"Кисемтә һәм дугалар"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Кисемтәне,дуганы тану, сызу, тамгалау күнекмәләре формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tekhnologicheskaya_karta_uroka.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

                               

              Тема

“Кисемтә һәм дугалар.”

             Максат

Кисемтәне ,дуганы  тану,сызу,тамгалау күнекмәләре формалаштыру.

Күплекләргә аеру, күплек элементларын чагыштыру, туры,дуга сызу күнекмәләрен камилләштерү .

Фронталь  һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

           Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү;

Коммуникатив УУГ:

          Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

         Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация  туплау;  үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү;   дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

  Планлаштырылган      

           нәтиҗәләр

Предметлы: Линейка ярдәмендә кисемтә сызу һәм аны тамгалый белү.

                      Сызымда нокта , туры сызык, кисемтәне таный белү һәм сурәтләү.

                       Дуганы таный һәм сыза белү.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы

Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген   әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең   дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне     дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү;  яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

    Төп төшенчәләр

Кисемтә, кисемтәнең тамгаланышы;дуга, дуганың ясалышы.

    Предметара      бәйләнешләр

        Төп ресурслар

Математика .Әйләнә- тирәбездәге дөнья . ИЗО.

А.Л.Чекин “Математика”,1 кисәк,16-17 нче битләр.  

         

       Өстәмә ресурслар

Уку эшчәнлеге адымнары.

Дәфтәр.

Үзбәя алгоритмы.

Линейка.

    Киңлекне оештыру

Фронталь эш, индивидуаль  эш,парларда эш, төркемнәрдә эш.

Үткәрү технологиясе

           Укучы  

        эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен укучыларга бирелгән биремнәр

Диагностик

биремнәр

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат:

-укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен шартлар булдыру;

-уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәреснең тибын ачыклау;

Шигырьне кабатлыйлар;

Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр,уңышлар телиләр.

Дәреснең  девизын, тибын, әйтәләр, уку эшчәнлеге адымнарын атыйлар.

Үтәлергә тиешле таләпләргә туры китереп уку эшчәнлеген оештыру .

Укучының уку эшчән-легенә эчке ихтыяҗы тусын өчен шартлар тудыру,тематик рамка булдыру.

Уку эшчәнлеге адымнарын  һәм дәрес  тибын атауны оештыра.

1.Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп.

2.  Бу нәрсә? ( бу - туры сызык) Ул ничек атала?(туры)Ни өчен шулай атала? ( Ул чиксез. Аның башы һәм ахыры юк. Ул линейка белән сызыла )

3.Сызымның башына һәм ахырына нокта куела. Ноктага А һәм Б дип исем куела. Нәрсә үзгәрде? Турының башын табыгыз.(А ноктасы) Ахыры (Б ноктасы) Башы һәм ахыры күрсәтелгән яңа туры сызык барлыкка килде.Ул ничек атала?( Кисемтә.) http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/7f0368f0-a976-4956-a20d-19cec99ed55e/92011/?interface=pupil&class=42&subject[]=16&subject[]=29

- Әгәр бауны очларыннан тартмыйча гына тотсаң, ул нәрсәгә охшый?(Дугага).

4 . Дәреснең девизы:”Белсәң -әйт, белмәсәң  - тыңла.”

-Димәк, дәресебез нәрсәгә багышлана?(Яңа белемнәр үзләштерүгә)

-Яңа белемнәр үзләштергәндә нинди адымнар ясыйбыз? ( “Мин нәрсәләр белмим?”, “Үзем ысулларын табам”)

-Без дәреснең 1нче этабында булдык.

-Нәрсә эшләдек?( Дәрескә үзебезне көйләп җибәрдек)

Ни өчен бу кагыйдәләрне  һәркемгә үтәргә кирәк?

II .Белемнәрне актуальләштерү һәм сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлегендәге кыенлыкларга  игътибарны юнәлтү.

Максат:

-геометрик фигура сызу  күнекмәләрен актуальләштерүне оештыру;

- сынау максатыннан үткәрелгән  уку эшчәнлеген оештыру;

-индивидуаль  кыенлыкларга  игътибарны юнәлтү.

