Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы

Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

МАТЕМАТИКА 4 КЛАСС

ТЕМА: ТАПКЫРЛАУ ҺӘМ АНЫҢ ҮЗЛЕКЛӘРЕ.

0 ГӘ ҺӘМ 1 ГӘ ТАПКЫРЛАУ.

                                                            Төзеде: Чат башлангыч гомуми  

                                                                      белем бирү мәктәбе укытучысы  

                                                                       Шайхразиева Фәрдүнә          

                                                                       Гиниятулла кызы  

2013 ел

4 класста математика дәресе

Тема: Тапкырлау һәм аның үзлекләре.0гә һәм 1гә тапкырлау.

1.Максат: 1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен үстерү,логик фикерләүләрен  үстерү,фәнгә кызыксынуны арттыру.

Җиһазлау: дәреслек (Моро), индивидуаль эш өчен төрле авырлыктагы карточкалар, презентация

Көтелгән  нәтиҗә: 1гә һәм  0гә  тапкырлау үзлекләрен белү, аны дөрес  куллану, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы.

    I.Оештыру-мотивлаштыру.

1. –Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең математика дәресе гадәти дәрес булмас.Тиздән яңа ел җитә.Кыш бабай күчтәнәчләрен алу өчен безгә чыршы бизәргә кирәк.

Иң башта дәфтәрләргә матур язуны языйк.

2.Телдән исәпләү.

*

6

9

8

3

18

7

8

3.Тапкырлауның үзлекләрен искә төшерү.Өй эшен тикшерү.

-Тапкырлау үзлекләрен искә төшер һәм тигезлекләрнең ни өчен дөрес булуын аңлат:

5 х 17 х 2 =5 х 2 х 17

(6+8) х 4 = 6 х 4 + 8 х 4

(9+5+1+6) х 8 = 9 х 8 + 5 х 8 + 1 х 8 +6 х 8

Көтелгән җавап: а)Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.

б) Сумманы санга тапкырлаганда, һәр кушылучыны аерым-аерым бу санга тапкырларга һәм табылган нәтиҗәләрне кушарга мөмкин

II. Уку мәсьәләсен кую. Рамкаларны игътибар белән кара.

C х 1=С

А х 0=0

Димәк, без бүген нишләрбез?

-0гә һәм 1гә тапкырлау күнекмәләрен ныгытырбыз.

III. . Уку мәсьәләсен чишү.

  1. 20 х 1 = 20                  17 х 0 = 0

5 х 1 = 5                      35 х 0 = 0

900 х 1 = 900              1000 х 0 = 0

-Нәтиҗә чыгарыйк. Көтелгән  җавап: - Ике тапкырлаучының берсе 1гә тигез булса, тапкырчыгыш икенче тапкырлаучыга тигез була.Тапкырлаучыларның берсе нульгә тигез булса, тапкырчыгыш нульгә тигез була.

2.Иптәшегезгә 1 гә һәм 0 гә тапкырлау үзлекләрен сөйләгез. (Һәр укучыны тыңлыйм)

3.Таблицаны тутыр:

 

а

24

25

52

12

21

в

5

1

0

3

6

а х в

54

96

84

63

Ял итү.Физминут. Сингапур укуы буенча “Тиенкәйләр” уены .(“Уң як стена”, “Сул як стена”, “Җир тетрәү”)

4.Дәреслек белән эш. Мәсьәлә чишү. №349.Укучылар эчтән укыйлар.1 укучы кычкырып укый.Кыскача бирелешне язу.

9 парник-45м

1парник-?

3 парник-? М

-Нәрсә билгеле? (9 парникка 45м пленка киткән. 1 парникка ничә м киткән? -Ничек табабыз? (45:9=5) Ни өчен?

-3 парникныкын ничек табабыз? (5х3=15) Мәсьәләне дәфтәргә чишеп куябыз.

4.Өчпочмак сыз. Аны турыпочмаклыкка кадәр тутыр.Турыпочмаклыкның һәм һәр өчпочмакның мәйданын тап.

-Нинди фигура килеп чыкты? Турыпочмаклыкның мәйданын ничек табабыз?

 Модельләштерү. S=а х в

Мөстәкыйль эшләү.Дәфтәрләрне алмашып тикшерегез.

5. Чыршыга чылбырлар тез.

   1) 3х4:2х3:9х4:8=1

   2) 6х4:8х3х2:6:3=1

   3)2х6:3х9:6:2:3=1

Кем тизрәк эшләп бетерә? Чыккан нәтиҗәне аңлата.

-Ул берурынлы сан;

-так;

-0 һәм 2нең күршесе;

- 1 генә берәмлектән тора.

-ике цифрдан без икеурынлы сан төзи алабыз (11)

6.Кроссворд чишү.

