1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”
презентация к уроку по математике (1 класс) на тему

Заляева Алсу Гумеровна

“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе

 

 

  «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп  төзелде.

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushyluchy._summa._1_klass_2.doc108.5 КБ
Файл kushyluchy_summa_prezentatsiya1.pptx1.66 МБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ «Әтнә башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

1 нче сыйныфта математика дәресе

“Кушылучылар һәм сумма”

УМК  «Перспективалы башлангыч мәктәп»

Укытучы: Заляева Алсу Гумеровна

Дәреснең темасы: Кушылучылар һәм сумма.

Класс: 1

Предмет: математика

Тема: Кушылучылар һәм сумма.

Максат:

Белем бирү: “кушылучы”,”сумма” төшенчәләре белән таныштыру.

Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү;  чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: фронталь, индивидуаль эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.

Предмет буенча нәтиҗәләр: кушу гамәленең асылын аңлау

Төп төшенчәләр: кушылучы, сумма, кушу гамәле

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Чекин А.Л. Математика, 1 кисәк, 54нче б.

Чекин А.Л. Математика, 1 класс. Методик ярдәмлек, 209 б.

Җиһазлау: Презентация Power Point – «Кушылучылар һәм сумма»

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, сынлы сәнгать, физик тәрбия

Дәрес этабы

        Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ : шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ: регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ : танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ: коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру.

.

2. Тема һәм максатны ачу

3 . Дәреснең  планын төзү

СЮРПРИЗ МОМЕНТ

4 .Телдән исәпләү

5.Үтелгәнне кабатлау.

ФИЗМИНУТКА

6. Яңа теманы ачу

 

ФИЗМИНУТКА

7.Яңа материалны ныгыту.

а) Дәреслек белән эшләү

б) Дәфтәрләрдә эшләү

в) Мөстәкыйль эш

8. Рефлексия

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. СЛАЙД 1

 Исәнмесез,укучылар,

хөрмәтле укытучылар! 
Хәерле көннәр,сезгә! 
Зиһен һәм тел ачкычлары 
Телим һәммәгезгә 

–Елмай әле, син елмайсаң

 Яратыр олы – кече.

Дөньяда иң матур кеше-

Елмайган, көлгән кеше.


     – Бер- беребезгә карап елмаябыз,уңышлар телибез.

    – Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.

-  Күзләрне йомдык һәм эчтән генә үзебезгә әйтәбез: МИН ИГЪТИБАРЛЫ, ЯХШЫЛАП УЙЛЫЙМ, ДӨРЕС ҖАВАП БИРӘМ, ҮЗЕМӘ ЫШАНАМ.

Дәресебезнең девизы: “Белсәң – әйт, белмәсәң тыңла”  СЛАЙД 2

- Дәреслекне ачыгыз әле. Бүгенге дәреснең темасын әйтегез әле.

СЛАЙД 3

-Бүген дәрескә без нинди максат куярбыз?

-Максатка ирешү өчен                                                                                                                                                                                                 безгә нинди бурычлар ярдәм итәр?

СЛАЙД 4

- дәрестә без нинди тәртиптә эшләрбез, әйдәгез план төзеп куябыз:

- ← үтелгәнне ныгыту;

- → яңа теманы өйрәнәбез;

-  өйрәнгәнне ныгытабыз;

- Д дәфтәрләрдә эшлибез;

- ○ дәрескә нәтиҗә ясыйбыз

- Нинди тавышлар ишетелә соң монда нәрсәләр кыштырдый?

- Укучылар,  сез дә тавышлар ишетәсезме?

Ай җаныкайларым, нишлисез сез монда, салкыннан качып кердегезме әллә? Нәрсә дисең син Акбай?

Укучылар, бу нәни көчек балалары шыпырт кына бүген сезне карарга дип килгәннәр бит.Аларның  мәктәпкә килгәч бу малайлар ничек укыйлар икән дип бик беләселәре килә икән.Әйдәгез әле ,бик вакытлы килдегез, менә бүген безгә кунаклар да килгән иде.Алай бик беләсегез килгәч менә алар янына килеп карап утырыгыз әле ничек итеп тырышып укыйлар икән безнең беренче сыйныф укучылары.

