3не кушу һәм алу.
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Алексеева Назира Зуфаровна

1 нче сыйныфта 3не кушу -алуны ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе. Чыршы бәйрәменә бәйле кызыклы дәрес килеп чыга.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem.1_kl.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем мәктәбе

Тема:3 не кушу, алуны ныгыту.

1 нче сыйныф.

                                                            Укытучы: Алексеева

                                                         Нәзирә Зөфәр кызы

                                        2008 нче ел, 17 нче декабрь.

         Тема. 3 не кушу-алуны ныгыту.

Максат. 3 не һәм барлык төр өйрәнелгән кушу-алуны ныгыту.

               

                 Мәсьәләләр чишү осталыгын үстерү.

                 

                  Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал. Математика.1 класс. Л.Г. Петерсон. 1 нче кисәк.2000.

                    От игры к знаниям. Е.М. Минскин. 1982.

                    Күзәт, уйла, тап. М.Г. Таймасов. 2001.

                    Игровые и занимательные задания по математике.

                     1 класс. Т.К. Жикалкина. 1989.

                     “Ачык дәрес”, “Мәгариф”,”Начальная школа” журнал-

                    ларыннан җыйналган материаллар.

Җиһазлау.Компьютер, магнитофон, кассета, чыршы рәсемнәре,

                   уенчык рәсемнәре, кар бөртекләре, перфокарталар,

                   клоун рәсемнәре, куян , аю рәсемнәре, планшет-так-

                   талары, индивидуль карточкалар, маскалар.

Тибы.     Үтелгәнне ныгыту.

Төре.      Дәрес-әңгәмә-уен.  

                               План.

I. Оештыру өлеше. Дәрес максатын әйтү.

II. Үтелгәнне ныгыту.

    1.Әңгәмә.

    2. Зирәклеккә бирем.

    3. Чагыштыруга мисаллар чишү.

    4.Перфокарталарда математик диктант, 3 не кушу-алу.

    5.Физкультминутка.

    6.Ярыш формасында чыршылар белән сан төзелешен тикшерү.

    7.Логик бирем. Ничә өчпочмак икәнлеген санау.

    8. Чыршы бизәү. 1,2,3 некушу-алуга мисаллар.

    9. Китап буенча эш. Мәсьәләләр, мисаллар чишү, ял итү.

    10.Игътибарлылыкка уен.

III. Йомгаклау. Кыш бабайның рәхмәтләре.

I.Оештыру өлеше            

      - Хәерле көн барыгызга да!

Балалар, без алдагы дәресләрдә 3 не кушарга-алырга өйрәндек. Бүген

алган белемнәребезне ныгытырбыз, мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез,

Кыш бабабызны ныклап каршыларга әзерләнербез.

           II. Үтелгән материал өстендә эш.

   

   1. Әңгәмә.

      - Балалар, тиздән нинди бәйрәм җитә әле?

      . . .

  1. Әйе, тиздән Яңа ел, чыршы бәйрәме җитәр. Ә без Кыш бабабызны

 каршы алырга әзерме соң әле? Җырлар,биюләр,шигырьләр беләбез-ме? Укуда  Кыш бабайга мактанырлык уңышларыбыз бармы? Әгәр дә

без әйбәт укыйбыз икән, Кыш бабай безне яратыр. Аннары тагын шу-ны да онытмагыз. Киләсе 2009 нчы ел – үгез елы. Ә үгез исә бик уңган, булганнарны, уйлап эш итүчеләрне,көчлеләрне үз итә ди. Димәк, бу уенчык тычкан белән безгә хушлашырга туры киләчәк. Ул ярты елга якын сезнең белән бергә укыды инде. Әйдәгез, үгезгә үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтик.

 

 2. Зирәклеккә эш. ( Экранда үгез рәсеме күренә. Ул таякчыклардан

төзелгән.

  1. Үгез икенче якка карап торсын өчен, ике генә таякчыкны ничек

күчереп куярга?

( Балалар парта өсләрендә таякчыклар белән эшлиләр. Соңыннан нә-

 тиҗә ясалып экранда да дөрес җавап күрсәтелә. Һәм экранда”Ты-

рыштыгыз!” дигән сүз чыга.)

 

3. –Кыш бабай безгә үзенең булышчыларын һәм күчтәнәчләрен дә җибәргән икән. ( “Дәрескә” полкасына Кыш бабай булып киенгән

куянны, капчыклы аю баласын куям.) Әнә алар хәзер сезне күзәтеп

торырлар.Субаш урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары матема-тиканы яраталармы,булдыралармы, үзләре дус,тату яшиләрме икән дип кызыксына Кыш бабай.Әгәр дә булышчылар күңеленә ошаса-гыз,күчтәнәч тә өләшерләр. ( Әкрен генә музыка уйный.)

  1. Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. Кар яуганны күз алдына ки-

терәбез.Бик сагындык инде ул кар бөртекләрен. Алар безнең баш-

ларыбызга, битләребезгә кагылалар. Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз инде. Менә шундый кар бөртекләре яуган икән. Тотып карыйк әле

шул кар бөртекләрен. Серле алар, тоткач та эремиләр. Артларына

чагыштыруга мисаллар язылган. Шуларны эшләргә кирәк. Иптәшегез  хата белән җавап бирсә дәшмибез, әгәр дә дөрес эшләсә мактап кул чабабыз.

...

-Бу эшне сез яхшы башкарып чыктыгыз. ( Экранда”Булдырдыгыз!”

дигән язу чыга.)

4. Хәзер, балалар, перфокарталарда эшләп алабыз.Математик диктант ярдәмендә 3 не кушу-алуны ныгытып китик.