1. Җ

О

2. М

Г

А

А

Е

В

Т

3. К

В

А

Д

Р

А

4. Т

У

П

А

Ш

П

5. Т

У

Г

Ы

З

К

Ы

Р

6. М

Ә

С

Ь

Ә

Л

Ә

А

У

Горизонталь буенча:

  1. Атнаның бишенче көне (җомга)
  1. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)
  1. 3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)
  2. Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)

Вертикаль буенча:

  1. Озынлык үлчәү берәмлеге (Метр)
  2. Математик гамәл  (Кушу)
  3. ....  + тапкырлау = тапкырчыгыш    (Тапкырлау)

Чыршы бизәү. Таблицага чыршы рәсеме ясалган. Укытучы өстәлендә — чыршы «уенчыклары». Аларга мисаллар, биремнәр язылган. Укучы өстәл янына килә, бер уенчыкны ала, аңа язылган мисалны чишә яки биремне үти. Дөрес башкарса, ул уенчык чыршыга эленә. Уен шулай дәвам итә.

     Мәрҗән тезәм. Тактаның бер ягына—кар кызы силуэты, икенче ягына мәрҗәннәр чылбыры эленгән. Укучылар мәрҗәннәргә язылган биремне үти. Әйтик, ул түбәндәгечә булырга мөмкин:

Бу очракта гамәл тамгалары куелырга тиеш. Бирем дөрес үтәлсә, чылбыр-муенса кар кызы муенына киертелеп куела.

    «Кар бортекләре» уены.

Укытучы:

— Балалар, салкын кыш җитте. Көн искиткеч матур! Урамга карагыз әле,нинди матур кар бөртекләре! Хәзер уен уйнап  алабыз.

Таблицада —кар бөртекләре эленгән. Алар гади түгел, ә тылсымлы.

Уенда катнашучыларның һәрберсе өчәр кар бөртеге  ала.Артына язылган биремне үти. Алар түбәндәгечә булырга мөмкин:

  1. Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы яки 1 кг тимерме? (Икесе дә тигез.)
  2. Бүлмәде 2 шәм яна иде. Марат берсен сүндерде, Бүлмәдә ничә шәм  

       калды? (1 шәм калды. Икенчесе янып бетте.)

  1.     3 шоферның 1 энесе булган. Ә энеләренең абыйлары булмаган.                    

          Шулай була аламы?(Әйе. Шоферлар — хатын-кызлар.)

  1. Илүсә белән Ирек бергә рәсем ясадылар. Илүсә 20 минут ясады, ә Ирек

         ничә минут ясар? (Илүсә дә, Ирек тә 20 минут ясады, чөнки алар
        икесе бергә ясадылар.)

  1. Бүлмәнең һәр почмагында берәр песи, ә һәр песи каршында тагын 3 песи. Бүлмәдә барысы ничә песи? (4 песи.)
  2. 8 аяк, 2 баш, 1 койрык. Ул нәрсә? (Кош чебен тотып оча.)
  3. Санлы сүзләр ата. (Алтын, җидегән, көч, җилле, билле, филле, йөзә, кырыккан, тун, береккән, биштәр, бишмәт.)
  4. Һавада кош төркеме: Зесе—бер рәттә, берсе — алда, икесе — артта, икесе — алда, берсе артта оча. Барысы ничә кош? (3 кош оча.)
  5. Булат такта кисте: биш кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән.)

      .

10.“Чикләвекне ват” уены.Чыршы төбенә тиен үзе вата алмаган чикләвекләрне ташлаган .Әйдәгез,балалар тиенгә ярдәм итик.Тигезләмәләрне чиш.

а+320=80х7            у-180=240:3               400-в=275+25

-Булдырдыгыз  балалар! Тиен бик шатланыр инде.

IV.Йомгаклау. Аңлатып билгеләр кую.-Бүген нәрсәләр эшләдек?

V. Рефлексия. Нәрсә белдек? Ничек белдек?

VI.Өй эше бирү.№351,72бит ,мисалларны эшлә.

Анкета - заявка на участие в конкурсе

 «Лучшая методическая разработка урока математики»

Фамилия, имя, отчество (полностью) автора

Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна

Направление (номинация) методической разработки

«Лучшая методическая разработка урока математики в начальной школе»;

Тема методической разработки

 Тапкырлау һәм аның үзлекләре.

0гә һәм 1гә тапкырлау.

Место работы (полный адрес, телефон)

Структурное подразделение Чатовская начальная общеобразовательная школа

 МБОУ «Атясевская ООШ»

5-92-36

Должность

Учитель начальных классов

Домашний адрес (полный адрес, контактный телефон, электронный адрес)

РТ Актанышский район, дер.Чатово, ул.Центральная 41,

8987 220 04 54

0395000014@tatar.mail.ru

Директор школы:                             Фаттахов И.С.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

Математика дәресе

Беренче сыйныфта балаларга санны берничә берәмлеккә арттыру темасын төшендерү....

1 класс Математика дәресе

! класста математикадан  "Кушуның урын алыштыру законы"н өйрәнү...

1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”

“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе    «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп  төзелде....

1 сыйныфта математика дәресе

Математика дәресе...