Разработка урока "Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр"
план-конспект занятия по математике (2 класс) по теме

Симакова Гульнур Илдусовна

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_eshkertmese.docx34.86 КБ

Предварительный просмотр:

Симакова Гөлнур илдус кызы, Әгерҗе районы Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

2 нче сыйныфта “Перспектив башлангыч мәктәп” УМКсы буенча математика дәресе

Тема: Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр

Максат: 1)Укучыларны яңа төр мәсьәләләр белән таныштыру, аны чишү алымын билгеләү

2) Икеурынлы саннарга берурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгыту, тиз исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. Логик фикерләүләрен үстерү

3) Өлкәннәргә карата игътибарлылык, бердәмлек, дуслык тәрбияләү. Кул астында булган дару үләннәрен танып белү. 

Шәхси УУЭ.

  • Үзбәя кую сәләте булдыру
  • Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
  • Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү

Регулятив УУЭ.

  • Укытучы белән берлектә  уку максатлары кую

Танып-белү УУЭ.

  • Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану
  • Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү

Коммуникатив УУЭ.

  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
  • аралаша белү
  • хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.

Материаллар: әкият геройлары,  цифрлар язылган карточкалар , китап, дәфтәр, слайдлар(рәсемнәр)

Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья, әдәби уку

Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.

Ресурслар: “Математика” 2  класс, Чекин А.Л.,Чуракова Р.Г., Казан\ “Хәтер”\2011

Тип: катнаш

Форма: әкият-дәрес “Кызыл Калфакта кунакта”

Дәрес барышы:

Дәрес этаплары, максат

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше.

Максат: психологик уңай халәт булдыру, кәефләрен күтәрү; яңа теманы өйрәтүгә әкият  аша килү.

Метод һәм алымнар: эмоциональ атмосфера булдыру, күрсәтмәлелек, уен, демонстрация(ИКТ-слайдлар)

ИКТ куллану максаты: игътибарлылык туплау, кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү

Коммуникатив УУЭ

-Исәнмесез, укучылар., кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик, файдалы, кызыклы дәрес телик.

 Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә яңа белемнәр үзләштерүдә уңышлар телим

- Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.

-Укучылар, карагыз әле, Безгә Саескан телеграмма алып килгән. Нинди хәбәр китерде икән, укыйк әле.

-Балалар Саескан алып килгән хәбәр сезгә нинди әкиятне хәтергә төшерде?Аны кем язган?

-Әйдәгез әле, слайдлар ярдәмендә әкиятне бераз искә төшерик.

1слайд. “Кызыл Калфак”Ш.Перро

2 слайд. Әни пирожки пешерә

3 слайд.Кызыл Калфак урман буйлап бара

4 слайд.Кызыл Калфак бүре белән очраша

5 слайд. Әби урынында бүре, кыз килеп керә

-Менә әкиятне искә төшердек. Әби авырып киткән, аның хәлен белергә барырга сез әзерме?

-Бик дөрес. Өлкән кешеләрнең хәлен ешрак белергә, күчтәнәчләр илтергә кирәк. Әби авырый, авыру кешегә шифасы тиярдәй күчтәнәч әзерлик инде.

-Сез авырсагыз, салкын тисә, әниегез ничек дәвалый?

-Ә сез дару үләннәрен таныйсызмы?

Слайд 6. Каен, үги ана, җиләк яфраклары, мәтрүшкә, ромашка чәчәкләре чыгып бара, балалар исемнәрен атыйлар.

-хәзер шуларны истә калдырып, әбигә дару үләннәре җыйыйк инде.

-Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!

-“Кызыл Калфакның әбисе авырый, ярдәм кирәк

       Урман хуҗасы”

   

-Шарль Перроның “Кызыл Калфак” әкиятеннән килгән бу Саескан

Балалар әкият  алгоритмын төзиләр

-Әле безнең күчтәнәчләр юк, хәл белергә барганда күчтәнәч алалар

-Җиләк, үги ана, каен яфракларыннан мәтрүшкәдән төнәтмә ясап эчерә

-каен яфрагы

Үги ана яфрагы

Җиләк

Мәтрүшкә

Ромашка

Актуальләштерү

Максат: саннарны аермалары буенча чагыштыруны  кабатлау, исәпләүдә кагыйдәләрне куллана белү. Яңа темага әзерлек.

