Диаграмма белән мәсьәләләр чишү.
план-конспект урока по математике (3 класс) по теме

Математика дәресләрендә аермалы чагыштыру яки кабатлы чагыштыруга карата мәсьәләләрне диаграмма ярдәмендә күрсәтү укучыларга күз алдына китерү өчен уңайлы.  Диаграмманы төгәл эшләп, мәсьәләнең соравына  сызым буенча турыдан-туры җавап табалар.   Шушы темага 3 сыйныфта математикадан бер дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_klassta_matematika_drese.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач районы

Борнак башлангыч гомуми белем мәктәбе

УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

  3 нче сыйныфта математика дәресе

Тема:

“Диаграмма белән мәсьәләләр чишү”

                                                   Укытучы Нәкыйпова Г.М.

                               

                           

2010

Тема.     Диаграмма белән мәсьәлә чишү.

Максат.    Кабатлы чагыштыруга карата булган мәсьәләләрнең кыскача шартын диаграмма формасында күрсәтү, шуңа таянып мәсьәлә чишәргә     өйрәтү.

   Исәпләү һәм мәсьәләләр чишү осталыкларын арттыру.

   Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

   Игътибарлылык һәм төгәллек тәрбияләү.

Җиһазлау. Ачкычлар, диаграмма өчен тасмалар, түгәрәк схема үрнәге,       эстафета өчен хәрефле сәгать һәм мисаллар (тактада), ребуслар, «Серле таблица», фокус өчен сәгать, карточкалар.

Дәрес төре.   Яңа белем үзләштерү

Дәрес тибы. Катнаш (күрсәтмәле, уен, ярыш).

Материал.   А.Л.Чекин. «Математика». 3 класс өчен дәреслек, 1 кисәк,

114 - 115 нче битләр; Е.П.Юдина.   «Математика в вопросах и заданиях»— тетрадь № 1для самостоятельной работы, 80-81 нче битләр; А.Л.Чекин.   Методическое пособие к учебнику 102-103 бит; И.Г.Сәгъдиев «Хикмәтле математика».

Дәрес барышы.

  1. 1. Оештыру. Дәрес максатын җиткерү. Математика төгәллекне ярата.
  1. Актуальләштерү. Телдән исәпләүләр.

1.        Цифрлар арасына арифметик гамәл тамгалары куеп, бирелгән
нәтиҗәне чыгарырга:      6*6*6*6 = 0
                           6*6*6*6 = 8

6*6*6*6 = 1        6*6*6*6=12

6*6*6*6 = 2        6*6*6*6 = 24

6*6*6*6 = 3        6*6*6*6 = 30

6*6*6*6 = 5        6*6*6*6 = 36

6*6*6*6 = 6        6*6*6*6 = 48

6*6*6*6 = 7        6*6*6*6 = 72

2.        Гади мәсьәләләр чипгү.

— Мәсьәләне нинди гамәл белән чишәрсез? (ачкычлар ярдәмендә

күрсәтү)

  1. 20 санын 2 тапкыр арттырырга.
  2. 20 санын 2 гә арттырырга.
  3. 20 санын 2 гә киметергә.
  4. 20 санын 2 тапкыр киметергә.
  5. Бакчада 12 карлыган куагы үсә, ә алмагачлар 4. Карлыган куаклары алмагачка караганда ничәгә күбрәк?
  6. Бакчада 12 карлыган куагы үсә, ә алмагачлар 4. Карлыган куаклары алмагачка караганда ничә тапкыр күбрәк?
  7. Маратка 8 яшь, ә әтисе аннан 4тапкыр олырак. Әтисенә ничә яшь?

8. Алиягә 10 яшь. Ул бабасыннан 6 тапкыр яшьрәк. Бабасына ничә

яшь?

9*. Винни-Пух белән Пятачокка Куян 10 ар сумлык 5 акча бирә һәм

бер пирог алып килергә куша. Ә пирог 48 сум тора. Алар Куянга

ничә сум акчаны кире кайтарып бирергә тиешләр?

