Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру
план-конспект урока по математике (3 класс) по теме

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuburynly_san.docx32.65 КБ
Office presentation icon sannarny_razryadly_chagyshtyru.ppt381.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру

(III сыйныф)

Зөлфия Нәбиева

Кукмара  районы Сәрдекбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

- күбурынлы саннарны разряд буенча чагыштыра алу;

-логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
− дуслык, бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре: 

- саннарны дөрес итеп укый белү;

 - күбурынлы саннарны разряд буенча чагыштыра алу;

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

Шәхси:

 -яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;

-үзара дуслык, җылылык атмосферасы тудыру;

-дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу,өстәмә чаралар  куллана белү;
Танып-белү: таблицаны файдалану ,  өйрәнгәнне көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында, үз фикерен җиткерә алу; үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.

Материал: «Математика» (А.Л.Чекин) дәреслеге,  1 нче кисәк, 78−80 нче битләр; эш дәфтәре.

Җиһазлау: парларда, төркемдә эшләү өчен карточкалар, үзбәя өчен «смайлик»лар, өстәлнең һәм укучыларның тәртип саны язылган карточкалар, презентация, компьютер, проектор,сүзлекләр.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Эш төре: Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү.

Дәрес барышы
I. Мотивация..

 Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршене сәламләү).
Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт тудыру.

          1.Дәрестә безнең күзләребез - күрә,

Колакларыбыз - ишетә,

Кулларыбыз - яза,

Башыбыз – эшли.

           2.Ә безнең дәресебезнең девизы-

«Математика – фәннәр патшасы  ,ә арифметика – математика патшасы»

                                                      ( К.Гаусс)

1 нче слайд

Арифметика нәрсә ул? Сүзнең мәгънәсен белмәсәң кайдан карыйсы?

1 укучы аңлатмалы сүзлектән арифметика сүзенең мәгънәсен укый.

Аңлатмалы сүзлектән саннар табу:1977 елгы, инвентарь №4033,475 бит.

II. Актуальләштерү

ТЭЙК  ОФ–ТАЧ  ДАУН (басарга-утырырга)

-6009 саны болай языла; Слайд 2---

 -Һәр класс 3 разрядтан тора;    Слайд 3   +                                     987.654.321

-сан уңнан сулга таба укыла;  --(бу вакытта башта 987,аннары 654,аннары 321 чыга)

-санаганда арттан килгән сан  зуррак; алдан килгәне кечерәк;  Слайд 4 . 99<100, 100>99

-22350 санында дистәләр разрядында 3 цифры тора; Cлайд 5. Зур итеп 22350

-70312 санында берәмлек меңнәр разрядында 0 тора; С лайд 6. Зур итеп 70312

-1000-иң зур  дүртурынлы сан;

-Күрше саннар аермасы 1 гә тигез

-Разряд –ул цифрның сандагы  эш урыны.

-Сез  өйдән язып килгән газ счётчигы күрсәткече-бишурынлы сан.

Смайликлар белән үз-үзеңне бәяләү.

III.Кыенлык тудыру.

  1. Дәфтәргә число, сыйныф эше язу.

Укучылар өйләреннән язып алып килгән газ счётчигы күрсәткечләрен дәфтәрләренә матур итеп язып куялар,карандаш белән классларын күрсәтәләр.

.Арифметик диктант:-иң зур бишурынлы санны языгыз;

                                    -иң кечкенә алтыурынлы сан; Слайд 7. башта бер бер артлы 99999,100000 саннары чыга ,аннары аска 99 мең< 100 мең чыга

Аларны чагыштырыгыз: бишурынлы сан зурракмы , алтыурынлымы?  

-Ни өчен?( санаганда бишурынлы сан алданрак килә, бишурынлы санда 99 мең, алтыурынлы санда 100 мең, берсе бишурынлы, икенчесе-алты.)

100 000 нән соң килгән санны языгыз:100 001.Аларны чагыштырыгыз:

100 000 < 100 001.Ни өчен?(100 000 алданрак килә)

2). Әти кеше  малаена су счётчикларын карарга кушкан: җылы су -205456,салкын су-204456 күрсәткән.Әтиләре кайсы су күбрәк тотылган дип сорагач, малай тиз генә җавап бирә алмаган.

Слайд8.  башта 205456, 204456 саннары бер юлда чыга,аннары аларны баганалап куярга кирәк

-Сез тиз генә җавап бирә аласызмы?

-Ни өчен?

-Шушы малай хәлендә калмас өчен нишләргә кирәк?

(-Суны саклап тотарга кирәк!)

  (-саннарны чагыштыра белергә кирәк)

-Саннарны чагыштыру өчен без нәрсәләр беләбез? (санны  дөрес итеп укый белергә, аның разрядлы составын белергә кирәк)

-Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (күбурынлы саннарны чагыштыра белү кагыйдәсен чыгару һәм аны куллана белү)

Яңа слайд :Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру

-Сезгә моны белергә кирәкме? Күбурынлы саннарны чагыштыра белү ни өчен кирәк?

-Бу саннар турында нәрсә әйтә аласыз? Аермалы һәм охшаш якларын табыгыз.Аларны ничек итеп язсаң чагыштырырга җайлы булыр?

IV.Кыенлыктан чыгу алгоритмын төзү:

-Саннарны чагыштыру өчен нәрсәләр белергә кирәк?

ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН (уйла-яз-командада тикшер)

Укучылар уйлый, җавап яза, чиратлап тикшерә,үз фикерләрен әйтә.

Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә: № 2.

Саннарны чагыштыру өчен Слайд: 

                                                         1.Cаннарны  дөрес итеп укыйсы,

                                                  2.Разряд санын беләсе,разряд саны күбрәк булган сан зуррак                                   була;

                                                  3.Разрядлары тигез булса, югары разрядларны чагыштырасы.         Югары       разрядта кайсының саны зуррак булса, шул сан зуррак була.