Метод һәм алымнар:күрсәтмәлелек, уен, өлешчә эзләнү,

Репродуктив, дискуссия

ИКТ куллану максаты:үзләштерелгән өлешләрне искә төшерү, ныгыту, үзконтроль, эш төрен алышыру

Яңа материал өстендә эш.

Этапның максатлары:Аерма буенча чагыштыруга мәсьәләләр белән танышу, чишү юлын сайлау, дөрес итеп сорау куярга өйрәнү

Метод һәм алымнар:өлешчә эзләнү, күрсәтмәлелек, практик эш, схема

ИКТ куллану максаты:укытуны индивидуальләштерү, схемалаштыру

Форма: фронталь+

индивидуаль+коллектив

Теманы ныгыту.

Максат һәм бурычлар:саннарны чагыштыруга мәсьәләләрне практикада куллана алу.логик фикерләүләрен үстерү.

Метод һәм алымнар: практик эш, күсәтмәлелек, проблемалы эзләнү. Мөстәкыйль эш, китап белән эш, группаларда эш

ИКТ куллану максаты:игътибарлылык туплау, кызыксыну уяту

Шәхси УУЭ

Танып-белү УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Шәхси УУЭ

Регулятив УУЭ

Танып-белү УУЭ

Регулятив УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Танып-белү УУЭ

1. Телдән исәпләү, практик эш.

а) Фронталь эш.  Җавапны тапсагыз, бөтен җиләкләр дә сезнеке булачак.

Бирелгән саннар пары нәрсәсе белән охшаш?

4һәм5          12һәм 10

11һәм10       6һәм 8

7 һәм3          7 һәм2

5һәм9           4һәм9

2һәм8            8 һәм1

10һәм4          9һәм2

-кайсы санның ничәгә зуррак булуын ничек белдегез, укучылар?

б) Уен “Кайсы зуррак”

Саннарны һәм зурлыкларны чагыштыр, зуррак саннар язылган дару үләннәрен кәрзингә сала бар:

17...6           5см...10см

20...30         12см...21см

9...12           1см...10см

40...25         6см...16см

-Кызыл Калфакның әбисенә файдасы тисен, сезнең ярдәм белән дару үләннәре, яфраклар җыйдык. Барыгыз да бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә. Ә бит Кызыл Калфакның әнисе пирожкилар да пешергән иде, аларны да алып барабызмы әбигә? Пирожкилар саннар ярдәмендә тамгаланган. Хәзер математик диктант язарбыз һәм исәпләүдә нинди сан чыга, шул номерлы пирожкиларны сала барырбыз:

6ны 7гә арттыр

2не 9 га арттыр һәм 8гә кимет

17-8-8

10саны 20дән ничәгә кимрәк?

18дән алабыз 6ны, алабыз3не

14 һәм 6 саннарын кушыгыз

12не 6га кимет, 5кә арттыр

14һәм 9 саннарының аермасын тап

14 тән 4не ал

15һәм7 саннарының аермасын тап

Закончалыкны тап:

8,5,10

14,11,...

12,...,...

Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмашып, бер-берегезнең эшләрен тикшерегез, җавапларыгызны тактадагы җаваплар белән чагыштырыгыз

Слайд.9. 13, 3, 1, 10, 9, 20, 11, 10, 8

-3, +5

14,11,16

12,9,14

-Балалар, карагыз әле. Кәрзиндәге пирожкилар ике төрле: итнекеләр кызарып пешкән, ә алманыкылар – саргылт

Санагыз әле итнекеләр ничәү?

Алманыкылар?

-Бу мәсьәләме?

Мәсьәлә өчен нәрсә җитми?

Шушы шарт буенча мәсьәлә төзегез әле.

-Бик дөрес. Чишү өчен нинди гамәл сайларсыз?