10. «Маша һәм аю» әкиятендә кыз әти-әнисенә күчтәнәч итеп вак

бәлешләр пешерә. Ул аларны 8 әр итеп 3 пакетка салып куя, ә калган

2 сен үзе ашый. Маша барлыгы ничә вак бәлеш пешергән?

III. Яңа материалны өйрәнү.

1. Тактада эш. Мәсьәләнең кыскача шартын диаграмма рәвешендә

күрсәтергә. Марат 10 юллы дәфтәр сатып алды, ә шакмаклы   дәфтәрләрне 5 тапкыр күбрәк итеп алды. Марат ничә шакмаклы дәфтәр алган?

0    10    20    30    40    50

Мәсьәләне чишү һәм җавабын язу.  2.Дәреслек белән эш.

а)        № 392 — мәсьәләне уку

  1. Дәреслектәге 2 диаграмманьң кайсы бу мәсьәлә шартына туры килә?
  2. Икенче диаграммада нинди шартлар туры килми? (беренче машинадагы капчыклар күбрәк һәм 4тапкыр куп )
  3. Мәсьәләнең җавабын диаграмма буенча табу.
  4. Чишелешен һәм җавабын дәфтәрләргә язу.

э) № 393 — берсе икенчесеннән 2 тапкыр кечкенәрәк булган ике зурлыкны диаграммада күрсәтергә. — Башта кайсы зурлыкны сүрәтләү уңайлырак булыр: зурысынмы әллә кечкенәсенме?   .

б)        № 394 — мәсьәләне укыту, шартын тикшерү;

  1. диаграмма белән күрсәтү;
  2. җавапны диаграмма буенча табу;
  3. чишү һәм җавап язу.

в)        № 395 — Бирелгән диаграмма буенча мәсьәлә төзү;

—        мәсьәләне кыскача таблицага язу һәм чишү.

г)        Өй эше: № 396 — диаграмма буенча кабатлы чагыштыруга мәсьәлә

төзеп таблицага язарга һәм чишәргә.

Физкультминут.

Дәрестә бик күп эшләдек,

Ял итик, әйдә.

Мәсьәләләр чишә-чишә                        Башлар әйләнә.

Уңта карыйк, сулга карыйк, Аннан иелик,

Уңга-сулга, уңга-сулга Кулларны селтик. Сикергәләп алыйк та,

 Аннан чүгәлик. Математикада һәрчак

 Кирәк төгәллек.

IV. Белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү. 1. Мәсьәләләр чишү.

а) Мәсьәләнең шартын кыскача нинди формаларда күрсәтә беләсез? (схематик рәсем, түгәрәк схема, сызым, таблица,

диаграмма, төп сүзләре белән)

    ә) Түбәндәге мәсьәләне түгәрәк схема белән күрсәтергә(тактада эшләү) һәм дәфтәрләрдә чишәргә:

Укучылар бер көнне 4530кг, ә икенче көнне 6250 кг бәрәңге казып   алдылар. Барлык бәрәңгенең 8500 кг ын саттылар, калганын мәктәп ашханәсенә кайтардылар. Ашханәгә ничә кг бәрәңге кайтарылган?

2.        Ребуслар чишү:

(тапкырлау, өлеш, сумма, аерма, өчпочмак, турыпочмаклык,

куппочмак) Ребус җаваплары буенча укучылар 2 төркемгә бүленә: арифметик гамәлләр һәм геометрик фигуралар.

3.        «Сәгатьле эстафета» — Ике төркем тактада бирелгән анлатмаларны
эстафета тәртибе белән исәпләп язалар, һәр җавапка сәгать
циферблатында туры килгән хәрефне куеп укыйлар (зирәкләр, җитезләр)

30 : 3                       46—38                                                    и                                    

30120 - 3000          3 х 4                                                   т                  к                             45 : 9                       7011 – 7000                                   з                        е                                                                                      3 х 3                        97 – 95                                           ә                .         л

87 – 86                                     80 : 8                                                                                җ                                    а                                                                                                     

300 : 100                323 – 320                                           э                р                                                                                                    

999 – 990               27 : 3                                                          ш

35 : 7                      62 - 57

4. Фокуслар

а) «Сәгать ничә?»

