"4 не кушу һәм алу"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Ганиева  Гульнара  Мазитовна

Математикадан 1 класска  дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Актаныш муниципаль районы

Татарстан Республикасы

Математикадан дәрес конспекты

1 сыйныф

“4 не кушу һәм алу”

        

Башлангыч сыйныф укытучысы:

 Ганиева Гөлнара Мәҗит кызы.

2013, Декабрь

   Тема :  “4 не кушу һәм алу.”

  Максат :  4 не кушарга һәм алырга өйрәтү; саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен үстерү; сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту; укучыларның логик уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү; туган авылга, туган ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

  Шәхескә  юнәлтелгән  УУЭ.

* Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;

* Математиканы  әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү;

  Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны  ишет һәм

тыңлый белү.

  Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.

  Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Әдәби уку.

Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс. 1 кисәк  «Математика» Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисэк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.

  Җиһазлау: Компьютер,  биремле карточкалар, рәсемнәр. 

Дәрес барышы:

  I. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт тудыру).

  -Хәерле көн укучылар. Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте. Шулаймы?  Менә бу җылылык, елмаюлар безгә дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.

II. Актуальләштерү.

  1. Телдән исәпләү.
  •  3 не 2 гә арттырырга?
  •  3 не 2 гә киметергә?
  •  санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә?
  • 6 санының күршеләрен әйтегез?
  •  1 һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә?
  • Бүлмәдә 3 бала бар иде, 1 се чыгып китте. Ничә бала калды?

  1.  Гамәл тамгаларын  куярга. (тактада эш)

 

           1 * 2=3

           2 * 1=1

           9 * 3=6

           3* 3=0

           4 * 3=7

           2 * 2=4

  1. Телдән мәсьәләләр.
  • Ботакта 3 чыпчык бар иде, тагын 3 чыпчык очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)
  • Ике тычканның ничә колагы бар? (4)
  • Тавыкның ничә аягы бар? (2)

   -Молодцы! Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?  Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.

  -Тактада  нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы нокталарны тоташтырырга кирәк.    

                                                                          И     2 .

                                                         

                                            Б  1 .

                                                                К      3 .

                                                                      Ч     4 .          Ә     5 .

                                                                                       6 . Н

                   

                               Й     9 .             Ә     8 .          7 .   Т

 

-Нәрсә килеп чыкты?

-Без бүген дәрестә туган   авылыбыз  буйлап сәяхәт итәрбез.

 -Әйдәгез әйбәтләп утырыйк. 1нче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк.

-Без кайсы республикада яшибез?

-Туган авылыбызның исеме ничек?

   -Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.

 Туган авыл турында сөйләү.

-Бик күп еллар элек  Чулман суы ( хәзерге Кама) аръягыннан, Барҗа авылыннан Бикчәнтәй исемле карт үзләреннән ерак булмаган Салагыш авылы янындагы бер атауга күчә. Анда бер-ике ел яшәп, урынын ошатмый безнең якларны килеп карый.

  Монда урманлык, куаклык һәм төрле җимеш агачларына бай урын була, иң яхшысы челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы кызыксындыра.

  -Димәк, иң беренче безнең авылга  күчеп килүче Бикчәнтәй исемле кеше була, һәм авылга да аның исеме бирелә.

  • Без хәзер икенче тукталышта.

III.  Уку мәсьәләсен кую. ( укучылар тактада парлап  эшлиләр)

  1+4=               5-4=

  2+4=               6-4=

  3 +4=              7-4=

  4 +4=              8-4=

  5+4=               9-4=

  6+4=               10-4=

   

  • Ә хәзер  парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.
  • Без монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз. Дәреснең темасын  әйтә алабызмы?
  • Әйе, 4 не кушу һәм алу.

    -Сәяхәтебезне дәвам итик. Туган авылыбыз чишмәсе турында сөйләү.

     -Чишмә янына барып килик әле.

  IV.  Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Дәреслек белән эш.

             № 6, 113 бит телдән.

   V.   Физминут.

   -Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә, якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм һәр кеше үзенең туган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан  үзенең өлешен  кертә.

 Әңгәмә.

   VI.   Дәфтәрләрдә эш.

  • Дөрес итеп утырып, числоны язабыз.
  1. №1, 112 бит, дәфтәрдә чишәбез, парларда тикшерәбез.

     

  - Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән шөгыльләнәләр? Иген үстерәләр, фермада эшлиләр  һ. б.

 -  Сөйләшә - сөйләшә “ Урманга “ килеп җиткәнбез. Авылыбызны бик матур куе  урманнар чолгап алган.

    -Әйдәгез, уйлап алыйк  әле.

3.  № 5 бирем, 113 бит рәсемнәр буенча мисаллар төзергә һәм аларни чишәргә.  (Укучыларның җаваплары)

Әңгәмә.(рәсем буеча)

-Урман җәнлекләре нишлиләр? Урманда нәрсә килеп чыккан? Пожар кайдан килеп чыккан икән? Урман безнең байлыгыбыз . Урманны сакларга кирәк. Урманда пожар чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк? (укучыларның җаваплары)

4.  № 7, 113 бит. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү һәм чагыштыру.

“Урман  җәнлекләренең” биремен үтәү.

  1. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

№1 телдән.

№ 2 мөстәкыйль эшлиләр.

VII. Ныгыту.

  • Сәяхәтебезне  дәвам итик.  “Буа” тукталышы.

Авылны ике урамга аерып торучы буа.  Анда балык күп , диләр.                       Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә сала барабыз.

     Компьютерда  эш.    

 1.   3 һәм 2 саннарының суммасы

                                           

            1) 6                          2) 5                  3) 4

                                             

2.    10 санын 3 кә киметергә.                                      

   

            1) 4                           2) 5                  3) 7

 3.     9 һәм  4 саннарының аермасы

             1) 3                            2) 2                  3) 6

  1.   5  не 5  кә арттырырга

            1) 10                         2) 3                   3) 8

  1. 8 һәм 3 саннарының аермасы

          1) 4                          2)7                     3) 5

2.  Эш дәфтәрендә №5 биремне  эшләү.

     

   

VIII . Рефлексия.

  -Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Нәрсә белдек? Бүген  дәрестә  нинди яңалык  алдыгыз? Нәрсә ошады? Сез нинди сорауларга төгәл җавап бирдегез? Ә кайсы сорау авырлык тудырды?

  -Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган авылыбызны яратырсыз, аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип ышанып калам.

  -Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләр ярдәмендә бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез.( кызыл- “5”ле, яшел- “4”ле, сары- “3”ле.)

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

20 эчендә кушу

УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе.             Тема:   Сәях...

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

3не кушу һәм алу.

1 нче сыйныфта 3не кушу -алуны ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе. Чыршы бәйрәменә бәйле кызыклы дәрес килеп чыга....

3не кушу-алу,презентация.

3не кушу-алуны ныгыту өчен презентация....