Геометрик фигураларны атыйлар һәм күрсәтәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә

биремнәр эшлиләр.

Картинадан карыйлар һәм дәрес этапларын укытучы белән кабатлыйлар.

Слайдларны күрсәтә, актуальләштерүне оештыра.

Актуальләштерелгән белемнәне йомгаклый.

Картинаны күрсәтә һәм этапны әйтә

-Ә хәзер икенче этапка күчәбез.

-Без нишләячәкбез?( кабатлаячакбыз)

1. -Куян һәм керпе нинди фигураларны танып алырлар ? Әйдәгез булышыйк!

(өчпочмак,квадрат, кәкре сызык, туры сызык,)

-Җәнлекләр сезгә рәхмәтләрен белдерәләр.Әмма бер фигураны сез үзегез дә әйтмәдегез.Ни өчен?

(Без аның белән таныш түгел.)

2.-Фигуралар күплегенең элементлары бер-берсеннән ничек аерылалар?(формалары буенча, зурлыклары буенча)

-Без нәрсә кабатладык?(Геометрик фигуралар һәм аларны аеру)

3. Сынау максатыннан бирелгән бирем.

 Өчпочмак,квадрат, кисемтә ,дуга  сызу.

Парларда тикшерү.

4. Индивидуаль кыенлыкларны игътибарга алу.

-Ни өчен кисемтәне һәм дуганы сызмадыгыз?

- Сыза белмим.

5.Алдагы этап нинди?

(-Мин нәрсә белмим.)

Өчпочмак,квадрат, кәкре сызык, туры сызыкны аерып алырга.

III .Килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

-кыенлык чыккан урынны  һәм сәбәпне табып алу.

Укытучы ярдәмендә килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклыйлар

Килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклауны оештыра.

-Нинди урында авырлыклар килеп чыкты?( Кисемтә,дуга  сызганда)

Ни өчен андый авырлык килеп чыкты?

(Чөнки ул фигураны белмибез)

IV.Кыенлыктан чыгу проектын төзү.

-дәрескә максат куюны оештыру;

-бергәләп эшләү планын төзүне оештыру;

Алдагы уку эшчәнлеге адымын атыйлар.

Алдагы этапны әйтәләр.

Дәрескә максат куялар.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр. Бергә план төзиләр.

 Кыенлыктан чыгу чараларын атыйлар.

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Картина куя,этапны атый.

Дәрескә максат куюны оештыра

Дәреснең   планын төзүне оештыра.

Кыенлыктан чыгу чараларын табуны оештыра.

1.-Алдагы эшчәнлек адымыбыз нинди?

(Үзем ысулын табам)

2.--Алдагы этап нинди?

(Максат кую)

--Нинди максат куябыз? (Нәрсә ул кисемтә? Нәрсә ул дуга?Аны ничек сызарга?)

3.Алдагы эшчәнлегебез нинди? (Эшчәнлек планын төзү)

План:

1.Кисемтәне үзем атап һәм сызып карыйм.

2.Дуганы үзем атап һәм сызып карыйм.

3.Үземнең уй-фикеремне дәреслек белән чагыштырам, укытучыдан сорыйм.

4.Кыенлыкларны чишәм.

5.Яңа белемнәр кулланам.

-Безгә нәрсә ярдәм итә? (Үз тәҗрибәм, дәреслек, укытучы)

Күзләр өчен физкультминутка.

V.Төзелгән проектны реальләштерү.

  • төзелгән проектны  план буенча тормышка ашыру;
  • кыенлык чыккан урынны  һәм сәбәпне юкка чыгару;
  • кисемтә турында яңа белемнәр туплау.
  • дәреснең темасын ачыклау;

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр.

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

Яңа белемнәргә игътибарны юнәлтәләр.

Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар..

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Төзелгән план нигезендә биремнәрне үтәүне оештыра.

Кыенлык чыккан урынны  һәм сәбәпне юкка чыгаруны оештыра;

Яңа белемнәр үзләштерүгә

 игътибарны юнәлтә.

Картина куя,этапны атый

1.Алдагы этап нинди?

( План буенча эшләү.)

