Разработка урока по математике для 3 класса на тему "Әйләнә. Аның үзәге, радиусы".
план-конспект урока по математике (3 класс) по теме

Сафиуллина Гульшат Камилевна


Разработка урока по математике для 3 класса на тему "Әйләнә. Аның үзәге, радиусы".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_uroka_po_matematike.doc78.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әйләнә. Аның үзәге, радиусы.

Максат :     1.Әйләнә, аның үзәге, радиусы турында төшенчә бирү.

                    2. Өлешләр, аларның язылышы турында белемнәрне ныгыту.  

                        Телдән исәпләү, логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

                    3. Күзәтүчәнлек, ярдәмләшү, логик фикер йөртү күнекмәләрен    

                        үстерү.

Җиһазлау:   компьютер, магнитофон, кассета, күрсәтү таякчыгы, “серле”  

                      таяк, геометрик фигура рәсемнәре, төрле өлешләргә бүленгән  

                      түгәрәк рәсемнәре, сәяхәт планы, Ябалак, Юлбарыс, Акыллы  

                      Челән, Минбеләм рәсемнәре, билге куеп бару өчен төсле  

                       үгәрәкләр, кара төстәге тарма, кечкенә циркульләр – 6 шт.,    

                       тактада сызу өчен зур циркуль, стакан, тәлинкә, кәгазьдән ясалган  

                      түгәрәк, чыбыктан ясалган әйләнә.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.

Дәрес төре: сәяхәт - дәрес

Укыту методы: өлешчә эзләнүле.

Материал :  3 нче класс дәреслегенең 82-83 нче битләре.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Дәрескә хәзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.

Урамда кыш. Урамда салкын. Әмма салкын булса да, көн кояшлы. Әйдәгез, серле бинокль ярдәмендә урамны күзәтик әле. Сез кемнәрне күрәсез?  Алар кая ашыга? Бер –беребезгә кояшлы елмаю бүләк итик тә, без дә үз эшебезгә керешик.

II Терәк-белемнәрен актуальләштерү.

  1. Геометрик фигуралар турында кабатлау.

Һәр укучы 1 геометрик фигура ала, аның үзлекләрен әйтә, геометрик фигураның икенче ягында язылган тапкырлауга мисалларны чишә. Рәсем тактага беркетелә бара. Кайсы геометрик фигура артык? Ни өчен? Түгәрәк турында сез ниләр әйтә аласыз?

Укучылар, без әле түгәрәк турында бик аз беләбез икән. Бүгенге дәрестә яңалыклар эзләү белән шөгыльләнербез.

Мисаплларның җавапларын үсә бару тәртибендә куеп, серле сүзне укыгыз.

- Нинди транспортта сәяхәт итәчәгебезне табышмакның җавабын табып белерсез.

Братцы в гости снарядились.

Друг за друга прицепились.

И помчались в путь далек,

Лишь оставили дымок.

(поезд).

- Укучылар бүген без Математик экспресста сәяхәт итәрбез.  Вагоннарга утыру өчен безгә билет алырга кирәк булыр.

Саннарны иң матур язучыларга гына билетлар биреләчәк. Билетларга сәяхәт барышында алган билгеләрне дә язып барырбыз.

99

999

Саннарның охшаш һәм аермалы якларын әйтергә.

“Голубой вагон” җыры астында сәяхәткә кузгалу.

III Белем һәм күнекмәләр булдыру.

  1. 1 нче тукталышта безне Ябалак  каршы ала. Ябалак безгә сорау бирә:

- Карандаш ниләр эшли белә?

Ул безгә биремнәр әзерләгән.   1 нче түгәрәк ничә өлешкә бүленгән? Ничә өлеше буялган? 2 нче түгәрәк ничә өлешкә бүленгән? Ничә өлеше буялган? 3 нче түгәрәк ничә өлешкә бүленгән? Ничә өлеше буялган?

Түгәрәкләрне өлешләре арта бару тәртибендә куегыз һәм сез яңа сүз укырсыз.

Укытучы кәгазьдән салган түгәрәкне күрсәтә. Аннан соң чыбыктан ясалган әйләнә күрсәтелә. Охшаш һәм аермалы яклары турында укучыларның фикерләре тыңлана. Әйләнәгә билгеләмә чыгырырга тәкьдим ителә.

Тормышта әйләнә һәм түгәрәк кайларда очрый?

- Ә әйләнәне ничек сызарга соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

“Серле тартма” чыгарыла.