-Мәсьәләне дәфтәрегезгә дә эшләп куегыз инде

-ә хәзер уйлап карагыз әле, ит пирожкилары күбрәкме, әллә алманыкылармы, ничек белә алабыз?

Саннарны чагыштыруның мондый ысулы ничек атала?

Ә мәсьәләләрдә мондый ысулны куллану ничек аталыр икән, берәрегез бүгенге дәреснең темасын әйтә алмасмы?

Бик дөрес. Бүген без сезнең белән дәрестә нишләрбез икән?

 Физкультминутка

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

-Балалар, игътибар итегез әле, мәсьәләне аерма буенча чагыштыруга үзгәрткәндә таләп ничек үзгәрер икән.

Безнең мәсьәләдә 12 нәрсәне аңлата?

5 нәрсәне аңлата?

Чагыштыру өчен бу мәсьәләгә нинди таләп куярбыз?

Ә хәзер партадашыгыз белән парлашып, бер-берегезгә мәсьәлә төзеп әйтеп карагыз

Бик дөрес. Тагын мәсьәләне бер тыңлыйк әле. Нәрсәләр билгеле?

Сорау кую өчен чагыштыру тамгасы кулланырбыз.

Тактада язып барыла:

Ит-12 п

Алма-5 п

 Мәсьәлә шартын һәм чишелешен дәфтәрләргә язарбыз.

-Без нәрсә таптык?

-Нинди сорауга җавап бирдек?

Мәсьәләне нинди гамәл белән чиштек?

Без саннарны нишләттек?

Кем әйтә ала, без нинди төр мәсьәлә төзедек?

Ә хәзер шарт схемасын истә калдырыйк инде

Слайд   А –

               Б -         ?

Чагыштыруга мәсьәләләр чишү өчен шарт схемасы

-Укучылар, күчтәнәчләр төйнәдек, яңа белемнәр дә алдык, кирәге чыгар безгә. Хәзер юлга кузгалсак та була

Физкультминут

Күпердән үтәргә кирәк балаларга,

Гөмбәгә баралар бик ерак урманга.

Ә күпердә соры бүре тора,

Ял итәргә туктаган ул шунда:

Ул улый, ул улый, тешен шыгырдата,

“Җибәрмим, җибәрмим,”- ди безне урманга,

Ә шунда...

-Менә урманга да килеп җиттек.

Слайд Урман аланы, тиен, кәрзиненә гөмбәләр. Балалар, тиен Кызыл Калфакның әбисенә күчтәнәчкә гөмбәләр алып бра икән.Сез гөмбәләр таныйсызмы? Кемнең җыйганы бар? Ничек җыялар?

Әйе, гөмбәләрнең белгәнен генә җыялар, пычак белән кисеп җыярга кирәк.

   Менә тиен майлы гөмбә һәм каен гөмбәсе җыйган.

Булат, әйт әле . ничә майлы гөмбә җыйган икән?

Майлы гөмбә – 20        ?

Каен гөмбәсе – 15

Майлы гөмбә ничәгә күп?

-Без тиеннең гөмбәләрен санаган арада бүре килеп чыккан. Ул бездән әбинең өен сорый. Менә әби өенә юл сызымы. Әби янына якын арадан үзебез барырбыз, ә озын юлны бүрегә өйрәтербез. Кайсы юлдан җибәрербез бүрене?

Исбатлагыз.

Беренче  юл ничә см га озынрак?

-Без кыска юлдан китик, әбигә тизрәк барып җитәрбез.

Ләкин ишектә йозак. Йозакны ачу өчен дәреслектәге №3 (77 бит) мәсьәләне чишәргә кирәк.

