Занимательная математика
план-конспект занятия по математике (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Күл-Черкен төп гомуми белем мәктәбе”
Кызыклы математика
Максат: 1) тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен уеннар аша ныгыту;
2) укучыларның тапкырлыкка, зирәклеккә булган фикерләү дәрәҗәләрен үстерү;
3) укучыларның математика фәненә мәхәббәтләрен тагын да үстерү, кызыксынуларын үстерү.
Җиһазлау: “Кассалар” залы, “Белешмәләр” бюросы, “Көтеп тору” залы, “Математика” станциясе, “Күңелле уеннар” станциясе, талоннар, билетлар, кроссворд, плакатлар, карточкалар
Кичә барышы:
Кичәдә балалар һәм әниләр командасы ярыша. Балалар командасы чыгып тезеләләр һәм шигырьләр сөйлиләр.
- Якты мәктәп залларында
Яңгырый безнең аваз.
Күңелле безнең балачак,
Тормышыбыз мәңге яз.
2. Хәрәкәттә - бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз.
- Безнең бәйрәмне карарга
Дусларыбыз килгәннәр.
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап алыйк дигәннәр.
4. Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга.
Күңелле уен башладык,
Әйдә, рәхим итегез залга.
- Кемнәр уйнарга ярата?
Кемнәр өлгер һәм җитез?
Безнең белән ярышырга,
Кемнәр тели, әйтегез?
6. Безнең белән ярышырга
Җитез кешеләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк.
Икенче команда да чыгып басып тезелә. Кичә барышы белән таныштыру.
Алып баручы:
Иң башта кичәбезне бәяләп бару өчен хөкемдарлар билгеләргә кирәк булачак.
“Тыңлагыз! Тыңлагыз!
Математик поездда барырга җыенган иптәшләр игътибарына! Мәктәп коридорыннан “Математика – күңелле уеннар” маршруты буенча баручы “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китәчәк. Пассажирларның касса залына кереп, утыру талоннарын алуларын сорыйбыз. Талонның эчтәлеге белән танышыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Җавап биргәннән соң, кассадан билет алыгыз. Әгәр мәсьәләне чишә алмасагыз, “Белешмәләр” бюросына мөрәҗәгать итегез!”
- Талон алып мәсьәлә чишү.
- Талоннарны биреп кассадан билет алу
“Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математика – күңелле уеннар” маршруты буенча баручы “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утыруларын сорыйбыз...” (Көй уйнала)
Командалар кара-каршы тезеләләр.
Кадерле әти-әниләр! Кадерле укучылар! Күңелле математик кичәнең беренче өлешен уңышлы гына үтеп, безнең поездга утырып бару бәхетенә ирештегез. Алда сезне “Математика” һәм “Күңелле уеннар” станцияләрендә төрле мәсьәләләр, башваткычлар, күңелле уеннар көтә.
Сезгә хәерле юл һәм уңышлар телибез.
“Пассажирлар игътибарына! Поздыбыз “Математика” станциясенә килеп тукталды. Бу станциядә математик ярышлар үткәреләчәк.
“Математика” станциясендә үткәрелә торган ярышлар:
- “Кызыклы саналмыш”
(1 дән 20 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә табып уку)
(Слайдта саннар бутап күрсәтелә)
- Җавап дөрес булырлык итеп җәя куясы:
7*9+12*3-2=23
Җавап: (7*9+12)*3-2=23 (Җаваплар слайдта күрсәтеп барыла)
76-20+5=51
Җавап: 76-(20+5)=51(Җаваплар слайдта күрсәтеп барыла)
“Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математик” станциядән “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала.
(Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә.
Поезд рәсеме күрсәтелә.)
“Пассажирлар игътибарына! Поздыбыз “Күңелле уеннар” станциясенә килеп тукталды. Бу станциядә күңелле ярышлар үткәреләчәк.
1 нче ярыш:
“Юлий Цезарьлар” ярышы. Балалар командасы 1 дән 30 га кадәр санарга тиешләр, ә әниләр командасы, киресенчә, 30 дан 1 гә кадәр санап төшәргә тиешләр.