V.Төзегән алгоритмны тормышка ашыру. 

1)№140.Күрше саннарны табып чагыштыру.

-Кайсы юл белән чагыштырдыгыз?(-Күрше саннар: санаганда арттан килгән сан  зуррак; алдан килгәне кечерәк)

№141.Саннарны кимү тәртибендә язу.

2) Дәреслек буенча эш: №142. Парлап эш (җилкәдәш күрше белән)

-Ничә сан язылган? Саннарны чагыштыруны нәрсә җиңеләйтә?(-Саннар разрядлар һәм класслар таблицасына язылган?

-Иң кечкенә санны табыгыз.-Ничек белдегез?

-Иң зурысы?-ничек белдегез?

№3 җавап бирә.

Ял вакыты  «Фолоу зе лидер»

VI. Укучыларның эчтән әйтеп беренчел ныгыту  этабы.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД  (Укучылар өйләреннән газ счётчигы номерларын карап язып килделәр, парлашалар, чиратлап укыйлар, саннарны чагыштыралар, алмаштыралар, партнёрларына рәхмәт әйтәләр, икенче пар табалар)

№4 ,№1 саннарын укыйлар,чагыштыралар.Кемнең буе озын,шул аңлата.

Газ счётчигы күп  исәпләмәсен өчен нишләргә кирәк?

VII. Мөстәкыйль эш.

Саннарны чагыштыр:

1нче вариант:

1)  700 300...70 030                    800 100...80 010

    875 129...857 129                  254 316...245 316

2)  * урынына саннар куй.

54 802<5* *02

67 **3<67 **3

72 305<7* *05

2 вариант:

1)Саннарны чагыштыр:

600 340...60 040               900 200...90 020

836 592...863 592             321 569...312 569

2) * урынына саннар куй

   86 709 < 8* *09

   26 **1< 26 **1

   54 **8< 54 **8

Эталон буенчаүзара  тикшерү.  Слайд .1 вариант. 1) >,>,>,=

                                                                         2 вариант. 1)>,<,>, >    

VIII. Белемнәр системасына кертү һәм кабатлау.

Күбурынлы саннарны чагыштыра белү кайларда кирәк булачак?(счётчик ,спидометр күрсәткечләре,еллар, машина һ.б.бәяләре,китапханәдәге китаплар саны,сүзлектәге сүзләр саны, күп сандагы әйберләр белән эш иткәндә кирәге чыга)

№143.Биремен укыту.

Мин болай уйладым: монда машина спидометры күрсәткечләре язылган.Иң күп йөргән машинаны табыгыз.Сез үз вариантыгызны әйтегез.

Слайд яңа

ниссан

сузуки

камаз

хонда

вольво

шевроле

зил

киа

мазда

мерседес

XI.Рефлексия.

-Дәрестә нәрсәләр белдегез?

Слайд :

-Мин ...белдем.

-Миңа ошады...

-... авыр булды.

...кирәк булачак.

-Ут,су ,газны ...тотасы

Өй эше:Дәфтәр №68,69, 

Иҗади эш:өйдә күбурынлы саннар табарга һәм аларны чагыштырырга.

http://www.autoshcool.ru/uploads/posts/2011-08/thumbs/pochemu-vret-spidometr.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Математиканы өйрәнегез! Математиканы белсәгез, барысын да белерсез” А.Крылов.

Слайд 2

“ Математика – фәннәр патшасы, ә арифметика – математика патшасы” ( К.Гаусс)

Слайд 3

6009

Слайд 4

ЛОМАНЫЕ 987. 654. 321

Слайд 5

99<100 100>99

Слайд 6

22350

Слайд 7

70312

Слайд 8

-, +, -, +, +, -, +, -, +, +

Слайд 9

99999 100000 99 мең <100 мең

Слайд 10

205456 204 5 56

Слайд 11

Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру

Слайд 12

1 .C аннарны дөрес итеп укыйсы; 2.Разряд санын беләсе, разряд саны күбрәк булган сан зуррак була; 3.Разрядлары тигез булса, югары разрядларны чагыштырасы.

Слайд 13

1 нче вариант: 1) 700 300...70 030 800 100...80 010 875 129...857 129 254 316...245 316 2) 54 802<5* *02 67 **3<67 **3 72 305<7* *05 2 нче вариант: 1) 600 340...60 040 900 200...90 020 836 592...863 592 321 569...312 569 2) 86 709 < 8* *09 26 **1< 26 **1 54 **8< 54 **8 Саннарны чагыштыр : * урынына саннар куй :

Слайд 14

1 вариант: 1) >, >, >, > 2 вариант: 1) >, > , < , >

Слайд 16

Н иссан Сузуки Камаз Хонда Воль во Шевроле Зил Киа Мазда Мерсе- дес

Слайд 17

Спидометр к үрсәткече Сч ётчик күрсәткече Еллар Машина бәясе Китаплар саны Сүзлектәге сүзләр саны Кирпеч саны Ашлык, он, Күп сандагы әйберләр

Слайд 18

- Мин ...белдем. -Миңа ошады... -... авыр булды. -кирәк булачак -Ут, су, газны ...тотасы

Слайд 19

Молодцы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек  ясалышын            үзләштерү;-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация

4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация...

"Өчурынлы саннарны разряд буенча чагыштыру"

Конспект урока разработан по ФГОС и Сингапурской структуре....

Күбурынлы саннарны алу,кушу, бүлү, тапкырлау.

Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш” һәм компьютер технологиясе куллану нигезендә 2 нче сыйныфта математикадан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...