Математика 3 класс “Периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү”
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Максат: мәйдан һәм периметр табуга мәсьәләләр чишү күнекмәсен формалаштыру;  квадрат, турыпочмаклык турында белемнәрне формалаштыру. Укучыларның исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү дәрәҗәләрен үстерү. Халык аваз иҗаты әсәрләре аша фәнгә кызыксыну уяту, активлык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: интеграль дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_drese.docx30.64 КБ

Предварительный просмотр:

МАТЕМАТИКА  ДӘРЕСЕ

ТЕМА:

“Периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү”

 (3 нче сыйныф )

Тема: Периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү.

Максат: 1)периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү күнекмәсен формалаштыру; квадрат, турыпочмаклык турында белемнәрне ныгыту.

2) укучыларның исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен  үстерү.

3)  халык  аваз иҗаты әсәрләре аша фәнгә кызыксыну уяту, активлык һәм мөстәкыйльлек  тәрбияләү.

Дәрес тибы: интеграль дәрес.

Җиһазлау: 9ны тапкырлауга һәм бүлүгә мисаллар, таблица “Турыпочмаклыкның  һәм квадратның мәйданы, периметры”, геометрик фигуралар: квадрат, турыпочмаклык; компьютер.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

      Исәнмесез, укучылар!

      Исәнмесез, саумысыз!

      Имин үтсен көнегез!

      Кәефләрегез ничек соң?

      Кояшлы иртә кебек,

      Яңа белем алырга дип килдек.

–Бүгенге дәреснең төп бурычы: УЙЛАУ, ЭЗЛӘНҮ,ТАБУ.  Без сезнең белән бергә математика дәресендә әкиятне чынга ашырып карарбыз.

-Ә сез әкиятләр укырга яратасызмы? (Бигрәк тә тылсымлы әкиятләр укырга яратабыз.)

 -Без бүген дәресебезне тылсымлы әкиятләр белән бәйләрбез. Эшне башлыйбыз.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

 Иң башлап мисалларда качкан  гыйбәрәне табыйк.

36

8

72

8

27

81

5

1

81

5

9

81

 

7

6

5

63

1

54

2

   

3

63

10

27

27

2

1

4

2

1

1

2

?

(Гыйбәрә: Кешеләр нәрсә турында хыялланганнар?)

3х9=...л        

9х9=...ә

45:9=...р

18:9=...а

81:9=...с

72:9=...е

9:9=...н

27:9=...х

9х4=...к

63:9=...т

9х8=...ш

90:9=...я

7х9=...ы

54:9=...у

9х6=...д

36:9=...г


    Борынгы заманнарда халык укый һәм яза белмәгән вакыттан ук әкиятләр уйлап чыгара башлаганнар. Бу әкиятләрдә үзләренең хыялларын, өметләрен чагылдырганнар. Мәсәлән: үзләрендә тиз хәрәкәт итә торган келәм булдырасылары килгән. Һәм 100 ел элек математиканы яхшы белүче кешеләр нәрсә уйлап чыгарганнар дип уйлыйсыз? (Очкыч.)

- Элекеге вакытта ут булмаган һәм кешеләр яктырткычлар турында уйлаганнар. Алар үзләренең әкият геройларына ярдәмгә нәрсә уйлап тапканнар соң? (Тәвә кошының каурыен). Ә хәзерге вакытта безнең өйләрне һәм урамнарны яктырткычлар яктырта.

- Тиз хәрәкәт итәр өчен, таныш булмаган җирләрдә юл табу, юлда тамак туйдыру  өчен кешеләр нинди предметлар уйлап тапканнар? (тылсымлы ашъяулык - кафе, ресторан ул, оча торган келәм - очкыч, тылсымлы көзге - телевизор).

3. Дәреснең темасын кую.

- Гүзәл Василиса бер төн эчендә нәрсә тукырга тиеш иде? (Келәм)

- Гади келәм түгел, ә бирелгән озынлыгы белән. Периметр мәйданга тигез булган сан булырга тиеш. (Ул 16см, 16кв.см).

- Периметрны ничек табарга? Ә мәйданны?

- Менә бүгенге дәрестә шушы төшенчәләр турында белемнәрне  ныгытырбыз.

4. Дәреснең темасы өстендә эш.

- Квадратның периметрын һәм мәйданын ничек исәпләп чыгарабыз соң? (Тактага формала эленә).

-Мәйдан һәм периметр бер үк сан булсын өчен якларның озынлыгы итеп нинди саннар алырга кирәк? (Укучылар сайлап алу юлы белән эшләп карыйлар: 2+2+2+2=8; 2х2=4; туры килми; 3 саны туры килми; 4 саны туры килә.)

-Ә хәзер периметр һәм мәйдан табуны ныгытыр өчен күнегү эшләп алыйк. Ягының озынлыгы 5см булган квадрат сыз, периметрын һәм мәйданын тап.

-Ничек табабыз?

-Кайсы формула ярдәм итәр? Бер укучы такта янында эшли.

 Тактадан тикшерәләр.

 - Дәрес башында без кешеләрнең яхшы хыяллары турында сөйләштек. Ләкин, кызганычка каршы, тормышта яхшылык белән бер рәттән начарлыклар да очрый. Борынгы заманнардан ук кешеләр кара көч барлыкка килүе турында кисәткәннәр. Элек алар  өч, алты башлы дию пәриләр, убыр карчыклар, ачулы джиннар һ.б. булса.  Хәзерге вакытта кешелек дөньясында куркыныч сугыш коралары, шартлаткычлар барлыкка кигән.