2 нче ярыш:
“Күз бәйләп рәсем ясау” ярышы. Һәр командадан бер кеше күзне бәйләп поезд рәсемен ясарга тиешләр
(Слайдта поезд рәсеме яктыртыла)
3 нче ярыш:
“Кем тизрәк?” дип атала. Бу уенда без сезнең өлгерлекне, җитезлекне сынарбыз. Уртага ике урындык куябыз. Урындыкның берсе астыннан икенчесен таба кулъяулыкны сузабыз. Һәр командадан бер кеше катнаша. Көй уйный башлауга, татарча матур итеп, урындыктан читтә биергә тиешсез. Көй туктауга, кем тизрәк кулъяулыкны тартып ала, шул команда җиңүче була.
Уен барыгызга да аңлашылдымы? (Командадан ике, өч кеше дә чиратлап ярыша ала).
(Слайдта Сабантуй бәйрәменнән күренешләр күрсәтелә)
4 нче ярыш:
“Кем тизрәк?” дип атала. Бу уен белән инде сезнең җитезлекне сынарга вакыт җитте. Командадан бөтен кеше дә катнаша. Көй уйный башлауга, татарча матур итеп биеп, кашык белән суны аласыз һәм, чиратлап, икенче стаканга илтеп бушатасыз. Көй туктауга, кайсы команданың күбрәк тутырылган була, шул команда җиңүче була.
Уен барыгызга да аңлашылдымы?
(Слайдта Сабантуй бәйрәменнән күренешләр күрсәтелә)
5 нче ярыш: “Сүз төзү” дип атала.
1 нче командага: 2 нче командага:
К о с м о с Р а к е т а
4*9= 7*4=
7*5= 9*5=
4*8= 3*6=
3*2= 8*2=
5*3= 2*7=
3*7= 6*4=
6 нчы ярыш:
Кроссворд чишү.
1. Җ | О | 2. М | Г | А | |||||
А | Е | ||||||||
В | Т | ||||||||
3. К | В | А | Д | Р | А | 4. Т | |||
У | П | А | |||||||
Ш | П | ||||||||
5. Т | У | Г | Ы | З | К | ||||
Ы | |||||||||
Р | |||||||||
6. М | Ә | С | Ь | Ә | Л | Ә | |||
А | |||||||||
У | |||||||||
Горизонталь буенча:
1. Атнаның бишенче көне (җомга)
3. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)
4. 3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)
5. Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)
Вертикаль буенча:
1. Озынлык үлчәү берәмлеге (метр)
2. Математик гамәл (кушу)
3. .... + тапкырлау = тапкырчыгыш (тапкырлау)
- Менә, кадерле пассажирлар, шуның белән бу станциябездә дә уеннар бетте. Барлык катнашучылар да мине таң калдырды. Үзләре уңган, белемле, җитез һәм тапкыр уенчылар җыелган икән монда. Ләкин уен булгач, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Шуны ачыклау өчен сүзне хөрмәтле хөкемдарларга бирәбез. Алар тиешле бәя биргәнче укучылар тарафыннан әзерләнгән җырлары әти-әниләребезгә бүләк булып яңгырасын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по математике "Занимательная математика"
Рабочая программа предназначена для развития математических способностей учащихся, для формирования элементов логической и алгоритмической грамотности, коммуникативных умений младших школьников с прим...
Рабочая программа внеурочной деятельности из цикла Занимательная математика "Математика для Умников" для 1 класса
Рабочая программа для 1 класса в соответствии с требованиями ФГОС, Содержит универсальные учебные действия, характеристику деятельности обучающихся, программа содержит поясните...
Рабочая программа кружка по математике "Занимательная математика"
Курс «Занимательная математика» расчитан на 1 год (34 часа) для учащихся 2 классов (1 час в неделю) и носит практический характер по развитию логического мышления, умения правильно, обоснованно и посл...

ВНЕКЛАССНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ ПО МАТЕМАТИКЕ 2 класс Тема «Занимательная математика»
ВНЕКЛАССНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ ПО МАТЕМАТИКЕ 2 класс Тема «Занимательная математика»Тип. Интеллектуальная игра.Форма. Состя...

кружок "Умники и умницы", курсы «Занимательная грамматика» и «Занимательная математика»
Программа по внеурочной деятельности (кружок "Умники и умницы", курсы «Занимательная грамматика» и «Занимательная математика») для 2в класса разработана в...
Внеурочная деятельность «Занимательная математика»: программа 1-4 2022г, олимпиады и занимательный материал
Внеурочная деятельность «Занимательная математика»: программа 1-4 2022г, олимпиады и занимательный материал...