-10нан кирегә санау;

- 1 не калдырып санау;

- Табышмак чишү: уңда 2 аяк, сулда 2 аяк, алда 2 аяк, артта 2 аяк, нәрсә ул?

-  Мисаллар чишү: СЛАЙД 5-10

1 +1            2 + 2       3 + 2    

2 + 3            4 +1           2 +1      

- Рәсемгә карап мәсьәләр чишәбез

 СЛАЙД 11-12

  БУШ СЛАЙД-13

- “Киресен әйт” уенын уйнап алабыз:

-алга –артка;

-уңга – сулга;

-озын – кыска;

- өстә – аста;

-туры – кәкре;

-зур – кечкенә;

-беренче –соңгы;

-азрак –күбрәк;

-йомык –ачык.

- әти – әни

- караңгы - якты

ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН  (бас-утыр)

- Сынык сызык буыннардан тора;

- 1 предмет - 1 пар була;

- Шалканны иң соңыннан Акбай тарта;

- 2 гә 1 не кушкач 3 була;

- Атнада 6 көн була;

- Көздән соң кыш килә;

- Иртәдән соң кич була.

- Сезнең партагызда конвертлар бар. Аның эчендә сезгә эшләр бирелгән.

Математик язмаларны классификациялибез ,ягъни 2 төркемгә аерабыз.

Бер – берегез белән киңәшләшеп эшлибез.

-Ничек итеп аердыгыз?

- Беренче төркемдәге язмаларны укып күрсәтегез әле.

- Аларны конвертка кире тутырып куябыз.

- Калган язмаларны укыйбыз

-  Без әле генә сезнең белән нинди бурычны үтәдек?

- “+” тамгасы белән бирелгән математик язма ике санның суммасы дип атала.

СЛАЙД 14

- Бергәләп кабатлыйк әле :   3+1 -  сумма

- 3 һәм 1 саннары кушылучылар дип атала.

- Бу язмада 3 саны ничек атала?

- Ә 1ле саны ничек атала? 

- сумма килеп чыксын өчен ике сан арасына нинди тамга куела?

БУШ СЛАЙД- 15

Без әле генә сезнең белән нинди бурычны үтәдек?

- Калган карточкаларны да конвертка салып куябыз.

                   МИКС-ФРИЗ-ГРУП

    Мин музыка куям.Сез музыкага биеп йөрисез. Музыка туктагач сез урыныгызда катып каласыз. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез җавапны кычкырып түгел,ә кеше саны белән җавап бирәсез.

- Агач ботагында 3 песнәк утыра иде, алар янына1 чыпчык очып килде. Ботакта ничә песнәк утыра?  МУЗЫКА

- Куаклар арасыннан 4 колак күренә, анда ничә куян бар икән? МУЗЫКА

- Бер ипине 4 кисәккә бүлү өчен аны ничә җирдән кисәргә кирәк?

- Зөфәрнең 3 алмасы бар иде .Ул аны 1 нче сыйныфта укучы барлык укучыларга да бирде.Аның ничә алмасы калды? МУЗЫКА

- Искә төшерик әле без нинди тема үтәбез?

- Дәреслекләрне ачабыз һәм фишкалар белән башкарыла торган эшне карыйбыз.

- Язмалар арасыннан суммаларны табасыз һәм кызыл фишкалар куябыз.

- Иптәшегезнең эше белән чагыштырып карагыз әле. Бер фикергә киләбез.

- Эшнең дөреслеген тикшерәбез. Кәрим билгеләгән суммаларны укып күрсәтә.

 - Башкача уйлаган кеше юкмы?

- Яңа теманы ныгыту өстендә эшләүне дәвам итәбез.

- Дәфтәрләрне ачабыз,

 № 1 нче эшне карыйбыз

- Грушаларны сары һәм яшел төсләргә кем ничек тели шулай итеп буйый.

- Ә хәзер шуларга карап аска   2 сумма язабыз.

- Ильяр , син язган сумманы укып күрсәт әле.

- Башкалар ничек итеп язды?

- Ә хәзер инде рәсемгә карап кушу гамәлен башкарыгыз.

- Әмир, син җавабыңны әйтеп кара әле.

- 3+2=5, кем бу язманы башка төрле итеп әйтә белә?

Без нинди эшне башкардык ?

- Дәрес материалын аңладыгызмы икән,сез үзегезне үзегез тикшереп карагыз әле.

СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЭЙБЛ

Мин сезгә кәгазь бите бирәм , №1 нче укучы шуңа сумма яза, аны күренмәсен өчен бөкли һәм №2 нче укучыга бирә, ул да сумма яза  һәм иптәшенә бирә.

Экранга карагыз әле.СЛАЙД 16   

Сезгә хәзер дәфтәрләрегезгә бары тик суммаларны гына язып алырга

 кирәк булыр.

3 + 2       5 > 4       3 = 3       2+1      

 2< 4       4 +1        1 + 3        2< 5      

- Бу эшегезне “светофор” ярдәмендә бәяләрсез.

Дәфтәрләргә дөрес, матур язып эшлибез.

- Эшләрне экранга карап дөреслеген тикшерәбез.СЛАЙД17

Сез белемегезне дөрес бәяләгәнсезме?

(светофорда кабат тикшерәләр)

- Без бүген  дәрестә нәрсә белдек? Нинди максатка ирештек?

- Безнең дәрес ахырына якынлашып килә.

- Кемгә бүген дәрестә рәхәт булды? ( кулны күтәрәләр)

- кем бүген дәрестә өйрәнгәннәрне исендә калдырды?

- Безнең бүлмәнең төрле урыннарына математик язмалар куелган. Бүгенге теманы ачуга кайсы язма туры килә, шунда барып басыгыз.

- Кем әйтә, бу математик язма ничек атала?

- кем әйтә, язмадагы беренче сан ничек атала?

- кем әйтә, язмадагы икенче сан ничек атала?

Укучылар нәни көчек баларына да сезнең дәрестә катнашуыгыз бик ошады , аларның сездән аерыласылары да килми инде, Караборын әйтә мин Кәримгә кунакка барасым килә, ул миңа да үзе белгәннәрне өйрәтер иде ди. Акбайның да Әмирдән унарлап санарга  өйрәнәсе килгән,мин Әмирнеке буласым килә ди. Ильяр бик акыллы малай , дәфтәрләренә бик матур яза ди Сарбай.Мине дә математикадан исәпләргә өйрәтүен телим ди ул Ильяр өйрәтерсеңме Сарбайга?

-Дәрес сезгә ошадымы?

- Дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.

СЛАЙД – 18 Рәхмәт, дәрес тәмам.

Дәрескә әзерлекләрен тикшерәләр.

Исәнмесез, хәерле көн! 
Һәммәбезгә- сезгә, безгә, 
Сәламәтлек һәм иминлек 
Булсын һәрчак илебездә! 

        

Дәреслектән тиешле битне ачып куялар,  теманы укыйлар.”Кушылучылар һәм сумма”

- кушылучылар һәм сумманың нәрсә икәнен белергә

Дәрескә бурычлар куялар:

- алда үтелгәнне кабатларга

- яңа материалны үзләштерергә

План

- яңа теманы өйрәнү өчен, алда үтелгән материалны кабатлаудан башларбыз.

- яңа материалны өйрәнәбез;

- өйрәнгәннәрне ныгытабыз;

- дәфтәрләрдә эшлибез;

- дәрескә нәтиҗә ясыйбыз

- Әйе.

- Кәрим саный;

-Әмир саный;

- хайваннар;

-бер  укучы  мәсьәләне әйтә, икенчесе җавап бирә.

-басалар;

- утыралар;

- утыралар;

- басалар;

- утыралар;

- басалар;

- утыралар.

Конвертларны ачып эшне алалар.

Бергәләп эшлиләр.

1 нче төркемгә без  <= > тамгалары булган язмаларны, ә икенче төркемгә + тамгасы булган язмаларны куйдык.

- 3кечкенә 5тән, 6 тигез 6га,

 5 зур 1дән, 2 зур 0 дән

- конвертка тутырып куялар

- 4 кушам 1,  3 кушам 2,  

2 кушам 2, 1 кушам 2.

 Үткән темаларны ныгыттык

Укытучының аңлатуын тыңлыйлар.

- сумма 

-  Укытучының аңлатуын тыңлыйлар.

- беренче кушылучы;

- икенче кушылучы;

“+” тамгасы

 

Нәрсә ул сумма, нәрсә ул кушылучылар икәнен белдек.

 - Конвертка тутырып куялар..

