1 сыйныф математика. Дециметр
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Дәрес конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Математика  1 класс

Тема:Дециметр

Максат:1.Укучыларны яңа озынлык үлчәү берәмлеге дециметр      

                 белән таныштыру.Сантиметр  турында белемнәрне  

                 ныгыту.

              2.Телдән  һәм язма исәпләү күнекмәләрен, мәсьәлә чишә    

                  белүләрен ныгыту. 

              3.Фәнгә кызыксыну, игътибарлылык тәрбияләү.

Материал: дәреслек 1 класс, 47 бит

Жиһазлау: укучыларда дм моделе, 20 см озынлыктагы ике ак  

                   тасма(кәгазь), кайчы.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

Дәрес методы: әңгәмә

Дәрес барышы

1.Актуальләштерү

-Исәнмесез, укучылар! Бер-беребезгә карап, тыштагы язгы кояш кебек, матур итеп, елмаябыз да, математика дәресен башлыйбыз.

Бүгенге дәресне мин-Флүсә апагыз алып барырмын.

2.Телдән исәпләүләр.

-перфак карталар буенча

2+4=                 4+4=

5+5=                 8-2=

10-1=                5-3=

6-2=                  4-2=

7+1=                 8+2=

3+5=

6+3=                10-5=

-таблица буенча

                                                                             

                                                                           

      1 гә кимет:

12

14

17

20

           1 гә арттыр:

15

10

9

19

                                                                             

-Дәфтәрдә матур язу күнегүләре үтәү

3.Яңа материалны аңлату

-Укучылар, сез нинди озынлык үлчәү берәмлеген беләсез әле?

-Сездә ике ак тасма . Шуның берсен алабыз да, 1 см ны үлчибез, кисеп алабыз.

-Шушы ук тасмада 10 см ны үлчәп алабыз да, кисәбез.

1 см лысы-1 см ның үрнәге

10 см лысы  -1 дм ның үрнәге

-Димәк, бүгенге дәрестә без, дециметр дигән озынлык үлчәү берәмлеге белән танышабыз.

-Дециметр сүзен хор белән әйтеп карыйк әле.

-Ә дециметр сүзе дәфтәрдә болай языла- дм

-См үрнәге белән дм үрнәген чагыштырып карыйк әле, кайсы озынрак, кайсы кыскарак?

-Дөрес, дециметр- озын, сантиметр-кыска.

-Ә 1 дм эчендә ничә см бар икән?Озын тасма өстенә кыскасын салып карагыз әле.

-10 ны салып була.Нәтиҗә ясыйбыз:1 дм=10 см

-Халыкта күз үлчәме белән 1см-баланың бармак киңлеге, 1 дм-әти-әниләрегезнең кул кңлеге дип исәпләнә.

4.Физкультминутка

   Бер, ике, өч –без бастык

Чат-чат итеп кул чаптык

Аякларны бер урында

Тып, тып, тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык

Бер утырдык, бер бастык.

5.Дәреслек белән эш.

-Дәреслектә дм нинди төстәге тасма белән күрсәтелгән?

- Димәк, 1 дм ничә см га тигез инде?Моны дәфтәргә дә язып куябыз, истә калдырырга тырышыгыз.1 дм= 10 см

№2-12 см лы кисемтә сызабыз, өстенә язабыз 1 дм 2 см.Чөнки, 1 дм =10 см, ягъни 1 дистә 10 берәмлеккә тигез булган кебек.

№4-Мәсьәләнең бирелешен Зөһрә укый.

-Мәсьәләнең шартын билгелибез-2 гә артык

-Мәсьәләнең соравы?-Айдарда ничә балык?

-Ничек табарбыз? Кушып

-Кайсы кыскача язылышка туры килә?

-

-2 нче мәсьәләне Булат укый.

-Алда чишкән мәсьәләнең капма-каршысы гына.

-Кайсы кыскача язылышка туры килә?

-Язабыз, чишеп куябыз.

№6-1 һәм 4 баганалар.

6.Дәресне йомгаклау.

-Нинди яңа озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштык инде?

-1 дм ничә см га тигез ?

7.Белемнәрне бәяләү.

-“5”ле-йолдыз

-“4”ле-4 почмаклы йолдыз

-“3”ле-өчпочмак


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по математике "Дециметр" 1 класс

Конспект урока по математике "Дециметр" в 1 классе, приложение - презентация...

Урок математики "Дециметр"

Урок математики в 1-м классе по программе "Школа России" в технологии системно-деятельностного подхода....

Технологическая карта урока математики "Дециметр"

Урок математики в 1-м классе по программе "Школа россии" в технологии системно-деятельностного подхода....

Открытый урок 1 класс "Математика.Дециметр"

Урок  знакомит детей  с единицей измерения длины - децимерт. Урок позволяет весело и интересно развивать умение решать задачи изучаемого материала....

Конспект урока математики "Дециметр. Сложение и вычитание чисел второго десятка"

Урок математики в 1 классе.Тип урока: урок открытия нового знания (технология деятельностного метода)Цель урока: познакомить с новой единицей измерения длины – дециметром на основе ранее изу...

Конспект урока по математике "Дециметр" 1 класс

Конспект урока по математике "Дециметр" 1 класс "Школа России"...

Открытый урок по математике "Дециметр".

Познакомить с новой единицей длины – дециметр....