4 нче сыйныфта уку дәресе.
план-конспект урока (4 класс) по теме

 А.Алишны "Алдакчы Наил" хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon salavatullina_g._sh._profilaktika.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфта уку дәресе.

   Дәрес темасы:  А. Алишның “ Алдакчы Наил” хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү.

  Программа темасы: Тәмәке тартуның зарары.  

Максат:

  1. Абдулла Алишның “Алдакчы Наил ” хикәясе белән танышу.
  2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
  3. Алдауның нәтиҗәләре аянычлы булырга мөмкинлеген аңлау.
  4. Яхшы, начар гадәтләрнең эчтәлеген аңлату, начарларын булдырмау, ничек бетерү турында сөйләшү.

Метод: укытучы сүзе, акыл штурмы, энергизатор, төркемле дискуссия, төркемнәрдә эш.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, төркемнәргә бирү өчен карточкалар, презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

   Иртәнге комплимент” энергизаторы белән дәресне башлап җибәрү.

Энергизаторның эчтәлеге:

  1. укучылар 2 түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, парлап басалар. Башта эчке түгәрәктәгеләр каршыда торган иптәшләренә мактау сүзләре әйтәләр, аннары, киресенчә, тышкы түгәрәктәгеләр эчтәгеләрен мактыйлар. Аннан соң, тышкы түгәрәк уенчылары 1 адым уңга атлыйлар. Шулай яңа парлар барлыкка килә. Мактау сүзләре әйтелә. Бу энергизаторда укытучы үзе дә катнаша.
  2. Актуальләштерү.

 А. Алиш  турында белгәннәрне искә төшерү.

1 нче слайд.

  1.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  2. Укучылар, без бүген сезнең белән А. Алишның “Алдакчы Наил” исемле хикәясен укырбыз. Башта сүзлек өстендә эшләп алыйк.
  3. 2 нче слайд.

           Хикәяне укучылардан чылбыр буенча укыту.

Төркемле дискуссия.

  1. Әсәрнең исеме эчтәлеккә туры киләме?
  2. Хикәядән охшаш яки бер үк төрле җөмләләрне табып укыгыз. Охшаш яңгырашлы сүзләрне әйтегез.

Төркемнәрдә эш.

Төркемнәргә карточкаларга язылган биремнәр таратыла. Төркемгә уйларга вакыт бирелә.

1 төркем. Беренче тапкыр су коенырга барганда Наилнең нинди начар гадәте ачылган ?

2 төркем. Икенче тапкыр су кеонганда Наил нишләгән?

-  Наилнең нинди начар гадәте бар?

- Хәзер акыл штурмы ясап алабыз. Аның кагыйдәләрен исегезгә төшерәм:

    - һәркем үз фикерен әйтә;

    - фикерләрне кабатламаска тырышабыз;

    - фикерләр тәнкыйтьләнми.

Акыл штурмы өчен сорау:

  1. Ә сез кешеләрдә нинди яхшы гадәтләрне  беләсез икән?

Җаваплар тактага язып барыла. (Укучылардан алырга мөмкин булган җаваплар: сер саклый белү, алдарга ярамый, ярдәмчел, тырыш, эшчән, игътибарлы булырга кирәк,  һ.б.)

Нәтиҗә ясау.

  1. Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк. Без дә “су коенырга барып килик”.

Мин су коенырга җыенам “ энергизаторы. Энергизаторның тәртибе:

  1. укучылар түгәрәп ясап басалар. 1 кеше уенны “ Мин су коенырга җыенам һәм үзем белән кочаклау алам” дип башлап җибәрә һәм үзеннән уң якта утырган кешене кочаклый. Ул күршесенә “Мин су коенырга җыенам, үзем белән кочаклау һәм аркадан сөю алам” дия һәм уң як күршесен кочаклап , аркасыннан сөя. Шулай итеп,  һәр уенчы күршеләренең хәрәкәтен әйтә һәм кабатлый, үзеннән 1 хәрәкәт өсти. Уен 1 нче башлаган кешегә килеп җиткәнче дәвам итә.
  2. Без сезнең белән начар гадәтләр турында да сөйләшкәнебез бар иде. Кешеләрдә нинди  начар гадәтләр булырга мөмкин?(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укучыларга слайдта язылган  ситуация тәкъдим ителә.

3 нче слайд.

 Җаваплар тыңлана.

4 нче слайдны күрсәтү.

Нәтиҗә ясау. Тәмәкенең зарары.

5 нче слайд.

IV. Йомгаклау.

  1. Өй эше бирү: хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
  2. Билгеләр кую.
  3. Энергияне тапшыр” энергизаторы.

Укучылар түгәрәккә басалар. Укытучы янындагы укучының кулын кысып импульс җибәрә. Укучылар импульсларны электр тогы кебек бер-берсенә тапшыралар. Уен  импульс яңадан укытучыга килеп җиткәнче уйнала.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

1нче сыйныфта технология дәресе

1нче сыйныфта технология дәресе...

1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”

“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе    «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп  төзелде....

1 сыйныфта математика дәресе

Математика дәресе...

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...

4 нче сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе

Тема:  Күбурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгытуБелем бирү: исәпләү күнекмәләрен һәм мәсьәлә чишү осталыкларын ныгыту; телдән исәпләү  күнекмәләрен формалаштыру....