             1. 7 минус 3.

             2. 5 плюс 3.

             3. 6 ны 3 кә киметергә.

             4. 2 не 3 кә арттырырга.

             5. 4 кә 3 не куш.

             6. 8 дән 3 не ал.

             7. Беренче кушылучы 3, икенче кушылучы да шул ук. Сум-

маны тап.

             8. 6 плюс 3, минус 3.

             9. 10 минус 3.

            10. 7 плюс 3.

( Җавапларны перфокартада язып баралар.Бер-берсенекен тикшерәләр. Экранда бу вакытта җавап чыга.)

                                     ( Эшкә нәтиҗә ясала.)

5. Бераз ял итеп алыйк.Чыршы янында бергә биер өчен дә ярар бу бию.”Чунга-чанга”ны биибез.

6. Табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

    -Җәен дә кышын да бер төстә.

    - Чыршы.

    -Кыш бабай безнең зирәклегебезне тикшерергә берничә чыршы

җибәргән. Без аларның кайберләрен бизәп тә куярбыз әле. Без чыршы турында нәрсәләр беләбез соң?

     ...

  1. Әйе, ул ылыслы агач. 40-50 метрга кадәр үсә икән ул. 500 ел яши.

Ә менә Яңа елда аларны күпләп юк итәләр. Рөхсәтсез урманнан ки-

сеп алырга ярамый. Махсус бәйрәм өчен үстерелгәнне яки ясалма чыршылар алырга кирәк. Агачлар һаваны сафландыралар, сәла-

мәтлекне ныгыталар. ( 2 чыршы элеп куям, өстәлгә запас цифрлар куям.)

  1. 2 команда ярышы булыр.” Акбай” һәм “Юлбарыс” командалары. Һәр командадан 1 әр кеше чыгып бу чыршыларның ничә тасма-дан торганын санарсыз әле. ( Саныйлар.)
  2. Ә хәзер чыршыны бизик инде, тик уенчык урынына саннар куяр-

га кирәк. “Акбай” командасы 9 санының төзелешен тикшерә, “Юл-барыс” командасы 8 санының төзелешен тикшерә.

( Соңыннан нәтиҗә ясап куела.)

7.Әйдәгез,хәзер бу чыршыны карыйк, ул ничә өчпочмактан төзел-гән?

-Башларыгыз әйбәт эшли икән, булдырдыгыз бит!

8 .Балалар, менә бу чыршыга игътибар итегез әле. Ул киез итекләрен киеп безгә җәяүләп үк килгән. Аргандыр, ял итсен. Матур итеп бизәп

куйыйк. Аннан урманга җибәрербез. Яхшылык эшләрбез. Урман җәнлекләре шатланыр. ( Уенчыклар артына кушу-алуга мисаллар язылган, шуларны чишәләр, такта янына чыккан укучы кычкырып укый, калганнар дәфтәрләренә язалар, такта янындагысы миңа пы-шылдап әйтә. Эшләп беткәч,экранда бизәлгән чыршы чанага утырган, янында куян бара торган рәсем чыга, алар янында “Рәхмәт!” дигән язу чыга.)

9. Куян белән чыршыга да үзебезнең белемнәрне күрсәтик, белемебез-

не ныгытуны да дәвам итик.

  110 нчы биттәге чыршы уенчыклары турындагы мәсьәләне анализлап чишү, ни өчен шундый гамәл эшләгәнлекләрен сорау.

10. 21 нче мәсьәлә дә хор белән укыла, анализлана, ни өчен шундый гамәл сайлаганлыклары аңлатыла.

11. –Балалар, бераз ял итеп алырбыз. Чыршыбыз янында “Үрдәк-ләр”биюен биеп алыйк.

( Маскалар киеп бииләр.)

12  -Чыршы бизәгәнне белгәннәр, клоуннар да килеп җиткәннәр.

(Бизәлгән чыршы янына кулларына мисал тоткан клоуннарны тезеп куям. Өскә мисалларның җаваплары белән башлыклар куела, бер җа

вап артык куела. Кайсы башлык артык икәнлеген табарга тиеш бу-

лалар. Эшләп бетергәннән соң экраннан мактау сүзләрен укыйлар.)

13.- Хәзер,балалар, игътибарлылыгызны тикшереп алабыз. (Экранда

рәсем чыга, 1 минут карап торалар да, такталарына эшлиләр,соңын-

нан бер-берсенекен алып тикшерәләр, ничә хата икәнлеген әйтәләр.

 Эшкә  нәтиҗә ясап куела.)

III.Йомгаклау.

( Экранда ак атка утырып килүче кыш бабай рәсеме күренә. Аннан соң чыршы янында балалар белән биеп йөргән рәсеме чыга, аның ар-

тыннан балаларга бүләк өләшкән рәсеме чыга. Соңыннан “Сез бик тырыш, акыллы балалар икән. Сәлам белән Кыш бабагыз.” дигән

язу чыга.)

             

              -Балалар, Кыш бабай биремнәрен үтәргә сезгә нәрсә ярдәм итте?

 - Белем, дуслык, бер-береңә ярдәм итү.

  -Сез бүген булдырдыгыз! Кыш бабайның булышчылары сезне ошаткан, күчтәнәчләрен өләшергә уйлаган. ( Кечкенә капчыктан конфетлар өләшеп, дәресне тәмамлау.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

20 эчендә кушу

УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе.             Тема:   Сәях...

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

3не кушу-алу,презентация.

3не кушу-алуны ныгыту өчен презентация....

Баганалап кушу, алу.

Эшлекле уен: “Өй төзибез”....