Һәр кеше 1 дән 12 гә кадәр бер сан уйлый. «Фокусчы» бер шакыган саен, һәркем үз санына берәрне куша бара һәм 20гә тулгач, сигнал бирә («стоп» ди яки кул чаба). «Фокусчы» ул уйлаган санны әйтеп бирә.

(Шаку цифрблатта бара. Башта 7 тапкыр уртага шакыйсы, аннары 12дән башлап кирегә таба шакып барасы. Уйланган сан сигналга туры килә.)

ә) «Серле таблица»   (Парлы эш. Дәреслекнең 156 нчы битендәге таблица буенча бер-берсенең уйлаган санын табалар.)

       Шушы ук фокусны бер укучы дәрестә катнашучылар белән үткәрә:         (таблица тактага бирелә)

— Таблицада баганаларга саннар язылган. Уйлаган саныңньң кайсы баганаларга язылган булуын әйтсәң, нинди сан уйлаганыңны әйтеп бирәм.

(өске  юлның аталган баганалардагы саннарын кушарга кирәк)

V.   Йомгаклау. Бу дәрестә сезгә нәрсә бик ошады ?

Сез нинди яңа  белем  алдыгыз ?

Билгеләр кую.

 Өй эше. 1төркем— № 396 мәсьәләне чишәргә.

 2 төркем— дәфтәрдәге №167 мәсьәләләргә диаграмма эшләргә һәм җавапларын язарга(карточкаларда бирелә)

Диаграмма белән чишәргә.

1 төркемгә—

1. Бер йортта 20 квартира, ә икенчесендә2 тапкыр күбрәк Икенче йортта ничә квартира?


2 төркемгә—

1. Укучы иртән 6 рәсем ясады,

көндез иртәнгә караганда  2 тапкыр әзрәк ясады.Бала көдез ничә рәсем ясаган?

2. Беренче агачтан 20 кг груша, ә икенчесеннән 5кг груша җыйдылар. Икенче агачтан ничә тапкыр әзрәк җыйганнар?

2. Азат кичә2 мәсьәлә чиште.Буген кичәгедән 5 тапкыр күбрәк, ә иртәгә бүгенгедән 2 гә күбрәкне чишәргә уйлады. Азат бүген һәм иртәгә ничә мәсьәлә чишәр?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по математике в 4 классе "Графики, таблицы, диаграммы"

По программе "Начальная школа XXI века". Автор учебника Рудницкая....

Диаграмма темпа чтения 1 класс

К  окончанию 1 класса составила диаграмму, которая отражает реальную картину сформированности навыка каждого ученика. Учащимся были подготовлены индивидуальные диаграммы-графики....

Диаграммы по диагностике. Приложение к работе. « Педагогические условия формирования интеллектуальной готовности дошкольника к обучению в начальной школе»

Риложение к работе:   « Педагогические условия формирования интеллектуальной готовности дошкольника к обучению в начальной школе» Диаграммы по диагностике....

Открытый урок математики в 4 классе по теме: "Диаграммы"

Урок по Образовательной системе "Школа 2000...". На данном уроке была использована презентация, приуроченная Году Космонавтики....

Мой кот Барсик в цифрах и диаграммах

Исследовательская работа «Мой кот Барсик в диаграммах и цифрах»Автор: Тихонова Екатерина 3 класс, СОШ№6, г. ЛениногорскРуководитель: Суиндикова Асия Жаудетовна, учитель начальных классовПредмет:...

Решение задач с помощью диаграмм.

В презентации по теме "Решение задач на кратное сравнение с помощью диаграмм" помещены материалы для знакомства с этой темой с интересом и увлечением....

Технологическая карта урока "Диаграммы. Виды диаграмм" 4 класс

Технологическая карта урока "Диаграммы. Виды диаграмм"...