Бу предметның борынгы казылмаларда бронзадан эшләнгәннәре табылган. Борынгы Грециядә аны куллана белү акылның иң югары ноктасы саналган.

Еллар үтсә дә, аның төзелеше әле дә үзгәрмәгән.  Әйләнә сызу өчен укучылар шушы предметны кулланалар (циркуль).

3. Әйләнә сызу.

О ноктасы әйләнәнең үзәге дип атала.

Ә тиешле зурлыктагы гына әйләнәне сызу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

4. Радиус төшенчәсен аңлату.

      Әйләнә үзәген аның нинди дә булса ноктасы белән тоташтыручы кисемтә радиус дип атала.

Әйләнәгә берничә радиус сызу, үлчәү.

  • Нинди нәтиҗә ясап була? (Әйләнәнең радиуслары тигез).
  • Радиусы 3 сантиметрлы әйләнә сызу өчен нишләргә кирәк? (Циркульне  линейкага куеп 3 сантиметр зурлыкта ачабыз һәм сызабыз).

IV Физкультминутка

Әйдәгез, укучылар, зур әйләнә ясап , “Гөлбану” уены уйнап алыйк әле.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

V  Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Чираттагы тукталышыбыз – Юлбарыста  кунакта. Юлбарыс циркта эшли икән. Аңа бик күп әйләнәләр белән очрашырга туры килгән. Ул безгә биремнәр тәкъдим итә.

  1. Дәреслек буенча эш.

-№2 – Һәр әйләнәнең радиусын үлчәргә, үзәкләре бер үк ноктада булган шундый радиуслы әйләнәләр сызарга.

2. Индивидуаль карточкалар буенча эшләү.

А) Беренче әйләнәнең радиусы 2 см, икенче әйләнәнең радиусы беренчесенең яртысы кадәр булган ике әйләнә сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

Б) Беренче әйләнәнең радиусы 3 см, икенчесенең радиусы 2см га зуррак булган ике әйләнә сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

В) Радиуслары 1см, 2 см, 3 см лы, үзәкләре бер үк ноктада булган әйләнәләр сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

3. Компьютерда әйләнә сызу буенча һәм әйләнәне өлешләргә бүлү буенча  биремнәр эшләү.

“Математика 5 -11 классы. Учебное пособие” программасы.

VI Физкультминутка

Укучылар, сәяхәтебезне дәвам итик.

“Голубой вагон” җыры астында сәяхәтне дәвам итү.

VII Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Чираттагы тукталыш- Акыллы Челәндә кунакта.

Акыллы Челән безгә мәсьәлә тәкъдим итә.

Ике куян баласы карга әйләнәләр сызып уйнаганнар. Бер куян 36 әйләнә сызган. Ә икенчесенең әйләнәләре 6 тапкыр ким икән. Ике куян баласы барлыгы ничә әйләнә сызганнар?

Мәсьәләгә сызым сызу. Сызым ярдәмендә мәсьәләне чишү. Бер укучы тактада чишә.

  1. Мисалларны тактага язып, аңлатып чишү.

Һәр укучы Акыллы Челәннән карточка ала.

80:10 – 5:5      56:9 + 17:1           (100-50) : 5

16: 4 – 36:9    20:4 + 81:9            100:10 – 25:5

VIII Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Сәяхәтебезне дәвам итеп соңгы тукталышка җиттек.

Бу тукталышта безне Минбеләм каршы ала.

Ул безгә сораулар һәм биремнәр әзерләгән.

Һәр укучыга карточкалар өләшенә.

  1. Рәсемдә әйләнәнең үзәген кызыл төс белән, радиусын зәңгәр төс белән түгәрәк эченә алыгыз.

  1. Сорау –җавап эше. Укучылар тест сорауларына “әйе”, “юк” дип җавап язып баралар.
  • Әйләнә - түгәрәкнең чиге ул._______
  • Бер әйләнәнең радиуслары тигез түгел._______
  • Әйләнәне сызу өчен линейка кулланабыз._______
  • Әйләнә үзәген аның нинди дә булса ноктасы белән тоташтыручы  

          кисемтә радиус дип атала._______

  • Әйләнәнең почмаклары була._______
  • Үзәге бер ноктада булган берничә әйләнә сызып була._______

3.Дөреслеген сигнал карточкалары ярдәмендә тикшерү.

Ә хәзер мәктәбебезгә кайтыйк.

 “Голубой вагон” җыры астында сәяхәтне тәмамлау.

