"Өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыру"
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Сайфутдинова Зульфия Зиннатулловна

Конспект урока разработан по ФГОС и Сингапурской структуре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыру»

З.З. Сайфутдинова,

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сыйныф: 3

Дәрес темасы: «Өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыру”

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Эш төре: Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү.

Максат:

  • өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштырырга өйрәнү;

Предмет нәтиҗәләре: 

- саннарны дөрес итеп укый белү;

 - өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыра алу;

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

Шәхси:

-яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;

-үзара дуслык, җылылык атмосферасы тудыру;

-дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыру, үз алдыңа максат кую, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу, өстәмә чаралар  куллана белү;

Танып-белү: таблицаны файдалану,  өйрәнгәнне көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында, үз фикерен җиткерә алу; үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.

Материал: «Математика» М. И. Моро, М. А. Бантова,  эш дәфтәре.

Җиһазлау: парларда, төркемдә эшләү өчен карточкалар, үзбәя өчен «смайлик»лар, өстәлнең һәм укучыларның тәртип саны язылган карточкалар, презентация, компьютер, проектор.

Дәрес барышы

Дәрес

этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Ориентлашу,  

актуальләштерү

Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршене сәламләү).

Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт тудыру.

Каршы утыручы иптәшен, янда утыручы иптәшен елмаеп сәламли.

-үзара дуслык, җылылык атмосферасы тудыру;

Телдән исәпләү (РЕЛЛИ РОБИН)

Тапкырлау таблицасын кабатлау (6,7гә)

җилкәдәш утыручы иптәше белән тапкырлау таблицасын кабатлый  (А номеры башлый)

Смайликлар белән үз-үзеңне бәяләү.

Узган дәрестә тупланган белемнәрне файдалана белү.

Мотивлаштыру этабы.

Дәфтәрләрне ачабыз.

Тактада саннар

4,6, 13, 100, 54, 781, 120, 12, 9

-Бу саннарны нинди төркемнәргә бүлеп була?

Матур язу (слайд 2)

Арифметик диктант:

-иң зур икеурынлы санны языгыз;

-иң кечкенә өчурынлы сан; Слайд 3.

 башта бер бер артлы 99,100 саннары чыга, аннары аска 99< 100 саннары чыга

Аларны чагыштырыгыз: икеурынлы сан зурракмы, өчурынлымы?  

-Ни өчен?

Дәфтәрләрне ачып число, сыйныф эше язалар.

Саннарны укып чыгалар.

  • 1урынлы
  • 2 урынлы
  • 3 урынлы

Разрядларга бүлеп язалар.

Смайликлар белән үз-үзеңне бәяләү.

 (99,100)

99<100

(санаганда 99 алдан килә)

Фикерләү, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау;

-дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Яңа тема аңлату

Алгоритм төзү

Карточкалар белән эш.

Парларда эшлиләр (слайд 4,5)

Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (слайд 6)

Карточкадагы мисалларны чишеп үсү тәртибендә урнаштыралар.  Килеп чыккан җөмләне укыйлар.

“Өчурынлы саннарны чагыштыра белү кагыйдәсен чыгару һәм аны куллана белү”

Фикерләү, танып белү, алган белемнәрен куллана белү, нәтиҗә чыгару.

--Саннарны чагыштыру өчен нәрсәләр белергә кирәк?

ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН

Саннарны чагыштыру өчен (Слайд 7)

                                                         

--Китапның 50 нче битен ачабыз.

--Китаптагы нәтиҗә без чыгарган нәтиҗә белән туры киләме?

--Тикшереп карыйк .

Укучылар уйлый, җавап яза, чиратлап тикшерә, үз фикерләрен әйтә.

Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә: № 2.

Нәтиҗә:

1.Cаннарны  дөрес итеп укыйсы.                                              2.Разряд санын беләсе,разряд саны күбрәк булган сан зуррак                                   була;                                                 3.Разрядлары тигез булса, югары разрядларны чагыштырасы.         Югары       разрядта кайсының саны зуррак булса, шул сан зуррак була.

Бер укучы кычкырып укый.

төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында, үз фикерен җиткерә алу; үзара килешү.

-дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Физминутка

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙЗ

Карточкаларга өч урынлы саннар язып алалар, парлашалар, чиратлап укыйлар, саннарны чагыштыралар, алмаштыралар, партнёрларына рәхмәт әйтәләр, икенче пар табалар

Иптәшен тыңлый белү, үз фикерен әйтә белү

Ныгыту этабы

Китап белән эш

Төзелгән алгоритмын тормышка ашыру.

Мөстәкыйль эш

№  2 , 50 бит

А—1 юлны

Б—2 юлны.

-Кайсы юл белән чагыштырабыз

Мәсьәлә чишу. №6 50 бит

Мәсьәләне анализлау.

ТИК-ТОУ

9 карточка (1 урынлы саннар язылган)

Өч урынлы саннар төзергә һәм аларны чагыштырырга

-Күрше саннар: санаганда арттан килгән сан  зуррак; алдан килгәне кечерәк)

(үзара бәяләү)

Бер бала укый.

Сорауларга җавап бирәләр.

Дәфтәрдә чишәләр.

4 нче номер өстәл уртасына карточкаларны тарата: 3Х3

Саннар төзиләр һәм язалар. Килеп чыккан саннарны түгәрәк буенча әйтеп чыгалар

Смайликлар белән үз-үзеңне бәяләү.

Иптәшен тыңлый белү, ярдәм итә белү.

Үзләштергән белемнәрен куллана белү

Рефлексия

--Дәрестә нәрсәләр белдегез? (Слайд 8)

-Мин ...белдем.

-Миңа ошады...

-... авыр булды.

...кирәк булачак.

Укучыларның җаваплары.

Танып белү, шәхескә якын килү

бәя этабы

--Дәфтәрләрне җыеп алу.

Өй эше. № 5, 7 50 бит (9 слайд)

Иҗади эш: өйдә өчурынлы саннар табарга һәм аларны чагыштырырга.

Дәрес тәмам. Рәхмәт.

3 нче номерлы укучы җыеп ала, яңа дәфтәрләр өләшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү

Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова авторлыгындаг...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру

Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру...

Разработка урока "Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр"

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр...

Презентация “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”

ldquo;Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу&rdquo...

конспект урока в 3 классе на тему "Өчурынлы саннарны кушу һәм алу"

3 нче класста " Өчурынлы саннарны кушу алу темасын йомгаклаганда кулланырга мөмкин. Сәяхәт дәрес...