“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр ”. 1 класс
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Заляева Алсу Гумеровна

“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр”. Дәрес календарь тематик планга туры килә.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

мәктәп

Слайд 2

7 6 9 8 5 4 3 2 3 4 + 3 6 - 1 3 + 6 9 - 7 8 - 2 6 - 2 3 + 5 8 - 5 8 4 6 2 9 5 7 Булдырдыгыз! 8 4 6 2 9 5 7 Телдән исәпләү

Слайд 4

3 см 7 см

Слайд 5

3 см 5 см

Слайд 6

3 см 5 см 8 см

Слайд 8

Ап – ак куян утыра. Колакларын селкетә. Менә шулай, менә шулай, Колакларын селкетә. Куян туңа башлагач, Аякларын җылыта, Менә шулай, менә шулай, Аякларын җылыта. Куян һаман да туңа Сикереп ала ул шуңа. Менә шулай, менә шулай, Сикереп ала ул шуңа.



Предварительный просмотр:

1 сыйныфта математика дәресе.

“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр.”

Максат:

  1. кисемтә”, аның озынлыгы, “сантиметр” төшенчәләрен аңлату;
  2. исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;
  3. линейка белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, кисемтәнең озынлыгын сантиметрларда үлчәргә өйрәтү;
  4. укучыларда бер-береңә ярдәмчеллек тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Укыту ысуллары: информацион коммуникатив технологияләр куллану, сурәтләүле аңлатмалы.

Дәреснең бурычлары:

1. теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату;

2. алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, проектор,линейка, төсле карандашлар, кайчы,тукымадан һәм кәгазьдән тасмалар,куян күчтәнәче.

Материал: дәреслек – математика, 1 класс, А.Л.Чекин;эш дәфтәре.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Кереш өлеш.

Хәерле көн, укучылар. Укучылар,  мәктәпкә бүген сезнең әти – әниләрегез килде. Әйдәгез, алар белән елмаеп исәнләшик. Хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Дәрес барышында игътибарлы булыгыз, ә иң кирәге – дус булып эшләгез.

Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйлама инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап тап.(куян)

Мин сезгә хәзер бер шук куян турында әкият сөйлим. Бу куян баласы зур урманда яшәгән, дуслары белән аланлыкта сикереп уйный торган булган. Берзаман, бу куян дусларыннан Әтнә авылында урнашкан башлангыч мәктәп һәм беренче класс укучыларының бик әйбәт укулары турында белеп алган. Ул сезнең янга Яңа ел котлавы белән килергә уйлаган, сезнең каникулда икәнне белеп,бүген шалтыратты. Куян баласының сезнең дәрескә катнашып, күп белем аласы килә икән.

(СЛАЙД 1). Әйдәгез, куянга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик әле,аны да өйрәтик. Дәрес темасын яхшы үзләштергән балаларга бүләк тә бирәм дип әйтә.

II. Актуальләштерү.

1. Телдән исәпләү. (Слайд 2)

8 – 5=3           9 – 7=2

3+5=8          3+6=9

6 – 2=4           6 – 1=5

8 – 2=6           4+3=7

2. Логик фикерләү. (Слайд3)

Рәсемдә ничә кисемтә күрәсез?

Күз белән карап, кисемтәләрнең озынлыкларын чагыштырып карагыз әле.

Укучылар, без бугенге дәрестә кисемтәләрнең озынлыкларын төгәл үлчәргә өйрәнербез.

III. Яңа материал өйрәнү.

  1. Ничек итеп озынлыкны төгәл үлчәп була? (Линейка белән)

Кулларыгызга линейкаларыгызны алып, игътибар белән карагыз әле, нәрсәләр күрәсез сез анда? (Саннар)

Линейкадагы зур бүлемнәр арасы бертөрле, бу араны “сантиметр” дип атыйлар.

Игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Кызыл кисемтәнең озынлыгын төгәл үлчәү өчен линейкадагы 0 билгесен кисемтәнең сул як очына туры китереп куябыз. Кызыл кисемтәнең озынлыгы күпме булды? (3 см) Тактага язып куям - 3 см.