    - “Турай батыр” әкиятендәге Кәрлә диюне искә төшерегез, ул да үзенең сызгыруы белән кешеләрне үтергән. Ә хәзерге вакытта кешеләрне көчле тавыш белән төшә торган бомбалар үтерә.

    - Һәрвакыт бөтен аңламаучылыкны сөйләшеп, коралсыз тыныч юл белән хәл итеп була.

- Әйдәгез иң яхшы хыялларны тормышка ашырыр өчен математика белән шөгыльләник. Дәрестә турыпочмаклык турында беләмнәрне ныгытып китик.

    - Ягының озынлыгы 9дм һәм 7дм булган тылсымлы ашъяулыкның мәйданын һәм периметрын табыйк.

- Бу нинди фигура?

- Нинди фигура турыпочмаклык дип атала?

-Турыпочмаклыкның мәйданын ничек табып була? (Турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын табу таблицасы тактада).

    Р = а + в + а + в.

    Р = (а + в) х 2.

    Р = а х 2 + в х 2.

- Парта өстеннән ак турыпочмаклык алыгыз, аның якларның озынлыкларын үлчәгез һәм периметрын табыгыз.

- Периметр ничәгә тигез?

- Әгәр иңен буена тапкырласак нәрсә табабыз?

- Мәйданын табыгыз. Ул ничәгә тигез?

5. Физминутка.

         Без яратып сикерәбез  (карточка күрсәтелә)       3х2

          Кулларны да күтәрәбез ( карточка күсәтелә)     8:2

          чүгәлибез (карточка)                                            27:9

           иеләбез (карточка)                                               56:8

                               тыныч кына утырабыз.

6. Исәпләү күнекмәләрен формалаштыру.

   №5 (59 бит). Берәр укучы такта янында эшли.

7. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

  Тагын бер кат әкиятләргә тукталыйк Емелә турында рус халык әкиятен искә төшерик. Ул ничек аталган? ( “Минем кушуум буенча”).

- Емелә нинди күрсәтмәләр бирергә яраткан?

( “Чуртан кушу буенча, минем теләгем буенча чаналар атсыз кайтып китегез!”, “Чуртан кушу буенча, минем теләк буенча чиләкләр кайтып китегез!”, “По щучьему велению, по моему хотению, ступайте сани без коней домой!”, “По щучьему велению, по моему хотению, ступайте ведра с водой домой!”)

-Емеләнең бу әйтеме нәрсәләр турында уйларга этергеч ясый соң? (Машина, өйгә су кертү.)

- Алдагы дәрескә үзегезгә охшаган әкиятне укып килегез һәм уйлагыз, нинди хыяллар тормышка ашкан?

- Ә хәзер тест эшләп китик.

Тест эшләү

1) Төшеп калган сүзне куй. Өчпочмак мәйданы түгәрәк мәйданына караганда .....

          1) Кечерәк.                                      

          2) Зуррак.  

          3) Тигез

2) Ягының озынлыгы 5дм булган квадратның мәйданын тап.

                 1) (5 + 5) х 2 = 20 (дм)

                                                 

                                                               

                                            2

                 2) 5 х 5 = 25 (дм)

 3) Турыпочмакларның мәйданнарын чагыштыр                                                            

                                                   

        

        3см            4   4   4дм

         6см                              

                                                 

                                                 6дм

  1. Беренче турыпочмаклыкның мәйданы зуррак.
  2. Икенче турыпочмаклыкның мәйданы зуррак.
  3. Бу фигураларның мәйданнары тигез.

                                                   2

4) Квадратның мәйданы 24см.  Бер  ягы ничә см?

       1) 9см.

       2) 6см.

       3) 4см.

          2             2

5) 1см = .... мм

        1) 10.

        2) 1000.

        3)  100.

           2           2

6) 1дм = ... см

        1) 10.

        2) 100.

        3) 1000.

8. Дәрескә йомгак

- Кеше тормышында әкиятләрнең әһәмияте нәрсәдә? (Әкиятләр безне уйларга, эзләнергә, табарга өйрәтә һәм безне хыялларга чакыра).

- Ә хыялы булган кеше үзенең белемен үстерү өстендә эшли.

- Ә белемне үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

9. Билгеләр кую һәм өй эше.

1. Билгеләр куяр вакыт җитте.

- Укучылар сез ничек уйлыйсыз, иптәшегезгә нинди билге куяр идегез?

2. Өй эше: №6 (59 бит)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок математики во 2-ом классе. ПЕриметр многоугольника

на уроке дети закрепляют изученный материал в игроой форме, задания прелагаются выполнить не только учителм, но и сказочными персонажами, которые присылают свои звуковые послания. Все задания проверяю...

Урок математики во 2 классе. "Периметр многоугольника".

•    способствовать самостоятельному добыванию знаний и применению их  в практической деятельности; •    познакомить  с понятием «периметр»; •   ...

Математика 2 класс "Периметр прямоугольника"

Математика 2 класс "Периметр прямоугольника" Школа России...

Конспект урока по математике 2 класс "Периметр многоугольника"

Данный конспект может быть использован на уроке математике во 2 классе для введения понятия "Периметр" по УМК "Школа России" М.И. Моро. В ходе урока дети повторяют изученный материал и на основе имеющ...

Урок математики 2 класс. Периметр. Закрепление.

Конспект урока и презентация к уроку математики 2 класс. Периметр. Программа "Школа России"...

Урок математики во 2 классе.Периметр квадрата и прямоугольника.

Цели урока (Ц): обобщить, систематизировать, открыть новые знания о квадрате и прямоугольнике, о нахождении периметра этих фигур.Ожидаемые результаты урока:Предметный: формирование навыка изображения ...

Памятки математика3 класс

Материал содержит памятки по математике для 3 класса...