4 нче сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе
план-конспект урока по математике (4 класс)

Тема:  Күбурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгыту

Белем бирү: исәпләү күнекмәләрен һәм мәсьәлә чишү осталыкларын ныгыту; телдән исәпләү  күнекмәләрен формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_nche_syynyfta_matematika_drese_eshkrtmse.docx22.09 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе



« Күбурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгыту»

(4 нче сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе)

                                                           

“Хуҗа Хәсән гомуми урта

белем бирү мәктәбе”

МБГББУ башлангыч сыйныф

укытучысы Ильина В.П.

                     

                                                                         

Тема:  Күбурынлы саннарны кушу һәм алуны ныгыту

Белем бирү: исәпләү күнекмәләрен һәм мәсьәлә чишү осталыкларын ныгыту;

                    телдән исәпләү  күнекмәләрен формалаштыру;  

Үстерешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү, логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү, хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет нәтиҗәләре: исәпләү күнекмәләрен һәм мәсьәлә чишү осталыкларын ныгыту; телдән исәпләү  күнекмәләрен формалаштыру, төрле исәпләү ысулларын эшләү һәм уңайлысын сайлап алу.

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, иҗади     активлыкларын үстерү, иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредмет нәтиҗәләр:

РегулятивУУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү, күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтә.

КоммуникативУУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү.

Танып-белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Дәрес тибы: алган белемнәрен ныгыту.

Җиһазлау:     компьютер,  мультимедиа проекторы, презентация, светофорлар,  карточкада биремнәр, искәртмә

Дәрес барышы

I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру.

Исәнмесез, балалар!  Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер- беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та,  һәркайсыбызга да уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

1.Актуальләштерү.

 Дәресебезне көндәгечә телдән исәпләүдән башларбыз. Сез әзерме?

1.Телдән исәпләү

а)   Логик мәсьәлә:

Кәстрүлдә 6 бәрәңге 30 мин.пешә. 1 бәрәңге кәстрүлдә ничә минут пешер   (СЛАЙД 2)

б)    Артык предметны тап.    (СЛАЙД 3)

в)   (СЛАЙД 4)  Хәзер саннар белән әзрәк уйнап алырбыз. 10 эчендә теләсә нинди сан уйлагыз. 1 не алыгыз..Чыккан санны 2 гә тапкырлагыз һәм уйлаган санны кушыгыз.. Миңа җавапны әйтегез. Мин сез уйлаган санны әйтермен.       (3-1=2 2Х2+3=7 )     (7+2):3=3

III.  Уку мәсьәләсен кую

 Укучылар, тактада мисаллар   язылган? Карыйк әле. Бу мисаллар турында нәрсә әйтә аласыз?  Бер-берсенә охшыйлар. Нәрсә соң бу? Ни өчен җаваплар төрле?

(төркемдә киңәшләшү). Кайсыгыз аңлатыр? Нәрсәне истә тотып эшләргә кирәк? (Алгоритм)-   (СЛАЙД 5)

Күбурынлы саннарны кушу , алу алгоритмын кабатлау .

Димәк,  без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез?   ( Күбурынлы саннарны кушу һәм алу темасын ныгытырбыз)

2. Дәфтәрләрдә эш.

Дәреслектә эш. 1төркем  №2. 1-2багана

                           2төркем  №2. 3-4багана

Дөреслеген тикшерү  (СЛАЙД 6)

Укучылар хәзер игътибар тактага.Карточкаларда саннар язылган.  Әгәр аларны үсә бару тәртибендә урнаштырсак , анда нинди сүз яшеренгәнен белербез.

(1 укучы тактада). Килешәсезме?(светофорлар)

(1 укучы чыга карточкаларны әйләндереп сүз чыгарырга)

Волонтер

2018 ел президентыбыз указы тарафыннан волонтерлар елы дип игълан ителде. Волонтерлар алар ярдәмчеләр. Алар кешеләргә генә тугел, табигать саклауда да үзләрен бик актив күрсәтәләр.

Безнең илебездә табигатьне саклау йөзеннән  нәрсәләр оешкан? (тыюлыклар,  Милли парклар ) (СЛАЙД 7)    Иң беренче тыюлык  Баргузин тыюлыгы 1917 елда оешкан.2017 елда аның ничә еллыгы  билгеләп үтелгән? 100 санын табар өчен сез нинди гамәл башкардыгыз? Бу саннар турында нәрсә әйтә аласыз? (Күбурынлы саннар)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.  

V. Физминутка   (Өчпочмак, квадрат, түгәрәк) Музыка астында күнегүләр (СЛАЙД 8)

VI. Ныгыту.

Карагыз әле, укучылар, без ял иткән арада безгә хат калдырып киткәннәр түгелме?  Әйдәгез карыйк , кемнән икән ул. Олы Кайбыч урта мәктәбе 4 а сыйныф укучыларына диелгән. (эчендәге язуны уку)

Ничек, балалар, ярдәм итәбезме? (СЛАЙД  9)  

1. Тыюлык территорияләрендә йөзләгән кош оя кора. Үрмәләчләр ояларына көненә 335 күбәләк корты алып кайта. Тукраннар үрмәләчләргә караганда 115кә күбрәк, ә сыерчыклар үрмәләчләргә караганда 2 тапкыр күбрәк корт алып кайта. Сыерчыклар тукраннарга караганда ояларына ничәгә күбрүк корт алып кайталар? (парлап эшлибез)

Дәфтәргә мәсьәләнең кыскача шартын язабыз. (Төркемнәрдә эш)

-Кемнәргә ярдәм кирәк, кызыл светофорны күтәрәбез. – (бер -беренең эшен тикшерү)  (СЛАЙД  10)  

Күбурынлы саннарны кушу , алу алгоритмын кабатлау .

2. Программалаштырылган сораулар. Төркемнәрдә эшләү.

Программалаштырылган биремнәрне үтәгез. Әгәр бирем дөрес булса +билгесе,  ялгыш булса   -  билгесе куегыз.

  1. 440+200=600 (-)
  2. 1000-4=996 (+)
  3. 1кг=1000г (+)
  4. 30х10=3000 (-)
  5. 18ай=1ел 6ай (+)
  6. 1сәг=50мин (-)
  7. 1см 1мм<9мм (-)
  8. 750+250=1000 (+)

(СЛАЙД  11)  

VII.Өй эше  (3 төстәге карточкалар  Сары, кызгылт-сары, кызыл)

VIII. Рефлексия

-Дәрестә нинди теманы  ныгыттык?  Нинди яңалык алдыгыз?  (2-3 укучыга билге кую.)

-Димәк, алдыбызга куелган бурычларыбызны үтәдекме?  (СЛАЙД 12)

-Укучылар, дәрес дәвамында безнең эшебезне Кояш күзәтеп торды. Ләкин аңа нәрсәдер җитми. (нурлар). Ә нурлар сезнең өстәлләрдә. Сезгә кайсы төс ошаса шуны сайлап тактага ябыштырыгыз.

-Дәрес тәмам. Барыгызга да рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

1нче сыйныфта технология дәресе

1нче сыйныфта технология дәресе...

4 нче сыйныфта уку дәресе.

А.Алишны "Алдакчы Наил" хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү....

1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”

“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе    «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп  төзелде....

1 сыйныфта математика дәресе

Математика дәресе...

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...