2.Диалог:

-Нинди фигура сызабыз? (Туры)

-Нинди инструмент ярдәмендә сызабыз?(Линейка)

-Туры өстендә ике нокта билгелибез. Хәрефләр белән тамгалыйбыз. Ике хәреф арасын кызыл карандаш белән йөртәбез.

-Бу араны ничек атарга була?

Кисемтә төшенчәсен бирү: Башы һәм ахыры булган туры сызык кисемтә дип атала.

Дәреслек. 16  нчы бит.

Сезнең тирә-юнегездә нинди кисемтәләр табарга була?

-Нинди фигура сызылган?(Дуга).

-Дуга ничек итеп сызыла?(Балаларның фикерләре).

 3.Алдагы этап нинди?

(Яңа белемнәргә игътибарны юнәлтәбез.

Кыенлыкларны бетерү.

Бүгенге дәреснең темасы нинди ?

 ( Кисемтә һәм дугалар. Аларның исемнәре.)

Vl.Беренчел ныгыту.

Максат: укучыларның аңлап эшләү эшчәнлекләрен оештыру.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр.

Күмәк һәм шәхси якын килеп бирелгән  биремнәр башкаралар

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Кагыйдәне укый.

Биремнәрне аңларга ярдәм итә.

Алдагы этапка күчәбез.Ныгыту.

  1. 16 бит.№1 ,кагыйдәне уку.
  2. 16 бит.№2
  3. 16 бит,№3

Китап 16 бит. №3. Дәфтәреңдә ике нокта билгелә.Алар аша линейка ярдәмендә туры сызык үткәр.Туры сызыкны ике якка да дәвам ит.Ни өчен бу фигура кисемтә дип атала?

VIl.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

  • яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләү;
  • үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыру;
  • хаталар өстендә эшләүне оештыру.

Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлиләр

Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшлиләр.

Төркемнәрдә эшлиләр.

Үзбәя куялар.

Үзара тикшерәләр (парларда эш)

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләүне оештыра.

Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра.

  1. -Алдагы этап нинди?

(эталон буенча тикшереп мөстәкыйль эш.)

 2.Эш дәфтәре 14 нче бит. Кисемтәләрне аерып алу. 1нче мисал.

        Парлап тикшерү.

3.Эш дәфтәре 14 нче бит. №2. Кисемтәләр сыз һәм исемлә. http://school-collection.edu.ru/catalog/search/?text=%EE%F2%F0%E5%E7%EE%EA&tg=&context=current&interface=pupil&class%5B%5D=42&subject%5B%5D=16&rub_guid%5B%5D=000001a7-a000-4ddd-221a-2e0046b1dc68   (кисемтә үлчәү)

        Үзтикшерү.

4.Эш дәфтәре. 15 нче бит. №4.

Төркемнәрдә эшләү.

5. Эш дәфтәре.16 нчы бит.№5.(Зәңгәр төстәге нокталарны дугалар белән толташтыр).

Үзеңнең кисемтәне сыз.

VIIl. Кабатлау һәм ныгыту.

Максат: үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту;

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

 Биремнәрне үтәүне оештыра.

 Логик фикерләүгә нигезләнгән у ен оештыра.

1.-Алдагы этап нинди?

(кабатлау һәм ныгыту)

2. Күплекләрне парлап кара. Күплекләр тигезләшсен өчен уң яктагы күплеккә элементлар өстә.

        Фронталь тикшерү

             

5.Уен.”Сайлап ал.”

Эш дәфтәре 16 нче бит. №6. Рәтне дәвам ит.

. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү

Максат:

-дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

-укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау;

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре , нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.

Үзләренә билге куялар.

Рефлексияне оештыра.

Үзләренә билге куюны оештыра.

Дәреснең соңгы этабына күчәбез .

Дәрескә йомгак ясыйбыз.

Нинди максат куйдык? Максатка ирештекме? Дәреснең темасы нинди булды?

Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Схема буенча сөйләгез.

Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен  кулланыла торган түгәрәкләрегезне алыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр ”. 1 класс

“Кисемтәнең озынлыгын үлчәү. Сантиметр”. Дәрес календарь тематик планга туры килә....