IX Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау.

  • Нинди яңалык белдек? Нәрсәләр эшләдек? Нинди кошларда кунакта булдык? Хәзер урамда нинди кошларны күрергә мөмкин? Кошларга ничек ярдәм итәргә була? Сез кошларга ничек ярдәм итәсез?
  • Билетларга куелып барган билгеләр нигезендә һәр укучыга билге кую.
  • Өй эше

1. Үзәкләре бер ноктада булган 2 см лы, 3 см.лы, 4см лы әйләнәләр сызырга. Буярга.

2. Әйләнәләрдән бизәкләр ясап килергә.

А) Беренче әйләнәнең радиусы 2 см, икенче әйләнәнең радиусы беренчесенең яртысы кадәр булган ике әйләнә сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

Б) Беренче әйләнәнең радиусы 3 см, икенчесенең радиусы 2см га зуррак булган ике әйләнә сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

В) Радиуслары 1см, 2 см, 3 см лы, үзәкләре бер үк ноктада булган әйләнәләр сыз. Радиусы кечерәк булган әйләнәне буя.

____________________________________________________________

№1

Ике куян баласы карга әйләнәләр сызып уйнаганнар. Бер куян 36 әйләнә сызган. Ә икенчесенең әйләнәләре 6 тапкыр ким икән. Ике куян баласы барлыгы ничә әйләнә сызганнар?

№2

80:10 – 5:5                                  56:9 + 17:1                      (100-50) : 5

16: 4 – 36:9                                 20:4 + 81:9                      100:10 – 25:5

Рәсемдә әйләнәнең үзәген кызыл төс белән, радиусын зәңгәр төс белән түгәрәк эченә алыгыз.

Тест сорауларына “әйе”, “юк” дип җавап язарга.

  • Әйләнә - түгәрәкнең чиге ул._______
  • Бер әйләнәнең радиуслары тигез түгел._______
  • Әйләнәне сызу өчен линейка кулланабыз._______
  • Әйләнә үзәген аның нинди дә булса ноктасы белән тоташтыручы кисемтә радиус дип атала._______
  • Әйләнәнең почмаклары була._______
  • Үзәге бер ноктада булган берничә әйләнә сызып була._______

Рәсемдә әйләнәнең үзәген кызыл төс белән, радиусын зәңгәр төс белән түгәрәк эченә алыгыз.

Тест сорауларына “әйе”, “юк” дип җавап язарга.

  • Әйләнә - түгәрәкнең чиге ул._______
  • Бер әйләнәнең радиуслары тигез түгел._______
  • Әйләнәне сызу өчен линейка кулланабыз._______
  • Әйләнә үзәген аның нинди дә булса ноктасы белән тоташтыручы кисемтә радиус дип атала._______
  • Әйләнәнең почмаклары була._______
  • Үзәге бер ноктада булган берничә әйләнә сызып була._______


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к разработке урока по математике 1 класс Конспект урока по математике1 класс по программе "Школа 2100", авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым.

Презентация к уроку по математике 1 класс по программе "Школа 2100" , авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым....

Разработка урока по математике 2 класс по системе Занкова по теме "Корень уравнения"

Урок математики 2 класса "Корень уравнения" по системе Занкова разработан в соответствии с требованиями ФГОС нового поколения...

Разработка урока по математике 1 класс по теме: "Многоугольник"

Урок проведен в 2013-2014 учебном году для первоклассников....

Разработка урока по математике 2 класс по системе развивающего обучения Д.Б.Эльконина-В.В.Давыдова по теме: "Числовая прямая"

Урок составлен в рамках программы развивающего обучения Д. Б. Эльконина - В.В. Давыдова. На заданном уроке  дети работают с числовой прямой. Работа направлена на всестороннее её изучения....

Методическая разработка урока по математике 1 класс по теме "Слагаемое.Сумма"

Разработка урока по математике 1 класс по теме Слагаемое. Сумма""...

Разработка урока по математике 4 класс. Тема: Понятие скорости. Единицы измерения скорости.

Конспект урока по математике 4 класс Тема: Понятие скорости. Единицы измерения скорости. Выполнила учитель начальных классов Матвеева Роза Борисовна....

Разработка урока по математике 2 класс по теме: «Письменное сложение двузначных чисел с переходом через разрядную единицу».

математика 2 класс «Письменное сложение двузначных чисел с переходом через разрядную единицу». УМК "Школа России"...