Хәзер яшел кисемтәнең озынлыгын ничек үлчибез? (Укучылар аңлаталар)

Өченче кисемтәнең озынлыгын ничек табарбыз соң?

  1. Дәреслек белән эш.
  1. (12 бит, №2).  Җавапларны тактага чыгып язабыз.

Кисточка – 10 см

Карандаш – 6 см

Кадак – 4 см

Шөреп – 2 см

  1. (12 бит, №3). Тактада кисемтә сызып күрсәтелә.

  1. Практик эш.

Хәзер өстәлегездәге тасмадан 9 см озынлыгындагы кисәкне ничек кисеп алырга? (Укучылар аңлаталар, эшлиләр. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыгыз.)

Татар халкының “7 кат үлчә, 1 кат кис” мәкаленә таянып эш итик, укучылар. Шул ук вакытта бер-берегезгә ярдәм итәргә дә онытмагыз.

Ә хәзер, иптәшегезнең тасмасын үлчәп, тикшереп карагыз.

Физ. Минутка.Кышын куян нинди төстә була әле?  Ни өчен?Әйдәгез хәзер шул ак куян белән бергәләп уйнап алыйк әле.(СЛАЙД 7)

IV. Өйрәнелгән материалны ныгыту.

  1. Өстәлдәге тасмаларны үлчәгез әле.

Ничә сантиметр булды? (10 см)

Хәзер шушы тасманы безгә ике кисәккә бүләргә кирәк. Беренче кисәге – 4 см, икенче  кисәге – 6 см озынлыкта булсын. Иптәшләрегезгә кайдан бүләргә кирәклеген күрсәтегез.

Кыска тасманы зәңгәр төскә, озынын кызыл төскә буягыз.

  1. Хәзер дәреслектәге тасма белән үзебезнең тасманы чагыштырып карыйбыз.
  2. Дәфтәрләр  белән эш. (24-25 битләр), №1, №3.

V. Йомгаклау.

Укучылар, куяныбызга үз урманына кайтыр вакыт җиткән.

Куянкай безнең белән нәрсәләр өйрәнде бүген? (Укучыларның җаваплары. Линейка ярдәмендә кисемтә озынлыгын үлчәргә өйрәндек.)

Куянны үзебездә генә алып калыйкмы соң? (     ) Кыр куяннары иркендә, саф һавада яшәргә күнеккән, шуңа күрә куянкайны тоткарлап булмый, аңа хәерле юл теләп озатып калыйк. (Слайд 5)

Дәрестә сез барыгыз да бик тырышып катнаштыгыз,куян сезгә үзенең күчтәнәчләрен калдырды. Бу тәмле күчтәнәч,ләкин ашаганчы сез аны линейка ярдәмендә үлчәп карагыз,иртәгә дәрескә килгәч апагызга әйтерсез. Дәрес  өчен барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики для 1 класса по теме "Сантиметр"

Развитие эвристического мышления , воспитание  сознательной  дисциплины  на уроке, чувство товарищества при выполнении заданий в группе,. ознакомление с использованием сантиметра для из...

Урок математики в 1 классе "Длина. Сантиметр"

План-конспект с приложением слайдов презентации для проведения урока по математике в 1 классе "Длина. Сантиметр". ОС "Школа 2100"...

"Кисемтә һәм дугалар"

Кисемтәне,дуганы тану, сызу, тамгалау күнекмәләре формалаштыру....

Сантиметр. Измерение отрезков в сантиметрах

Сантиметр. Измерение отрезков в сантиметрах...

урок математики для 1 класса по теме «Единица длины сантиметр. Измерение отрезков в сантиметрах. Вычерчивание отрезков заданной длины».

   Данный урок разработан в соответствии с требованиями, предъявляемыми к современному уроку в рамках реализации ФГОС, рабочей программой по математике для 1 класса УМК «Школа Р...