- Укытучыны тыңлыйлар.

- 3 укучы берләшә.

- 2 шәрләп басалар;

- 3 укучы берләшә;

- утыралар

Кушылучылар һәм сумма

Дәреслекләрне ачалар  һәм фишкаларны әзерлиләр.

Сумманы табалар, кызыл фишкалар куялар.

Иптәшенең эше белән чагыштырып карыйлар.

Кәрим укый ...

Тиешле битне ачалар

- Буйыйлар;

- җавап бирә;

- җавабын тыңлыйлар, башка вариантлар булса әйтәләр.

- кушуга аңлатма язалар;

- җавапларны тикшерәләр.

-3+2 =5

 

3 кушам 2 тигез була 5;

3 плюс 2 тигез була 5;

3не 2 гә арттыргач 5 була;

3 һәм 2    5 була.

-Рәсем буенча сумма яздык, җавабын да исәпләп куйдык.

Кәгазьне №2 нче укучы укый башлый, дөреслеген тикшерәләр.

Дәфтәрләрдә эшлиләр.

 

укучы эшне эшли һәм үзе  “светофор ”ярдәмендә бәяли 

-Мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Укучылар үз эшләренең дөреслеген тикшерәләр кабат бәялиләр, чагыштыралар        .

- Кушылучылар һәм сумманы белдек.

Укучылар укытучының сорауларына җавап бирәләр.

Сумма язылган карточкалар янына барып басалар.

- Сумма дип атала.

- Беренче кушылучы

- Икенче кушылучы

-Баскычка смайликларын куялар.

Укучылар нәни көчек балаларын үзләре белән алалар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: алган белем һәм күнекмәләргә таянып эш итү

ТБУУГ: шартлы билгеләрнең телен белү

КУУГ:исәпләү күнекмәләрен үстерү;

ТБУУГ: рәсем нигезендә биремнәр үтәү.

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

КУУГ : күршең белән хезмәттәшлек итү

КУУГ : уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү

ТБУУГ : төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша белү,материал объектлар кулланып биремнәр үтәү.

КУУГ: күршеңнең эш – гамәлләрен контрольгә алу

КУУГ: үз фикереңне

тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

ТБУУГ: мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

           


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез, хәерле көн!

Слайд 2

Дәреснең девизы: “Белсәң – әйт, белмәсәң – тыңла”

Слайд 3

Тема Кушылучылар һәм сумма

Слайд 4

← үтелгәнне ныгытабыз → яңа тема өйрәнәбез  өйрәнгәнне ныгытабыз Д дәфтәрләрдә эшлибез ○ дәрескә нәтиҗә ясыйбыз Дәрес планы

Слайд 5

3 1 2 1+1

Слайд 6

5 4 2 2+3

Слайд 7

0 4 5 2+2

Слайд 8

2 4 5 4+1

Слайд 9

5 4 1 3+2

Слайд 10

4 1 3 2+1

Слайд 11

Ничә кошчык ?

Слайд 12

Рәсемгә карата мәсьәлә төзе

Слайд 14

3+1 – сумма 3 - беренче кушылучы 1 – икенче кушылучы

Слайд 16

Төркемнәргә аерырга 4+1 5>4 1+2 3 = 3 2+2 2<4 2<5 3+2 1+3

Слайд 17

Суммалар 4+1 1+2 1+3 2+2 3+2

Слайд 18

Дәрес тәмам, рәхмәт !

Слайд 19

Источники: http :// www . lenagold . ru / fon / tum / orsv / orsvtum 43. jpg -фон http :// papus 666. narod . ru / clipart / b / bab / babochka 175. png -бабочки http :// lenagold . narod . ru / fon / clipart / b / bab / babochka 337. png -бабочка Звуковые файлы записаны и обработаны в программе Audacity


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

1нче сыйныфта технология дәресе

1нче сыйныфта технология дәресе...

4 нче сыйныфта уку дәресе.

А.Алишны "Алдакчы Наил" хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү....

1 сыйныфта математика дәресе

Математика дәресе...

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...

4 нче сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе

Тема:  Күбурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгытуБелем бирү: исәпләү күнекмәләрен һәм мәсьәлә чишү осталыкларын ныгыту; телдән исәпләү  күнекмәләрен формалаштыру....