Слайд ярдәмендә дөреслеге тикшерелә

Кем әби янына алдан керә (мәсьәләне алдан чишеп бетерә) ул №5 (78 бит) буенча мәсьәлә төзеп, әбигә үзенең күчтәнәчен бирә тора

Белемнәрне актуальләштерү

-бу парлар бер-берсеннән бер үк санга аерыла

4һәм5          12һәм 10

11һәм10       6һәм 8

1гә                  2 гә

7 һәм3          7 һәм2

5һәм9           4һәм9

4 кә                 5 кә

2һәм8            8 һәм1

10һәм4          9һәм2

6 га                 7 гә

Зуррак саннан кечерәген алдык. Саннарны чагыштыруның мондый ысулы аерма буенча чагыштыру дип атала.

Интерактив тактада чиратлап чыгып кәрзингә үләннәрне тутыралар (җавап дөрес булса үләннәр кәрзиндә кала, дөрес булмаса – кәрзиннән чыгып китә)

6+7=13

2+9-8=3

17-8-8=1

20-10=10

18-6-3=9

14+6=20

12-6+5=11

14-4=10

15-7=8

-3, +5

14,11,16

12,9,14

Җавапларыгыз дөрес булса, шул номерлы пирожкиларны кәрзингә тутырабыз

Итнекеләр-12

Алманыкылар - 5

Юк, бу шарт

Таләп җитми

Әни 12 ит, 5 алма пирожкие пешерде. Әни барысы ничә пирожки пешергән?

Кушу

12+5=17(п)

      Җавап: 17 п

Дәфтәрләрдә эш

Итнекеләр

Алманыкылар - 5

Киңәшләшәләр, саннарны чагыштырып карыйбыз, алу гамәлен кулланабыз.

Аерма буенча чагыштыру дип атала

Укучыларның җаваплары тыңлана.Уртак фикер нәтиҗәсендә дәреснең темасы билгеләнә: “Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү”

Яңа төр мәсьәләләр белән танышырбыз, аларны чишәргә өйрәнербез

12- ит пирожкие

5-алма пирожкие

Кайсысы күбрәк? Ничәгә күбрәк?

Парлашып эшлиләр, берничә укучының мәсьәләсен тыңлыйбыз.

Әни 12 ит пирожкие, 5 алма пирожкие пешерде. Ит пирожкие ничәгә күп?

Ит-12п

Алма-5п

Дәфтәрдә эш

Ит пироңкие алманыкыннан 7 гә күп икәнне.

Ничәгә күп? дигән сорауга

Алу гамәле белән

Чагыштырдык. Чагыштыру өчен алу гамәле кулландык

Чагыштыруга мәсьәлә төзедек

Балалар җавабы тыңлана

Практик эш. Балалар дәфтәрләрдә шартны төзеп эшлиләр. Җавап язылган слайд ярдәмендә эшләрен тикшерәләр

            1.

         2.

Икенче юлдан без барырбыз, анысы якын. Бүрене беренче юлдан җибәрербез

Укучылар линейка ярдәмендә үлчиләр

1 юл-18см

2 юл- 7+6= 13см (икенче юл ике кисемтәдән тора)

18>13

5 см га

Дәфтәрдә эш:

1 агач- 10               ?

2 агач-14

14-10=4 (к)

Җавап: 2 агачта 4 кә күп

Телдән мәсьәләләр тыңлана

Рефлексия

Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.

Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ

- Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк.

Мин истә калдырдым.....

Мин өйрәндем.....

Мин яңалык ачтым.....

Миңа дәрестә.........ошады

Мин үземә .......билгесе куям

Әйе, укучылар, без бүген дәрестә барыбыз да бик тырыштык, булдырдык. Сезнең активлык, бердәмлек, өлкәннәргә иътибарлы булуыгыз. Белем запасыгыз безгә дәрестә авырлыкларны җиңеп, максатыбызга ирешергә ярдәм итте. Дәрес өчен рәхмәт. Мин сез үзегезгә биргән бәя белән килешәм, дәрес темасын тулысынча аңлаган.............бишле. бераз кабатларга кирәк булган ....... дүртле билгеләре куям.

Өй эше: мөстәкыйль эш дәфтәре    

Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар

Смайл сайлыйлар.

-Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПДД буенча презентация

ПДД буенча презентацияне тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чара итеп кулланырга була...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".

Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Тема: Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү

Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова авторлыгындаг...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...