактага игътибар итегез әле, нинди сан язылган?

-Бу сан сезгә нәрсәне дә булса хәтерләтмиме?

-Сез универсиада турында нәрсәләр беләсез? Ул кайда үтәчәк?

-Анда кемнәр катнашыр икән?

-Без катнаша алабызмы?

-Студент булу өчен, менә шушындый ярышларда катнашу өчен нишләргә кирәк?

- белемне без ничек ала алабыз, кайдан?

-Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!

Иптәшеңне бүлдермичә тыңла, күршеңә ярдәм ит, үз фикереңне әйтергә курыкма..

-2013

- быелгы ел, Универсиада

- башкалабыз Казанда

-Студентлар катнаша

-Юк, чөнки без студент түгел

-Мәктәптә тырышып укырга, белем алырга

-Дәреслектән,

Әти-әнидән,

Укытучы ападан,

Интернеттан

Уку мәсьәләсен кую

Этапның максаты:өчурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгыту

Метод һәм алымнар:өлешчә эзләнү, күрсәтмәлелек, практик эш,

ИКТ куллану максаты:укытуны индивидуальләштерү, схемалаштыру

Форма: фронталь+

индивидуаль+коллектив

Уку мәсьәләсен чишү этабы.

Максат һәм бурычлар:өчурынлы саннарны кушу һәм алуны практикада куллану, логик фикерләүләрен үстерү.

Метод һәм алымнар: практик эш, күсәтмәлелек, проблемалы эзләнү. Мөстәкыйль эш, группаларда эш

ИКТ куллану максаты:игътибарлылык туплау, кызыксыну уяту

Рефлексив бәяләү этабы.

Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.

Шәхси УУЭ

Танып-белү УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Шәхси УУЭ

Регулятив УУЭТанып-белү УУЭ

Регулятив УУЭ

Коммуникатив УУЭ

-Ә безгә бүгенге дәрестә  Юни ярдәм итәчәр. Кем әле ул Юни?

-Әйе, аның белән бергәләп, Җир шарының 5 континентына  барып, көч сынашырбыз. Ләкин океаннар аша очу өчен безгә самолетка утырырга билетлар алырга кирәк. Тактадагы язмага карап нәрсә әйтә аласыз? Сез нәрсә күрәсез?

- Ә бу мисаллар белән нишләп булыр икән?

  • Әйдәгез әле артык мисалны табыйк.
  • Калган мисалларга таянып, дәреснең темасын,  нәрсә эшләячәгебезне әйтеп карыйк?

  • Моңарчы өчурынлы саннар белән эшли идекме?
  • Димәк, бу дәрестә нишләрбез?

Тактада тема чыга: Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алуны ныгыту

  • Әйдәгез әле, 1 группа 1 нче, 2 группа 2 нче мисалның кыйммәтен табыгыз

-Универсиада Казаныбызда булсын өчен,  без һәрбер континенттан нәрсәдер алып кайтырга тиеш. Ә менә нәрсә икәнен бу мисалларны чишкәннән соң һәм килеп чыккан җавапларны үсә бару тәртибендә язганнан соң белербез. Кайсы группа сүзне алданрак табар икән? Укучылар, мисалларны нинди ысул белән чишү уңайлырак булыр икән?

126+257 =                                        О – 383

778 – 123=                                       Ы -655

474+ 139 =                                       Д – 613

468 – 126 =                                      Й – 342

678- 108 =                                        Л – 570

772 +154=                                        З – 926

  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Димәк без җиңеп материкларның йолдызларын алып кайтырга тиеш икән.

 1 нче континентта безне футболчылар каршы алды (Интерактив уен “Математик футбол”)

  • Без нинди йолдыз алачакбыз?
  • Футбол уенының тәртибен беләсесезме, максатыбыз нәрсә?
  • Әйдәгез, үзебезне котлап кул чабыйк әле!

2 нче континентка очабыз. Нинди йолдызга дип килдек?

Монда безне нинди спорт төре көтә икән?

  • Әлбәттә, герләрнең авырлыгын мисалларны чишеп табарбыз.

Мисалларны тикшерәбез. Бу аңлатмалар турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Ура!

3 континенттан йолдыз алу өчен  йөзү ярышларында катнашырга тиешбез, мәсьәлә чишәргә кирәк.

1 группага мәсьәлә

 Беренче йөзүче 210 м, ә икенчесе 100 м га артыграк йөзгән. Йөзүчеләр икесе бергә ничә м ара йөзгәннәр?

2 группага

Кызыл көймә 345 м,   ә зәңгәре 115 м га кимрәк йөзгән. Зәңгәр көймә ничә м ара йөзгән?

  • Мәсьәләләрне тикшерик әле.

Нинди йолдыз алдык?

  • Ес!

4 континент. Безне теннис уены көтә һәм яшел йолдыз вәгъдә итә ул безгә. Бу мисалларга карап, нинди бирем тәкъдим итәрсез икән?

1 гр.

6*1              51*

*24              *54

84*              2*0

2 гр.              *20               42*

                      2*2               *12

                      68*               1*8

  • Нинди йолдызны алдык?
  • Әйдәгез, аяклар белән тыпырдап биеп алыйк әле

5 континентта сез иң ярата торган спорт төре - йөгерү буенча ярышлар. Мин сезгә тестлар бирәм. Тизрәк һәм дөрес итеп эшләсәгез, кызыл йолдыз да безнеке булачак.

  • Йолдызны ала алдыкмы?

  • Укучылар, инде дәрескә нәтиҗә ясыйк. Без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • Ныгыттыкмы?
  • Сез үзегезнең эшчәнлегегездән канәгатьме?

  • Лидерлар, үзегезнең группадашларыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Лидерларның фикерләре белән килешәсезме?

  • Кәефегез ничек?

  • Дәрестәге кәефегезне төсле магнитлар  белән билгеләгез әле.

  • Универсиада символы

  • Без мисаллар күрәбез
  • Аларның кыйммәтләрен табарга мөмкин,
  • Группаларга аерырга була(сумманы бер якка, аерманы икенче якка),
  • Артык мисалны алып ташларга мөмкин

-Өчурынлы саннарны кушарбыз һәм алырбыз

-Әйе

-белемнәребезне  ныгытырбыз

Җаваплар слайд ярдәмендә тикшерелә

- баганалап чишәбез.

126+257 = 383

778 – 123=655

474+ 139 = 613

468 – 126 = 342

678- 108 = 570

772 +154=926

“Йолдыз”

  • Зәңгәр йолдыз
  • Дөрес җавапны табып, капкага тупны кертү

Өчурынлы саннарны разряд аша күчмичә багналап кушу һәм алуга мисаллар

Сары йолдыз алабыз

Гер күтәрү ярышлары көтә.

1гр.

115+ 428 =

213 + 238=

27=336=

2 гр.

 543-428=

238+213=

336+27=

1 мис- 1группаныкына 2 группа мисалына кире мисал

2 мис- кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми

3 мис- бер үк төрле кушылучылар, уңайлы юл белән исәпләргә була (зур санга кечкенә санны кушып)

Укучылар шартын төзеп, мәсьәләне чишәләр. (Бераз киңәшләшкәннән соң, һәр группадан 1 әр укучы тактага чыгып эшли. Калганнары -  дәфтәрләрдә.)

  • Соры йолдыз.

Бергәләп чишәләр, тактадагы җаваплар белән чагыштырып тикшерәбез

  • Йолдызчыклар урынына саннар куеп, мисалларны чишәрбез.

  • Яшел йолдыз безнеке!

Тест

  • Без булдырабыз, УРА!!!

-Өчурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгытырга

-Әйе.

  • канәгать

Лидерлар бәяли

Килешәбез

Әйбәт, бик яхшы

   

2 нче сыйныфта математика дәресе

Укытучы: Симакова Гөлнур Илдусовна, 1 квалификацион категория. ТР Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Дәреснең темасы: “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”

Максатлар: Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алуны ныгыту, тиз исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. Логик фикерләүләрен үстерү;

Ватанпәрвәрлек,  бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү

Шәхси УУГ.

  • Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү(группалы эш), укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
  •  әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, үзбәя кую сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү;
  • Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру

Регулятив УУГ.

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
  • укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
  •  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
  •  Проблемалы ситуациядән чыгып, биремнәр уйлау
  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Танып-белү УУГ

  •  төркемнәргә аеру
  • Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү
  • укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;
  •  предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели алу;

Коммуникатив УУГ.

  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
  •  дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
  •  үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерү;
  •  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  •  хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проектор, интерактив такта, слайдлар,

Эш формалары: Группалы, индивидуаль, фронталь

Дәрес этабының  тибы: белемнәрне ныгыту (урок обработки умений и рефлексии)

Формасы:  уен “Универсиада йолдызларын җыю”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Баганалап кушу, алу.

Эшлекле уен: “Өй төзибез”....

Баганалап кушу, алу (2 класс)

Баганалап кушу, алу (2 класс)...

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

"Өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыру"

Конспект урока разработан по ФГОС и Сингапурской структуре....

Презентация “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”

ldquo;Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу&rdquo...

Күбурынлы саннарны алу,кушу, бүлү, тапкырлау.

Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш” һәм компьютер технологиясе куллану нигезендә 2 нче сыйныфта математикадан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

конспект урока в 3 классе на тему "Өчурынлы саннарны кушу һәм алу"

3 нче класста " Өчурынлы саннарны кушу алу темасын йомгаклаганда кулланырга мөмкин. Сәяхәт дәрес...